Сабирова Ляля - Бер уч борчак / Горсть гороха стр 5.

Шрифт
Фон

Ә бу юлы бу юлы хатын гомерендә беренче тапкыр иренең чыгып китүенә сөенде. Калтыранган куллары белән баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. «Нишлик, балам?» Әле өйләнешкәнче үк бер кул күтәргән иде инде Зариф аңа. Артыннан ук гафу үтенде. Җәмилә кичерде. Аһ, кичермәгән булса шунда! Хәзер яшь бала белән кая китә алсын соң инде ул?!

«Юк» дип әйтергә дә кирәк

Соңгы араларда Зариф белән мәктәп директоры арасында әледән-әле низаг чыгып тора. Беркөнне кабинетына алып кереп сөйләште.

 Беренчедән, сез клуб работнигы түгел, ә мәктәп укытучысы, диде, үзе кулындагы карандашы белән өстәлгә бәреп-бәреп алды. Ә сез укучыларыгызга нинди үрнәк күрсәтәсез? Ата-аналардан да туктаусыз жалоба килә! Тегендә эчеп егылган, монда кәмит күрсәтеп йөргән

Зариф аңа кызыл чүпрәк күргән үгез шикелле карап утырды. Кем соң әле син миңа акыл сатарга? Ярар, урынбасарлыктан алдырдың инде, үз дигәнеңә ирештең. Аңа карап, халык алдында абруем кимедеме әллә? Юкса үзешчән сәнгатьтә ничә еллар буе алар мәктәбе гел беренче урында булды Зариф исеме район башлыклары теленнән төшмәде.

Әлегә ул шулай эченнән генә кайнап утырды. Менә-менә тагын бер сүз

 Икенчедән, мәктәп фатирын кайчан бушатасыз? Хатыныгыз киткәнгә дә бишбылтыр. Анда гаиләле яшьләр керергә тиеш ничәнче кат исегезгә төшерәм инде

Монысына Зариф түзмәде, ялт итеп урыныннан сикереп торды.

 Фатирың да кирәк түгел, мәктәбең дә! Иртәгәдән күрмәссең монда мине! Артымнан үзең эзләп килерсең әле!

Директор селкенмәде дә. «Ә» дә, «җә» дә димичә, шул халәттә утырып калды.

Бөтенесенә әнисе гаепле! Артист булырга тиеш иде ул, монда балалар артын чистартып йөрергә тиешле кеше түгел иде! Шушы караңгы авылда талантын күмеп куйды, үзе бер кирәксезгә әйләнде. Җәмиләсен әйтер идем! Эт шикелле үзе ияреп килде бит ул монда, аңа ялынган кеше бар идеме? Кеше булды да, ташлап китте. Кул күтәрәсең, дип елады. Хатын-кыз белән шунсыз буламыни? Баланы берүзем тәрбиялим, дип тә зарланды. Ничек берүзе? Ун яшькә кадәр бергә үстермәделәрмени аны? Артыннан ялынып килер дип уйлагандыр инде. Аннан башка тормышы бармас дип куангандыр. Юк! Тайгага кереп адашса да ачтан үлә торган түгел Зариф абыең! Горур кеше ул!.. Хәер Җәмилә китмәсә, бу көнгә төшмәгән дә булыр иде, мөгаен

Шундый буталчык уйлар эчендә бара Зариф. Автобус сикертеп куйганда уянып киткәндәй була да тагын шуларга кире кайта. Ялынып бармаса да, шәһәргә килгәндә керә ул Җәмилә янына. Шәһәр читеннән йорт сатып алган туганнары булышкандыр инде. Үзе шуннан ерак түгел мәктәптә укыта. Гәүһәриясе төс-кыяфәте белән өзелеп төшкән Зарифның үзе. Кечерәк чагында җырларга да яратты, тик Җәмилә гел тыеп килде, «Атаңа охшамагаең!» дип, Зарифның үзе алдында ук кисәтеп куя иде.

Ә нәрсә! Тотарга да, Җәмилә янына барып, бөтенесен сөйләп бирергә! Хәер, бөтенесен дип Кирәклесен генә инде. Үпкә-сапкаларны онытырга вакыт. Ахыр чиктә рәсмиләштереп аерылышмаган да әле алар. Авырлык килгәндә, ир хатынга, хатын иргә булышырга тиеш

Шактый күрешкәннәре юк иде инде Гәүһәрия җиткән кыз булган. Әүвәлге шикелле алдына утыртып ярата да алмады. Кызы аны чит тә итмәде, авыз тутырып «әти» дип тә әйтә алмады. Килгән саен «кунак абый» итеп кенә карады.

Җәмилә дә җитдиләнгән. Әллә олыгайганмы? Йөзендә бернинди җылылык юк, Зарифны да эшлекле кыяфәттә тыңлап утырды.

 Булгандыр инде гаеп икебездә дә Ялгызлык рәхәт нәрсә түгел. Сезгә дә шулайдыр. Үз йортыгызда торгач, монда да ирләр кулы кирәктер

Шул урында Җәмиләнең йөзендә мыскыллы елмаю чагылып киткәндәй булды. Зариф түзде, кабынып китүдән үзен тыеп калды. Ярамый хәзергә Эшне бозып куюы бар.

