Л. Н. Сабирова
Бер уч борчак
БЕР УЧ БОРЧАК
Үзе белә!
Әтиең төрмәдә, әниең авыру, ә син оялмыйча трай тибеп йөрисең!
Зариф түзеп торып карады, аннары булдыра алмады, «псык» итеп елап җибәрде. Әллә авыртудан, әллә гарьләнүдән, әллә куркудан «Сталин» (малай аның мәктәп директоры икәнен байтактан соң гына белде, беренче класстагылар коридор стенасындагы портретны аныкы дип йөри иде) колагын бик шәп борып тоткан иде шул, сүзен әйтеп бетермичә җибәрмәде.
Әти төрмәдә булгач, ник чабып йөрергә ярамый икән соң? Ә авыру әнисе янында шыпырт кына йөри Зариф. Ул ни әйтә, йөгереп кенә эшли дә куя. Әнисе аны еш кына югары очтагы Хөббениса түтиләргә җибәрә. Малай аннан кечкенә кәстрүл белән кайнар аш алып төшә. Аш суынмасын дип кызу-кызу атлый, шул арада, тукталып, кәстрүлдән килгән хуш искә борынын тидереп ала. Тәмле-е! Кайткач, әнисе аңа бераз өлеш чыгара үзе. Тик аның белән генә тамак туймый шул.
Әтисе сугыштан исән-имин кайтты аның. Ул чактагы шатлыкны Зариф бик аз гына хәтерли. Ә тамагы туйганчы ашый башлаганы исеннән бер дә чыкмый. Әтисе кайтканга бит инде ул! Тик ул рәхәт вакытлар күпкә бармады шул. Әтисен тагын алып киттеләр. Әнисе кергән бер кешегә «бер уч бодай өчен» дип елый-елый сөйли иде. Үзе озакламый түшәккә егылды. Күршеләр «кайгыдан» диде. Хөббениса түтиләре әллә нинди үләннәр белән дәвалап карады, өшкерде дә, имләде дә
Әтисе кайтканчы бер рәхәт күрмәде инде Зариф. Алай дисәң Булды аның рәхәт вакытлары. Җырларга яратты ул. Тик мәктәптә түгел анда аны берәү дә кирәксенмәде. Әнисе авыл кырыендагы әрәмәлеккә чыбык-чабык җыярга җибәргәч җырлый иде. Бөтен әрәмәлек яңгырап тора, малай үз тавышына үзе шакката иде. Өй стеналарына кара төстәге радиоалгыч беркетелгән, шул көне буе сөйләп тора иде. Ара-тирә җырлар да җибәрәләр, һушы китеп тыңлый шуларны Зариф. Сүзләрен дә шуннан отты, онытса, үзеннән чыгарып та җырлады.
Бервакыт әрәмәлек кырыеннан узып баручы бер атлы кеше ишетеп алган моны. Зариф үзе сизмәде, тырышып-тырышып, «Рамай»ны суза иде. Үзе күңеле белән әллә кайларга китте. Кош булып очып йөрде, шаулы урманнар, зур сулы күлләр өстеннән узгандай булды
Әй, малай! дип дәшкән тавышка сискәнеп китте Зариф. Әтисен төрмәгә утыртканнан бирле шулай һәрнәрсәдән куркып китә ул. Тагын ниндидер хәтәр эш булыр дип шикләнә.
Курыкма, апаем, Шәйдулла абзыең мин! Кил әле бире!
Зариф чыбыкларын ташлады, әүвәл сәерсенеп карап торды. Абзый арбасыннан сикереп төште дә аңа таба турылап китте.
Бик матур җырлыйсың, кем өйрәтте?
Малай җилкәләрен генә сикертте. Кем өйрәтсен инде, үзе белә!
Җырчыларны яратам мин. Әй, үзәкләрем өзелеп тә китә инде!.. Тамагың ачтымы? Мә, капкалап ал!
Анысына сәерсенеп тормады малай, тоз сибелгән ипи телеменә ике куллап ябышты. Нишләп шулай гел ашыйсы килеп тора торгандыр инде аның
Икенче тапкырында колхозның ындыр табагы кырыеннан узып барганда күрде ул Шәйдулла абзыйны. Киребеткән кәҗәләрен басу ягыннан алып кайтып килеше иде. Малайны күргәч, абзый кем беләндер сөйләшеп торган җиреннән тукталып калды.
Әй, апаем, син икәнсең! Кил әле, кил, апаларыңны дәртләндер әле эшкә! Аларның да тыңлыйсы килә сине!
Зариф «ә» дә, «җә» дә димәде, туктап, аңа аптырап карап тора башлады. Кәҗәсе тартылды, ычкынмакчы булып бәргәләнде.
Менә болай итәбез диде Шәйдулла абзый, кәҗәнең бавын, Зариф кулыннан алып, баганага бәйләп куйды. Әйдә, ялындырма! Хезмәт хакың бер уч борчак!
Бер уч борчак Малай абзыйга күтәрелеп карады. Аның әтисен дә шул бер уч бер уч бодай өчен алып киткәннәр түгелме соң? Күзләре яшь белән тула башлады
Кит әле, сиңа тигән кеше юк бит! Нәрсә сытылып торасың? Җырламасаң җырлама, ярар! Йә, ач әле кесәңне! Авансом! Икенче вакыт җырларсың, яме!
Шәйдулла абзый Зарифның зур авызлы кесәсенә чыштырдатып бер уч борчак койды.
