Шулай да, «Дастаны Бабахан»га тарихи җирлекне эзләү хәерле эш була алмый дип, андый хаталануны танырга мәҗбүрбез. Башкача нәрсә әйтергә була соң? Әмма, «Дастаны Бабахан»да бернинди тарихи җирлек тә юк, дип, мәсьәләдән җиңел генә котылу да фән каршында дөрес һәм мактаулы гамәл түгел. Шунлыктан эзләнергә, мәсьәләне чишү юлларын табарга кала.
Шунысын да онытмыйк: 620630 елларда төркиләр Кавказда үз хөкемдарлыкларын җәелдерүдә активлык күрсәтә башлый. Алар белән монда Бүри-шад исемле хан идарә итә. Аның явы Әвгани илен басып ала. Әмма Төрки каганатта таркаулык артып, ханлыклары арасында тарткалаш башланып, Бүри-шад үз явын каганатка алып кайтып китә. Ә төркиләрнең Кавказдан китүе 630 еллардан соңрак, Ардашир III шаһиншаһның үлеменнән соң була.
Әлеге фактлар нигезендә бу очракта бары бер нәрсәне тәкрарларга тиешбез: турыдан-туры тарихи фактларга гына бәйләп әдәбиятны аңлатырга тырышу һәм фәнни эзләнүләрне ялгыз шул юлдан гына алып бару әдәби мәгънәләрне дөрес аңлау-аңлатудан ераклаштыра. Әдәбиятның нигезе тарихи фактларның үзләре түгел, бәлки күңел дөньясы хакыйкатьләре генә була ала. Тарих үзе асыл вакыйгаларның өске ягы, адәм баласының өске киеме сыман ул. Ә күңел дөньясы диңгез кебек чиксез, асылташлар кебек чын могҗизалардан тора шул.
* * *
«Дастаны Бабахан»да автор үзен Кылыч Сайяди, Сәйф Сайяди, Кылыч Сайяд һәм Сәйф Сайяд исемнәре белән төрлечәрәк атый. Ул Кылыч та, ул Сәйф тә, ул Сайяди да, ул Сайяд та. Әмма «Кылыч» исеме гарәптәге «Сәйф» исеменең төркичә варианты гына, «Сайяд» та шул ук нисби «Сайяди», башка төрле исем түгел.
Сәйф Сайяди тезмәсе фарсы грамматик кагыйдәсе нигезендә төзелгән. Тәрҗемә итсәк, «Аучы кылычы» дигән төшенчә чыга. Шуннан нәрсә, диярбезме?
Борынгы грек мифологиясендә Орион образы бар. Ул озын буйлы, нык гәүдәле, күркәм затлардан исәпләнә, данлыклы аучы буларак мәгълүм. Үлеменнән соң аны күк йөзенә күтәргәннәр, һәм ул шунда йолдызлык булып балкып яна башлаган. Орион йолдызлыгы менә шул аучы инде. Гарәп телендә «аучы» сүзе «сайяд» була.
Орионның иң якты йолдызларыннан алтынчысы астрономия фәнендә бүген дә «Сәйф» дип атала. Димәк, «Сәйф Сайяди» берни дә түгел, ә чыннан да, «Аучы кылычы» дигән мәгънәгә ия булып, автор тарафыннан башта ук махсус шулай, тәхәллүс итеп сайлап алынган, «Орион йолдызлыгының Сәйф (Кылыч) йолдызы» дигән төшенчәдән гыйбарәт булып чыга. Ә бу исә авторны ачыклау мәсьәләсен тагын да катлауландыра. Шунысы да бар: Орион Сәйфе, ягъни Сәйфе Сайяди гарәп телендә «Сәйфел-җәббар» дип аталып йөртелә, термин буларак гарәп китапларында шулай кулланыла, әмма ул да шул ук «Аучы кылычы» дигән мәгънәгә ия. «Сәйф Сайяди», димәк, фарсыныкы, фарсы теле грамматикасы кануннары нигезендә үзара ярашкан. Әмма алар икесе дә гарәп сүзләре икәнен онытмыйк. Мәгънәдә икесе арасында каршылык юк, «Кылыч Сайяди» исә, төрки «кылыч» сүзе булганы өчен, «сайяд» сүзе гарәптән, ә сүзләрнең үзара ярашулары фарсы грамматик кагыйдәсенә нигезләнгән булуга карамастан, барыбер дә төркинеке. Гарәп-фарсы-төрки ареалында барлыкка килгән. Бу исә әсәрнең шушы халыклар арасында тудырылуы хакында сөйләмиме?
Татарларда Орион йолдызлыгын «Камыт йолдызлыгы» дип тә, «Хачи йолдызлыгы» дип тә, «Каек агачы йолдызлыгы» дип тә атап йөртәләр. «Хачи йолдызлыгы» булуының сәбәбе хачка, ягъни тәрегә охшаш булуыннан. «Камыт йолдызлыгы» булуы сабан сөргәндә үгез муенына кидертелә торган камытка тартым булуыннан. «Каек агачы йолдызлыгы» исә тарантасны җиккәндә урта тәртә тарткысы агачының шулай аталуыннан килеп чыккан. «Киек агачы» да, диләр. Имеш, өч туган, тарантаска атлар җигеп, җырлый-җырлый дөньяны әйләнергә чыккан икән. Славян халыклары бу йолдызлыкны «Сабан» исеме белән дә атаганнар, диләр. Ул Яңа ел алдыннан күренә башлый. Риваятьләренә күрә, күкләр катындагы илаһ Сварог алтын сабанын сандалга салып чыга һәм аны, эшләп бетергәч, кешеләргә бүләге буларак, җиргә иңдерәчәк.
