Яхин Фарит Закизянович - Бабахан дастаны / Дастан Бабахана стр 5.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 149 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

Мөштәри һәм кызларның котылган урыны Дәрбәнд каласы янында икән. Ул аның шаһын таный. Дуслашалар. Дәрбәнд шаһы Мөштәригә олы хөрмәтләрен күрсәтә. Шуннан соң Мөштәри Кыпчак даласына китә. Әмма монда да кызлар, урман-кырларда адашып йөреп, зур бәлаләргә очрый. Ахырда тавык кетәклегендә качып яталар.

Мәһр исә олы диңгездә йөри, Әсәд белән бергә күптөрле бәлаләргә дучар булалар. Бәхетләренә, аларны бер сәүдәгәр көймәсенә ала. Монда Шәрәф исемле сәүдәгәр белән дуслык коралар. Алга таба юллары Харәземгә китерә. Шулай итеп, кыз белән егет Хәзәр диңгезенең ике ягында кала.

Мәһрне Шәрәф, сагышыннан айнытыр өчен, әлбәттә, ауга алып чыга. Шунда Харәзем шаһы Кәйванның (Сатурнның) кызы турында сөйли. Егет аны Мөштәри икән дип уйлый.

Гассар Тәбризи дастанны ике сызыктан алып бара. Аның берсе каһарманнарының язмышы, икенчесе йолдызнамә хәбәрләре. Тышкы эчтәлеге белән ул шактый тирән, хикмәтле һәм маҗаралы мәхәббәт дастаны. Шагыйрь бу яктан да әсәрен шактый киңәйтә, әмма йолдызлар фалы темасы дастанны һаман да тыгыз итеп, таркатмый, җыеп тота. Шуңа да Гассар Тәбризи күтәргән һәр яңа тема дастанның органик өлешен тәшкил итә башлый. Әбул-Касыйм Фирдәүсидән (9341025) килгән киң масштаблы сюжет кору фарсы әдәбияты өчен яңалык булмый. Әмма Гассар Тәбризи кебек, йолдызнамә гыйлеме мәгънәләренә мәхәббәт маҗаралары вакыйгаларын кору монысы инде шагыйрьнең зур ачышы саналырга тиеш. Чөнки бүгенге көндә дә мондый серле гыйлемле шушы рәвешле мәгънәләр, акыллы һәм талантлы итеп төзү үрнәкләре Кылыч Сайядиның «Дастаны Бабахан»ыннан башка бүтән очрамый, фәнгә әлегә билгеле түгел. Хәтта Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен»е дә, төп каһарманы итеп Сөһәйл (Канопус йолдызы, Арго Көймәсе йолдызлыгының иң якты йолдызы, затлылык һәм гүзәллек символы) алынса да, шулай ук ул күк җисемнәренә бәйле мәгънәләр белән тулы булса да, болар кебек үк катлаулы һәм күпкырлы итеп эшләнелмәгән. Аның схематик эшләнеше авторының ашыгуына, тизрәк язып калдырырга тырышуына бәйле икәнлеге сиземләнә. Сәйф Сараи гүяки күләмле дастан язарга җыенган җиреннән аның эчтәлеген кыскача гына сөйләп бирүгә алына.

Харәземдә Мәһрне халык, чибәрлеген күреп, кадер-хөрмәт итә башлый. Ә бу Нәүрүз бәйрәмен хәтерләтмиме соң? Шәрәф исә аның турында Кәйван шаһка сөйли. Мәһрне тәхет каршына чакырталар. Ә тәхет Кояшсыз тора алмый шул! Галимнәр мәҗлесендә дә, шахмат уенында да, көйчеләр каршында да, каһарманлыкта та Мәһргә тиңнәр табылмый. Кояш шул ул! Ә Кәйван шаһның кызы Наһид (Яшьлек) аңа гашыйк булып өлгерә.

Шаһ белән Мәһр ауга чыгалар. Егет пәләнк-тигрны аулый, үтерә. Шул вакыйгадан соң Мәһрне шаһ үз сараена ала.

Наһидның мәхәббәте хакында егеткә кызның хезмәтчесе сөйли. Егет ашыкмаска, бераз сабыр итәргә киңәш бирә.

Сәмәрканд шаһы Гарахан (Карахан), үзенә кияүгә Наһидны соратып, илчеләрен җибәрә. Әмма шаһ Кәйван ул тәкъдимне кире кага. Гарахан гаскәрен күтәрә. Мәһр шаһ Кәйван белән бергә сугышка китә, орышларда зур батырлыклар күрсәтә. Харәземгә кайткач, Кәйван аңа атап мәҗлес кордыра. Авторның монда икенче Марсны китереп кертүе кызыклы. Монысы да явызлык символы төсен ала. Күктән Марс югалып торганда, аны Гарахан (шулай ук Марс, әмма аның кара тәкъдир бирүчесе) алыштыра, дигән карашның Гассар Тәбризи заманнарында ук булуы әһәмиятле. Автор шушы караш нигезендә эш итә. Каһарманнарын кара тәкъдирдән, ягъни һәлакәттән көрәшеп котылуларын ачык яза.

Аерылу утында газапланган Мөштәригә Мәһр хакында хәбәр ирешә. Ул Мәһрап һәм Бәдр белән Харәземгә килә. Бәһрамны да юлы монда китерә. Ул Мөштәри белән Бәдрне тоткыннары итүгә ирешә. Мәһрап бу хакта Мәһргә хәбәр итү җаен таба.

