Ярамый алай, аппагым! диде беркөнне Зариф. Җәмгыятьтә яшәп, җәмгыятьтән аерым булып булмый, дип, үзенчә акыллы сүзләр сөйли башлады. Алар бит безнең укучыларыбызның ата-аналары. Үзеңне авыл кешеләреннән өстен кую һич тә килешә торган эш түгел!
Кайсы эш килешә, кайсысы килешми икәнен кем белә инде!
Җырласаң җырла, түлке эчмә инде, зинһар! дип ялынды Җәмилә, гадәтенчә.
Кайчан эчкәнем бар инде, матурым? дип, күзләрен хәйләкәр уйнатты Зариф. Хуҗаның хәтерен калдырмас өчен әз-мәз кабып кую эчүгә керми бит ул!
Әй, күпме сөйләсәң дә бер сүз инде! Ахыры да бертөрле тәмамлана: мәҗлестән көчкә өйгә кайтып егылу, Зарифны ялына-ялына йокларга яткыру, аннары ярты төнгә кадәр дәрес конспекты (үзенекен дә, аныкын да!) язып утыру. Иртән көчләп-зурлап йокыдан уяту, Зарифның: «Бүтән андый хәл булмас», дип антлар эчүе, Җәмиләнең аңа чираттагы ихлас ышануы
Институтның кышкы сессиясенә бик авырлык белән кузгалды Җәмилә.
Зариф, җаным, мин югында үзеңне тәртипле тота күр инде берүк! диде. Укытучылар арасында төрлесе бар, чебеннән фил ясап куймагайлары!
Кайчан тәртипсезләнгәнем бар минем? Әйтеп карасыннар! Миңа җитәргә әле аларга!
Ул шулай кистереп, имән бармагын югары каратып, нык тавыш белән әйтеп куярга ярата. Андый чакта хатын да тынычланып китә.
Шәһәрдән кайтканның икенче көнендә үк Җә-милә эшкә чыкты. Зарифны да, мәктәпне дә сагынган иде. Гадәттәгечә, хатын-кызлар белән чәй өстәле артына утырып, каникул хәлләрен сөйләшергә тотындылар. Җәмилә дә, «Минем Зариф» дип, нидер әйтә башлаган иде, тегеләр бер-берсенә сәер генә карашып алды. Җәмиләнең йөрәген нидер тырнап куйгандай булды. Эчкән килеш күренгән микәнни, Ходаем?! Кайтыр юлда Хәлимәне куып тотты ул кеше хәтерен саклап тора торганнардан түгел, күңелендә ни булса, шуны тота да әйтә.
Ни Зариф белән бер-бер хәл булмагандыр бит мин юкта? Җәмиләнең тавышы калтыранып чыкты.
Хәлимә:
Ни булган? Белмим Син аны унынчыдагы Рәисәдән сора, ул белә булыр, диде дә адымын кызулатып китеп тә барды.
Кайтып керү белән, иренә ташланды Җәмилә аның мондый кызулыгын Зарифның моңарчы күргәне юк иде әле.
Унынчыдагы Рәисәгә ни булган?
Зариф бер мизгелгә генә югалып калгандай булды. Аннары, тавышын күтәреп, һөҗүмгә күчте:
Син дә гайбәт җыеп йөри беләсеңмени? Китче! Чирегенә «өчле» чыккан иде, шуны төзәтергә дип өйгә килде. Ну, бер түгел, ике килде. Монда нинди начарлык күрәсең? Ә анасы, теге Давыл Миңзифа инде, җилфердәп кереп, кызын бәргәләп алып чыгып китте. Җитмәсә, директорга барып әләкләгән. Җыен надан!
