Гайнутдинова Дания Загретдиновна - Ялгыз таган стр 7.

Шрифт
Фон

 Көчләп тагылмыйм, тагыла алмыйм. Арада тырнак очы кадәр дә сер булмасын дип, языгымны сөйләдем, Мидхәт. Әгәр йөрәгеңне нәфрәт, күңелеңне болгану басып китмәгән булса, ышанып кара, бир миңа тугрылыгымны расларга мөмкинлек Үземне бәхетле итү аша синең дә тормышыңны бизәрлек көч табармын дип ышанасы килә

Тагын шомлы тынлык. Тагын билгесезлек, бушлык. Мидхәт тагын уйда. Ниләр уйлыйдыр ул, нинди хатирәләр яңартадыр, нәрсәләрне үлчәп, чагыштырып, төбенә тоз коеп карыйдыр бер үзе генә белә. Үсмер чагыннан алып бүгенгесенә тикле сәяхәт кылып чыктымы, әллә моңарчы гомер юлында торган берәр вакыйгага тукталып уйландымы, үз язмышын Мәрзия язмышына тәңгәл куеп карадымы, фәлсәфәгә бирелеп, күрәзәлек кылып бактымы болар укытучы туташ өчен караңгы иде. Егет ахырдан үзе генә сөйләмәсә, аның төн чыбылдыгы астында кичергәннәре-уйлаганнары Мәрзия өчен гомергә сер-табышмак булып каласы Икесе дә тораташтай катып калганнар иде. Берсе аягүрә, икенчесе утырган килеш. Кымшанмадылар да. Төн суыгы үтә башлады тәннәренә. Аны да искәрмәгәндәй тордылар. Аннары аннары гына Мидхәт:

 Иртәгә унда. Син өстеңә беркөн теге егет белән остаханәгә килгәндәгечә аклыдан киен, яме?!  диде.

Мәрзия өчен, төн уртасы якынлашканда, кояш чыкты. Соң чиккә җитеп киерелгән җәядән ычкынган ук сыман иде ул. Сикереп торды, үрелеп, Мидхәтнең муеныннан кочаклады, тәүге тапкыр үзе башлап үбеп алды, аннары егетнең кочагына эләкте

Мидхәт нишләгәндер, Мәрзия таңны йокысыз аттырды. Утны бер кабызды, бер сүндерде. Балконга чыгып басып торды. Шәһәр чагыштырмача тыныч иде. Хәрәкәт монда, гомумән, сүнеп-тынып тора алмый. Әнә икмәк заводыннан «Икмәк» дип язылган автофургон чыга. Ул да түгел, түбәсендәге утларын балкытып, «ашыгыч ярдәм» машинасы бире якка үтте. Аннары озак та тормады, полиция патруль машинасы выжлап узып китте.

Әнисе изрәп йоклый иде. Мәрзия, әнисен борчымаска дип, аяк очларына гына басып, бүлмәсенә узды, язу өстәленә терсәкләрен кадап, ике учы белән башын тотты. Бер минутта аның шатланасы, җырлыйсы, хәтта биеп китәсе килә, ләкин ул да булмый, бик ямансу булып кала һәм күзләрен яшь пәрдәсе каплый, тамагына кайнар төер утыра иде. Тормыш юлындагы борылышлар шунсыз гына үтмидер дә шул инде. Ул әнисенә Мидхәтнең язылышу хакындагы тәкъдимен ирештергән иде. Шуны көткән, шуның чынга ашасына шикләнмәгән ана бу хәбәрне табигый кабул итте һәм үзенең риза-бәхиллеген, хәер-фатихасын бирде. Загска китәр алдыннан, үз әнисеннән хәер-дога алган Мидхәт Зөлхиҗә апасының да ризалыгын алып чыгачак. Тәгъзимә улын гына хәерле сәгатьтә дип озатып калса, Зөлхиҗә ханым кызын да, тиз көндә кияве булачак егетне дә озатып җибәрергә тиеш. Бу чамадагысы мәсьәләнең йола ягы. Шунсыз ярамый, шартын китерергә кирәк. Асылда, хәлләрнең үрелешен бик сизгер күзәтеп торган аналар булачак кодагыйлар туй хәстәрен күрә башлаганнар иде инде. Аларның берсе дә сынатырга теләми иде. Икесе дә төпчек балаларын башлы-күзле итәләр бит. Саранланып торыр хәл юк, туй чыгымнарын күздә тотып, Тәгъзимә дә, Зөлхиҗә дә көтелмәгән хәлләргә мая булып торсын әле дигән суммаларын кузгатасы иттеләр. Тегесен карыйсы бар, бусын җитеш итәсе. Туй аркасында тун тегелә, дип әйткәннәр борынгылар.

