135
Нәфад тәмам.
136
Әһлен-нәкъкад тәнкыйть иясе.
137
Җариянең тәмкинедән кол хатынның җырлавыннан.
138
Шәригънең сөкүтеннән пәйгамбәрнең эндәшмәвеннән.
139
Җәваз мөфад бу гамәлнең дөреслеге раслана.
140
Шәригънең сөкүтеннән җәваз мөфад. Гает көнендә бәйрәм итү һәркемгә тиешлек, шәригатькә таянып, бу шигъри юлларда бәян ителә.
141
Мәҗһүл билгесез.
142
«Тәварихыл-Болгар» диеп исем биргән сүз Шәрәфетдин бине Хисаметдин әл-Мөслими әл-Болгариның мистик-мифологик символикага төрелеп бирелгән 15511584 елларда язылган «Тәварихы Болгария» («Болгар иле тарихы») китабы хакында бара. Ш. Мәрҗани үзенең тарих буенча язылган хезмәтләрендә бу китапны кискен тәнкыйть итә. М. Акмулла монда Ш. Мәрҗанигә ияреп фикер йөртә.
143
Мөганид дошманлык итүче.
144
Борадәр агай-эне, кардәш.
145
Бикяр бушка, юкка.
146
Таз эт таза, елгыр эт.
147
Азан тавыш.
148
Ирәннәрне диндарларны, асыл ирләрне.
149
Гатасына язмыш бүләгенә, бәхетенә.
150
Тиңәрәсез тиң күрәсез.
151
Мөхакәмә кылмас хөкем итмәс.
152
Мәдех мактау.
153
Мөзәйяндер вәһмеңездә уегызча матур күренәдер.
154
Мөбәйяндер зәгъмеңездә ачык билгеледер үз фаразыгызча; ачык бәян ителгәндер уегызча.
155
Рәдд кылсаңыз кире каксагыз.
156
Рәгъмеңезгә нәфрәтегезгә.
157
Җик егет.
158
Яланы ялганны.
159
Кәик кылгач пычраткач.
160
«Бәркул-вәмиз» Ш. Мәрҗанинең «Әл-бәркул-вәмиз фи рәдди галәлә-бәгыйзин әл-мөсәмми бин-нәкыйз» («Нәфрәтләнерлек ялганнарны сугучы яшен уты») дигән китабына ишарә. Бәркул-вәмиз утлы яшен, яшен уты. М. Акмулла Ш. Мәрҗанинең китап исемен шигъри киная өчен файдалана.
161
Газали Әбү Хәмид Мөхәммәд әл-Газали (1058/10591111), шәригать һәм тарикать буенча бөек галим, философ.
162
Тәһафетләр бер-берсенә ташлану, үзара ызгышулар.
163
Хакаикул-голумнән гыйлем хакыйкатьләреннән.
164
Әгъраз кылып бозык итеп.
165
Киберсеп һаваланып.
166
Нәзарсыз карамыйсыз; күз салмаучылар.
167
Иттифакы җөмләгә һәммәгез бердәм булып.
168
Гадавәткә мөбдаэ булып дошманлыкка чыганак булып.
169
«Фә-ислаху!» әмереннән Аллаһының «Яңарыгыз!» дигән әмереннән.
170
Ажарсыз сез аждаһа сез.
171
Хакгүй хаклык иясе.
172
Галәл-хосус бигрәк тә үзеңнән.
173
Нус кире кагылу.
174
Куәсенә куәтенә.
175
Дәлаләт кылса носус язмалары дәлиллек итсә.
176
Тәвазыйгда тыйнаклыкта.
177
Нәкыс кимлек, кимчелек.
178
Умыркаң умырткаң.
179
Нисар кылды чәчте.
180
Итәгең тус итәгеңне тот (җыеп тот).
181
Дәшләңез дә эшләгез.
182
Моталәга иясенең гыйлем нуры иясенең.
183
Риҗале ир-егете.
184
Назыйре охшаш-тиңдәше.
