Сабирова Ляля - Бер уч борчак / Горсть гороха стр 2.

Шрифт
Фон

Шәйдулла кулын гына селтәде:

 Рәкыйп тә булдымы гармунчы?! Ә Мөтәвәли малаена әйтсәң, бер ярты сәгатькә түзсә түзәр, аннан эчеп егыла бит ул! Алкаш Аннары, мин бит бушка димим, тиярен биреп кайтарырмын

Әнисе тагын нәрсәдер әйтергә талпынган иде, әтисе туктатты:

 Туктале, хатын, чәбәләнмә Тиярен бирәм, ди бит. Шулай өйрәнә инде ул тамак туйдырырга. Үзең шуны теләгән идең түгелме?

Күңеле бик булып кайтты ул көнне Зарифның. Шулкадәр дәртләнеп уйнады, кунаклар аяк тибә-тибә кул чапты. Тамагы да туйды, «тиярен» дә алды. Анысын шунда ук әнисенә кайтарып бирде. Алуын алды әнисе ул акчаны, тик никтер авыр сулап, озак итеп улына карап торды

Тугызынчыны бетереп йөргәндә, колхоз бригадирының юбилей кичәсенә дәштеләр Зарифны. Өйрәнгән эше, андый мәҗлесләргә бик яратып йөри ул. Әнисе дә күнгән иде инде?

 Ярар, үз кирәк-ярагыңа булыр, менә шушында җыя барам, дип, улы алып кайтып биргән акчаны комод тартмасына салып куя башлаган иде.

Бригадирның табыны мулдан булды. Уйнап-җырлап арыгач, Зарифны да бер почмакка утыртып ашаттылар.

 Әйдә, сыйлан, әле таралышырга иртә, бераз ял ит тә дип, бригадир абзый малай янына үзе килеп утырды. Бусын да кабып куй. Курыкма, әче бал гына ул. Башыңны ачып җибәрер, дип, болганчык суга охшаш сыеклык салынган кырлы стаканны шапылдатып алдына китереп утыртты.

Шуннан соңгысын юньләп хәтерләми Зариф. Уйнаган шикелле дә була, нәрсәдер җырлады да бугай. Аннары Үзләренең капка төпләрендәге эскәмиядә йоклап яткан җиреннән таң алдыннан уятып алдылар. Уятып дип Әтисенең чалтыратып яңагына сугуыннан айнып китте ул. Әнисе ярсып-ярсып елый иде.

 Тагын бер генә дәшсәләрме дип тәкрарлый-тәкрарлый, Зарифның кулыннан гармунын йолкып алды. Аны кая яшергәндер, соңыннан күпме актарынып караса да, эзенә төшә алмады малай. Шуның белән мәҗлесләргә юл ябылды.

Ябылса ябылды, әмма ул мәҗлесләрдә зур абзыйларның бер-берсен бүлдерә-бүлдерә акырышып җырлап утырулары исеннән бер дә чыкмады.

Дөресрәге, алар җырлаган такмакларның сүз-ләре.

Беркөнне әнисе аны күрше авылга йомыш белән җибәргән иде, юлда «Авыл» көенә шуларны кычкырып җырлап барды:

Әй рәхәтләнгән иде шунда, тавышы карлыгып беткәнен дә сизмәгән иде. Тик менә «концерт»ның икенче өлеше өйгә кайткач дәвам итте шул. Аны артыннан күзәтеп килгән башлангыч класс укытучысы тыңлап барган, әтиләренә: «Санап бардым, йөз дә ике куплет оятсыз җыр җырлады», дип кереп әйткән. Тел белән дә өйрәтте әтисе, йодрык белән дә

Мәктәпне бетергәндә, Зариф «музыкальный» дип сөйләнә башлаган иде, әнисе авызын да ачтырмады.

 Укытучы тормышына кызыгып гомерем үтте, авылдан чыгып китәргә булсаң, беркая түгел, түлке педагогическига барасың! диде. Укытучы булса, тәртипле яшәр дип өметләнгәндер инде. Әтисе кысылмады. Теге вакыйгадан соң улының киләчәге турындагы фикерен ул да үзгәртә төште булса кирәк.

Мин мин микән?

 Малай, тор! Имтихан бирәсеңне оныттың мәллә, ай-яй, соң кайттың!

Зариф бүлмәдәшенең сукрануын колагына да элмәде. Ияләнгән инде. Башын бәрә-бәрә укый торган егет ул, «бишле» эләкмәсә, кабат-кабат барып тапшыра. Ничек туймый диген! Ә Зарифка «өчле» дә җитә. Анысын аңа болай да куялар. Куймый карасыннар! Армый-талмый факультет данын яклап йөри бит ул. Деканатта күтәреп кенә йөртмиләр, бәйрәм-фәлән җитә башласа, олысы-кечесе бер артына, бер алдына төшеп мәш килә. «Троечник» дип тормыйлар, стипендиясен дә юллап бирәләр.

Әнисенең «тамак туйдыра торган үнәр түгел» дигәне вакыт-вакыт исенә төшеп куя аның. И әни, ничек кенә туйдыра әле! Шул булмаса, ул стипендия акчасына ничек яшәмәк кирәк! Сездән бер тиен дә таммый бит! Гармунны яшергән булган иде, монда кулына елкылдап торган өр-яңа баян тоттырдылар. Анысына да тиз өйрәнде Зариф. Шәйдулла абзый әйтмешли, талантны күмеп куеп булмый, әллә каян тишеп чыга ул!

