Всего за 149 руб. Купить полную версию
* * *
Татар әдәбиятына багышланган хезмәтләрдә Кылыч Сайяди белән бәйле сүз кузгатылганда, аның «Дастаны Бабахан» әсәренең кулъязма күчермәләре арасында Петербургның Көнчыгышны өйрәнү институтында сакланган, Бибигамбәр төзегән вариантына игътибарны юнәлтәләр, аның 1818 елда күчерелгән булуын искәртәләр. Шул ук институтта сакланган икенче кулъязма нөсхәгә дә тукталып, дастан ахырында мондый язма барлыгын ассызыклыйлар: «Фи вакти әл-гасри тарихыл-Һиҗрәти 1414». Бу дата гарәптән татар теленә болай тәрҗемә ителә: «Һиҗри ел исәп тарихы белән вакыты 1414 ел». Мондагы 1414 елны хәзерге ел исәбенә күчергәндә, 19931994 еллар килеп чыгуы да искәртелә. Бу исә электән галимнәрне тәмам аптырашта калдыра килде. Аны төрлечә исәпләп караганнан соң, ахырда Милади ел исәбе белән күрсәтелгән булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә киленде. Әмма моңа ышанып җитеп тә булмый иде. Чөнки датаның Һиҗри ел исәбендә икәнлеге кулъязмада төгәл күрсәтелгән.
Галим М. Әхмәтҗановның Казанда 2015 елда басылып чыккан «Әйтер сүзләрем шушыдыр» дип аталган мәкаләләр җыентыгында бер-бер артлы, 33 нче һәм 34 нче тәртип саннары белән, «Бабахан дастаны»на бәйле ике мәкаләсе бирелгән. Аларның икесе астында да «Мәгърифәт» газетасының 2011 елгы 30 сентябрь санында бастырылулары күрсәтелгән. Текстлардан аңлашылганча, аның берсен автор үзе язган, икенчесен газета редакциясендә төзәткәннәр, журналистик мәкалә ясаганнар. Аларның икесендә дә бер үк төрле мәгълүмат китерелә. «Бибигамбәр Йосыф кызы 1800 еллар чамасында Куян авылында туган, 1817 елда Шәрифулла исемле авылдашына кияүгә чыккан. 1818 елда Мотыйгулла исемле улы туган. Бибигамбәр буш вакытында дастаннар күчереп мавыккан» дип, 98 һәм 99 нчы битләрдә хәбәрләр бирә галим, бу авылның Мари Республикасы Бәрәңге төбәгендә булуын да күрсәтә. Әһәмиятле мәгълүматлар болар. Димәк, «Дастаны Бабахан» берничек тә 19931994 елларда иҗат ителә алмаган, чөнки аның кулъязма нөсхәләреннән берсен төзегән Бибигамбәр Йосыф кызы, чыннан да, 1818 елда ул эшне башкарган, ул, чыннан да, Куян авылында яшәгән икән.
Тарихлардан тагын да шулар мәгълүм: XVII йөз ахыры XVIII йөз дәвамында, хәер, аннан соң да татар укымышлылары Каһирәнең әл-Әзһәр университетында уку-укыту эшенә тартыла торган булганнар. XVIII йөздә татарда кулъязма күчермәләрнең күпләп барлыкка килә башлавы, аларның гарәпчә һәм фарсыча гына түгел, бәлки төрки-татар телендә булуы, Каһирәдә сакланып калган кулъязма китапларны күчереп илгә алып кайтулары һәм җибәрүләре аркасында икәнлеге инде ачык билгеле. Ул шәкертләр, мөгаллимнәр, Каһирәдә яшәп тә, үз халкыбызның аңлы-белемле булуларын кайгырткан. Бу эшләре, чыннан да, олы мактауга һәм чиксез соклануга лаеклы. Моны шуның өчен искәртергә кирәк таптык: ул халкыбыз арасында ни өчен борынгырак чорларда күчерелгән китаплар булмауның сәбәпләрен күзалларга ярдәм итә. Хикмәт кәгазьнең чыдамсыз булуы, ике йөз ел эчендә таралып төшүенә генә бәйле түгел, азлыгыннан гына да түгел, бәлки татарларның аңда-белемдә моннан ике йөз еллар элек шактый активлашып, укымышлылар катлавының артуыннан һәм аралашу чикләренең киңәюеннән дә икән.
«Дастаны Бабахан»да күрсәтелгән Һиҗри дата белән 1414 елга кайтсак, аның да серен ачыкларга вакыт җиткәндер. Бу датаның хикмәте шунда: ул криптограмма-могаммә хикмәтләренә бәйле. Шәрыкта шагыйрьләр һәм галимнәр даталарны могаммә белән бирүне хуп күргән. Мәмлүкләр канцеляриясе криптограммалар белән хәбәрләр алышуны принцибы иткән. Бу аларның тирә-күрше төрки халыклардан сер яшерергә мәҗбүр булуларына бәйле икән.
