«Хикәят»е генә түгел, «Мәхәббәтнамә»дәге кайбер башка юллар да Харәзминең сәйяр табигатьле кеше булуын күрсәтеп тора. Үз әсәрен ул «Сыр йакасында», ягъни Сырдәрья буенда Мөхәммәд Хуҗабәк «шадырванында» (чатырында, сараенда) яза1. Поэмадан аның бу хөкемдар белән электән үк таныш булуы аңлашыла. Үз чиратында Мөхәммәд Хуҗабәк тә Харәзмине, аның иҗатын белә. Ул шагыйрьнең «шәкәр тик тел белә галәмне тотуын, мәхәббәтне җырлауда күпләрне отуын», «париси дәфтәрләре» булуын әйтә. Автордан «безнең тел» белән, ягъни төркичә китап язуын үтенә. Алтын Урданың Харәзем, Сырдәрья төбәкләрендә элек-электән фарсы-таҗик теленең дә йогынтысы, кулланылышы көчле була. Мөхәммәд Хуҗабәкнең «төркичә» әсәр язуын хуплавы бу телгә ихтыяҗның көчәюе белән дә аңлатыла.
«Кыйтга» дип исемләнгән бүлекчәдә автор үзенең «хәрабәт эчрә» сукбай («рәнд»), «изге» («парса») булып йөрүен телгә ала. Әмма ул, гәрчә «Кылыч тик тел белән җиһанны тоткан» шагыйрь булса да, мал-мөлкәткә кызыкмыйча яшәүне өстен күрә, үзен «канәгать мөлке эчәргә падишамын», дип атый [2:62].
«Мәхәббәтнамә»нең автор кулы белән язылган нөсхәсе сакланмаган. Фәнни әдәбиятта, нигездә, аның ике күчермәсе барлыгы искәртелә. Аларның гарәп язуындагысы 914/1508, ә уйгур графикасындагы 835/1432 елларда төзелгән. Һәр икесе дә Лондонның Британия музеенда саклана. Әсәрнең кулъязмалары, өйрәнелү тарихы «Татар әдәбияты тарихы»ның I томында (1984) [7:196208], Әмир Нәҗип, А. М. Щербак әзерләгән басмалардагы кереш сүздә [2; 7а] шактый тулы яктыртылган. Шуңа күрә болар хакында бик аз гына мәгълүмат биреп китәбез. 474 бәйттән (948 шигырь юлыннан) торган гарәп язулы нөсхәнең чагыштырмача тулы булуы искәртелә. «Мәхәббәтнамә» хакында А. Самойлович, В. Бартольд, Т. Ганджей, дистәләгән төрки галимнәрнең мәкалә-хезмәтләре, басмалары бар. Болар арасында аеруча А. Шербак (1959) [7а], Ә. Нәҗип (1961) китаплары игътибарга лаек. (Татар галиме әзерләгән басма бу хезмәттә төп чыганак итеп алынды.)
Татар дөньясында «Мәхәббәтнамә» хакында мәгълүматлар узган гасырның беренче чирегендә үк күренә башлый. Мәсәлән, Г. Рәхим белән Г. Газиз язган татар әдәбияты тарихы китабында (1925), В. Бартольд мәкаләсенә (1924) нигезләнеп, Харәзми әсәре турында кайбер мәгълүматлар бирелә, авторның «Урта Азиядән» икәнлеге, «чыгтай әдәби мәктәбенә тәгаллыклы (бәйләнешле. Х. М.) шагыйрь булуы» искәртелә [9:40]. Казан педагогия институты доценты Нигъмәт Хәким (18891937), «Мәхәббәтнамә»не тел ягыннан өйрәнеп, әсәрне басмага әзерли. Әмма галим шәхес культы корбаны була, хезмәте нәшер ителми кала. Поэма, бераз кыскартылып, 1963 елда «Борынгы татар әдәбияты» китабында басылып чыга [8:197208]. Харәзми поэмасы соңгы 5060 ел эчендә антологияләрдә, дәреслек-хрестоматияләрдә, төрле җыентыкларда кат-кат нәшер ителгән. 2007 елда ул Равил Бохараев тәрҗемәсендә урыс телендә дә басылып чыкты [10]. Татар галимнәре арасында «Мәхәббәтнамә» өйрәнүгә иң зур өлеш керткән кеше, әлбәттә, Әмир Нәҗип (18891991). Аннан кала Харәзми хакында Шакир Абилов [7:196208], Хатыйп Миңнегулов, Мәсгуд Гайнетдинов [4:322330] һәм кайбер башка татар филологларының мәкалә-хезмәтләре бар.
