Миңнегулов Хатыйп - Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы стр 5.

Шрифт
Фон

Без Урта гасыр төрки-татар әдәбиятының чыганакларына, төп баскычларына, әйдәп баручы авторларына, үзара багланышларына тукталдык. Бу чор әдәби процессының төп тенденцияләре, аерым поэтик хосусиятләре ачыкланды. Жанрлар хакында да сүз булды. XXVIII йөзләрне үз эченә алган Урта гасыр әдәбияты гаять бай, күптөрле. Бу язмада исә аның кайбер мөһим яклары, күренешләре генә телгә алынды.

Урта гасыр сүз сәнгате озын-озак тарихлы татар әдәбиятының бик тә әһәмиятле бер дәвере. Аның казанышлары XIX йөздә тагын да баетылып, үстерелеп, ХХ гасыр башында бөек Тукайлар, Исхакыйлар җитлегүгә зур йогынты ясады.

Урта гасыр татар сүз сәнгате башка әдәбиятлар үсешендә дә билгеле бер роль уйнады.

ӘДӘБИЯТ

1. Миннегулов Х. Ю. Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур. Казань : Ихлас, 2014. 288 с.

2. Паркер Э. Х. Тысяча лет из истории татар. Второе издание, переработанное. Казань : Идел-Пресс; «Слово», 2003. 288 с.

3. Миннегулов Х. Ю. Тюркское словесное искусство. Казань, 2014. 62 с.

4. Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары / төз. Х. Госман. Казан ун-ты нәшр., 1981. 246 б.

5. Кәлилә вә Димнә / төз. Җ. Зәйнуллин. Казан : Мәгариф, 1996. 271 б.

6. Мөхәммәдьяр. Нуры содур : поэмалар, шигырь. Казан : Татар. кит. нәшр., 1997. 331 б.

7. Әдәбияттан хрестоматия : 9 нчы сыйныф өчен. Казан : Татар. кит. нәшр., 2011. 455 б.

I. 2. Харәзми Алтын Урда әдәбиятының күренекле шагыйре

Төп тема-мәүзугка турыдан-туры керешкәнче, бер мәсьәлә хакында уйлануларны кыскача гына бәян итик.

Мәгълүм ки, Алтын Урда XIII гасырның 40 нчы елларында, төгәлрәге 1242 елда төзелә. Евразиянең гаять күп җирләрен биләгән мәмләкәт тиз арада, аеруча Бәркә хан идарә иткән чорда (1256/12571266), шактый зур үсеш ала, халыкара мәйданда таныла. Берничә дистә ел эчендә эчке икътисади, иҗтимагый, мәдәни-рухи тормышы оеша, кыпчак, болгар, татар, монгол һәм кайбер башка этник компонентлар кушылуыннан Алтын Урданың төп (бигрәк тә шәһәр, утрак төбәкләре) халкын тәшкил итүче татар кавеме шәкелләшә, төрки-татар сөйләмә һәм язма теле рәсми тел буларак та киң таралыш таба. 1303 елда ил башкаласы Сарайда төзелгән «Кодекс куманикус» («Коман мәҗмугасы») шуның ачык бер билгесе. Бу сүзлекнең теле, аны төзүчеләр күрсәтүенчә, «татар теле» («татар телгә көнелди» (күчерелде), «битик тилинчә татарча») [1:936937]. Әмма шунысы гаҗәп (һәм парадоксаль): Алтын Урданың тәүге йөзьеллыгыннан безгә бары бер генә күренекле әдәби әсәр мәгълүм: ул да булса, Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия» китабы (1310). Сорау туа: бу вакыт аралыгында төрки-татар телендә башка әдәби ядкярләр язылмады микәнни? Ә бит ил чагыштырмача тулы канлы рухи тормыш белән яшәгән. Мәктәп-мәдрәсәләрнең, укымышлыларның булуы, Йосыф Баласагуни, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Кол Галиләрнең әсәрләре укылуы, ислам диненең киң таралуы, гарәп-фарсы телләренең өйрәнелүе, ул телләрдәге күп кенә ядкярләрнең Идел-йорт зыялыларына таныш булуы мәгълүм. Минем инануымча, Алтын Урданың беренче йөзьеллыгында төрки-татар телендә «Кыйссасел-әнбия»дән кала да әсәрләр иҗат ителгән. Әмма, үкенеч ки, алар йә тәмам юкка чыккан, яисә хәзергәчә табылмаган. Бит әле сирәк-мирәк булса да, Урта гасыр ядкярләре генә түгел, соңгырак дәвер язма истәлекләре дә табылып, хәзерге чор укучыларына җиткерелеп тора. Шунысын да хәтергә төшерик: Җучи Олысының Котб, Сәйф Сараи, Бәркә Фәкыйһ, Әхмәд Үргәнчи кебек әдипләре дә, күп гасырлар «онытылып» торганнан соң, ХХ йөзнең урталарында һәм икенче яртысында гына үз укучылары белән кабат очрашу бәхетенә иреште.

* * *

Мәшһүр лирик, мәхәббәтнең классик җырчысы, шигъри телнең гаҗәеп бер остасы Харәзми дә озак еллар онытылып, кабат ачылган иҗат әһелләренең берсе. Аның туган-үлгән еллары билгеле түгел. Яшәү вакыты якынча XIV йөзнең беренче яртысына һәм урталарына нисбәт ителә. Урта һәм Кече Азиядә, Кавказ артында гомер кичергән, иҗат иткән Урта гасыр төрки һәм фарсы әдипләренең күпчелеге хакында мәгълүматлар теркәлеп калган. Кызганыч ки, Алтын Урданың иҗат әһелләре турында бу төр материаллар юк дәрәҗәсендә (бәлкем, алар булып та, юкка чыккандыр яисә табылмыйча ята торганнардыр?!). Идел-йортның әдипләре турындагы барлы-юклы белешмә-мәгълүматларны, нигездә, аларның үз әсәрләреннән генә табарга мөмкин.

