* * *
XVIIXVIII йөзләр Урта гасыр татар әдәбиятының соңгы чоры («Позднее Средневековье»). Ул халкыбыз тарихының бик тә фаҗигале, авыр һәм катлаулы дәвере. Күп гасырлар буе дәүләт тоткан татарлар Идел-йортта, үз мәмләкәтләрен югалтып, колониаль изелүгә дучар ителә. Халыкның күбесе кырыла, башка җирләргә, илләргә күчеп, качып китәргә мәҗбүр була. Матди һәм мәдәни байлыкларның зур өлеше юк ителә, илбасарлар тарафыннан үзләштерелә. Көчләп чукындыру, урыслаштыру Рәсәй империясенең күп гасырлык рәсми сәясәтенә әверелә. Милли, социаль һәм колониаль изелүгә каршы татарлар күп мәртәбәләр көрәшкә күтәрелә. Әмма аларның һәммәсе рәхимсез рәвештә бастырыла. Нинди генә зур кыенлыклар, фаҗига-афәтләр булуга да карамастан, татарлар китаптан аерылмый, яшь буынны белемле итәргә тырыша. Халыкта элек иҗат ителгән Кол Гали, Рабгузый, Мәхмүд Болгари, Мөхәммәдьяр әсәрләре, гарәп, фарсы, төрки дөньясыннан кергән китаплар укылуын дәвам итә. Колониаль изелүнең тәүге дистә елларында, тиешле шартлар булмау аркасында, яңа әдәби әсәрләр иҗат ителми диярлек. Фаҗигале хәлләр уңае белән аерым бәетләр туа. XVII гасырда инде әдәбиятта азмы-күпме аерым ядкярләр күренә башлый. Алар арасында һәм оригиналь, һәм тәрҗемә әсәрләр бар.
Кадыйр Галибәкнең «Җәмигъ эт-тәварих» (1602), билгесез авторның «Дәфтәре Чыңгызнамә» (16791685), Хисамеддин Мөслиминең «Тәварихе Болгария» кебек язмаларын ярым тарихи, ярым әдәби ядкярләр исемлегенә кертеп йөртәләр. Аларда аерым тарихи вакыйгалар, факт-мәгълүматлар белән бергә, легенда-риваятьләр, әкияти материаллар да урын алган. Бу әсәрләр өчен билгеле бер дәрәҗәдә интертекстуальлек, эклектизм, синкретизм да хас.
Шигърияттә XVII йөзнең икенче яртысында Мәүла Колый мөһим урынны били. Ул, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани традицияләрен дәвам итеп, нигездә, хикмәт жанрында яза. Аның хикмәтләре өчен афористик яңгыраш, тормышчанлык хас. Еш кына Мәүла Колыйны «суфи шагыйрь» дип йөртәләр. Чыннан да, ул илаһи гыйшык турында яза, суфи булырга омтылышын да искәртә. Әмма аның суфилыгы камил инсан, идеаль кеше төшенчәсе белән керешеп китә. Автор җитештерүчән хезмәтне яклый, гаилә коруны, бала тәрбияләүне, гыйлем туплауны һәркемнең зарури эше дип саный. Мәүла Колый фикеренчә, игенчелек иң «гали» (бөек, олы) эш. Шагыйрь үз укучыларын иген игәргә чакыра. Аның карашынча, игенчелек белән шөгыльләнгән кешенең урыны җәннәттә. Урта гасырның башка әдипләре кебек, Мәүла Колый да белем-мәгърифәтне зурлый, наданлыкны антитеза алымы белән кискен тәнкыйтьли. Аның традицияләрен XVIIXVIII гасырлар аралыгында иҗат иткән Габди дәвам иттерә. Ул үзенең шигырьләренә сөйләм элементларын, аваз ияртемнәрен, төрле кабатлауларны уңышлы гына кертеп җибәрә. Мәсәлән:
XVIII йөз татар әдәбиятында билгеле бер җанлану, үсеш күзәтелә. Авторларның, иҗат ителгән әсәрләрнең саны да арта, кулланылган жанрлар да күбәя, төрлеләнә. Оригиналь әсәрләр белән бергә, тәрҗемәләр дә күзгә ташлана. Гомумән, бу чор сүз сәнгатендә шул дәвер татар чынбарлыгына игътибар көчәя. Бу аеруча мәдхия-мәрсияләрдә, сәяхәтнамәләрдә, Батырша язмаларында күзгә ташлана.
Батырша Баһадиршаһ углы Галиев (17101762) 17551756 елгы татар-башкорт кузгалышының җитәкчесе. Ул патша хакимияте тарафыннан кулга алына. Мәскәү, С.-Петербург зинданнарында газап чигә. Төрмәдә вакытта ул патша исеменә «Гарызнамә» яза. Публицистик рухлы бу ядкярдә автор крестьян хәрәкәтенең сәбәпләрен, түрәләрнең комсызлыгын яктырта. Батырша язмасы Рәсәйнең колониаль сәясәтен гаепләү акты буларак та кабул ителә.
Исмәгыйль Бикмөхәммәд углының Урта Азиягә, Һиндстанга, Гарәбстанга сәфәрен чагылдырган язмасы фактик материалга байлыгы, кызыклы күзәтүләре белән аерылып тора. Шушындый ук сыйфатлар Мөхәммәд Әмин сәяхәтнамәсе өчен дә хас. Аның төп эчтәлеген Казаннан Әстерхан, Төньяк Кавказ, Истанбул аша хаҗга бару һәм кайту тәшкил итә.
