Сабирова Ляля - Бер уч борчак / Горсть гороха стр 3.

Шрифт
Фон

Баштарак Рәсим дә үзәгенә үтте.

 Ник өметләндерәсең баланы, беткәнме сиңа кызлар? Бәхетле булмаячак ул синең белән. Җәмилә, ни әйтсәң дә, миңа туган тиешле, аңа синең кебек артык шустрыйлар кирәкми, дигән иде.

Өметләндерә дип Зариф бит аңа алтын таулар вәгъдә итми, башын югалтып гашыйк булып та йөрми. Җәмилә үзе ярата. Ташласа, егет аңа ялынып йөрмәячәк. Ә болай тормыш итәр өчен иң «удобный» вариант ул. Әле дә «вагон бушаттым» дигәнне болай гына әйтте. Ә Җәмилә ышанды. Теләсә нинди җавап теленә бик тиз килеп тора Зарифның. Күзен дә йоммый. Соң, вагон бушатканга санап бирәләр, ә кичә акчаны ул уч тутырып алып кайтты. Өстәвенә ашаттылар, эчерттеләр. Йокларга калырга да кыстаганнар иде әле. Иртәгә диплом аласы көн булганга гына кайтасы итте.

Җәмилә, Зарифка ияреп, эчкә үтте.

 Күлмәгең үтүкләнмәгәндер әле Кая, китер, тиз генә үтүкләп бирим. Ә галстугың? Андый җиргә галстуксыз барырга ярамый.

Ул гел шулай кайгыртырга ярата, аның өчен борчылып яши. Зариф моңа ияләнгән инде, сүз әйтми.

 Йә, ничек, ярыймы?

Җәмилә ялт итеп киенеп куйган Зарифка сокланып карады. Чибә-әр! Пиджагындагы чүпне сыпырып төшерим дип якынрак килгән иде, йөзе сүрәнләнеп китте.

 Фу-у! Сүз биргән идең бит инде син бер!

 Аракы исе түгел бит ул, матурым! Кичә егетләр белән әз генә сыра каптык, арыганлыкны бетерер өчен генә! Син борчылма, урамга чыккач бетә ул, җилли

Шулай да Җәмилә аны күңелсезләнеп озатып калды.

Дөресен әйткәндә, бу дипломда аның өлеше дә зур. Зариф моны белми түгел. Ул «вагон бушатып» арып кайткан чакларында, Җәмилә, жәлләп, аңа гел булышкалап торды. Китапханәгә барып, кирәкле брошюраларын тапты, күчерәсен күчереп бирде, язган кадәресенең хаталарын тикшереште. Йә, моннан да тугрылыклы ярдәмче була аламы?

Практика үткән мәктәп директорының «туры үзебезгә кил» дигән сүзләрен бераз уйлап йөрде дә онытты Зариф. Юк, шәһәр тормышы аның өчен түгел. Нәрсә, монда кемнеңдер почмагына фатир төшәргәме? Иркенлек, хөрлек ярата ул, бер мәктәп тормышы гына аның өчен аз булачак. Аннары шәһәрнең үз законнары, анда олтан булып яшәгәнче, авылда солтан булу күпкә рәхәтрәк. Авыл дигәч тә, туган авылы түгел бит ул аның. Анда ул «Закир малае» түгел, ә «Зариф Закирович» булып кайтып төшәчәк!

Институт юлламасы буенча җибәрелгән районның мәгариф бүлеге мөдире белән дә Зариф бар осталыгын җыеп сөйләште. Профком рәисеннән искиткеч шәп характеристика яздырып алып килгән иде, аның белән танышканда, мөдир бер кәгазьгә, бер Зарифка карап-карап алды.

 Болай итәбез, диде, берникадәр пауза ясап. Мәктәпләргә «Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары» дигән яңа вазифа кертелде. Сезне Чияле мәктәбенә җибәрәбез, шул вазифаны йөклибез. Билгеле, сынау срогы белән. Характеристикагызга караганда, сезгә кулай эш булырга тиеш

Чиялене килеп төшү белән ошатты Зариф. Йортлары төзек, халкы байларча яши булса кирәк. Авыл кырыеннан киң сулы, камышлы-төнбоеклы елга агып ята, ерак түгел генә нарат урманы башланып китә. «Мәктәп фатиры» дигәннәре дә юан нарат бүрәнәләрдән салынган алты почмаклы йорт булып чыкты. «Урнаш, эшеңне башла. Кем белә, безнең авыл кияве булып китүең дә ихтимал. Монда кызлар җитәрлек. Киленне башлап шушы йортка төшерүең дә бар. Аннары карарсың. Монда бер килгән кеше китми, бөтенесе йорт җитештереп, башлы-күзле булып яши», диде директор, аның белән беренче танышканда.

Кызлар кайда да җитәрлек лә ул. Аның Җәмиләсе кебекләр бар микән менә? Аерылышканда елап калды

 Соң, әйдә, бергә китәбез, диде аңа Зариф. Укуыңны читтән торып та бетереп була аны. Аннары отработка ике ел инде ул. Шуннан соң кабат әйләнеп тә кайтырбыз. Бусын сүз югында сүз булсын дип кенә әйтте, алдагысы өчен бер планы да юк иде аның.

