Миңнегулов Хатыйп - Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы стр 3.

Шрифт
Фон

Дини уртаклык, үзара аралашулар, телләрне белү нәтиҗәсендә, безнең әби-бабаларыбыз гарәп-фарсы рухи казанышларыннан хәбәрдар булалар. Шәрык классик әдәбияты Идел-йортта киң таралыш таба: оригиналда укыла, төрле тәрҗемә-шәрехләр эшләнә, төрки-татар сүз сәнгате үсешенә зур йогынты ясый. Бу Алтын Урда чоры әдәбиятында ачык күренә. Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия» (1310), Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» (1358) китапларында гарәп, фарсы телләрендәге материаллар, сюжетлар һәм образлар мул файдаланылган. Котбның «Хөсрәү вә Ширин» романы (1342) Низаминың фарсы телендәге әсәре нигезендә иҗат ителә. Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки»е (1391) Сәгъдинең «Гөлестан»ына барып тоташа. Шунысы әһәмиятле: төрки-татар авторлары оригиналга иҗади якын киләләр: өстәмә-төзәтмәләр кертәләр, үз укучыларының ихтыяҗларына аваздаш эш итәләр. Котб, Сәйф Сараи әсәрләре фәндә мөстәкыйль идея-эстетик кыйммәткә ия ядкярләр рәвешендә карала.

Алтын Урда чоры төрки-татар әдәбиятына идея-тематик байлык, сәнгати камиллек хас. Авторлар кеше тормышының, чынбарлыкның күптөрле мәсьәләләрен гәүдәләндерәләр. Котб, мәсәлән, мәхәббәт темасы аркылы иҗтимагый-социаль проблемаларны яктырта. Аның фикеренчә, олы мәхәббәт хисләренә ия булган хөкемдар гына үзенең җитәкчелек вазифаларын тиешле югарылыкта башкара ала. Роман каһарманнарыннан берсе булган Фәрһад үзенең ташчылык хезмәтеннән тәм һәм ямь таба. «Хөсрәү вә Ширин» әсәре өчен билгеле бер синкретизм да хас. Анда галәм төзелеше, яшәешкә хас диалектик хәрәкәт, җәмгыять хакында кызыклы фикер-күзәтүләр бар. Харәзми иҗатында мәхәббәтнең иң бөек, олы хис булуы җырлана. Лирик герой үз яшәешенең асыл максатын, мәгънәсен мәхәббәттә күрә. Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастанында (1369) тормыш, яшәеш хакында тирән фәлсәфи күзәтүләр ясала. Бу дөньяда «бер мең», тәмугта «дүрт мең» ел булган Җөмҗөмә язмышы аркылы [4:168] автор яшәүнең мәгънәсе байлык-тәхеттә түгел, ә гаделлектә, иманда икәнлеген ассызыклый. Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастаны композицион-структур яктан Рим шагыйре Вергилийның (б. э. к. 7019 еллар) «Энеида»сын, Ф. Гаттарның (11191223) «Җөмҗөмәнамә»сен, итальян әдибе Данте Алигьериның (12651321) «Илаһи комедия»сен искә төшерә. Аларның һәрберсе теге һәм бу дөнья күренешләрен үреп сурәтләүгә, төп геройның җир астына (тәмугка) сәясәт кылуына нигезләнгән. Әдәби вакыт һәм урынның, ягъни хронотопның шартлы рәвештә, масштаблы бирелүе авторларга үзләре әйтергә теләгән фикерне үтемле итеп җиткерүгә ярдәм иткән.

Алтын Урда әдәбиятында билгеле бер күләмдә тормыш-чынбарлыкка якынаю, андагы вакыйга-хәлләр белән турыдан-туры кызыксыну да күзәтелә. Котб һәм Харәзми әсәрләрендә Алтын Урда хөкемдарлары Тенибәк һәм Мөхәммәд Хуҗабәк образлары гәүдәләндерелә. Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастанында (1394) егет белән кызның һәлакәте Аксак Тимер сәясәтенең аянычлы нәтиҗәсе рәвешендә кабул ителә.

Ике гасыр яшәгәннән соң, Алтын Урда дәүләте эчке һәм тышкы каршылыклар нәтиҗәсендә төрле ханлыкларга таркала. Аның нигезендә Кырым, Казан, Әстерхан, Олы Урда, Нугай, Себер мәмләкәтләре барлыкка килә. XV гасыр урталарында Касыйм ханлыгы да оеша. Бу дәүләтләр икътисади, иҗтимагый, сәяси, мәдәни яктан Алтын Урда традицияләрен дәвам иттерәләр. Алардагы халыкның төп өлешен безнең әби-бабаларыбыз тәшкил итә. Шуңа мөнәсәбәттә бу дәүләтләрне еш кына «татар ханлыклары» дип йөртәләр. Татар теле аларда төп аралашу һәм язма тел вазифасын үти. Гарәп, фарсы һәм төрки телләр дә зыялылар, дәүләт түрәләре тарафыннан кулланыла.

