Һәр көн ике тычкан тотты чама белән.
Ул тотмаса чама белән, күптән безне
Ризван бай бит кырып беткән булыр иде.
Мур сиптерсә безнең өскә ул әгәр дә,
Барың бергә егыл да үл тәгәрә дә!
Шулай булгач, без Мырауның кадерен белик,
Без тычканнар ул песигә гомер телик,
Чөнки безгә аннан да шәп түрә булмас;
Инде хәзер ул тәүбә дә иткән булгач,
Бәхилләшеп, без озатыйк аны хаҗга,
Безнең өчен зәмзәм эчеп кайтсын әйдә!
Ничек инде без якламыйк изге эшне?
Күчтәнәчләп озатырга без тиешле!»
«Чын, чын!» диләр, чиный шунда тычканнары.
Сикереп торып кычкыралар куштаннары:
«Нигә безгә каршы төшә шул Көсәмнәр?
Бик курыксалар, калсын монда туң күчәннәр.
Нишләп безгә яман булсын Мырау песи?
Хөкем йөртсә закон йөрткән, түрә кеше!»
Шаулый бар да: «Барыйк, барыйк, ул зур песи,
Гадел песи, дөрес, дөрес һәп-һәптүчи!»
Ишетеп алгач бу шау-шуны Мырау шунда,
«Эш пеште!» ди, ике кулын уа-уа.
Китә торып ул бу идән тишегеннән,
Барып керә арткы амбар ишегеннән.
Тыгып чыга барлык идән тишеген ул,
Тычканнарга калдырып тик бер генә юл.
Менә шуннан көтеп утыра ул аларны,
Чыгармы дип шул тишектән, тычканнарны.
Күп көтмәде Мырау безнең кунакларны,
Әнә калка берәүсенең колаклары
Аннан үзе чыга идән тишегеннән,
Таягына ертык ыштыр ишеп элгән.
Менә тагы икенчесе чыга аннан,
Алла, монысы тагы нәрсә элеп алган?
Таккан икән корсагына зур барабан,
Орды-сукты, җырды китте ул арадан.
Үз куркуын басар өчен кага-кага,
Ул да хәзер атлап килә алга таба.
Менә, малай, чыга башлый командалар,
Очы да юк, кырые да ага алар.
Әйтерсең лә җир ярылган, ишерелгән,
Чишмәмени ургый идән тишегеннән.
Купкан бүген Бәрәзәнең бар тычканы,
«Озатабыз хаҗга, диләр, Мырау ханны!»
Әй күп икән тычкан дигән бу мәлгуньнәр,
Бардыр болар йөзләр түгел, ничә меңнәр!
Кая меңнәр ялган булмас йөз мең дисәм,
Килми калса калгандыр тик Көсәм-Мөсәм
Килә болар бар да татлы елмаешып,
Бар да яхшы туннар кигән куанышып,
Куштаннары боргалана биеп-биеп,
«Шөкер әле, бу көнне дә күрдек!» диеп.
Музыкантлар өрә ярык быргыларын,
Урты шартлап чыга дирсең угрыларның!
Әй чыелдый сыбызгысы, быргылары,
Кайберсенең тик сызгыра борыннары.
Әмма дә бик шәп чыңлата калайлары,
Янда тыр-тыр йөгерә тычкан малайлары.
Хәтта чебен тыз-быз килә тәрәзәдә,
Бу нинди хәл купкан дирсең Бәрәзәдә!
Бара торгач, тычкан белән амбар эче
Тулып калды, карар җир юк идән өсте.
Бер баш тычкан чүмеч төбе кагу белән,
Бөтен мәйдан тынып китте менә бердән.
Күрә бар да теге башта, әнә алда
Утырып тора мескен генә Мырау анда.
Мыраумы шул? Кара, нинди булып калган!
Өстә яшел бохар чапан, зур чалмадан.
Ул чалмадан авыр башы бөгелеп төшкән,
Әйтерсең бу песи түгел, гөмбә үскән.
