Миңнегулов Хатыйп - Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы стр 7.

Шрифт
Фон

Автор үзенең иҗади максатларын лирик геройның сөйгән ярга мөнәсәбәте яссылыгында гамәлгә ашыра. Активлык, яну-көю боларның беренчесендә; мәгъшука исә сурәтләүнең хәлиткеч зат-предметы, хис-кичерешләр юнәлтелгән төп адресат рәвешендә күзаллана.

Лирик каһарманның бөтен барлыгы, рухы мәхәббәт хисләре белән сугарылган: «Синең гыйшкыңда бәгъремдин акар кан», / «эчем-бәгърем камук сәүда (сөю. Х. М.) тулыпдыр» [2:32]; «Синең гыйшкыңда Харәзми йукалды, / Вәликин йир йөзендә аты калды» [2:28]; «Синең гыйшкың оҗмах бакчаларын да оныттыра» [2:17].

Автор мәгъшука матурлыгының идеаль портретын тудыра. Ул тиңсез, гүзәллекнең өлгесе, «матурлык тәхетенең солтаны» [2:8]; «күреклеләр ханы» [2:10]; «Күрк сипаһы» (гүзәллекнең гаскәре. Х. М.) [2:15]; «синең хөснең Йосыф җәмалыннан» йөз мәртәбә артыграк» [2:10]; «Хәлаикъ (халык. Х. М.) кыйбласы булды җәмалың» [2:10]. Бер урында сөйгән ярның бик тә белемле булуы, әмма матурлыгының белем-«җәүһәр»дән дә артыклыгы искәртеп кителә: «Белек белмәк эчендә җәүһәри син, / Вәли хан эчрә җәүһәрдин ары син» [2:32] һ. б.

Лирик герой күзлегеннән «сөйгән яр»ның гүзәллеге гаҗәеп күптөрле сурәтләр, чагыштыру-метафоралар, шигъри чаралар ярдәмендә рәсемләнә. Гадәттә, элеккеге сүз сәнгатендә йөз матурлыгы ай, кояш, зифа буй сәрв-кипарис белән чагыштырыла. Мәсәлән, «Йөзең нәүрүз, кашың бәйрәм ае» [2:10]. Әмма еш кына андый образ-детальләр дә күләгәдәрәк калдырыла, тоныкландырыла. Фарсыча язылган дүртенче «намә»дә сөйгән ярның буе янында сәрв тә кыскарып кала, кояш һәм ай мәгъшуканың аяк астындагы туфрагыннан яратылган дигән фикер әйтелә [2:23]. Традицион сурәтләрдән тыш, Харәзми поэмасында бөтенләй яңа яисә шигърияттә бик сирәк очрый торган образ-детальләр дә кулланыла: «Әгәр көн тугмаса һәм йакту кылгай, / Йөзең нуры бу дөньяның сараен» [2:9]; «Пәри күрсә сине миндик тилергәй», «Сачең бер тарына (бөртегенә. Х. М.) мең хур йитмәс, / Йөзеңнең нурына мең нур йитмәс» [2:16]; «Айагың кем ки үпсә мәңге йәшәр» [2:17]; «Сине күргән үзендин йат булыр, / Рухыңны күрсә мең шаһ мат булыр» (җиңелер. Х. М.) [2:21].

Лирик герой мәгъшукасын үзенә игътибар итмәүдә, тәкәбберлектә һәм кайбер башка «кимчелек»ләрдә гаепли дә: «Булыр җаду (сихерле. Х. М.) күзеңдин фетнә пәйда [2:10]. «Кара кашыңда йөз мең фетнәләр бар», «Күзең аһусы (сихере. Х. М.) арысланларны аулар» [2:31]; «Әй сүзе йалган, җәфакяр (җәфачы. Х. М.), / Караклары (карашлары. Х. М.) каракчы, үзе гаййар (мәкерле. Х. М.)» [2:19]. Әмма бу төр гаепләү-тәнкыйтьләү үзенә күрә бер игътибарны җәлеп итү, назланырга омтылу галәмәте генә. Чынлыкта лирик герой барысына да риза, бары тик аның гыйшкы, мәгъшукасы гына булсын: «Кешенең синсезин ни җаны булсын, / Аның тик гомернең ни саны булсын» [2:17]; «Миңа синсез үлемдер бу хәятым» [2:19]; «Күңел синсез теләмәс тәндә җанны» [2:39]; «Тәнем барынча синдән йөз чәвермән (чөермәм. Х. М.), / «Ишекең топракиндин баш күтүрмән» [2:29].