XVIII йөздә дистәләгән шагыйрьнең иҗат итүе мәгълүм: Габделмәннан Мөслим углы (Мәндан), Әхмәдбик, Хөсәен бине Локман, Рәхимкол Әбүбәкер углы, Нигъмәтулла Бәшир углы һ. б. Болар арасында аеруча Габдессәлам (17001766 дан соң) аерылып тора. Чыгышы белән ул Казан артыннан. Ташкичү мәдрәсәсендә укый, эшли. 1746 елда Оренбург Каргалысына күчеп китә. Биредә мәчет-мәдрәсәләр салдыра, шәкертләр тәрбияли. Габдессәламнең халык җырлары, бәетләре рухында язылган «илаһи бәетләре» халыкта бик киң тарала, хәтта кайберләре фольклорлашып та китә. Алар өчен эмоциональлек, нечкә лиризм хас. Габдессәламнең аерым шигырьләрен үз вакытында Г. Державин урыс теленә дә тәрҗемә итә.
XVIII йөздә татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрдән «Мәҗмугыл-хикаят» («хикәятләр») җыентыгы игътибарга лаек. Ул фарсычадан күчерелгән. 33 хикәятне туплаган бу җыентык өчен маҗаралылык, дөньявилык хас. Анда тапкырлык, зиһенлелек хуплана. Шунысы кызыклы: татарча «Мәҗмугыл-хикаят»кә нигез булган фарсыча җыентык 17101712 елларда Пети де Ла Круа дигән француз әдибе тарафыннан французчага шактый ирекле тәрҗемә ителә. «1001 көн» исемен алган бу китап үз чиратында күп кенә Европа телләренә, шул исәптән урысчага да күчерелә, йөзәрләгән сәнгать әсәрләрен иҗат итүдә материал рәвешендә файдаланыла. Алар арасында итальян композиторы Д. Пуччининың атаклы «Турандот» операсы да бар.
Әдәбият тарихының чорларга бүленеше чагыштырмача шартлы күренеш. Чөнки чор, дәверләр еш кына үзара табигый керешеп китә. Татар әдәбиятының «Урта гасыр» дип йөртелгән өлешендә дә бу еш күзәтелә. XVIII һәм XIX гасырлар бер-берсе белән тыгыз бәйләнешле. Аерым әдипләрнең иҗаты бер чордан икенчесенә күчеп китә. Бу Габдерәхим Утыз Имәни (17541834) һәм Таҗеддин Ялчыгол (1763/17681838) мисалында аеруча ачык күренә. Бу әдипләрнең һәр икесе дә XVIII йөзнең икенче, XIX гасырның беренче яртысында яшәгән һәм иҗат иткән. Шуңа мөнәсәбәттә аларны һәр ике чорда да өйрәнү күзәтелә. Аларның әсәрләре вакыт ягыннан гына түгел, эчтәлек, сыйфат ноктасыннан да Урта гасырдан XIX йөз мәгърифәтчелек әдәбиятына күчеш характерында. Утыз Имәни әсәрләрендә, бигрәк тә аның хатыны Хәмидәгә багышлап язган мәрсияләрендә реалистик әдәбиятка хас элементлар, детальләр күзгә ташлана. Һәр ике автор да белем-мәгърифәтне, гамәл кылуны зурлый, әхлаклылыкны яклый.
Утыз Имәни энциклопедик эшчәнлеккә ия зат. Ул төрле тармакларда хезмәт куйган, иҗтимагый тормышта актив катнашкан. Аның төрле жанрларда иҗат ителгән күпсанлы шигъри әсәрләре, шул исәптән күләмле поэмалары бар. Таҗеддин Ялчыгол, барыннан да элек, үзенең «Рисаләи Газизә» әсәре белән мәшһүр. Ул күп мәртәбәләр басылган, мәктәп-мәдрәсәләрдә әсбап рәвешендә кулланылган.
* * *
Мең еллап вакытны үз эченә алган Урта гасыр төрки-татар сүз сәнгате гомумтөрки карынында туып, үз үсешендә төрле баскычларны, этапларны үткән. Аның иң күтәрелгән дәвере Алтын Урда чоры.
Урта гасыр төрки-татар сүз сәнгате, нигездә, мөселман дине рухы белән сугарылган әдәбият. Ул Шәрык классикасының көчле тәэсирендә яши һәм үсә. Шактый гына сюжет-мотивлар, сурәтләр, әдәби күренешләр генетик яктан гарәп, фарсы, төрки әдәбиятларга барып тоташа. Урта гасыр төрки-татар сүз сәнгатендә шигърият өстенлек итә. Чәчмә, катнаш әсәрләр дә шактый урынны били. Авторлар гаруз шигырь төзелешенә, хикәят, дастан, кыйсса, газәл, робагый, тартмалы композиция кебек жанрларга ныграк игътибар итәләр. Язма телдә гарәп, фарсы алынмалары, борынгы формалар шактый зур урынны били. Сурәтләүдә антитеза, гадәттән тыш арттыру яисә киметү, традиционлык, интертекстуальлек, шартлылык еш кулланыла. Билгеле сюжет-мотивларны, образларны файдаланып әсәрләр язу киң таралыш таба. Үзәктә Алла һәм кеше, табигать һәм инсан мөнәсәбәтләрен яктырту, әхлакый, дини-суфичылык тематикаларын эшкәртү. Күпчелек әсәрләрдә белем-мәгърифәт, хезмәт-һөнәр, мәхәббәт мактала. Камил инсан, мәгърифәтле, гадел хөкемдар проблемасы да эшкәртелә.