Исанбет Наки Сиразиевич - Мыраубай батыр. Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары / Мыраубай-батыр. Приключения Березинского кота Мыраубай-батыра стр 2.

Шрифт
Фон

Урлашма,  ди, менә бел,  ди, сабак бирәм!»

Койрыгына баскан, бирә таяк белән,

Карап тормый, умырткаңмы, умравыңмы,

Менә, малай, өйрәтә бу Мыравыңны!


Кая котылу! Акыра Мырау җирләр тырнап,

«Бетте, абзый! Йөрмәм урлап! Йөрмәм урлап!»

Һаулый этләр, халык баскан тәрәзәгә:

«Бу нинди хәл? Нәрсә купты Бәрәзәдә?»


Нәрсә купсын, бер хәл дә юк Бәрәзәдә,

Песи анда салган үзен зур бәлагә.

Үрле-кырлы сикерә Мырау ул ян, бу ян

Киталмассың, бер тотылсаң койрыгыңнан!


Кем соң аны тоткан шулай? Менә Мырау

Артка борылып җибәрсә бер карап,  абау!

Койрыгына баскан, тора дию төсле

Зур гәүдәле бер колгасар[6] озын кеше


Әллә кеше, әллә чыжым баганасы[7]

Күрер хәл юк, кайда беткән очы-башы

Койрыгыннан тоткан да ул Мыравыңны,

«Юк, калгандыр, бетерим мин,  дип,  урлавыңны»,


Тегермәннәр хәтле кулын күктә болгап,

Әллә каян болытлардан йөртеп урап,

Песиеңне бар хәйләсе-уты белән

Китереп бәрде бер чокырга сырты белән.


Сузылып төште, бер мыйк итеп калды Мырау,

Бетте тыны. Суксаң да юк. Кая елау!

«Авыр булсын туфрагың!» дип, балчык ташлап,

Китте кеше, өстенә бер зур таш каплап.


Шунда гына Мырау, көчкә бер тын алып,

Җибәрде бер зәңгәр-яшел күзен чагып,

Тагын чакты, тагын тутырып бакты күзен,

Әй җаннарым, ул кай җирдә күрде үзен!


Эләккән ул шундый кысан бер төрмәгә,

Мондый хәлне күз алдыңа китермә дә:

Өстә зур таш, уңда балчык, сулда балчык,

Әй син, тырнап баз ачучы, тырна, бар, чык!


Ансы ансы утлар капкан умравына,

Чыдар хәл юк арка-билнең сызлавына,

Ул белми дә кайда койрык, кайда башы,

Бармы, белмим, исән калган кабыргасы.


Тик кул эшли, тереләтә үлеп булмый,

Тырша Мырау, бар хәленчә җирне тырный.

Тырша торгач, азапланып җирне тишеп,

Шул кабергә тын керерлек тиште тишек.


Иртә булды, шул тишектән төште якты,

Көнгә нәрсә?  Туды, чыкты, тагы батты.

Ята Мырау, беркайдан юк аңа ярдәм,

Ярый әле эзли чыккан икән Мәрьям.


Эзли, йөри, балалардан сорап карый,

Чакыра: «Пес-пес! Кайда минем Мыраукай?» ди.

Мырау ишетә, мыйк-мыйк килә шул тишектән,

Чак әйтсә дә, зирәк Мәрьям, күр, ишеткән!


Килеп, ташны чак кузгатып, каерып ачса,

Абау, бу ни? Көчкә таный: Мырау ята!

«И бичара, беткән Күрим тизрәк чара!»

Алып кайтып сала аны чарачага[8].


Курчак кебек төрә аның аякларын,

Юып бәйли кан укмашкан колакларын,

Әле тагы, манып-манып җылы сөткә,

Авызына каптырган бер прәннек тә.


«Терел, җаным, терел, наным, ап-ак кынам!

Килеп, сине баш очыңда саклап торам.

Яле кузгал, әнә хәзер атлыйсың бит,

Шәбрәк йөрсәң, суыртырмын сиңа кәнфит».


Әй урыйдыр, әй сарадыр Мәрьям духтыр,

Булмас, булмас, Мәрьям кебек духтыр юктыр.