Кичә группадашы Рәсим туганнарының гаилә бәйрәменә чакырган иде. Рәхәтләнеп сыйландылар. Зариф үзе дә баянын кулыннан төшермәде. Кем әйтмешли, «от души» уйнады. Яхшы кешеләр өчен хезмәтен кызганмый ул. Җитмәсә, хуҗабикәнең үсмер сеңлесе авылдан кунакка килгән Җәмилә бер дә күзен алмады үзеннән. Зариф кашларын сикертә-сикертә аның каршысына килеп җырлаганда комач кебек кызарынды үзе, бик оялчан нәрсә икән. Кунаклар көлеште, кызый, үпкәләп, табын яныннан торып ук китте.

Юри генә үпкәләгән булган ул, Рәсим әйтә: «Сине бик сораша, гашыйк булып куймагае», ди. Булмагае! Аның ишеләр Зариф тирәсендә буа буарлык, теләгәнең сайлап ал! Бөтенесе аңа ошарга тели. Егет берсенә дә караңгы чырай күрсәтми. «Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның» дип юкка җырламыйлардыр инде. Тулай торакның кайсы бүлмәсенә барып кермә, колач җәеп каршылыйлар. Кем авылдан күчтәнәч төяп килгән, кемнең кайсыдыр туганы ит-бәрәңге кертеп чыккан, кемнең ниндидер бәйрәм уңаеннан кечкенә мәҗлес уздырасы килә сыйланырга Зарифны да дәшәләр. Ялындырмаячагын да, баянын үзеннән калдырмаячагын да беләләр. Йөри-йөри сүзгә дә остарып бетте, ул авызын ачса, сөйли башлаганчы ук кызык көтеп гөрләшә башлыйлар.

Бүген «Фәнни коммунизм»ны бирәсе. Имтихан алучы деканатның профком рәисе Хәниф Хатыйпович. «Җырлап» тапшырачак ул аны. Кеше янында рәис аңа «Зариф Закирович» дип кенә дәшә. Шулай булмый ни! Күп эше шул Зариф аркасында гөрләп бара да инде аның

Август ахыры. Зарифның авылда ял итеп, тулай торакка урнашып йөргән мәле иде. Вакыт уза быел дүртенче курсны башларга җыена. Әнисе, җай чыккан саен: «Улым, вакытыңны килде-киттегә әрәм итмә», дип тукып тора. И әни, нинди килде-китте инде! Үз вакытында бар да кирәк. Ә уку болай да бара ул. Узган ел бер мәктәпкә практикага йөрттеләр. Беркем дә Зариф кадәр булдырмады. Аерылышыр алдыннан мәктәп директоры үзе килеп Зарифның кулын кысты. «Диплом алгач, туры үзебезгә кайт!» дип чакырды. Шулай булмый ни, балалар бик яратты үзен, өлкән класс кызлары бигрәк тә. Авызын ачып сөйли башлауга, тып-тын булалар. Сүзгә осталыгына үзе дә сокланып куя кайчак. Мин мин микән, мин кем икән дигәндәй Әйе, талант гармун түгел, аны яшереп куя алмыйлар

Тулай торак ишегеннән уйланып кына кереп бара иде, үзеннән зур чемодан сөйрәгән кызый белән чак маңгайга-маңгай бәрелешмәде. Күзе чыккан диярсең! Зариф, күтәрелеп, усал сүз әйтмәкче иде Бәрәч, бу теге чакны кунакта танышкан Җәмилә түгелме соң? Егет киң итеп елмаеп җибәрде:

 Китер, матурым, булышыйм. Инде син дә үсеп җиттеңмени? Студент булдыңмыни?

 Ә-ә! Зариф абый! Булдым шул! Сез дә шушында яшисез, иеме?

Зариф гөрелдәп көлеп җибәрде:

 Кемгә абый, кемгә җаный Монда яшибез инде, матурым. Йә, сине кайсы бүлмәгә озатасы? Карап калыйм әле. Кунакка дәшәсең булса, юлны буташтырмыйм тагын.

Җәмилә дә көлде. Зариф аңа текәлебрәк карады. Әллә ни чибәрләрдән булмаса да, хәйран сөйкемле. Шактый кыюланган тагын үзе. Теге вакыттагы сүз саен кызара торган сабый түгел инде

«Монда килгән кеше китми»

Сәгать чылтыраган тавышка чәчрәп уянып китте Зариф. Ул да булмады, ишек дөбердәтергә тотындылар. Егетнең җен ачуы чыкты. Тапканнар вакыт! Җилфердәп килеп ачып җибәргән иде, Җәмилә басып тора. Үзе әсәренгән.

 Абау, Зариф, җаным, тормадыңмыни әле? Нинди көн икәнен оныттың мәллә?

Зариф, кашларын-күзләрен җимереп, бераз басып торды. Нинди көн? Ә-ә-ә Диплом тапшыралар ич бүген.

 Онытмадым. Кичә егетләр белән вагон бушатырга бардык. Дипломны юарга акча кирәк булыр бит? Арыткан

Җәмилә коридорда тәрәзә яңагына сөялеп басып калды, Зариф, сөлгесен асып, юыну бүлмәсенә кереп китте.

Бигрәк самими инде бу кызый. Нәрсә әйтсәң дә ышана. Мөгаен, гомерлек яр итеп шуны сайлар да. Моңа кадәр йөргән кызлары гел үртәп тора үзен. «Кай җирен ошатасың шул авыл гыйбатының? Синең кебек ут егетләргә чәчрәп торган кыз кирәк. Ә моннан он суы да, тоз суы да юк», диләр. Менә шул ягы ошый да инде Җәмиләнең! Чәчрәп торуы кирәкми аның, сезнең кебек һәр адымын тикшереп торучы да кирәкми.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3