185
Истирлябин мөһәндисләр инженерлар астролябиясе, ягъни үлчәү кораллары белән иңгә-буйга үлчәде.
186
Тәхкыйкын тәхсин күреп мөбарисләр дөреслеген хуп күрде баһадир көрәшчеләр.
187
Тәбгы сәлим әфазыйлдән холкы сәламәт галимнәрдән.
188
Кылды тасдыйк дөрескә чыгарды, раслады.
189
Галәт-тәхкыйк хакыйкатьлегенә иреште.
190
Фокарага гади халыкка.
191
«Хәвалиһе мин көлли фәҗҗе гамикъ» «Һәр тарафтан барчасы да нигезләнелгән», ягъни Мәрҗанинең барча фикерләре дә дәлилле, фәнни фикерләргә нигезләнелеп язылган.
192
Шаһбаздай лачындай.
193
Тойгынның «туган» дип аталган ау кошы, аны «каракош» та диләр.
194
Моталибе галиядә хаккан мәркат олы мәсьәләләрдә хакыйкать нечкәлекләренә төшенүче.
195
Мөкасыйде талиядә хакка миръат эзлекле аңлатып биргәнендә хакыйкатьнең көзгесе.
196
Ризаэтдин Ризаэтдин Фәхретдин (Риза Фәхретдинов, 18591936), мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе. «Игътибар» Р.Фәхретдиннең беренче китапларыннан.
197
Җөмлә дилсаф әһле инсаф барлык саф күңелле инсаф ияләре.
198
Фәхрәт дан, шөһрәт-шатлык.
199
Рөтбәсенә мөтталигы мөхлис икән дәрәҗәсен төшенүче ихлас кеше икән.
200
Дамелла Борһанетдин бу кешенең тексттан казый булганлыгы аңлашыла. Әмма фәндә кемлеге төгәл ачыкланмаган.
201
Әл-хасыйль гомумән, кыскасы.
202
Мәмсәви дәрәҗәле.
203
Мәдхе калай мактаулы сыйфатлары нинди.
204
Мөшаһирләр шөһрәт-дан ияләре, мәшһүрләр.
205
Чалкаеп кылтаеп.
206
Мөкәбирләр тәкәбберләр.
207
Тәгассыбын фанатизмын, искелеккә ябышып ятуын.
208
Замир күңел, вөҗдан.
209
Сусыныңны кандырмас корык гадир корыган күллек сусавыңны баса алмас.
210
Көннең Кояшның.
211
Зарир сукыр.
212
Фәркадандан мөстәгъни бәдре мөнир нурлы ай (Тимерказык йолдызы тирәли) аерыла алмыйча әйләнеп йөргән йолдызларга мохтаҗ түгел.
213
Замирем мөзәккәр батыр йөрәклемен; ирлек исеме бар.
214
Тәэнис замир хатын-кыз йөрәкле, куркак йөрәк; хатын-кыз исеме.
215
Гафләттән тәнбиһ кылган томаналыкны шелтәләгән.
216
Назир күреп алучы, игътибар итүче; сакчы.
217
Хәле гаян, кале бәян хәле ачык билгеле, сүзе ачык аңлаешлы.
218
Әфазыйлдән мөсәлләм җами гафир гафу-мәрхәмәт савытын кире какмаган Аллаһ галимнәрдән канәгать.
219
«Җәлал»га хашиясе аңа шаһид Ш. Мәрҗанинең «Әл-газьбүл-форат вәл маэүз-зәлал фи шәрхи «Җәлал» («Җәлал» китабына аңлатма буларак кирәкле саф чишмә») исеме белән язылган «Мулла Җәлал хашиясе» китабы хакында сүз бара. «Мулла Җәлал китабы» (дөрес исеме «Шәрхе-гакаид») Җәлалетдин Дувани (1502/1503 елда вафат) каләме белән язылган, мәдрәсәләрнең югары сыйныфларында дәреслек сыйфатында кулланылган.
220
Җәдир лаек.
221
Лива-и тәхкыйкатьне хамил булган хакыйкать байрагын күтәргән.