Идарәчелек, дәүләт, хөкемдар проблемалары антик чорлардан ук язма әдәбиятта эшкәртелеп килә. Сократ, Платон, Аристотель, Конфуций, Фәрәби һәм кайбер башка фикер ияләренең бу хактагы карашлары күпләргә билгеле. Төрки сүз сәнгатендә дә (рун язулы истәлекләр, Йосыф Баласагуни әсәре, Кол Гали поэмасы һ. б.) дәүләтчелек, хөкемдар һәм рәгыять (халык) мәсьәләләре мөһим урынны били [болар хакында тулырак мәгълүматлар безнең 2016 елда дөнья күргән китапта бар: 13]. Харәзми дә бу проблеманы читләтеп үтми. Аның поэмасында, мәхәббәт тематикасы белән тыгыз бәйләнештә, хөкемдар турында әһәмиятле генә фикер-күзәтүләр бар.

Харәзми карашынча, башка нәрсәләр кебек, «шаһлык», «солтанлык» та кешеләргә Ходай Тәгалә тарафыннан бирелә. Болар арасында Сөләйман, Йосыф («кылыр Мисыр илендә солтан» [2:6]), Мөхәммәд кебек пәйгамбәрләр дә бар. Авторның хөкемдар турындагы уйланулары иң беренче чиратта Мөхәммәд Хуҗабәк образына мөнәсәбәттә бирелгән. Харәзми аның «Коңрат уругы»ннан икәнлеген, Сарай ханы Җанибәк белән кардәшлектә торуын, «Кечек яшьдин олыгларның олыгы» булуын искәртә [2:11]. Бу зат, гәрчә ул Алтын Урда карамагындагы бер төбәкнең башлыгы гына булса да, мөстәкыйль хөкемдар рәвешендә тасвирлана. Автор, мәдхия жанры таләпләренә тугрылык саклап, Мөхәммәд Хуҗабәкне идеал хөкемдар югарылыгына куеп сурәтли. Ул матурлыкта Йосыф, батырлыкта Гали, Рөстәм кебек. Хәтта бу зат билгеле бер сыйфатның өлгесе булган образларны да узып китә. Мәсәлән, Хатәме Тай юмартлыкның символы. Харәзми сурәтләвендә ул Мөхәммәд Хуҗабәк янында хезмәтче кебек кенә: «Әгәр мең ел терелсә Хатәме-Тай Синең атың ишеткәч, йирләр үпкәй» [2:12]. Легендар каһарман Рөстәм дә «Мәхәббәтнамә»дәге мәдхия герое белән сугышудан куркып калыр иде. Мөхәммәд Хуҗабәккә «Гыйрак, Рум, Кәнган эчендә дә тиңнәр юк», аның гаскәре сугышка туйга кергән кебек керә, «куйга» ташланган «ач бүре» шикелле орыша [2:12]. Автор мактау аркылы хөкемдарның ил-мәмләкәт өчен «тән эчендә җан» кебек булырга, «куаныч» китерергә тиешлегенә басым ясый, юмартлыгын күкләргә күтәрә. Шагыйрьнең асыл максаты хакимият ияләренә үз ил-халкына рәхимле, кайгыртучан булуын искә төшерү, фани дөньяда «игү ат» калдырырлык итеп яшәргә чакыру: «Улуска рәхим итеб гамьхор булгыл» [2:15].

