Мыраубайга баш имәскә булса анда?
*
Тефү, тефү!
Тычканга камыр теш,
Миңа тимер теш!
Тешем теши суырттым,
Мич артына ыргыттым.
Әкият ары, мин бире,
Кулыңа шәмдәл тимере,
Ул тычканнан бик йөдәсәң,
Ут кабыз да тик йөре.
Хәер,
Синдәмени әле эш?!
Нишләр икән ул Мырау?
Йөртә алмый дип бойрыгын,
Ярый ла анда ул тычканнар кимермәсә койрыгын!
Аның койрыгы йон да кыл,
И-и, тапсае бер акыл!
Ул акыллар иртәгә,
Кил, тавыгым, бүгенгә
Кун да йокла киртәгә!
ДҮРТЕНЧЕ МАҖАРА
Мыраубайның ничек итеп
йөз мең тычканны җиңгәне
Xалык сөйли, хәбәр килгән Бәрәзәдән:
Мырау түрә төшкән, имеш, дәрәҗәдән.
Бик кәефе киткән, имеш, Ризван бай да:
«Бу Мырауны асрауда юк берни файда.
Хәзер аның юньсезлеген бар да белде,
Әнә ипи шүрлегенә тычкан менде.
Йә, ул бездә тора икән, тычкан тотсын,
Йә, юк икән әнә юлы! Бездән чыксын!»
Менә тагын нишли инде мескен Мырау,
Җиңел мәллә аңа хәзер тычкан аулау?
Шуны дамы белми әллә Ризван мокыт:
Терелеп җитми, буламы соң тычкан тотып?
Әйтерсең ул тычкан синең бойрыгыңда
Куш кыңгырау тагып йөри койрыгына.
Юк, көтеп тор, утыр идән тишегендә,
Чыгармы ул, юкмы әле эш үзендә.
Чыкса да, син бар, куып тот бармак белән,
Ул бит ләкми мич башыннан кармак белән.
Менә хәзер ул тычканга син тап хәйлә;
Йә тап хәйлә, йә муеныңа мунчак бәйлә!
Утыра Мырау тагы тирән уйга талып:
«Булсае, ди, һай бер шундый хәйлә табып,
Шул тычканны тотканчы, ди, берәнтәләп,
Ник тотмаска күче белән күмәртәләп?
Әнә тагын ни сөйли бит усал телләр:
Мырау түрә дәрәҗәдән төшкән, диләр.
Ник бу Ризван тия минем дәрәҗәмә?
Тагын бер хәл ясыйм бит, ди, Бәрәзәгә!»
Шулай Мырау, тирән-тирән уйга чумгач,
Капчыгыннан капшап хәйлә эзли торгач,
Белмим, әллә Ризван байдан үрнәк алып,
Белмим, җитте үз акылы шуңа барып,
Төн буена утырып текте бу бер чапан,
Зур бер чалма сарып киде тастымалдан.
Шуннан торып барып бакса бер көзгедән,
Мырау агай үзен күрсен ни күз белән,
Булган куйган нәкъ хуҗасы Ризван хаҗи[11],
Эчтән явыз, тыштан изге суфи абзый.
Юк, ул хәзер тычканнарны йөрмәс куып,
Ул аларны алдар хәзер изге булып!
Шуннан хәзер безнең песи шып-шым гына,
Утыра төнлә тычкан көтеп мыштым гына.
Утыра көтеп зур чалмалы башын игән,
Күзен йомган, мич башына үзе менгән.
Көттермәде озак, менә чыкты тычкан,
Бак явызга ул ирекле көнгә чыккан:
Марш басып бер әйләнде идән буйлап,
Үз койрыгын сөңге итеп тотып уйнап;
Тыз-быз килеп анда йөрде, монда йөрде,
Аннан кинәт мич башына килеп менде.
Син кара, күр шул әрсезне, явызыңны,
Белсен генә дәрәҗәңнән язуыңны,
Карамый да мич башында Мырау барны,
Карый тәүдә көрәгәдән[12] аккан балны.