Мәһрнең кешеләре Бәһрамны кулга ала. Мөштәри белән Мәһр кавыша. Ә Бәһрам кайгысыннан шашына һәм юләрләнә.

Мәһр үз иленә кайтырга була, Мөштәри белән Наһидны да үзе белән ала. Шаһ бу хәлгә куана, тәхетен улына тапшыра. Шулай итеп, илгә кабат Кояш хуҗа була, аның белән бергә Бәхет һәм Яшьлек тантана итә башлый.

Азәрбайҗан галимнәре әсәрнең Низами Ганҗәви традицияләрендә, әдәби яктан югары кимәлдә язылуын белдерә, гыйльме-нөҗүм (йолдызнамә) белән бәйле булуын ассызыклыйлар, планеталарның йолдызларга якынаюы Җиргә нинди бәлаләр китерүен тасвирлаган әсәр, диләр. Бу хакта бәхәс итүнең урынсыз икәнлеге белән килешергә кала.

Иҗтимагый-сәяси мотивлары ягыннан караганда, Гассар Тәбризинең «Мәһрү-Мөштәри» дастаны гаделлекне яклап, тиран хөкемдарларга каршы юнәлдереп язылган, халыкның күңел хисләренә аваздаш төс алган. Әсәрдәге мәгънәләрдә тәкъдир хөкеме өстен чыгарыла, хәтта кара язмыш, явызлык алып килүче Бәһрам, Гарахан җиңелә, яшьләрнең бәхетенә каршы төшкән шаһ та, якыннары да илнең кояшын, бәхетен сүндерүчеләр булып күзаллана. Язмыш итеп бирелгән тигез мәхәббәтне инкяр итү, аңа каршы чыгу тәкъдиргә каршы бару буларак аңлатыла. Ә Кылыч Сайядиның «Дастаны Бабахан»нында мәхәббәтне инкяр итү, гашыйкларны үтерү илне юк итү, бәхетсез һәм киләчәксез калдыру буларак сурәтләнә. Бу яктан «Дастаны Бабахан» әсәре «Мәһрү Мөштәри»дән дә узып киткән һәм тагын да тирәнрәк эчтәлекле мәгънәләргә ия.

XIII гасырда, язылу датасы 1211 елга туры килергә тиешлеге фәндә ачыкланган, фарсы телендәге «Бәхтияр-намә» халык романында да Зөһрә мәхәббәт каһарманы буларак телгә алына, чибәрлектә аның белән ярышу мөмкин түгел икәнлеге белдерелә. Бу факт халык арасында Зөһрәнең Таһирга тугры мәхәббәте турында риваятьнең электән телдән телгә йөрүен расларга мөмкинлек бирә төсле. Зөһрә хакында телгә алынган әсәрләр тагын да бар. Алардан чыгып, Таһир-Зөһрә вакыйгалары электән таралыш алган, дигән фикерне алга сөрергә һәм дәлилләргә мөмкинлек бирә сыман. Әмма мондый күзаллауны алга сөрү хата булыр иде. Чөнки ул риваятьләрдә Зөһрә Таһирдан башка, ялгызы гына телгә алына. Бу исә бөтенләй башка риваятьнең күздә тотылуын аңларга ярдәм итә. Гарәп мифологиясе буенча, гаҗәеп чибәр кыз булган икән, аның исеме Зөһрә икән. Һәм менә аңа Һарут белән Марут исемле фәрештәләр гашыйк була. Зөһрәгә алар Аллаһы Тәгаләнең кодрәтле исемнәрен чишә. Кыз шул исемнәрне әйтә һәм шул сәбәпле күккә аша. Монда аңа үлемсезлек бирелә, ул Зөһрә (Венера) йолдызы икән. Шуннан бирле күк җисемнәренең көйче-музыканты, аларның җырларына көйләр иҗат итеп уйнаучы икән. Димәк, «Дастаны Бабахан»дагы Таһир-Зөһрә вакыйгаларына бу Зөһрәнең бөтенләй катнашы юк.

Әсәрендә Кылыч Сайяди Зөһрәне бер генә тапкыр да йолдызларның көчсезе буларак искәртми, телгә алмый, Һарут һәм Марут турында да сүз кузгатмый. Бу исә аның ул риваятьтән хәбәрдарлыгы, бәлки, булмагандыр дигән фикергә этәрә. Югыйсә «Һарут-Марут кыйссасы» Насретдин Рабгузыйның 1310 елда язылган, Алтын Урда әдәби ядкярләре исемлегенә кертелгән, халык арасында популяр булган «Кыйссасел-Әнбия» («Пәйгамбәрләр турында кыйссалар») китабында урын алган. Аның гарәп телендәге вариантлары да очрамый калмагандыр.

Кылыч Сайяди үз каһарманнарын күккә ашырмый, алардан йолдызлар ясамый. Менә шуңа да «Һарут-Марут кыйссасы» аның фикер арсеналына керми. Аның максаты кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен ачу. Моның өчен ул йолдызнамә мантыйгына нигезләнә, вакыйгаларны аның нигезендә ача. Йолдызнамә күрсәтмәләре аңа каһарманнарының холыкларын һәм хисләрен ачар өчен хезмәт иткән. Ул йолдызчы-астролог булмаган, шунлыктан дастан вакыйгаларын Гассар Тәбризи кебек куерта алмаган, моны кирәк тә санамаган. Гашыйкларның үлеме Татар иленең таркалуына, бетүенә китерә. Моның белән ул йортка-илгә яшәү өчен мәхәббәтнең нигез икәнлеген ачык итеп тасвирлауга ирешә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3