Һәрберсен озаклап чәйни-чәйни кайтты малай. Моннан да тәмле нәрсәне күптән ашаганы булмаган икән. Кайтып җиткәнче, кесә бушады. Борчак турында әнисенә әйтеп тормады. Йә куркып калыр тагы
Бер-ике көн үтте, «бер уч борчак» артыннан килүче булмады. Зариф аның тәмен авызында кабат тойгандай булды. Беркөнне кәҗәсен тагын ындыр табагы кырыеннан алып кайтты. Дәшүче булмаса да, шунда кайнашучы апалар янына үзе килде.
Миңа Шәйдулла абзый кирәк иде!
Ә-ә, җырчы егет килгән! Абзаң юк шул! Безгә генә җырлап бирмисеңме соң?
Ник җырламаска! диде Зариф, үзе күз кырые белән генә борчак өеменә күз ташлады.
Хатыннар, көлешә-көлешә, аның ертык кесәсенә ярты гына уч (малайга шулай күренде) борчак салып куйдылар да аңа карап тора башладылар. Зариф та кыюланып китте, кәҗәсен кочаклап утырып, «Сарман» көен сузып җибәрде. Башта тып-тын калып тыңладылар. Аннары кайсыларыдыр мышык-мышык борын тарта башлады. Әллә малайны жәлләделәр, әллә үзләрен уйладылар. Бик моңлы иде шул Зарифның тавышы. Киткәндә:
Апаем, тагын кил, яме, бер дә оялма! дип калдылар.
Малайның даны авылга тиз таралды. Беркөнне кибет тирәсендә җыелып торган апалар үзләре дәшеп туктатты.
Син җырласаң, бернинди радио да кирәкми, әйдә, сузып җибәр әле! диделәр.
Зариф ялындырмады. Җырлаганнан соң кесәсендә ни дә булса кайтачагын яхшы белә бит ул.
Бервакыт мәктәптә аны «Сталин» янына алып керделәр. Коты очты малайның. Тагын колакны бора инде, дип уйлады. Әмма аныңча булып чыкмады.
Сине, энекәш, бик матур җырлый диләр. Ник бездән качып йөрисең? Ник мәктәптә җырламыйсың?
Кайчан качканы бар әле аның? Мәктәптә кем әйткәне бар аңа җырла дип?
Иртәгә матур киенеп кил. Мәктәп сәхнәсендә җырларсың.
Матур киенеп дип Ние бар, шул инде
Киемең ямьсез дип тормадылар әле, котыра-котыра кул чаптылар. Балалар да, укытучылар да. Бөтен кеше сиңа шаккатып карап торганда бик күңелле була икән ул. Кесәңә әйбер салмасалар да
Гармун уйный да уйный
Сталин (бу вакытта Зариф аның кем икәнен яхшы белә иде инде) вафатыннан соң амнистия чыкты әтиләре котылып өйгә кайтты. Аның белән күрешү шатлыгыннан күрше-күләнне кунакка җыйдылар. Унике яшьлек Зариф, хәзерге заман теле белән әйтсәк, авылда «йолдыз»га әйләнгән иде инде аларга чын-чынлап концерт күрсәтте. Әтисе шаккатып тыңлап утырды. Соңыннан улын кочаклап, күз яшьләрен түкте:
Иртәгә үк гармун алып бирәм мин сиңа, диде.
Болай гына әйткәндер дип уйлаган иде Зариф, әтисе сүзендә торды. Үзен генә түгел, исенә хәтле яратты малай ул гармунның. Башка бернәрсәдә гаме булмады, әнисе әйткән йомышны чаба-чаба эшләп куя да тизрәк шуңа ябыша.
Бар, мунча алачыгына кереп кычкырт! диде беркөнне әнисе, аптырагач. Башым тубал булды бит инде тавышына!
Зариф карышмады, гармунын күтәреп, шунда чапты. Әтисенең: «Каты дәшмә, уйнасын, тулык чыгачак бу малайдан», дигәнен ишетеп калды. Мунча алачыгында рәхәтрәк тә әле, тегене әйтеп, монысын кушып бүлдерүче юк. Бер атна дигәндә, рәхәтләнеп көй чыга башлады гармуннан. Беркөнне авыл эшчәннәренә багышланган концертта «Дим-дим»не үзе уйнап, үзе җырлады. Халык кул чапканда, авыл клубы урыныннан купкандай булды.
Улының мондый уңышларына әтисе бик куанса да, әнисенең әллә ни исе китмәде.
Тамак туйдыра торган үнәр түгел, син аны үзең белән урман кисәргә йөрт! ди торган иде.
Андый чакта әтисе аңа каршы төшә:
Син алай дияргә ашыкма әле! Белмәссең! Ә утынны аннан башка да кисеп була. Бармакларына зыян килмәсен. Йорт тирәсендә кайнашканы да җиткән.
Беркөнне аларга теге чакта танышкан Шәйдулла абзый кереп утырды.
Малайны өйләндерәм, туй мәшәкатьләре белән йөрим әле, диде. Менә Зарифны җибәрсәгез иде, уйнап-җырлап утырса, ну шәп булыр иде!
Моны ишеткәч, әнисе күтәрелеп бәрелде:
Ни сөйлисең, Шәйдулла! Бала гына бит әле ул! Әнә Мөтәвәли малаена әйт! Түбән оч Рәкыйп тә шәп тарта. Тапкансың чакырыр кеше!