Алтын Урда чоры кебек, Казан ханлыгы дәверенең дә тик бер өлеш язма истәлекләре генә безгә килеп ирешкән. Алар арасында Ибраһим һәм Сәхибгәрәй хан ярлыклары, Мөхәммәд Әмин ханның Польша короле Александрга хат-бетеге, Коръән тәфсире, каберташ язмалары, әдәби әсәрләр һ. б. бар. Шушы чорда татар теленә атаклы «Кәлилә вә Димнә» җыентыгы тәрҗемә ителә [5]. (Шунысын да искәртик: бу атаклы китап күп гасырлар буе укучыларыбызның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндереп килә, С. Сараи, Мөхәммәдьяр, К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури һәм кайбер башка авторлар өчен яңа әсәрләр иҗат итүдә материал, сюжет чыганагы булып хезмәт итә.) Әднәш Хафиз 1554 елда «Сираҗел-колуб» әсәрен төгәлли. Дини-әхлакый рухтагы бу китап иман ныклыгын, вөҗдан сафлыгын саклауга юнәлтелгән. Атаклы «Идегәй» дастаны да татар ханлыклары төзелү чорында оеша башлый. Казан ханлыгы дәверендә татар әдәбияты, гәрчә Алтын Урда чорындагы кебек үк булмаса да, билгеле бер үсешкә ирешә. Төрле төрләрдә һәм жанрларда әсәрләр иҗат ителә. Нигездә, традицион темалар эшкәртелә. Тормыш юлы Идел-йорт, Кырым, Кече Азия белән бәйләнешле Өмми Кәмал (Исмәгыйль; 1475 елда вафат була) иҗаты тулысы белән суфичылык рухы белән сугарылган. Аның фикеренчә, һәр туган нәрсә үлемгә хөкем ителгән. Бар да вакытлы, фани; адәм баласына гомер үзен теге дөньяга әзерләү өчен бирелгән. «Үлмәстән борын үлеп куй» бу яшәешнең төп принцибы. Өмми Кәмал иҗатында, нәкъ Ясәвидәге кебек, илаһи мәхәббәт хисләре җырлана. Аның әсәрләре халыкта киң таралыш таба, әдәбиятка билгеле бер йогынты ясый.

Колшәриф рухани, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе генә түгел, Казан ханлыгының күренекле шагыйре дә. Аның дини-суфичыл рухлы, сәнгати камил шигырьләре болай да, «Бакырган китабы» дип исемләнгән җыентык аша да укучыларга яхшы мәгълүм. Бу зат илнең иминлеген саклауга зур өлеш кертә, ахыр чиктә үз Ватаны Казан мәмләкәте белән бер үк вакытта һәлак та була. Шәрифинең (Шәриф Хаҗитархани. Аны кайберәүләр Колшәриф белән дә тиңлиләр) «Зафәрнамәи вилаяти Казан» исемле әдәби-тарихи характердагы язмасы (1550) Казан мәмләкәте, аның бәйсезлек өчен көрәше хакында бай мәгълүмат бирә. Әсәр Явыз Иван баскынчыларына каршы нәфрәт рухы белән сугарылган. Бу язмада Казан шәһәре турында тирән мәгънәле шигъри юллар да урнаштырылган.

Мөхәммәдьяр Мәхмүд Хаҗи углы (14971549) Казан ханлыгы чорының иң күренекле шагыйре. Аның хәзергәчә ике поэмасы («Төхфәи мәрдан», 1540; «Нуры содур», 1542) һәм «Нәсыйхәт» исемле символик эчтәлекле шигыре билгеле [6]. Алар әхлакый-иҗтимагый характерда. Поэмалары тартмалы композицион жанрда, ягъни чагыштырмача мөстәкыйль хикәят-сюжетлар, композицион берәмлекләр тупланмасыннан гыйбарәт. Автор шигъри юллар ярдәмендә инсаннарны пакьләргә, гөнаһларыннан арындырырга, җәмгыятьтә чын инсани мөнәсәбәтләр корырга омтыла. Урта гасырның күп кенә башка әдипләре кебек, Мөхәммәдьяр да шигъри сүзнең көч-кодрәтенә ышана, аңа зур өметләр баглый. Аның фикеренчә, тел «тылсым ачкычы», адәмнең бөтен гамәле телгә, сүзгә бәйле [6:205206]. «Сүзләмәкдә сән йөземне ак кыл, / Сүзләремне ил күңлигә йомшак кыл» [6:41] бу юллар шагыйрь иҗатының кыйбласы, асыл максаты.

Совет чорында Идел буе һәм Кырым татарлары, аларның әдәбияты, ничектер, ясалма рәвештә еш кына аерым каралды. Ә бит бу кавемнәр бер-берсе белән бик тә тыгыз бәйләнешле. Алтын Урда чорында алар бер үк дәүләт составында яшиләр, телләре, килеп чыгышлары, сүз сәнгатьләре уртак. Мондый гомумилек татар ханлыклары чорында да дәвам итә. Әмма XVI йөздән, аеруча Казан, Әстерхан ханлыклары бетерелгәч, Кырым мәмләкәтенә Госманлы дәүләтенең йогынтысы көчәя. Бу аның теленә, сәнгатенә, гореф-гадәтләренә билгеле бер эз сала. Шуңа да карамастан Идел-йорт һәм Кырымда яшәүчеләр олуг татар дөньясының вәкилләре булып кала килә.

Мәгълүм ки, Кырым ханлыгы, башка татар мәмләкәтләре бетерелгәч тә, ике гасырдан артык, ягъни 1783 елга кадәр яшәвен дәвам итә. Анда гомумтатар мәдәниятенең күп кенә традицияләре дәвам иттерелә. Шактый гына әдәби әсәрләр языла [бу хакта карагыз: 1:4245]. Әмма, кызганыч ки, алар безнең әдәбият тарихы китапларында, дәреслек-антологияләрдә чагылыш тапмаган диярлек. Бары талантлы шагыйрь Гашыйк Гомәр (16211707) хакында гына азмы-күпме мәгълүматлар китерелә [1:194198]. Ул, бер яктан, элеккеге төрки-татар әдәби традицияләрен уңышлы дәвам иттерсә, икенче яктан, Шәрык, аеруча госманлы сүз сәнгате казанышларын иҗади файдалана.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3