* * *
«Мәхәббәтнамә» аерым эпик элементларны үз эченә алган кечерәк күләмле (474 бәйтлек) лирик поэма. Әмма аның төзелеш-структурасы шактый үзенчәлекле, уникаль. Ул 19 бәйттән торган традицион кереш белән башланып китә. Биредәге Олуг Тәңрегә, Мөхәммәд пәйгамбәргә хәмдү-сәналәр, ягъни мактаулар җырлана. Автор төп игътибарын Ходай Тәгаләнең барлыкка китерү, тудыру, иҗат итү сыйфатларына юнәлтә. Дөньядагы бөтен нәрсә аның тарафыннан яратылган. Болар арасында кояш, ай, су, күк, чәчәкләр, җил, мәхәббәт һ. б. бар. «Мәхәббәт гәнҗене (хәзинәсен, кыйммәтләрен. Х. М.) адәмгә биргән», «Җиһан бөнъядыны (нигезен. Х. М.) сүз үзрә куйган»... Автор фикеренчә, матурлык, гүзәллек тә Алланың иҗат җимеше:
Шунысы кызыклы: ХХ йөз башы шагыйре Дәрдемәнд шушы икеюллык нигезендә үзенең атаклы «Рәсем» шигырен иҗат итә.
Тәңрене югары дәрәҗәгә куеп тасвирлау, аның яратучы-барлыкка китерүче, иҗат итүче көч булуын данлау, Мөхәммәд һәм кайбер башка пәйгамбәрләрне олылау, мәдехләү әсәрнең башка өлешләрендә, хәтта гыйшык-сөю тематикасын яктырткан кыйсемнәрдә дә еш очрап тора: «Йараткан (Алла. Х. М.), кем тән эчрә җан йаратты, / Сине күреклекләр үзрә хан йаратты» [2:10]; «Хәлаикъ сүгәнин Халикъ сүвәр һәм» [2:27] («Халык сөйгәнне Тәңре дә сөяр». Х. М.).
Гадәттә, элеккеге сүз сәнгатенең чагыштырмача күләмле язмаларында әсәрнең язылу сәбәбен («Сәбәбе тәэлифе китап») аңлаткан юллар һәм нинди дә булса хөкемдарга багышлау мәдхия бирелә «Кереш» өчен зарури булган бу традицион таләп «Мәхәббәтнамә» поэмасында да үтәлә. Алдарак әйтелгәнчә, Алтын Урданың көньяк-көнчыгышындагы олыс хөкемдары Мөхәммәд Хуҗабәк шагыйрьдән «безнең тел берлә китаб» язуын сорый. Аның теләге Харәзми тарафыннан кабул ителә. Поэмада китапның, «язылу сәбәбе»н аңлаткан текст белән хөкемдарны мәдехләү үзара шактый керешеп тә китә. Шунысы үзенчәлекле: болар «кереш»тәге махсус бүлекләрдә бирелү белән генә чикләнми; әсәрнең башка урыннарында да Мөхәммәд Хуҗабәккә, поэманың язылу шартларына мөнәсәбәтле аерым юллар очрап куя.