Бу дөньядан киткәч аның күңеле бизеп,
Кара, ничек йөзенә чыккан бер изгелек!
Мәҗүс[15] түгел, булган хәзер хак мөселман,
Күр, тәсбихе[16] чыгып тора җиң очыннан.
Мыеклары сәлперәгән алкы-салкы,
Булып калган бөкре генә мәчет карты.
Ул әле, ди, кырык бер көн ураза, ди,
Булыр-булыр, көне-төне догада, ди.
Үзе теләп ташлаган, ди, түрәлеген,
Йә, кем шуны эшли ала? Күр әле бер!
Бу кем хәзер? Булган бу бер изге ишан,
Ышанмасаң, әнә үзең күр дә ышан.
Тычканнарга карамый да күзен ачып,
Бик иелгән. Күреп булмый йөзен ачык.
Тик кыбырдый ирене генә медер-медер
Чү, дәшмәгез Дисбе тарта, укый нидер.
Моны күреп, күзен алмый Мыраубайдан,
Сокланышып тып-тын калган бөтен мәйдан.
Менә шунда башларына табак тоткан
Тезелешеп алга килде сигез куштан.
Табакларда тау-тау иске эремчекләр,
Каткан-коткан прәннекләр, йөземчекләр.
Әнә ничек сибелеп калган ярмалардан
Кәндитерләр пешергәннәр алар аннан.
Бердән алып табакларын командага,
Мыраубайга тәкъдим итте алар анда.
Мырау бары бер карады күзен кысып,
Иренен генә кыбырдатты рәхмәт укып.
Аңамы соң шушы кадәр зур суфига
Нәфсен сузу шушы хәтле тәмле сыйга!
Изи бары кулы белән: «Бәхилме?» ди.
Кая булмау, без аңардан бәхил инде.
«Бәхилме?» ди икенче кат тагын ымлый,
Тычкан халкы күңеле йомшак, бар да елый.
Тагын ымлый «Якын кил», ди бер тычканга,
Чараң бармы якын килми ул кушканга?
Сөя аны аркасыннан сыйпап суфи,
Тырнагы юк шундый йомшак-йомшак сыйпый.
Курку катыш җем-җем килә нәни тычкан,
Үзе шүрли, үзе көлә, менә куштан!
Нинди бәхет, нинди рәхәт, ни зур бүләк
Зур түрәдән күрү шундый хәтәр хөрмәт!
Мәҗлес шулай һәйбәт, матур бара иде,
Бу эш шулай тарих булып кала иде,
Менә шунда кинәт нидер тынып китте
Мырау торды, аңа бөркү булып китте.
Якын килеп теге идән тишегенә,
Арты белән басты амбар ишегенә.
Салып куйды өстендәге киң чапанын,
Астан күзе никтер чагылып китте аның
Зур чалмасын баштан кагып төшерде дә
Тыгып куйды аны идән тишегенә.
Тыгып куйды Тукта, нигә? Бу эш ничек?
Анда бит ни төшәргә юк бүтән тишек!
Менә шунда песи бүтән булып китте,
Кинәт аның мыеклары торып китте.
Булып китте нәкъ элекке Мырау төсле,
Койрыкларын җиргә сукты елан төсле!
Ай, бу нәрсә? Әллә шунда атты яшен?
Бөтен дөнья булды китте зәңгәр-яшел!
Уф, йөрәгем! Ут каптымы Бәрәзәгә?
Кара, ничек җәелә уты, зәңгәрләнә!
Юк, бернинди ут капмаган Бәрәзәгә,
Капкан Мырау күзендәге фирәзәгә.
«Мырр-рау!..» дип, ул җибәрүгә бер кычкырып,
Бар тычканны тотты, малай, бер очкылык!
«Ах, сезме, ди, җыен куркак, шыбырдыйлар!
Әләкчеләр, вак караклар, без койрыклар!
Китердегез прәннекләр урлап тагын,
Ник соң аның кимердегез кырыйларын?