Бер әйләнде, ике шулай ыбыр-чыбыр,
Аннан шунда аккан балны тот та чүмер!
Кара ничек исерүен шул битсезнең:
Ике күзе туздай яна игелексезнең,
Бөеренә таянган да шикелләнеп,
Мыекларын бөтереп тора, «мин кем» ләнеп!
Анысы җитми, менеп китте көрәгәгә,
Кыйбат алмый үрә басып сөйләргә дә.
Ораторча бер җибәреп кулын селтәп,
Тыңлале син, нәрсә сөйли шушы сөлтәк[13]:
«Йә, бармы, ди, кайда, кем ул Мырау түрә?
Кичә түрә, бүген сарык «төррә-төррә»!
Менә миңа тик очрасын Мыравың, ди,
Суктым-ектым, умырып аттым умравын, ди.
Ник мин күрмим, йә, кайда ул пышык борын?
Мич башында тапмакчымы ышык урын?
Асып куям бер ботыннан тәрәзәгә,
Хур итәм, ди, үзен бөтен Бәрәзәгә!
Беләме ул мине мин кем? Әллә белми?
Мине күрсә, куркуыннан эт тә өрми!..»
Тыңлап торды Мырау аның бу гайрәтен,
Шуннан бүлде ораторның сөйләү дәртен.
Һап! тырнакка малаеңны салды кырын:
«Яле, ишетим, тагын сөйлә, ораторым!»
Шуннан аны гәүдәсеннән аша капкан,
Койрык та баш чыгып калган ике яктан,
Айнып киткән тычкан факыр: «Бетте, түрәм!
Мин бер колың, мине тоткан кулың үбәм!
Ни әйтсәм дә, әйткәнмендер исерек баштан,
Тәүбә, тәүбә! Бер сүзем юк сиңа аслан!»
Мырау әйткән: «Тиеш иде үлем сиңа,
Алай да, күр, үтермим мин, тимим сиңа».
Шулай ди дә Мырау аны кире сала
Үз каршына, аннан әйтә: «Тыңла, бала:
Күрәсең, һич кайтканым юк көчләремнән,
Шулай да мин азат итәм тешләремнән.
Сөйләп бирим нигә тимим сиңа, наным,
Колагыңны бик шыңкайтып тыңла, җаным.
Ишетәм, анда сезнең илдә хәбәр киткән:
Имеш, мине төшергәннәр түрәлектән.
Йә әйт, мине кем төшерсен дәрәҗәдән?
Китсәм мин, ди, үзем китәм Бәрәзәдән.
Күрәсең син нинди туннар кигәнемне,
Тәсбих тотып изге юлга кергәнемне?
Кайттым хәзер мин ул явыз эшләремнән,
Шуңа сине мин коткарам тешләремнән.
Ник ашамыйм? Чөнки хәзер мин ураза,
Нигә тимим? Чөнки хәзер мин догада.
Ник догада? Чөнки хәзер тәүбә иттем
Нидән тәүбә? Чөнки сезнең канны түктем.
Аһ, уйласам мин ул үткән гомерләрем,
Күпме тычкан башын чәйнәп кимергәнем!
Уйлап кара, күпме сезгә җәбер иттем,
Хәтта сезгә үз авызымны кабер иттем!
Үз тамагым өченмиде? Юк шул, наным,
Менә нидән хәзер бигрәк әрни җаным:
Ашасаем үз тамагым туяр өчен,
Ашадым бит сезне шул бай Ризван өчен!
Кая качыйм мин бу кылган эшләремнән?
Менә ник мин сине куйдым тешләремнән!
Кирәк түгел артык миңа түрә булу,
Залим[14] дигән ат күтәреп, каргыш җыю!
Иттем тәүбә, кайттым кылган эшләремнән,
Менә ничөн сине куйдым тешләремнән.
Теге чакны юри тәүбә иткән булсам,
Гөнаһсызга сезнең канны түккән булсам,
Инде бетте, ак тәүбә дә кара тәүбә!
Күр чалмамны, иртәгә мин китәм хаҗга!