Шәрык йолдызчылары аңлатуынча, Орион йолдызлыгы тәрбиясендә Хазария (фарсыларда Һәзәрия) мәмләкәте яши. Бу хакта ислам тарихчылары да хәбәрләр теркәп калдырган.
Әгәр дә шушыларга таянып фикер йөртсәк, Хәзәр диңгезенең (Каспийның) төньягы, хәтта Төньяк Кавказ да Орион йолдызлыгы тәрбиясендәге өлкәләр буларак күзалланган. Сүз уңаеннан, Идел-Урал-Себер татарларның өлкәләре йолдызчылар аңлатуынча, Ай тәрбиясендәге илләр санала.
Орион йолдызлыгы тәрбиясендәге төбәктән булганы өчен, Кылыч Сайяди үзенә аның белән бәйле тәхәллүс алган дип тә белдерергә мөмкинлек бар, димәк. Әмма моны нәкъ шулай, чын хакыйкать дип күзаллау өчен, авторның бу хакта әсәрендә ишарәсе булу шарт, ул аны белдерми калмаска тиеш иде. Әмма «Дастаны Бабахан»нан андый сүзләрне таба алмадык. Шулай да бу фаразны исәпкә кертергә ярый дип санарга кала.
Шушы эзләнүләрнең нәтиҗәсе бер нәрсәне аңларга ярдәм итә: автор үзенә күк җисеменә бәйле тәхәллүс алганга охшый. Әмма, ничек кенә булмасын, кеше үзенә генә түгел, башка берәүгә исемне сайлаганда да, аерым мәгънәгә, теләккә, өметкә, сәбәпкә нигезләнеп эш итә. Исем, атама, тәхәллүсләр башкача була алмый, хәтта нисби исемнәр дә шулай. Кылыч Сайяди да шушы мантыйкта эш итми калмаган.
«Дастаны Бабахан» әсәре каһарманнарына игътибар итсәк, алар шулай ук күк җисемнәре исемнәрен йөртә. Зөһрә Венера (Чулпан, Таң) йолдызы, Маһым Ай (Тулган Ай). Ә Таһир? Саф, чиста, якты. Көн бирүче Кояш, әлбәттә. Кояшны Зөһрә йолдызы каршы ала, аны күреп кызара һәм сүнә. Кояш белән Ай һичбер вакытта да бергә була алмыйлар, хәтта Ай Кояшка карап торса да. Монысы Маһымның язмышы. Хәтта күк йөзендә дә хәлләр шундый.
Ә калганнары кемнәр? Бабахан, Кара гарәп?.. Болар барысы да гади кешеләр генә кебекләр, әлбәттә. Алармы күк җисемнәре язмышына үзгәреш кертә алыр? Мөмкин хәл түгел!
Һәм менә шагыйрь үзен дә «Дастаны Бабахан» каһарманнары янәшәсендә күк җисеменә бәйле тәхәллүс белән атый, әмма моның өчен тәкъдир белән уйнаучы (һәрхәлдә, язучы әсәр геройлары язмышын үзе теләгәнчә боргалап йөртүче) Марсны да сайламый, ә бәлки үзен Орион йолдызлыгы Кылычы итеп таныта. Шушылай эшли икән, бу сәбәпсез генә түгел, әлбәттә. Каспийның Идел тамагы буйларыннан булуы, Кавказ артыннан килүе, җитмәсә, Кылыч дигән исем йөртүе болар аның төрки, хәтта татар кавеменнән булуын раславы түгелмени? Бу аңлашылып тора, бик тә гади кебек. Моны шушы мантыйкта һичбер бәхәс итеп булмый. Бу фикернең дөреслеген әсәрнең төрки телдә язылуы да раслап тора. Әмма әсәрдә кыпчак-татар теле үзенчәлекләре генә түгел, угыз теле катламы да шактый көчле. Татарда бу хәл борынгыдан алып К. Насыйрига кадәр, хәтта Г. Тукай һәм Г. Исхакыйгача шулай килә. Безнең төрки әдәби телебез угыз, хәтта чыгтай теле белән шактый баетылган, төрләндерелгән тел. Укымышлылар татар әдәби телен гади сөйләм теленә нигезләнә ала дип башларына да китермәгән, һаман-һаман аны чит халыкларның сүзләре белән баетуны һәм чуарлауны үзенә күрә бер мәртәбә итеп күргәннәр. Шуңа күрә дә борынгы гына түгел, хәтта XIX йөз ахыры XX йөз башының беренче унъеллыгы әсәрләренең кайберләрен укыганда, аларның төрле алынмаларга бай булуына хәйран каласың. Бездә язмада тел чуарлау әллә нинди бер бөек һәм мөкатдәс нәрсә саналган. Әллә инде башка халыклар да ул язмаларны укырлар дип өметләнгәннәр һәм күзаллаганнармы? Монысын ук белдермәгәннәр, әмма укымышлы телнең төрле алынмаларга бай булырга тиешлеген искәртә белгәннәр. Ул мәдрәсәләребез җитештергән шәкерт-мөгаллимнәр теле, шуңа да укымышлылар теле.
Үз шәхесләрен уйдырма имза артына яшерү әдәбият вәкилләрендә мәдәнилек билгесе дә булган. Шул ук вакытта Кылыч яки Сәйф исеменең тумыштан авторның үзенеке икәнлеген дә күзалларга мөмкин. Ә Сайяди бу очракта да нисби исем, анысында бөтенләй дә шик юк.