Могаммә юлы белән даталарны күрсәтү татар кулъязма китапларында да шактый очрый. Мондый культура бездә XIX йөз ахырынача дәвам иткән. Криптограмма тәртибендә даталарны күрсәтүнең махсус кагыйдәләре бар, шулар нигезендә алар җиңел чишелә. Әмма аларның принципларының һәммәсе хакында да әлегә кадәр серләр ачылып бетмәгән. Кайберләрен чишү өчен, шактый киң мәгълүмат таләп ителә. Моның өчен хәтта галимнәргә дә махсус әзерлек кирәк була. Ул гына да җитми, криптограмма-могаммәнең ачкычын табу катлаулы эшкә әйләнеп китә. Моңа кадәр ачыкланган криптоанализ методлары да ярдәм итмәскә мөмкин. «Дастаны Бабахан»ның язылу датасы итеп күрсәтелгән 1414 ел белән дә шулай килеп чыккан. Гыйльми эзләнүләр һичбер нәтиҗә бирмәгәч, 1414 елны 1717 дип кабул итәргә тәкъдимнәр дә булган, 1616 елны да аңарда күргәннәр. Датаның Һиҗри ел исәбендә икәнлеге күрсәтелү дә исәпкә алынмый башлаган. Аннары «Дастаны Бабахан»да Мәҗлисинең «Сәйфелмөлек дастаны» каһарманнары телгә алына. Димәк, диләр галимнәр, Таһир-Зөһрә вакыйгаларына багышланган ул әсәр Бәдигыльҗамал-Сәйфелмөлек хакындагы дастаннан алдарак языла алмый. Ә «Сәйфелмөлек дастаны»н фәндә XV йөз ахыры XVI йөз башында язылган буларак кабул ителгән, чөнки ул әсәр XVI йөздә Бабур ханның кулына кергән, ул аны укырга яраткан. Бу факт дастанның шул чорга кадәр үк язылган булуын раслар өчен генә хезмәт итә югыйсә.
«Дастаны Бабахан» кулъязмасында күрсәтелгән датаны криптоанализ юлы белән чишкәндә, мәсьәлә чишелә дә китә. 1414 датасына ачкыч буларак, «гаср» сүзе хезмәт итә. Ул «иртә» дигәнгә дә, «минус» дигән мәгънәгә дә ия. Аның янында «тарихыл-Һиҗрәти» тезмәсе дә бар. Ә ул Һиҗрәт тарихының төгәл 622 елда булганлыгы фәнгә яхшы мәгълүм. Шушылардан чыгып, криптограмманы чишәр өчен, 1414 саныннан 622 не алырга (минусларга) кирәк. Аннан 792 саны кала. Димәк, әсәрнең язылу датасы криптограммада 792 дип күрсәтелгән. Әмма ул да Һиҗри ел исәбе белән. Аны Милади ел исәбенә күчерсәк, 1390 ел булып чыга. Аның да сентябрь ае. 1390 елның 12 сентябрендә, мәсәлән, Гайдел-Фитр бәйрәме көне булган. Сүз уңаеннан искәртсәк, Искәндәрия шәһәрендә мәмлүкләр сарае канцеляриясендә эшләүче шагыйрь Сәйф Сараи фарсы шагыйре Сәгъдинең «Гөлестан» әсәрен тәрҗемә итү эшен тәмамлаган, ә данлыклы «Сөһәйл вә Гөлдерсен»ен 1394 елда иҗат иткән.
«Дастаны Бабахан»дагы «Татар иле» дигәнгә килик. Таһирның сандыкта Багдадка агып килүен, анда аны Маһымның кызлары коткаруны искә алсак, әдәби әсәрдә, нинди генә уйдырма булмасын, хронотоп һәм географик шартлылык сакланырга тиешлеген инкяр итмәсәк, ул Татар илен Диҗлә буйларыннан эзләргә тиеш булабыз. Чөнки Багдад шәһәре Диҗлә яры буйларына урнашкан. Дөрес, Таһирны сандыгында кош күтәреп китә, аны оясына алып кайта. Шуңа нигезләнеп, әсәр сандык бер елгадан икенчегә күчерелгән дип аңлауга мөмкинлек бирә. Димәк, ул Татар иле башка бер олы елга буенда булып, анысын да Диҗлә тирәсеннән эзләргә тиеш булабыз. Ә ул Фурат (Евфрат) та, Аракс та, Терек тә, башка елга да була ала, әмма аны, Кавказ таулары артында ук, хәтта олы кошларга да очып үтәргә шактый ерак булганнары өчен, Идел яки Дон буларак күзаллау мөмкин түгел. Шушы мантыйк нигезендә Татар илен, Татар каласын Диҗләгә якын урыннардан эзләргә кала.
Тарихтан шуларны беләбез: 1357 елда Тәбриз шәһәрен Алтын Урда ханы Җанибәк яу белән килеп басып ала. Монда улы Бирдебәкне солтан итеп күтәрә, хөкемдарлыкны аңа тапшыра. 1385 елда, аннан соң 1394 елда Алтын Урда ханы Туктамыш яу белән монда килә. Үз биләмәләре буларак таныганлыгы сәбәпле, ул монда иркен йөри. Бу фактлар, Диҗлә буйларында, Кавказ аръягында Алтын Урданың җирле ханы да булмый калмагандыр, дигән уйга этәрә. Кызганыч, мәсьәлә тарихчылар тарафыннан бөтенләй чишелмәгән. Сораулар күп, җаваплар гына табылмый. Шуңа да Татар илен яки Татар каласын барлау юлы гына кала. Бәлки, шушылай әсәрнең мәгънәләре ачыграк аңлашыла башлар? Татарны «тәртәр» һәм «тартар» дип белдерү очраклары да бар. Шул исемдәге төбәк яки кала ул якларда булмаганмы?