Инде янә «Мәхәббәтнамә»нең төзелешенә, жанр үзенчәлекләренә, андагы композицион берәмлекләрнең атамаларына, вазифаларына кире кайтыйк. Әйткәнебезчә, поэма, гәрчә андагы текст төрле бүлек-кисәкләргә аерып бирелсә дә, идея-тематикасы, эчтәлеге, стиле белән чагыштырмача бербөтен әсәр. Хәтта биографик характердагы юллар һәр «хикәят»тә төп текст белән керешеп китә. Поэма, ничектер, урыны белән мәҗлестә, гавам-публика каршында сөйләнеп, җырланган әсәр рәвешендә дә кабул ителә. Шунысын да искә төшерик: «Мәхәббәтнамә» гарузның 3 буынлы, 11 әр иҗекле (4 + 4 + 3) һәзәҗ үлчәме белән язылган. Мәгълүм ки, бу төр шигъри текстлар, аеруча газәл кебек лирик әсәрләр көйләп, еш кына музыка коралы («саз») уйнавы астында башкарылганнар. Гаруздагы аерым шигъри әсәрләрнең махсус көйләре («пәрдәләре») дә була. Аларның кайберләре («Хөсәйни», «Сафахан» (Исфахан)) поэмада да телгә алына. Автор үзе дә хөкемдарның «шәраблы» мәҗлесендә әсәрен укуы, көйләве хакында телгә ала: «Давыскынча газәл шаһ гөш кылды» (Ахыргача шаһ газәлне тыңлады. Х. М.); «дәгый мәҗлес эчендә» «укыдым хедмәтендә бу газәлне» [2:910]; «Кадәх (бокал; савыт. Х. М.) китерделәр, мәҗлес корылды»; «Хөсәйни пәрдәсе үзгә төзеб саз Мөганни (җырчы; көйче. Х. М.) бу газәлне кылды агаз (башлады. Х. М.)». [2:8]. Шунысын да искә төшерик: «Мәхәббәтнамә» поэмасындагы кебек Урта гасыр Шәрык ядкярләренең шактыенда мәҗлес, шәраб эчү күренешләре гәүдәләнеш таба. Бу реаль чынбарлыкның чагылышы гына түгел, ә үзенә күрә бер шартлы әдәби чара, хронотопик алым да.

Күргәнебезчә, әсәрнең атамасында да «намә» сүзе бар. Унбер бүлекчә дә шул исем белән аталган. (Уйгур язулы басмада «сүз белик».) Текст эчендә дә бу сүз еш очрый. Фарсы телендә төрле мәгънәләрне белдерүче «нам» (исем, атаклы исем; дан; билгелелек, сыйфатлы; титул) сүзеннән ясалган «намә» дә төрле төшенчәләрне белдерүе белән билгеле. И. Ягеллоның атаклы «Персидско-арабский-русский словарь» китабында (Ташкент, 1910) «намә» сүзенең түбәндәге мәгънәләре теркәлгән: «письмо, писание, записка, послание, письменный документ; диплом, билет; история, труд, сочинение, книга; экземпляр, модель; тип; зеркало, поток, наводнение» (1652 б.). Иран, таҗик, аерым төрки телләрдәге чыганакларда бу мәгънәләрнең төрлесе очрый. Язма әдәбиятта, сүз сәнгатендә исә «намә» сүзе күбрәк «әсәр», «китап» мәгънәләрендә кулланыла. Аеруча бу атама әсәр исемнәрендә еш очрый: «Шаһнамә», «Хөсрәүнамә», «Былбылнамә», «Искәндәрнамә» һ. б. (биредәге компонентлар аерып та языла). Татар әдәбиятында «намә» сүзен кертеп әсәр атамалары ясау соңгы дәверләрдә дә дәвам итә: Гали Чокрыйның (18261889) «Хаҗнамә»се, Рәдиф Гаташның (1941 елда туган) «Ихласнамә» һәм «Гаташнамә»се һ. б.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3