Сезме мине кудырмакчы Бәрәзәдән?
Сезнең өчен төшәмме, ди, дәрәҗәдән?
Сез кем миңа? Табигатьтән килгән азык!
Сезне кыру миңа фарыз! Кырмау язык!»
Шулай дип, ул, кинәт җәеп кул очларын,
Чыгарды да кынысыннан кылычларын,
Төшеп китте әй берзаман алга ярып,
Йөз мең тычкан: «Аһ!» дип, китте артка авып.
«Кач, качыгыз! Үтерә, суя Мырау батыр,
Ике кулда бишәр кылыч елтыр-ялтыр!
Менә нишли бу урыныннан төшкән түрә
Кылыч саен икешәрләп тычкан элә!
Яңадан ул иске урынын алыр өчен,
Ала безнең тычканнардан бөтен үчен!
Белдек, белдек, эшен сиздек хәзер аның!
Шул икән ул «хаҗ сәфәре» явыз җанның!»
Шулай чиный тычкан халкы аңкы-миңке,
Песи өчен бу чинаулар бар да көлке.
Алар чиный, Мырау тешләп өзә бирә,
Өзгән берен урталыкка өя бирә.
Сөйләп тормыйм сугыш күпме барганлыгын,
Мырау күпме тычкан кырып салганлыгын.
Тик шул иртән Ризван, торып анда килсә,
Катып кала, ишек ачып эчкә керсә:
Буш амбарның уртасында тора кибән,
Ул кибәнне тычканнардан Мырау өйгән.
Тора Ризван кулын тезгә бәрә-бәрә;
Анда инде кубып килгән бар Бәрәзә.
Килгән бар да утырганы, торганы да,
Үрмәләгән, арты белән шуганы да!
Өелә халык берсен берсе этә-этә:
«Кара! диләр, күрсәтешеп төртә-төртә.
Мырау тоткан! Үзе кайда? Әнә-әнә,
Шул үзе ич әнә утыра тәрәзәдә.
Ай-яй батыр! Песи түгел, будыр каплан!
Кара ничек авызы-борыны канга баткан!»
Алар шулай шау килгәндә Бәрәзәдә,
Утыра бирде Мырау һаман тәрәзәдә.
Карамый да күтәрелеп ул ни тавыш,
Әйтерсең лә аның өчен бу бик вак эш.
Үзенчә һич ис китмәгән кеше булып
Утыра бирде, тәпи белән борынын юып.
*
Шул.
Әйттеләрме сезгә:
Әкият башы борын булыр,
Койрыгы озын булыр,
Уртасы озак булыр,
Юлында төрле тозак булыр.
Әкиятнең энәсе калын,
Җебе нечкә,
Кабасы сәке астында,
Орчыгы нөештә[17].
Көтеп тор,
Карчыгың бүген ипи сала мичкә,
Калган җебен эрләп бирер иртәгә кичкә.
Кичә бардым, бүген кайттым,
Тефү, тефү!
БИШЕНЧЕ МАҖАРА
Ризван байның ничек итеп Мыраубайны
Аюга тотып бирмәкче булганы
Тычканнарны кырып салгач Мырау батыр,
Эш калмады, өч ай инде ул тик ятар.
Дан өстенә дан табарга тиеш батыр,
Соң нишләсен тычкан беткәч песи факыр?
Беркөн шулай тыңлап ятса иртә белән,
Мырау ишетә, бай чәй эчә бикә белән.
Бикә әйтә: «Туйдым ла, ди, бу Мыраудан,
Йонын коя, китүе юк шул диваннан».
Ризван әйтә: «Күрдем әле яңа эшен:
Эштеренеп чыеп алган диван читен.
Менә кара тырнак эзен, бу нинди эш?
Аңа бездән җәза тиеш! Җәза тиеш!
Хәзер бездә тычканнар да бетте, бакчы,
Күптән вакыт пычакларга ул ахмакны,
Хәзер тунын суеп алам бүреккә, ди,