Тын алырга, һава суларга дип, өстәлләр артыннан торгач, Мидхәт Миләүшәнең бу затлы бүләкне каян кулга төшерүен сорашты.
Әтием чит илдән алып кайтты. Ул аграрниклар делегациясе белән чит дәүләтләрдә булгалый, дип җавап бирде кыз. Күргәзмәдәге картиналарыгыз белән танышкач, туегызда шуны бүләк итим әле дигән уйга килдем. Мәрзия алып барган иде.
Рәхмәт! Бик зур рәхмәт, Миләүшә! Гафу итегез, әтиегез кайда, кем булып эшли?
Колхоз рәисе ул. Аны республикада беләләр, дип дәвам итте студент кыз.
Туй мәҗлесе шау-гөр килеп дәвам итте. Көзге таң атарга җыенганда гына таралыштылар.
Мәрзия белән Мидхәт Фәезхановларга аксөякләрчә итеп ширбәтле ай сәяхәте кылырга туры килмәде.
Туй үткәннең икенче атнасында ук Тау ягындагы бик мәгълүм «Ватан» колхозы рәисе Бәхтияр Фәхриев рәссам Мидхәт Фәезхановны үзе эзләп килде. Күрешеп таныштылар.
Сезнең хакта, энем, ишетә торабыз, диде. Соңгы араларда газеталардан да хәтсез укыштыргаладым. Беркөнне телевизордан мактыйлар иде. Шуларның барысы өстәвенә кызым кайтып мактап китте. Аны беләсез, туегызда булган. Шуннан бер уй килде башка. Безгә бит, мәйтәм, өлгереп килә торган Мәдәният-спорт сараен заманча бизи торган художник кирәк. Бу егетне карап кайтсак, дим. Үзең генә алынасыңмы, команда туплыйсыңмы?
Әлеге тәкъдим Мидхәтнең күктән көткәненең җирдән калкып чыгуы иде. Ул моңа куануын яшерергә тырышса да булдыра алмады, сөенеч хисе йөзендә чагылды.
Кайчан башларга дисез?
Күмәк хуҗалык җитәкчесе шундук төшенде: егет риза, бик теләп эшләячәк, хакы дип тә артыгын әрсезләнмәстер.
Төзелештә эчке эшләр калып килә инде. Җылылык үткәрәләр. Спорт залын да көйләп җиткерәселәре бар. Ә син, озын-озакка сузмыйча, безгә килерсең, энем. Комплексны җентекләп карарсың, кайда нәрсә кирәген ачыкларсың. Эскизларын ясап, безнең колхоз активына күрсәтерсең, фикер алышырбыз, аннары килешү төзербез. Син үз бәяңне, без үзебезнекен. Бәхтияр абзасы хәйләкәр елмаеп куйды һәм ым кагып кына чәркәләргә кагылыйк дигәнне аңлатты. Зур эш, җаваплы эш, ерып чыгарсың бит?
Чыгармын дип уйлыйм. Андый масштабта, андый характерда беренче эшем булачак, шулай да башкарып чыгарыма иманым камил. Мидхәтнең бу атаклы агай алдында малайсынып каласы килми иде. Өздереп сөйләшәсе итте. Ярдәмгә берәр иптәшне алырга туры килер. Батырып эшли торган егетләр бар безнең.
Сөйләштек, алайса. Сине кайчан көтик? Мин иртәгә монда булам әле. Берсекөнгә рәхим ит, ә? Корылы йөрү булмасын, буш, дим, кирәге чыгасы әйберләреңне дә ала кил.
Килештек, Бәхтияр абый. Шундый эшне, ышанып, миңа тапшырырга җыенуыгыз өчен рәхмәт!
Без дә рәхмәт әйтерлек булсын иде дим инде мин. Алда безнең тагын планнар бар әле. Ул тиклесе аннары. Әйтик, почётлы колхозчыларның, атказанган игенчеләрнең, терлекчеләрнең портретларын ясап, бөтен бер галерея оештыру Иртәгә күргәзмә залыгызга кереп чыгарга да вакыт урлыйсы иде. Синең «Авыл иртәсе» дигән картинаңны телдән төшермиләр. Бик ошатсак, мәйтәм, яңа дворецка сатып алып куярбыз, бәясеннән тормабыз
Бәхтияр Фәхриев киткәч, гаиләдә сөенеч уртаклашып алдылар. «Ватан» колхозында эш кимендә ике-өч айга сузылачак. Эскизларны гына эшләү дә байтак вакытны алыр. Аларны Мидхәт ялгызы башкарырга тиеш. Аның каравы тияре әйтүле булачак. Яңа гына гаилә корып җибәргән кешеләргә шунысы үтә тансык, шунысы терәк булачак. Әгәр инде «Авыл иртәсе» н дә ала калсалар, эшләр бер җайга төшәр иде. Юкса татар рәссамы, татар композиторы, язучысы үз әсәрләреннән килгән акчага гына карап торса, кайчан бөтәя ала?..
Мәрзия шатлык аралаш пошынып куйды:
Ике-өч ай!..
Мидхәт аның ни әйтергә җыенуын аңлап алды да хатынын:
Ял көннәрендә килгәләп йөрерсең, дип юатасы булды. Аларның кунакханәләре шәп, диләр. Аерым бүлмә алырмын. Бер якшәмбедә син килерсең, икенче атнада мин кайтырмын. Ул якка тәүлегенә дүрт-биш поезд йөри. Дүрт сәгатьлек юл.
Яшьләрнең сүзенә колак салып торган Тәгъзимә катнашмый чыдый алмады.
Көн элгәре ямансулап торма, килен. Каенана шундый чеметтерүле сүз кыстырды. Кемдер әйткән бит, әле ярый аерылу бар, ул булмаса, сагынышып күрешүләр дә булмас иде, дигән. Кул сузымы җиргә эшкә китү бәйрәм генә ул.
Мәрзия каенанасына ләм-мим каршы әйтмәде, аның алдында саксыз сүз ычкындырганы өчен, үзен тиргәде, тик күңелдәгесен телдән төшереп өлгергән иде шул инде.
Иртәгесен мәктәптән кайткач, Мәрзия ирен юлга хәстәрләде. Киеп китәчәк киемнәрен барлады, алмашка дигәннәрен, сабын-сөлгесен, теш пастасын куйды. Кырыну кирәк-яракларын, ислемаен оныттырмаска тырышты. Кәгазь-карандашларын иренең исенә төшерде һәм:
Ашарыңа ниләр аласың? дип сорады.
Берни дә алып мәшәкатьләнмим, Мәрзия. Өйләдә анда булам ич инде. Бәхтияр агай колхозында ач тотмаслар дип ышанам.
Запаслы ат армас, ди торган иде безнең әткәй. Юлда ук карының ачуы бар.
Тәгъзимә белеп-аңлап тора: бик дөрес борчыла килене. Шулай да каенана күңелен тырнап-тырнап ала Мәрзиянең кайгыртучанлыгы. Әллә ниткән көнләшү галәмәте борынларга азаплана.
Әле кайчан гына каникуллардан укырга киткәндә, эшли башлагач, командировкаларга барганда, Мидхәтен ул үзе әзерләп-җыештырып озата иде. Инде менә бу вазифаларны бүтән кеше башкара. Көннәр үтә торыр, аның газиз улына акрын-акрын гына хатын йогынтысы иңәр. Алла мәрхәмәтеннән ташламасын, балаңның үзеңнән бизүе дә мөмкин. Берүк, шул көннәргә калдыра күрмә, Ходам!..