Чарачада шулай авырып бер ай яткач,

Терелде бит безнең Мырау, духтыр баккач


Өйгә керде, мич башына менде мысык,

Әл дә шөкер, сау калдым, ди, тынын кысып.

Бетте хәзер нәүрәп басу моннан болай!

Кая инде ул урлашу! Язма Ходай!


*

    Ярый, Мырау бүген шул килеш ятсын.

    Әкиятем песидә,

    Песи үзе мич башында,

    Койрыгы минем кесәдә.

    Духтырга алып барам,

    Тектереп кайткач сөйләрмен.

ӨЧЕНЧЕ МАҖАРА

Хәйләгә каршы хәйлә: тычканнарның ничек итеп

Мыраубайны аптырашка калдырганы


Менә беркөн безнең песи колак салса

Чи-чи итә ике тычкан идән аста:

«Әнә күр,  ди, чирләгән бит Мырау түрә,

Мич башыннан төшалмый,  ди, шуңа күрә».


«Ятсын, ятсын; рәхмәт укып бичарага,

Без иркенләп чабып йөрик мич арада!»

Һәм, чынлап та, озак үтми менә шуннан,

Ризван байның өй-йортына тычкан тулган.


Менә беркөн аш өеннән теге карчык

Кереп әйткән Ризван байга, каты ярсып:

«Карале, дим, күпме ятар бездә Мырау?

Бөтен җирдә тычкан йөри урау-сурау.


Ә ул ята иркәләнеп Мәрьямкәйгә,

Бушка ятып картаерга тапкан хәйлә.

Әллә инде бер аягы аксак аның,

Болай булса асравыңнан асрамавың!»


Ризван әйтә: «Ул әле,  ди, көндез мырлап,

Ятамыни төннәр буе йоклап гырлап?

Тора икән әнә бездә тычкан тотсын,

Тотмый икән адаштырыйк, өйдән чыксын!»


Менә бәла! Йә, нишләсен безнең Мырау?

Җиңел эшме чирле килеш тычкан аулау?

Тормый икән ул бу өйдән кемгә чыксын?

Тора икән бу хәл ничек тычкан тотсын?

Уйлый Мырау: «Ни чаралар күрим икән?

Патшалар күк, йә монафис[9] бирим микән?

Туктале,  ди, көч җитмәсә, хәйлә бар ич,

Әй, табалсам, куяр идем бер магарич[10]!»


Уйлый торгач, кем тапмый, ди, хәйлә-мәйлә?

Тапкан, ди бит, Мырау да бер шундый хәйлә.

Аны әйтсәм?.. Менә кайда ул әкият! Кыхым-кыхым!..

Бирим микән сезгә сөйләп?


Тотып алган төнлә ул бер тараканны:

«Их, болгаттың син минем,  ди, кара канны,

Алай да,  ди, тимим сиңа, бер эш кушам:

Бар, төшеп әйт, монда чыксын барлык тычкан.


Тиз килсеннәр, Мырау түрә үлә, дип әйт,

Үлгәнче, ул бер монафис бирә, дип әйт».

Төшеп әйтсә ул таракан идән аска,

Күр тишектән бер тычканның башы калка.


Аның арттан икенчесе, өченчесе;

Чыга торгач, килеп җитте бөтен күче.

Утыра Мырау мескен булып шымып кына,

Аннан сөйли күзен челт-челт йомып кына:


«Нәниләрем, чакыртуым сезне монда

Шуның өчен: үләм, ахры, калмам соңга,

Бик рәнҗеттем сезне, кылган эшләремнән

Кайттым, тәүбә, яздым хәзер тешләремнән.


Зур монафис миннән сезгә: әйдә, биеп

Бер йөрегез бу дөньяда, миннән ирек!

Миннән ирек! Тычкан белән күсе халкын

Азат иттем мәңгелеккә! Тик шул шартым:


Һәр көн саен таңда-кичтә ике кабат

Узарсыз сез минем алдан миңа карап,

Сәлам биреп тезелешеп берәм-берәм,

Шул чагында күңелем булыр минем сездән».


Моны ишетеп, тычканнарым, тәтиләрем,

Күтәрәләр берәм-берәм тәпиләрен:

«Ник узмаска? Бу бик җиңел безнең өчен,

Без узарбыз каршыгыздан иртән-кичен».