Йә, кил миңа, капшап кара кулларымны:
Табарсыңмы минем берәр тырнагымны?
Алар бетте, берәм-берәм аттым кисеп,
Йөрмәс алар моннан болай тәннәр тишеп.
Әгәр сине юри тоткан булсам бүген,
Авырттырсам, бәхил бул син миннән, энем!»
Менә шунда Мырау куйды бер мыйк итеп,
Эчтән көлеп, тыштан елап, яшен сөртеп.
Тотып карый тычкан аның тырнакларын
Кая тырнак?! Мырау кынга тыккан барын
Мырау әйтә: «Эшем бетте дөнья белән,
Утырам мин төннәр буе дога белән.
Кереп ятам хәзер барып буш амбарга,
Дисбе тартып утырам мин тынып анда.
Бар, төшеп әйт тычканнарга, миңа килеп
Бәхилләшеп калсын алар, синең кебек.
Миннән ирек һәммәгезгә, тәүбәм анык,
Тоткач сине ашамавым шуңа танык».
Шулай дигәч, безнең Мырау тынды бердән,
Зур чалмалы башын иде түбән-түбән
Җитә калды бу сүз тычкан тилесенә,
Шатлыгыннан көчкә сыя тиресенә,
Төшәм диеп баргач идән тишегенә,
Көчкә сыя үзе чыккан ишегенә.
Менә Мырау, тиз-тиз генә шунда барып,
Тыңлый хәзер, шул тишектән колак салып.
Тыңлый аста ни барганын. Менә анда
Төшү белән исерек тычкан салды гауга:
«Әй, тыңлагыз! Мырау түрә итте тәүбә,
Изге булды, иртәгә, ди, китә хаҗга.
И-и, шулкадәр әйбәтләнгән, изгеләнгән
Елап-елап бәхиллекләр алды миннән!
Мин бит аны тиргим, сүгәм, хурлап торам,
Ник бер генә тисен миңа тырнак белән!
Тырнакларын чәйнәп өзгән, тотып бактым,
Валлаһидыр, тырнагы юк, гел ит таптым.
Әнә ялгыз буш амбарда куна бүген,
Дога белән үткәрәчәк бөтен төнен.
Бар, барыгыз, ул киткәнче шунда барып,
Озатыгыз бәхиллеген алып калып.
Ялган түгел, бу тәүбәсе тәмам анык,
Капкач мине ашамавы шуңа танык».
Дөресме бу? Менә китте аста чинау,
Чиный алар, берәү түгел, бар да җыйнау.
Теге тычкан дөреслеккә антлар ора,
Берничәсе кычкыра бит шундук «ура!»
Мөмкинме соң бу зур эшкә шатланмыйча,
Капкач, үзе кире куйган ашамыйча!
Кызыктыр, ә, песи авызын күреп төшү,
Ничә теше бар икәнен белеп төшү
Менә бәхет! Тычканнардан китте курку:
Бии, гөрли идән асты, тавыш, чыр-чу!
Менә шунда чи-чи итә ике тавыш:
«И тычканнар, буш сүздер бу, алданмагыз!
Әйтте дирсез моны сезгә Көсәм-Мөсәм,
Сез барсагыз, берегез дә калмас исән!
Онытмагыз, Мырау авызы үлем, кабер;
Аның кылган бар шәфкате хәйлә, мәкер!»
Китте тавыш, купты шунда бер әңгәмә,
Мөмкин иде эш бозылып китәргә дә.
Алга чыкты бер бик симез, юан күсе,
Ахры, аңа буйсынадыр тычкан күче.
«Кыхым!» диде, мөһим тамак кырды шуннан,
Тынып китте шул мөһимнән бөтен тычкан.
Белмим ул кем, тычканнарга түрәмедер,
Түрәне ул яклый шуңа күрәмедер?
«Кыхым! диде. И-и җәмәгать, тыңла сүзем!
Мырау, дисез, беләмсез сез ул кем үзен?
Бик белегез: безгә гомер биргән Мырау!
Бетермичә, безне саклап килгән Мырау!
Шуңа күрә, суйса да ул җәза белән,