Җәмилә дәшмәде. Кеше сүзенә карап, ник чыгырыннан чыга соң әле ул? Чыннан да, ни гаебе бар монда Зарифның? Дөрес әйтә ул, көнләшәләр аннан. Көнләшмәслекме? Авыл халкының телендә гел ул, «Илһам Шакировың бер якта торсын!» дип кенә җибәрәләр. Концерт буласы көнне Әхияр өйгә үзе килеп җитә: «Җәмилә ханым, Зариф Закировичтан башка һич тә эш бармый безнең», дип төчеләнә. Балалар да ярата үзен дәрестән соң кайтып китми, гел аның тирәсендә кайнашалар.
Әйе, көнләшәләр аннан.
«Кем икәнлегемне беләсеңме?»
Гәүһәриягә бишек элгән көннән йорттан тынычлык качты.
Хәер, «бала» сүзен Зарифның башта ук ишетәсе килмәде.
Син нәрсә?! Яши дә башламаган килеш! Безгә башта йорт җитештерергә кирәк әле. Директор һаман искә төшереп тора, мәктәп фатиры яшь белгечләр өчен ул, ди. Ә син бала дисең! Каян башыңа кереп утырды ул?!
Андый чакта хатын җавап бирми, үз эченә бикләнеп тик йөри. Дөрес анысы, биш ел буена (шулкадәр вакыт узып киткән инде монда тора башлаганнарына!) Зарифның «йорт» дип сөйләнгәне юк иде. Нинди акчага җиткерсен ул аны? Җәмилә үзе кызык ул, мәктәптә бер эш килеп чыктымы, уйлап-нитеп тормый, беренче булып килеп ябыша. Кем декрет ялына китә, кем больничный ала, кемдер уку елы уртасында китеп үк бара Кайчакта атнасына утыз алтышар сәгатькә җиткән чаклары да була ике ставка дигән сүз бит ул! «Акча дип үләсең инде, дип көлә Зариф. Тормышның тәмен белеп яшәп калырга кирәк!» Үзе ул шул унике сәгатеннән арттырмый, алай да кичләтеп кенә көч-хәл белән кайтып егыла. Җәмилә:
Үзең йорт дисең, үзең өстәмә акча эшләү турында уйлап карамыйсың кебегрәк сөйләнә башласа, җен ачуы чыга.
Ни җитми сиңа? Тамагың ачмы? Иҗат кешесе мин, беләсең килсә! Мин эшләгәнне берәү дә булдыра алмый! Үзең шуңа риза булып кайттың түгелме! дип тавышлана.
Кайткан иде шул, анысы хак. Баштарак мәлне Зарифы авыл сәхнәсендә чыгыш ясаганда мөкиббән китеп тыңлый иде Җәмилә. Аның өчен горурлануы тынын каплагандай була, халыкның котыра-котыра кул чабуы колагына матур музыка булып ишетелә. Ә хәзер шул баян тавышын ишетмәс өчен башын әллә кайларга алып качасы килә. Соңгы вакытларда иренең мәктәп җыелышларында ясаган чыгышын, имән бармагын өскә каратып:
Гаепле кеше җәзасын алырга тиеш! дип, зур пафос белән тәмамлап куюы да саруын кайната башлады. Коеп куйган артист Андый чакларда ни өчендер ул үзен гаепле сизә, башын аска иеп утыра
Бик елак бала булып чыкты Гәүһәрия. Төннәр буе йокы күрсәтми. Зариф, башын-күзен томалап, зал ягына чыгып ята. Алай да Җәмиләнең кыштыр-кыштыр кереп-чыгып йөрүе ачуын китерә. Иртән мәктәпкә кара янып чыгып китә.
Соңгы вакытта эшендә еш кына командировкалар килеп чыга башлады тагын. Җәмилә декрет ялында, ялгызы бала карап утырудан бик алҗыган иде.
Ник һаман сиңа кушалар аны? Башка берәү дә юкмыни соң мәктәптә? дип, ризасызлыгын белдереп карады.
Син минем кем икәнлегемне оныттың мәллә? Нинди должностьта икәнлегемне? дип җикеренде Зариф. Ашыйсың килсә, анысына гына түзәсең инде!