Китә болар, койрык сузып, тезелешеп,

«Рәхмәт сиңа, яхшы түрә син!  диешеп.

Нишлисең бит, ул вакытсыз булган имгәк,

Аңа бездән һәр көн шулай сәлам кирәк».


Менә төнлә эре генә Мырау түрә

Утырып тора. Каршысыннан тезелә-тезелә

Тычкан уза баш ияләр берәм-берәм.

Мырау безнең сәлам ала: башын игән,


Күзен йомган, утыра үзе шып-шым гына,

Астан күзли арттагысын мыштым гына.

Менә килә соңгы тычкан, баш ия һап!

Мырау түрә малаеңны тырнакка лап!


Алдагылар дамбыр-домбыр үтеп бара,

Артта булган эшне сизми китеп бара.

Мырау гына көлеп кала мыек астан,

Иртәле-кич сыя бит ул ике тычкан!


Шул тычканны капкан килеш, Мыраубай да

Күренеп үтә һәр көн саен Ризван байга.

Бай да көлә: бер песигә ике пилмән,

Мырау абзаң тычкан тота яткан җирдән!


Шуннан шулай аймы үткән, елмы үткән

Мырау һаман тычкан аулап гомер иткән.

Аулыйсы юк, аучыга ау үзе килә

Үрелеп кенә тотып ала яткан көйгә.


Шул тычканнар арасында булган икән

Ике иптәш берсе Көсәм, берсе Мөсәм.

Күрә болар: һаман кими тычкан күче,

Билгеле, бу ниндидер бер дошман эше.


Бер ел үтми юкка чыккан биш йөз тычкан!

Кая булган? Әйтерсең лә үләт суккан!

«Кемдер безгә бер хәл ясый Бәрәзәдә!

Безгә дә, ди,  җитмәгәе берәр бәла!


Бер дә шик юк, Мырау нидер корган хәйлә,

Бу хәйләгә каршы хәйлә корыйк, әйдә!

Сәлам биреп каршысыннан үткән чакта,

Беребез барыйк алдан башлап, беребез артта».


Һәм китәләр Менә Көсәм алдан бара

Кул күтәреп, үзе сәлам биреп ала.

Аннан артка: «Син кайда,  ди, дустым Мөсәм?»

Арттан тавыш: «Мин монда,  ди, монда, Көсәм!»


Рәт-рәт булып командалар уза бирә,

Көсәм-Мөсәм һаман сүзне суза бирә;

Ай-һай симез, арттан килә юан Мөсәм,

Тотар идең, алдан сорый хәлен Көсәм:


«Син кайда?» ди.  «Мин монда,  ди, исәнме?» ди.

Уйлый Мырау: «Тынмасалар нишләрмен?  ди.

Тотсаң, сизәр Ул бит хәлен сорап тора

Тынармы,  ди, болар?» Мырау тыңлап тора.


Юк, тынмыйлар. Аптырый бит Мырау факыр,

Тоталмый һич! Яна күзе елтыр-ялтыр.

Ничек тотсын, берсен берсе барлап торгач;

Менә бүген Мырау абзаң куна шул ач.


Иртәгесен тагы шул хәл: Көсәм-Мөсәм

Алдан-арттан «Исәнме?» дә «Исән, исән!»

Мырау хәзер тоталмый бит, хәйран кала,

Тагын йоклый ач көенчә, хәлдән тая.

Өченче көн тагын утыра Мырау батыр.

Дөмбер-дамбыр тычкан халкы узып ятар.

Тагын шул җыр: «Син бармы,  ди, кайда, Мөсәм?»

Арттан тавыш: «Мин монда,  ди, исән, исән!»


Мөсәм үзе һаман карый ян-якларын,

Сузмыймы, ди, Мырау аңа тырнакларын.

Кызды Мырау, атылып төште: үтерәм, кисәм!

Тик соң булды шалт!  тишеккә сызды Мөсәм!


Кая инде сизеп беткән бөтен тычкан!

Кайсы анда, кайсы монда кереп поскан!

Йә, нишләрбез, әгәр хәзер бер тычкан да

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3