Яхин Фарит Закизянович - Бабахан дастаны / Дастан Бабахана стр 4.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 149 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

Әдәбият тарихында төрле чорда нәкъ шул чорга гына хас үзенчәлекләр мәйданга чыккан. Шул дәвер әдипләре аларны иҗатларында, мода белән киенгән кебек, шунда ук файдалана башлаганнар, чөнки бары тик шулай гына чын заманча әдәби әсәр тудырырга мөмкин дип санаганнар. Чорлар алышынганда, алардан яңалар баш тарткан. Алга таба ул үзенчәлекләр кулланылмый һәм эшләтелми башлаган. Һәр дәвергә хас әдәби үзенчәлекләрне өйрәнү, тел, стиль чараларына, тормышны бирү үзенчәлекләренә ияреп, әдәби әсәрләрне дә, аларның әдипләрен дә төркемлиләр. Берләрен, мәсәлән, мәгърифәтчелек реализмы вәкиле санасалар, икенчеләрен романтикларга, өченчеләрен исә импрессионистларга һәм башкаларга кертәләр. Борынгы чорларга бәйле андый төркемләү тәртипләрен фән әлегә тудыра алмады. Моның сәбәбе әдәбиятыбыз ядкярләрен һәм, гомумән, борынгы, Урта гасырлар әдәби әсәрләренең җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәвеннән килә.

Димәк, теге яки бу әсәрнең кайсы чорда язылганлыгын ачыклау өчен, аның төп үзенчәлеген билгеләргә һәм аларның тагын кайсы әсәрләрдә кабатлауын ачыкларга кирәк. Әгәр кайсыберләренең язылган еллары да ачык булса, калганнары да шул елларда язылган дигән сүз бу. Тенденция төсен алган һәр күренеш, мода сыман, билгеле бер чорларга гына хас. Кием-салымда да тенденцияләр кабатлана, әмма искеләр монда да бергә-бер искене яңартмый, алар бары тик иске мотивларга иярү генә. Үз чорында тудырылган әсәрнең төп үзенчәлеге яңа дәвердә мотив төсен генә алып кабатлана. Хикмәт образлар системасында. Ә «Дастаны Бабахан»да образлар системасы төгәл эшләнелгән.

Шулай итеп, Кылыч Сайяди әсәренең төп хикмәте каһарманнарының исемнәре (һәм үзенеке дә) күк җисемнәренә бәйле аталуга барлык игътибарны юнәлтеп, аны хакыйкать итеп алсак, күк җисемнәре исемнәре һәм аларның үзара мөнәсәбәтләре белән тәңгәл образлар системасы корып, каһарманнарын атап язылган әсәрләр тарихта тагын да булганмы һәм алар кайсы гасырда һәм елларда иҗат ителгән дигән мәсьәләне алга куеп эш итәргә, эзләнүләргә бирелергә кала. Бу шактый күп вакытны һәм тырышлыкны сорый торган хезмәт.

Йолдызларны өйрәнү, алар белән язмышларны бәйләү, тәкъдирне ачыклау кешелек дөньясында борынгы заманнардан яшәп һәм үстерелеп килә, ныклы нигезле ислам дине тәгълиматларында ул инкяр ителә. Ислам Шәрык дөньясы бары тик астрономия гыйлеме тарафыннан ачыкланган хакыйкый хәбәрләргә таянуны гына кабул иткән, анысы да бик шикләнеп, чикле рәвештә генә. Йолдызнамәләр төзетүгә бигрәк тә фарсылар һәм кыпчак-мәмлүкләр ихлас була. Бу мавыгу тарих китапларына гына түгел, әдәби әсәрләргә дә үтеп керә. Күк җисемнәренең исемнәре белән әдәби каһарманнарын атап, йолдызлар, планеталар мөнәсәбәтләрен шул каһарманнары язмышына күчереп, моны әдәби система дәрәҗәсенә җиткереп бөек әдәби әсәр язган шагыйрьләрнең берсе Гассар Тәбризи булган. Ул зур гыйлем иясе, «Мәһрү-Мөштәри» дастанын иҗат итә. Әсәр 5120 куплет-бәеттән тора, 1376 елда тәмамланган, хәтта ул вакыйга сәфәр аеның 10 нчы көнендә иртәнге биштә икәнлеге дә фәнгә төгәл мәгълүм. Димәк, көне-сәгатенә кадәр билгеле. Дастан фарсы телендә. Аның эчтәлеге белән танышканда, «Дастаны Бабахан» белән уртак яклары да барлыгын ачыкларбыз. Әмма алар икесе ике төрле әсәр.

«Мәһрү-Мөштәри» дастанында сурәтләнгәнчә, Истәхр шәһәренең падишаһы  Шапур шаһ. Аның да, вәзиренең дә балалары юк, Ходайдан бала бирүен телиләр.

Беркөнне болар ауга чыга. Урдадан, ягъни озатып йөрүче гаскәрдән аерылып китәләр. Тау башына килеп чыгалар. Монда гомерен ялгызлыкта уздырган габиткә туры киләләр. Аның кулын үбәләр. Ә ул аларга бер телем икмәкне икегә бүлеп бирә дә өйләрендә хатыннары белән бергә утырып ашарга куша. Вәзирнең кызы туа, шаһ Шапурның улы. Кызына вәзир Мөштәри (Юпитер) исеме бирә. Падишаһ улын Мәһр (Кояш) дип атый. Шунысы кызык: Кылыч Сайядида Зөһрә  Таң йолдызы, күккә күтәрелгәндә Кояшны каршы алучы, Ә Гассар Тәбризидә кыз  Мөштәри, Кояш баеганда күренүче, Кояшны озатып калучы йолдыз.