222
Мөбариз көрәшчеләр.
223
Җәдидәи заманнан яңа заманнан.
224
Җәмал матурлык, күркәмлек.
225
Йәде бәйза аклык кунган; саф гайрәтен.
226
«Өййәһүмә йә-нәббиүкә мисле хәбир» «Әй сез, пәйгамбәрең хәбәр бирүче кебек».
227
«Хикмәте балигасе» Ш. Мәрҗанинең «Әл-хикмәтүл-балигат фи шәрхил-гакаид нәсәфийәт» («Нәсәфәнең «Гакаид»ен аңлатуда җитлеккән фәлсәфә») китабы хакында сүз бара. Ул Нәҗметдин Нәсәфәнең (968 елда вафат) «Гакаид» («Гакаиде Нәсәфи») китабына шәрех буларак язылган.
228
Кандай нинди.
229
Зәүкы сәлим иясенә зәвыгы сәламәт кешегә.
230
Ысулы хакаикъны хамил булган хакыйкать ысулларын иңенә алган.
231
Хәдистә мәһарәтен нәзар кылсаң хәдистә маһирлыгына карасаң.
232
Әсхабдән сәхабәләрдән.
233
Тәхкыйкләрен хакыйкатьне ачыклап бирүләрен.
234
Таснилары басыйрәтне ярук кылган язганнары күңелләрне яктырткан.
235
Фәрикъ кылган аерып куйган.
236
Кәиз тизәк, нәҗес.
237
Байгыш мескен.
238
«Назурә» Ш.Мәрҗанинең «Назурат әл-хак фи фәдийәт әл-гашаи вә ин ләм йагаб әш-шәфәкъ» («Шәфәкъ күмелгәндә кичке фарыз намазны үтәүгә бәйле хакыйкатьне яктырту») китабы хакында сүз бара.
239
Шифаи садр җан дәвасы.
240
Морадлары мөкәбәрә максатлары һавалы.
241
Гавамнары кешеләре, кара халык.
242
Табигъ булып буйсынып.
243
Дерләтеп дөбер-шатыр, зер-зер.
244
Мончә болай, бу рәвешле.
245
Кәмаләт камиллек.
246
Вуста уртача.
247
Хасмының дошманының, көндәшенең.
248
Хәсарәтен зыянын.
249
Әдвия хамил булмас даруны күтәрә алмас.
250
Бәгъзе марыйз кайбер авыруларга-чирләргә.
251
Фәззе, гализ тупас, әдәпсез.
252
Шәятыйнның әбһәрен шайтаннарның кан тамырын.
253
Бәркул-вәмиз яшьнәгән яшен, яшен уты.
254
Атылып түбәсеннән бәркул-вәмиз. «Бәркул-вәмиз» дип, автор Ш. Мәрҗанинең «Әл-бәркул-вәмиз фи рәдди галәлә-бәгыйзин әл-мөсәмми бин-нәкыйз» («Нәфрәтләнерлек ялганнарны сугучы яшен уты») китабына ишарә итә.
255
«Җарудә» иясенә сүз мулла Габдулла бине Мозаффар ән-Насави хакында бара. Ул «Мөзаһарат әл-кәлимә әл-җәрудә әлләти һийә фин-Назурат» («Назурат («Яктырту») китабыннан шомлы фикерләрне ачыклау») дип исемләнгән Ш. Мәрҗанигә каршы китабын Исмәгыйль Үтәмешев Кышкарый киңәше белән язган.
256
Рахимуллаһи рахмәтән васигатән Аллаһының рәхмәте иксез-чиксез.
257
Мөнафины каршы килүчене, килешмәүчене.
258
«Фәли көлли вәҗһәтин мүәҗ-җиһәтин» «Һәр юлның юнәлгән бер урыны бар».
259
Шәрик иптәш.
260
Рәббани голяманы мөхиб Аллаһыга бирелеп, хакыйкатькә хезмәт итүче; саф күңелле галимнәрне якын күрүче-яратучы.