Миңнегулов Хатыйп - Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы стр 11.

Шрифт
Фон

Биредә әйтелгән һәм телгә алынмаган бу төр һ. б. факторлар Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар сүз сәнгатендә кулланылган төр һәм жанрлар системасын билгели, аны аерып карарга мөмкинлек бирә. Бу система шактый эшкәртелгән, чагыштырмача тотрыклы. Иҗат процессында, гамәлдә дә әлеге система, нигездә, сакланып килә, гайре табигый үзгәрешләр кичерми.

Тукайгача чор татар әдәбиятындагы төр һәм жанрлар, бер яктан, борынгы төрки фольклор һәм язма әдәби-эстетик тәҗрибәгә таяна, алардагы казанышларны иҗади рәвештә дәвам иттерә; икенче яктан, Шәрык рухи кыйммәтләреннән мул файдалана. Шунысы да мөһим: төрки-татар халкы, Идел-йорттагы иҗтимагый хәят гарәп, фарсы рухи байлыкларын аңларлык кына түгел, ә аларны иҗади үзләштерерлек дәрәҗәдәге үсешкә ирешкән була. Эчке ихтыяҗ, теләк юк икән, «чит-ят» казанышлар бик керми.

Инде хәзер Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз әдәбиятында чагыштырмача ешрак кулланылган аерым жанрларга кыскача гына тукталып китик.

Лирика төрендә аеруча газәл жанры хакимлек итә. Ул тумышы һәм лексик мәгънәсе (а) «үрү», «мактау», «ухаживание»; җыр; б) болан, тау кәҗәсе) ягыннан борынгы гарәпләр белән бәйле. Бу төр әсәрләр әүвәл, нигездә, касыйдә составында, күбрәк аның кереше (нәсибе) рәвешендә йөри. Аннан, аерылып, мөстәкыйль кулланыла башлый. Ислам чорында газәл гарәп сүз сәнгатендә гаять киң таралыш таба. Бераздан ул иран-таҗик шигъриятенә үтеп керә. Рудәки (860941) фарсы телле әдәбиятта бу жанрның тәүге классик үрнәкләрен тудыра. Алга таба бу башлангычны Сәгъди (12031292), Хафиз (13251389) һәм кайбер башка шагыйрьләр дәвам иттерә. Еш кына әлеге авторларны газәлнең бөек осталары дип йөртәләр. Гарәп-фарсы әдәбиятларының шифалы йогынтысы нәтиҗәсендә бу жанрда төрки телле шагыйрьләр дә яза башлый. Аның аерым мисалларын без XII йөздә иҗат иткән Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани мирасларында күрәбез. Төрки-татар сүз сәнгатендә газәл жанры XIV гасырда яшәгән Алтын Урда әдипләре Харәзми, Сәйф Сараи, Әхмәд Хуҗа Сараи һ. б. иҗатларында тәмам шәкелләшеп җитә һәм ныклап үсеш ала. Алга таба бу традиция Өмми Кәмал (XV йөз), Колшәриф (XVI), Габдессәлам (XVIII), Шәмседдин Зәки (18211865), Габделҗәббар Кандалый (17971860), Мәҗит Гафури (18801934), Габдулла Тукай (18861913) һ. б. тарафыннан дәвам иттерелә. Соңгы дәвердә Рәдиф Гаташ бу жанрга яңа сулыш өрде һәм аның матур-матур үрнәкләрен тудырды. Төрки шагыйрьләрдән Нәваи (14411501), Нәсими (13691417), Физули (14941556) һ. б. күп кенә авторлар бу жанрда иҗат итәләр.

Газәлнең үзенә хас тотрыклы тышкы һәм эчке сыйфатлары бар. Ул аа + ба + ва рәвешендә рифмалашучы икеюллык строфалар бәйтләр белән языла. Аларның саны 512 арасында тибрәлә. Еш кына рифма-кафияләрдән соң рәдиф, ягъни аерым сүз яки гыйбарәләр кабатланып килә. Күп кенә газәлләрнең ахыргы яисә аннан алдагы бәйтендә авторның тәхәллүсе телгә алына. Бу жанрдагы әсәрләр, гадәттә, шигырьнең көйле системасы гаруз белән, аеруча аның өч буынлы һәзәҗ, рәмәл төрләре белән языла. Бу хосусият аларга билгеле бер музыкальлек, көйле яңгыраш бирә. Газәлләрнең еш кына «җыр» дип аталуы, музыка коралларында уйнап башкарылуы жанрның нәкъ әнә шул табигате белән аңлатыла.

Газәлнең төп тематикасы мәхәббәт, лирик геройның мәгъшукның хис-кичерешләре, рухи халәте, сөйгән ярның (хатын-кызның дилбәрнең, мәгъшуканың) гүзәллеген тасвирлау. Шуңа күрә дә бу төр әсәрләрне «гыйшык җыры», «сөю лирикасы» дип тә йөртәләр. Аерым газәлләрдә илаһи мәхәббәт тә тасвирлана. Әмма бу жанрдагы иң күпчелек парчаларның үзәгендә дөньяви мәхәббәт. Кайбер газәлләргә, аеруча суфи шагыйрьләрнең парчаларына ике планлылык та хас. Алардагы мәхәббәтне Аллага карата да, кешеләргә нисбәтән дә кабул итәргә мөмкин.

Газәлләрдә, мәхәббәттән тыш, иҗтимагый-социаль, фәлсәфи мәсьәләләр дә яктыртылырга мөмкин. Г. Тукайның «Күңел», «Көзге җилләр», «Сайфия», М. Гафуриның «Мәкъсуд», «Үзенчә» һ. б. шигырьләре әнә шундыйлардан.