Бу балаларның үсү-тәрбияләнүе шагыйрьләрнең икесенең дә әсәрләрендә бертөрле: бергә үсәләр, бер үк мөгаллимнең мәктәбенә йөреп укыйлар, күптөрле гыйлемнәр үзләштерәләр, үзара гашыйк булалар. Әмма Гассар Тәбризи әсәрендә Мәһрнең көндәше шушында ук вакыйгаларга катнашып китә. Шаһның һаҗибы да улы Бәһрамны алар белән бергә укуга биргән икән. Әмма ул, тәкъдир кебек, көтмәгәндә үзгәрүчән, золым иясе, дуңгыз кебек, җиргә баккан, төлке кебек хәйләкәр булган. Аның күзе Мөштәригә төшә. Бәһрам Марс ул, тәкъдир йолдызы. Кайвакытта кичләрен, Кояш иңгәндә, ул күренә. Аның алсу-кызыл төстә булуы Марс икәнлеген белдерә. Димәк, «Дастаны Бабахан»дагы Кара гарәп тә Марс планетасының төркичә аталышы икән.

Шаһның Шапур дип аталуы да әһәмиятле. Ул «шәб» һәм «руй» сүзләреннән ясалган, «Төнге күк йөзе» мәгънәсенә ия. Димәк, Бабахан да шул ук мәгънәгә ия булып чыга, ягъни «Төнге күк йөзе ханы». Мишәрләрдә әти кешене «әзи» дип әйтү бар. Баба ул «ата» дигән сүз. Шуны гына белгәндә дә, күкләрнең төркиләрдә ата йорты буларак күзаллануына, ышануларында шулай белдерелүгә шик калмаска тиеш.

«Мәһрү-Мөштәри»дә Бәһрам кызны үзенә кияүгә алырга алдан ук уй корып йөри башлый. Моның өчен аңа иң тәүдә Мәһр белән кызның араларын бозарга кирәк була. Мөгаллименә әгәр дә шаһ Мөштәри белән Мәһр арасындагы мөнәсәбәтләрне белә калса яхшыга булмасын әйтә. Мөгаллим аларның хәлләрен шаһка үзе барып сөйләргә мәҗбүр хәлгә төшә. Вәзиренә шаһ шунда ук Мөштәрине дәресләреннән тыярга куша. Әмма вәзир үз кызына ышана, шулай да дәресләренә килүдән тыярга мәҗбүр була. Шуның нәтиҗәсендә яшьләр аерылу утыннан көя башлый. Мөштәринең дус кызы Бәдр (Тулган Ай) исемле икән. Ул аңа күңел тынычлыгы бирә. Ул арада Мөштәринең әтисе вафат була.

Мөштәри белән Мәһр хат алыша башлыйлар. Хатларны араларында йөртүче Бәдр икән. Әмма Бәһрам бу серне белеп ала, бер хатны кулына төшереп, шаһка китерә.

Шаһ, җәлладны чакыртып, Мөштәринең башын чаптырмакчы була. Аның бу вакытта яңа вәзире Бәһзат яшьләрнең бер-берсенә бәйле икәнлекләрен шаһка искәртә. Хөкемдар Мөштәрине илдән кудырта, ә Мәһрне чылбырга утырта, тоткын итә. Бу Кояшның тотылуы, бәхетнең йорттан куылуы дигән сүз. Чөнки Мөштәри  бәхетле язмыш символы, Кояш чәчәк ату, гаделлек билгесе.

Мөштәри белән илдән Бәдр дә чыга. Димәк, илнең бәрәкәте, тынычлыгы китә. Чөнки Тулган Ай муллык, тынычлык символы. Тулган Ай киек-җанварга, кош-кортка, адәменә-җененә ишле гаилә, матур балалар бирә. Аның китүе илнең болардан мәхрүм калуы дигән сүз.

Юлда Мөштәри шактый күп газаплар кичерә, зарларын, күңел дәртләрен Кояшка карап сөйли. Бара торгач, юлбасарларга тап булалар. Ярый әле аларның башлыгы кызларга миһербанлык күрсәтә. Ул аларны азат итә. Кызлар үз юллары белән китә. Бәһзат вәзир исә шаһтан Мәһрне тоткынлыктан азат итүен сорый. Шах ризалыгын бирә.

Мәһрнең Җәүһәр исемле хезмәтчесе бар икән. Ул аны ияртеп алып китә. Мөштәринең өенә баралар. Күңеле зарларын егет Мөштәри йолдызына сөйли. Әсәд исемле дусты белән килешеп, Мөштәрине эзләп юлга чыгалар. Әсәд йолдызлыгы батырлык, тугрылык, өстенлек, хәтта шаһлык символы да ул. Шулай итеп, Мәһр илдән Мәртәбәне алып китә. Шаһ Шапур һәр тарафка, улын эзләтеп, илчеләрен җибәрергә мәҗбүр була.

Бәдр белән Мөштәри бер шәһәргә җитәләр. Анда дуслары Мәһрапны очраталар. Алга таба бергә китәләр. Шулай итеп, Бәхет, Бәрәкәт-Муллык һәм Иман-Тугрылык бергә кушыла. Максатка шулай гына ирешергә мөмкин.

Мөштәри артыннан Бәһрам да эзләп чыккан икән. Ничек инде ансыз, Кара Тәкъдирсез? Нәрсә-нәрсә, әмма явызлык көтмәгәндә үз гамәлен башкаручан. Кызларны эзләп таба, аларны тотып, суга батырырга әмер бирә. Әмма ничек Бәхет, Бәрәкәт-Муллык, Иман-Тугрылык гарык булсын ди? Кызлар, такталарга-агачларга тотынып, судан йөзеп чыгып исән кала.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3