«Мәхәббәтнамә»нең төп өлеше унбер «намә»гә бүленеп бирелгән. Әүвәл автор үз әсәрен «ун намә»дән язуын искәртә. Әмма ахырда ул бер бүлекчәгә арта. Бу уңай белән шагыйрь болай ди: «Борын ун дидем, унбер булды» [2:42]. Уйгур язулы нөсхәдә исә ун намә «сүз башы» гына бар. Нигездә, һәр «намә»дән соң «мәснәви» дип исемләнгән парчалар килә. Аларның саны унбергә җитә. Төп өлешнең төрле урыннарына алты газәл теркәлгән. Әсәр тукымасында «мөнәҗәт», «кыйтга», «фәрд» һәм «хикәят» дип исемләнгән парчалар да бар. Аларның саны берәр. Поэманың «Хатимәтел-китаб» исемле бүлекчәсендә, ягъни бетемендә әсәрнең язылу урыны («Сыр йакасы»), вакыты (754 ел), авторның тәхәллүсе күрсәтелә [2:48]. Өч намә (IV, VIII, XI), ике газәл, бер мәснәви һәм бер «хикәят» фарсы телендә (барлыгы 155 бәйт). Калганнары төркичә.
«Мәхәббәтнамә»гә охшаш төзелешле әсәрләр XIV йөзгә кадәрге Шәрык сүз сәнгатендә бик күзгә ташланмый. Галимнәр бары фарсы шагыйре Әүхәди Мәрагавинең (12751338) «Дәһнамә» (10 намә) поэмасы белән Харәзми әсәре арасында гына билгеле бер охшаш-якынлыкны күрәләр. Әмма төрки ядкярләрендә намәләр гашыйк исеменнән генә әйтелсә, «Дәһнамә»дә алар һәм гашыйк, һәм мәгъшука исеменнән бәян ителәләр [6:199]. Харәзмидән соң төрки сүз сәнгатендә «Мәхәббәтнамә»гә охшаш берничә әсәр иҗат ителә. Алар исә, нигездә, Харәзми поэмасына җавап нәзыйрә рәвешендә языла.
«Мәхәббәтнамә»дәге композицион берәмлекләр, гәрчә алар төрле исемнәр белән аталсалар да, үзләренең эчтәлекләре, идея-проблематикасы белән, нигездә, үзара охшаш. Әсәрнең атамасы ук аның төп рухын, мәгънәви-фәлсәфи асылын күрсәтеп тора. Сөю-мәхәббәт поэманың бөтен тукымасына сеңгән, аның төп фикер-хис агышын билгеләгән. Котб кебек үк, Харәзми дә мәхәббәтне бөтен яшәеш-тереклеккә хас булган гомуми закончалык, универсаль категория рәвешендә карый. Бу сыйфат аеруча кешелек җәмгыятенә, бигрәк тә хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәтләренә хас. «Мәхәббәтнамә»дәге юллардан гыйшык-сөю инсанны инсан итүче, кешелекне яшәтүче, дәвам иттерүче, яшәеш-тереклекнең төп мәгънәсен билгеләүче төп көч, үзәк фактор булу идеясе саркып чыга. Мөхәммәднең дә югары дәрәҗәләргә ирешүе, «пәйгамбәрләрнең шаһы» булуы да, автор фикеренчә, мәхәббәт нәтиҗәсе [2:6].
Матурлык (гүзәллек, күреклелек) Харәзми поэмасында сөю-мәхәббәтнең калку бер гәүдәләнеше, мөһим бер компоненты рәвешендә карала. Автор аны иң беренче чиратта хатын-кыз (мәгъшука) образында тасвирлый. Бу бик тә мәгънәле, символик күренеш. Җиһанның акыл ияләре, әдип-шагыйрьләре элек-электән хатын-кызны юкка гына зурламаганнар, аны тереклекне саклаучы һәм дәвам иттерүнең зарури көче, чыганагы итеп карамаганнар. Төркиләр арасында, гомумән, хатын-кызларга ихтирами мөнәсәбәт яшәгән. Шул хакыйкатьне тирәнтен аңлаган Харәзми дә хатын-кызны югары пьедестал-баскычка күтәрә, аның матурлыгын тулы тавышка җырлый.