Аурупаның, урыс шагыйрьләренең (Гёте, А. Фет, В. Брюсов) китапларында да газәл шәкелендә язылган парчалар бар. Әмма алар, нигездә, стилизация ысулы белән иҗат ителгәннәр. Газәл, кагыйдә буларак, Шәрык (гарәп, фарсы, төрки) сүз сәнгате өчен хас.

Борынгы һәм Урта гасыр Шәрык, шул исәптән өлешчә төрки-татар шигъриятендә кулланылган (ният, мактау шигыре) лирик жанрларның берсе касыйдә. Ул үзенең шәкел-формасы, төзелеше белән газәлгә охшаш: икеюллык строфалар кулланыла, аа ба ва рәвешендә рифмалаша (кафияләшә), гаруз белән языла; рәдиф һәм тәхәллүс куллану да аның өчен чит түгел. Әмма күләме белән ул газәлдән зур: анда икеюллык-бәйтләр саны уртача 12 дән 200 гә җитәргә мөмкин. Гадәттә, классик касыйдәләрдә кереш, фон вазифасын башкарган нәсиб (анда табигать, тирә-юнь сурәтләнә), макталучы затны яисә күренеш-хәлне тасвирлаган мәдех, төрле предметларны сыйфатлаган васыф өлешләре була. Эчтәлек-тематикаларына карап аларның кайвакыт бәһария (язны мактау), гыйшкия, фәхрия, хәмрия, нәгыть (Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлау), хәмед, фәлсәфи һәм кайбер башка төрләрен дә аерып чыгаралар.

Касыйдәнең асылын, төп эчтәлек-мәгънәсен кемне дә яисә нәрсәне дә булса гадәттән тыш күпертеп, арттырып, иң чик, югары дәрәҗәгә җиткереп мактау тәшкил итә. Бу жанрдагы күп кенә әсәрләрнең нигезенә күренекле (гадәттә, тарихи) затларның эш-гамәлләре, чынбарлыктагы тантаналы вакыйга-күренешләр салына. Мактау, данлау аркылы шагыйрьләр үзләренең теләк-омтылышларын, идеалларын гәүдәләндергәннәр, еш кына үзләре күрергә теләгәнне бар, булган рәвешендә тасвирлаганнар, аеруча хөкемдарларга йогынты ясарга омтылганнар.

Касыйдә борынгы гарәп сүз сәнгатендә төп шигъри формаларның берсе була. Бераздан аның нигезендә газәл, мәдхия, мәрсия кебек аерым жанрлар бүленеп чыга. Касыйдә аеруча ислам чоры гарәп шигъриятендә зур үсеш ала. Тиз арада фарсы, төрки әдәбиятларына үтеп керә. әл-Мөтәнәбби (915965), Рудәки, Сәгъди, Нәваи кебек Шәрыкның күренекле классиклары иҗатында бу жанр мөһим урынны били. Төрки-татар шигъриятендә Рабгузый, Харәзми, Сәйф Сараи касыйдәнең матур үрнәкләрен тудыралар. Өмми Кәмал, Әбелмәних Каргалый, Габделҗәббар Кандалый, Габдулла Тукай кебек шагыйрьләр дә бу жанрны чит итми. Әмма аларда еш кына касыйдәнең традицион таләпләре сакланмый. Татарның соңгы берничә йөздә үз дәүләтчелеге булмау да бу жанрга бик ихтыяҗ тудырмый. Безнең шагыйрьләр панегирик, ягъни мактау төренең чагыштырмача иреклерәк формасын мәдхия һәм мәрсияне яратыбрак кулланганнар. Газәл һәм касыйдәдән аермалы буларак, аларга строфа, рифмалашу бердәйлеге хас түгел. Бу жанрлар икеюллык, дүртьюллык строфалар белән дә языла, аларның чәчмә шәкелдә иҗат ителгәннәре дә очрый. Мәдхия һәм мәрсияләр, үзбаш кулланылу белән бергә, башка әсәрләр составында (аеруча аларның багышлау өлешендә) килергә мөмкин. Бу жанрлар эчке сыйфатлары, идея-тематикалары белән касыйдәгә охшаш. Алар өчен дә мактау, күренекле затларның, хөкемдарларның эш-гамәлләрен, мөһим күренеш-вакыйгаларны югары дәрәҗәгә куеп данлау хас. Мәрсия, нигездә, шул ук мәдхия ул. Әмма анда вафат булган кеше мактала. Бу төр әсәрләр елау-сыктау, сагыш, кайгы рухы белән сугарылганнар. Алар өчен җитдилек хас.

Төрки-татар сүз сәнгатендә мәдхия-мәрсияләр бик күптәннән иҗат ителеп килә. VIII гасырның беренче яртысына мөнәсәбәтле Күлтәгин, Тоникук (Танъюкук), Билгә-каган ташъязмалары үзләренең эчтәлек-аһәңнәре белән мәрсиянең аерым үрнәкләре. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» (10721074) китабында бу жанрларга туры килешле парчалар бар. Мөхәммәдьяр, Кадыйр Галибәк, Мәүла Колый, Тукай кебек авторлар да бу төр панегирик шәкелләргә мөрәҗәгать итәләр. ХХ йөзгә кадәрге татар әдәбиятында аеруча Утыз Имәнинең хатыны Хәмидәгә, Гали Чокрыйның Казанга, Акмулланың Мәрҗанигә багышлап язган мәдхия-мәрсияләре мөһим урынны били. Алар өчен татар тормышына якынлык, реаль сурәтләр һәм детальләр куллану хас.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3