Харәзминең хәзерге укучыга ике әсәре мәгълүм: «Мәхәббәтнамә» поэмасы [2] һәм Сәйф Сараи шигырьләре белән бергә теркәлгән касыйдә жанрындагы бер шигыре [3:255258]. Авторның ата-анасы кушкан исемен без белмибез. Хәзерге укучыга ул бары тик үзенең тәхәллүсе белән генә билгеле. Мәгълүм булганча, Амудәрья елгасының түбәнге агымында Арал диңгезе тирәсендә урнашкан Харәзем (аның төп шәһәре Үргәнеч) Алтын Урданың бер мөһим төбәге. Әмма Идел-йортта шәһәрләр, аеруча Сарай, Әстерхан калалары үсә барган саен, XIV йөзнең беренче яртыларында ул үзенең әһәмиятен шактый киметә, Алтын Урданың гадәти бер олысына әйләнә бара. (Кызганыч ки, аерым төрек, үзбәк галимнәре бу эволюция-үзгәрешне исәпкә алмыйча, Алтын Урда мәдәни тормышында Харәземнең ролен күпертеп күрсәтәләр, хәтта Җучи Олысының тулаем сүз сәнгатен, язма истәлекләрен дә Харәзем исеме белән атау очраклары бар.)

«Мәхәббәтнамә» авторы бу төбәк атамасын юкка гына үзенә тәхәллүс итеп алмагандыр: ул анда йә туган, йә укыган, яисә гомеренең мөһим бер өлешен анда уздырган. Әмма Харәзми Алтын Урданың башка урыннарында (Сарай, Хаҗитархан калаларында да) яшәгән булса кирәк. Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» әсәрен 1360 елның март аенда Сарай шәһәрендә Мөхәммәд әл-Харәзми дигән кеше күчереп язган. Бәлкем, бу зат «Мәхәббәтнамә» авторыдыр?! 13131342 елларда Алтын Урда тәхетен биләгән мәшһүр Үзбәк хан, Сарай хөкемдары булганчы Сырдәрья, Харәзем тарафларында сигез елга якын яшәп ала [4:255256]. Бирегә ул Идел-йорттан күп кенә үз кешеләрен, фикердәшләрен алып килгән була. Алтын Урда тәхетенә утыргач, аларның шактый өлеше һәм Сырдәрья төбәгенең (иң беренче чиратта Үзгәнд шәһәренең) аерым затлары да Идел-йортка кайтып, килеп урнаша. Болар арасында Харәзми үзе булмаса да, аның нәсел-нәсәбе, туган-тумачалары булуы бик ихтимал. Гомумән, «Мәхәббәтнамә» авторы Алтын Урданың Үзбәк, аның улы Җанибәк ханнарның сәясәт-традицияләрен яклаучы буларак чыгыш ясый. Әсәрнең Мөхәммәд Хуҗабәккә Җанибәкнең кардәшенә багышлануы да юкка гына түгел. Илдә сепаратизм көчәя барган вакытта, Харәзминең бу затны мактавы, зурлавы билгеле бер дәрәҗәдә Үзбәк-Җанибәк традицияләрен дә саклау, дәвам итү билгесе рәвешендә дә кабул ителә. Шунысын да искә төшерик: Мөхәммәд Хуҗабәк 1330 елларда Азак шәһәренең әмире дә булып тора. Мөгаен, ул Үзбәк яисә Җанибәк ханнар тарафыннан Алтын Урданың көнчыгыштагы мөһим, шактый катлаулы һәм тынгысыз төбәгенә хөкемдар җитәкче итеп билгеләнгәндер.

Поэмада мондый бер юл бар: «Сөенеп бәндә Харәзми Рәвани» (2:63). Кайберәүләр (мәсәлән, «Мәхәббәтнамә»не урысчага тәрҗемә итүче А. Старостин) [5:8] моны шик астына алса да, Рәвани шагыйрьнең икенче бер кушаматы булса кирәк.

Әсәрнең ахырында авторның тормыш-яшәешенә мөнәсәбәтле 29 бәйтлек (икеюллык) бер «хикәят» урнаштырылган. Анда Харәзми үзенең Якын Көнчыгыш илләрендә (Сүрия, Дәмәшкъ, Рум) дәрвишләр кебек сәяхәт кылуы, төрле кешеләр белән аралашуы хакында яза. Мәгълүм ки, Алтын Урда Мәмлүкләр хакимлек иткән (12501517) Мисыр Сүрия белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә тора. Рум вилаяте белән Сарай арасында да төрле багланышлар яши, ул төбәкләрдә Идел-йорттан күчеп киткән кешеләр дә гомер кичерә. Харәзми үз сәфәре вакытында, мөгаен, алар белән дә очрашкандыр.

Билгеле ки, XIV йөзнең ахырында Мисырда төзелгән «Китабе Гөлестан бит-төрки» кулъязмасында дистәләгән Алтын Урда шагыйренең әсәрләре теркәлгән. Алар арасында «Мәхәббәтнамә» авторының лирик парчасы булуы да аның Идел-йорт әдәби даирәсе белән бәйләнештә торуына ишарә ясый.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3