 Короче Синең шәһәргә күчеп килү теләгең бар, димәк. Җәмилә авыр сулап куйды. Нәрсә диим, торып карарсың инде урамга куып чыгарып булмас. Ну белеп тор элекке гадәтләреңне авылда калдырып килгән булсаң гына

Зариф эченнән генә тантана итте. Сизде бит ул Җәмиләнең аны кабул итәчәген. Белмәссең, шушы көн җитәчәген көтеп тә торгандыр әле. Холыкны үзгәртеп булмый килеп-китеп йөргәндә дә ашатты, эчертте, өстен-башын да карап чыгарды. Чын мәхәббәт дигәннәре шулдыр, мөгаен. Зарифның үзенә андый хисләр ят булды инде

Икенче көнне туп-туры үзе укып чыккан институтка китте теге вакытта профком рәисе булып торган Хәниф Хатыйповичның күптән инде шунда декан икәнлеген белә иде. Кем белә, иске дуслык хөрмәтенә ярдәм итеп куймасмы әле

Хәниф Хатыйпович аны колач җәеп каршы алды.

 У-у Ничә җәй, ничә кыш! Яле, яле, карыйм әле үзеңә Тукта, болай гына булмас, күрешү хөрмәтенә дип, шкафына үрелә башлаган иде, Зариф туктатты:

 Юк, юк, Хәниф Хатыйпович! Күрешкән чаклар булыр әле. Мин менә киңәшим дип кенә сугылдым сезнең янга.

Шул минутта үзен яратып та җибәрде Зариф. «Юк» дип әйтә алуын күр син! Кирәк чакта булдыра ала икән бит. Җәмилә өйрәтеп чыгарганга гына түгел инде бу, язмышың кыл өстендә торганда түзеп була икән!

Мәсьәлә ул көткәннән дә әйбәтрәк хәл ителде Хәниф Хатыйпович аңа беренче курста тарих сәгатьләре тәкъдим итте.

 Мәктәп стажың җитәрлек. Синең эшкә җитди карый торган егет икәнлегеңне яхшы беләм. Ну башка өлкәдә дә деканат эшендә актив катнашырсың дип ышанам

Аның яныннан чыкканда, Зарифның күңеле тулы кояш иде. Бар ул яхшы кешеләр! Чияле директоры үзен дөньяның кендеге дип исәпләп ялгыша! Менә күрсәтсен әле ул аңа! Синең укучыларың ук килмәсме әле минем янга, укырга кертергә сорап. Менә шуннан соң карарбыз

«Әле син алаймы?!»

 Озакка килгәнме соң ул безгә?

Әллә ничә кабатлады инде Гәүһәрия бу сорауны. Җәмилә дәшми, авыр сулап куя да икенче якка чыгып китә.

Урамга куып чыгара алмый бит инде ул аны! Ни әйтсәң дә, күпмедер гомер иткән ире. Өметсез шайтан, ди, кем белә, акыл утыртып та килмәде микән әле? Эшкә дә урнашып кайткан әнә. Белмиләр түгел, димәк.

 Соң, атаң бит ул синең! диде аннары, кызының кара коелып йөрүеннән туеп. Элек, әти ник безнең белән түгел, дип аптыраттың. Инде болай да ярамый. Аптыраш

 Элек кирәк иде ул! Азып-тузып беткәч килеп егылды. Хурланмыйсың дамы?

 Жәллим Торып карыйк, аннан күз күрер

Урам як тәрәзәсеннән Зарифның җил-җил атлап кайтып килүе күренде.

Әнә бит, бәхетеннән ташып тора. Ничек күңелен сүрелдерәсең инде аның?

Ул сүзендә торды хәмер дигән нәрсә онытылды, дус-ишләрен җыеп кайту гадәтен мондагы йортка гомумән кертмәде. «Арткы як койма ишелергә тора, кыш чыгу белән рәтләп куярга кирәк», дип тә сөйләнә башлады. Беренче хезмәт хакын, кош тоткандай, Җәмиләгә кайтарып бирде.

Тормыш җайлануга таба китте. Моңа Җәмилә генә түгел, хәтта Зариф үзе дә ышана башлаган иде. Шәһәргә йомыш белән килгән Әхияр харап итте. Ничек эзләп тапкан диген Зарифның лекциясе бетүен коридорда көтеп торган. Кочаклашып күрештеләр.

 Вәт, мала-ай! Борыннарына чирттең син безнекеләрнең! Институтның үзенә килеп бит!

 А как же! Чияле дөньяның кендеге түгел лә ул!

 Авылда сине сорашмаган кеше юк, үзем барып күрим әле дидем.

 Сәлам әйт бөтенесенә дә!

 И уындылар син киткәч. Бер эшләре бармый. Кире кайтыр дип көткәннәрдер инде.

Арттыра инде Әхияр, Зариф моны белми түгел. Шулай да матур сүз ишетү колакка рәхәт.

 Ни Өйгә чакырыр идем Җөмләсенең ахырын уйлап бетермәгән иде, Әхияр үзе бүлдерде:

 Юк, юк! Моннан вокзалга ике адым, шуннан гына кайтып та китәрмен. Вакытың булса, әйдә, озат алайса

Кереп кенә чыгабыз диешкәннәр иде, кич җиткәнче утырдылар вокзал ресторанында. Әхияр сыйлады. Анысы яхшы булды, Җәмиләгә отчёт бирәсе булмаячак

Ничек чыктылар алар рестораннан (әллә чыгардылар микән) менә монысын хәтерләми Зариф. Әхияр белән ничек аерылышуларын да белми. Айныткыч эскәмиясендә кемнеңдер җилкәсен ду китереп селкетүеннән уянып китте.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3