Түзми кая барасың! Анысына да түзә, кичке концертларына да. Аларында Зарифны төн уртасында, җилкәсенә салып, Әхияр алып кайта.
Җәмилә ханым, компенсациясе күкрәк кесәсендә. Карап алыгыз дип аклана.
Җәмилә, ул әйткән кесәдәге алтыга бөкләнгән зәңгәр бишлекне, чыннан да, карап кына ала да кире куя. Иртән таптыра башласа, чыдап кына тор аннары!
Беркөнне Гәүһәрияне көч-хәл белән йоклатып кына җибәргән иде, давыллап, Миңзифа апа килеп керде. Исәнме юк, саумы юк, урындыкны дөбердәтеп килеп утырды да төкерекләрен чәчә башлады:
Нинди мокыт соң син, ә? Иреңнең кайда йөргәнен беләсеңме әзрәк?
Җәмиләнең йөрәге жу итеп китте. Кайда йөри? Нишләп йөри? Каян белергә тиеш соң ул? Бала белән өйдә утыра ич! Башына мамык тутырылганмыни, Миңзифа каршында аңгыраеп тик басып тора.
Минем кыз янына шәһәргә йөри ул! Рәисә янына! Бер акыл кермәсә дә кермәс икән сиңа!
Ничек килсә, ул шулай давыллап чыгып та китте. Хакмы бу, нахакмы? Әгәр хак булса?.. Ничекләр яшәп бетермәк кирәк, уф!
Зариф күтәренке күңел белән, шаулап кайтып керде. «Гәүһәриям, бәгъре-ем!» дип җырлый-җырлый, гомер булмаганча, хәтта баланы да күтәреп алды, үчтеки-үчтеки иттерде. Җәмиләнең кәефсез икәнен сизмәде дә. Моңа хатынның тагын да ныграк ачуы килде. Сыйлап кайтарганнар, димәк Баланы идәнгә төшереп җибәрмәгәе Кайнарланып килде дә Гәүһәрияне кулыннан тартып алды, дәшми генә кече якка кереп китте.
Нәрсә сытылып каршылыйсың әле мине? Ирең кайтты, ашыйсы килеп кайтты Зариф, каты-каты басып, аның артыннан иярде. Бәйләнәсең килә мәллә?
Килә! Җәмилә ярсыды. Туйдым! Ялганыңнан да үзеңнән дә!
Ә, алаймы?
Ярый әле баланы караватына салып өлгергән иде Җәмилә Зариф, бармакларын тырпайтып, аның өстенә ташланды. Уңлы-суллы биргәләде дә ишекне каты ябып чыгып китте:
Артымнан эзләп йөрисе булма!
Бала, әсәренеп, башта беркавым тынсыз ятты, аннары ачы тавыш белән кычкырып елап җибәрде.
«Эзләп йөрисе булма!» Әй ярата инде шулай куркытырга Зариф! Әле студент чакта ук, нәрсәгәдер көйсезләнеп, трамвай тукталышында калдырып киткән иде ул аны. Үзе, кызулап барган шәпкә башын гына борып, шул сүзләрне кычкырды. Җәмилә үзен гаепле сизде (гомер буе шулай үзен гаепләргә яратты инде ул), бик борчылды. Зариф үзе белән бер-бер нәрсә эшләмәгәе дип шикләнде. Тулай торакка кайткач, эзләмәгән җире, сорашмаган кешесе калмады. Йокысы йокы, ашы аш булмады. Өч көн үтте микән, Зариф, берни булмагандай, аның янына үзе ялтырап килеп җитте Чияледә дә вакыйгалар нәкъ шул тәртиптә дәвам итте. Зариф көйсезләнә, чыгып югала, Җәмилә төне буе үлә-бетә аны эзли, тегесе иртән берни булмагандай кайтып утыра