 Белмим инде. Әйтеп караган идем, әниләр борчыла. Беләсең бит

Җәмилә беркатлы шул ул, бөтенесен сөйләп бармаса да була югыйсә. Ышанычлы егеткә охшамаган, дип әйтәләр икән туганнары. Кызларын кем дип белә торганнардыр? Күңеле Җәмиләгә ятканга Зарифка рәхмәт кенә әйтсеннәр инде. Аның бит бер сызгыруы җитә, янына кызлар өерләре белән килеп басачак

Көнләшерлек шул!

 Абый, абый, бүген репетициягә калабызмы?

 Абый, ә сез безне баян уйнарга өйрәтә аласызмы?

 Ә сез шәһәрдәнме, авылданмы? Кайсы авыл матуррак? Безгә озакка килдегезме? Сезгә кадәр укыткан Харисов бер ел да тормады

Дәрес беткәч тә укучылары җибәрми Зарифны, көн саен яңа сораулары туып тора. Өлкән класслардагылар якын ук килеп сөйләшә, артыннан чыгып, коридор буйлап озата китәләр:

 Йөргән кызыгыз бармы соң?

Бусын дәрестә аңа чекерәеп карап утырган Рәисә бирде. Үзе четер-четер көлә. Иптәшләре дә көлешә.

Зариф эшен бик җиңел башлады. Директор урынбасарларына дәрес атнага унике генә сәгать тиеш икән. Калган вакытыңда хет балалар белән бәйрәм концерты әзерлә, хет укытучылар бүлмәсендә берәрсе белән шахмат уйна, хет башка укытучыларның дәресенә кер. Әмма монысын «башкалар» өнәп бетерми. «Бер практикасы юк бит аның. Япь-яшь башы белән кеше дәресләрен тикшерергә! Вазифасы ул түгел» дип зарланалар. Берсендә директор андыйларны үзенчә тынычландырды:

 Тикшерми, ә өйрәнә, тәҗрибә туплый. Ә ошамаган якларын әйтә икән, аны ул кадәр фаҗига итеп кабул итмәгез инде

Ә, алаймы? Шул көннән Зариф укытучылар коллективын үзе өчен икегә бүлде. Дәресләренә керүне ошатмаганнарның дәрестән тыш чараларын тикшерергә тотынды. Аннары җыелышларда кайнар чыгышлар ясый торган булды. Аны мөкиббән китеп тыңлыйлар кебек тоела, андый чакларда Зариф, гадәтенчә, үз тавышына үзе соклана башлый иде.

Ә менә авыл кешеләре белән уртак телне тиз тапты Зариф. Кичен клубка бер чыгып керүе җитте. Клуб баянының тавышын тикшергән булып уйнап карады, шуңа үзе үк кушылып җырлап та алды. Ун минут үтмәгәндер, яшьләр аны түгәрәккә алган иде инде, «тагын, тагын!» дип дәртләндереп тора башладылар.

Ул кичне Зариф клуб мөдире Әхияр белән туганлашып диярлек кайтты. Аннан аерылгач та үзе яши торган йортны таба алмыйча, авылны өч әйләнде Кичтән дәрес планы язарлык хәле калмаган иде инде. Дәрескә дә көчкә җитеште. Класска килеп керүгә, урындыкка ишелеп төште дә теманы дәреслектән балаларның үзләренә укырга кушты. Гөнаһ шомлыгына, «үтеп барышлый» дәрескә директор сугылды. Зариф кызарынды, «безнең мөстәкыйль эш» дип акланды. Малайлар исә парта өстенә ятып пырхылдады

Ярый, аның ишеләре, әтисе әйтмешли, ерунда, тик менә ялгызлык изә. Керләреңне үзең уасы, үзең үтүклисе. Идәнне дә сөртми булмый кайчак әйтми-нитми йомыш тапкан булып укучылар килеп керә. Беркөнне Рәисә чәчрәп чыкты.

 Абый, кая, идәнегезне юып бирик әле! ди.

Юк, ярамый. Аннары дәрестә «скидка» ясыйсы булачак бит аңа.

Ашау-эчү ягы да канәгатьләнерлек түгел. Мәктәп буфетында буш шулпа эчеп кайтканнан соң, үзеңә нидер әмәлләргә кирәк. Андый эшләрне элек тә өнәми иде ул.

Болар хакында зарлангач, Әхияр ике дә уйламады:

 Өйләндерергә кирәк сине, малай! диде. Иртәгә үк любой кызны табып бирәм мин сиңа!

Юк, «любой» кирәкми. Андыйларны башта үзеңә ияләндерергә кирәк әле. Ул «ияләндерүләр»нең кыйммәткә төшүен Зариф яхшы белә. Аның әзер кәләше бар ныклап торып бер сөйләшү җитә, хәзер кайтып төшәчәк ул.

Җәмилә июнь ахырларында җәйге сессияне тәмамлагач кайтып төште. Авылга да, мәктәп коллективына да тиз ияләште әллә Зарифына булган мәхәббәте ярдәм иттеме? Баш-аягы белән эшкә чумды. Йөгерә-йөгерә бара, йөгерә-йөгерә кайта. Өй эшләрендә дә Зарифына ярарга тырыша. Тик менә авыл кешеләренең атна саен диярлек мәҗлес-кичәләргә чакырып торуы гына эчен пошыра. Парлап килегез, дип дәшәләр, безнең авылда ялгыз йөрүне өнәмиләр, диләр. Җәмилә үзе дә барырга яратмый, Зарифны да җибәрәсе килми.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3