Мәрзия дә әнисенең акрын-тыныч кына хәстәрен күреп йөргәнен сизә һәм шик-шөбһә, икеләнү аралаш шуңа нык бәргәләнә дә иде. Ник дигәндә, Мидхәт белән әле үтеп кенә бара торган төнге сөйләшүгә тикле ул газиз кешесенә өзеп кенә берни дә әйтә алмый иде ич.

Әнисе, йокысыннан торып, иртәнге чәйне көйләп йөргәндә, Мәрзия тагын бер үтенечен җиткерде:

 Әни, без бүген загска никахлашу турында гариза илтергә булдык, тиздән безгә Мидхәт килер, тагын бер кат риза-бәхиллегеңне әйтерсең инде.

Билгеле нәрсә: бик матур итеп дуслашып йөрүләре күз алдында булды. Әллә ни гомер үтмәсә дә, Мидхәткә дә тиз ияләштеләр. Өйләнешерләрме дигән сагаю юк иде. Һәр икесенең дә тормыш корып җибәрер чаклары бик җиткән. Мидхәтнең дә ни малай, ни егет чагы түгел, укыйсын укыган, җир җимертеп эшләп тора. Мәрзия дә, шөкер, һөнәре бар, гаилә кешесе булырга бик тә вакыт. Тагын да соңарсаң, яме дә, тәме дә китәсе дигәндәй.

Шулар барчасы мәгълүм була торып та, кызының өеннән китәр көннәрен күз алдына китерү Зөлхиҗәнең күңелен нечкәртә иде бугай шул. Ул җанында әллә нинди тулышу тойды. Җәйге кояшлы яңгырга охшап, аның елмаюлы йөзе буйлап яшь тамчылары гөрләде, иреннәре мимылдашты.

 Хәерле сәгатьтә булсын, балам! Әүвәле-азагы хәерлегә ашсын, кызым. Ходай тарафыннан сәгате сугылгач, кош та баласын очыра. Синнән генә калган эш түгел. Атабыз Адәм белән анабыз Хавадан килгән эш Пар күгәрченнәрдәй яшәрсез, Алла кушса, Мидхәт тә төпле күренә. Акылы-фигыле сөбханалла, килер гомерегездә дә шундый илтифатлы да, кайгыртучан да була күрсен, берүк Тәртипле-низамлы гаиләдә үскән, алма агачыннан ерак төшмәс, иншалла! Сиңа ни диим, балам? Иләс-миләс яшьтә түгелсең, күреп-аңлап торасың, иңнәреңә ир хатыны дигән зур йөк кабул итәсең. Шуны акылыңа киртләп куй, иргә игелекле булсаң, гомерең буе рәхәт күрерсең. Башта иреңне кайгырта торган бул, ул сине үзеннән артык кайгыртыр. Кыек басудан бер Ходай үзе сакласын! Күңел эчкәремнән иң соңгысын әйтим: кияү йорты бусагасын атлап кергәннән алып ләхетеңә кадәр иреңә тугры бул, намусыңны сакла. Әнкәй мәрхүмә әйтә торган иде, хатыннар кәрәчингә манган мамык, чит-ят ирләр ут, дип. Моны бел генә түгел, шуны һәр көн иманың итеп яңарт.

Әнисенең шул сүзләре Мәрзияне рухи яктан суйды. Хак әйтә, өзгәләнеп сөйли. Баласын бары тик яхшылык кына теләп үгетли. Тик ул вәгазь барыбер кызының йөрәгенә хәнҗәрдәй кадала. Ана белми бит, белмичә җәзалый

* * *

Туй матур үтте. Татарда гадәткә кергәнчә, иртәгесен кодагыйлар: «Алланың биргәненә мең шөкер, өстәлдән ялгышып сыңар бал калагы да төшмәде. Яшь кияү белән яшь киленгә тыныч-имин гомер кичерергә булыр!» диделәр.

Туй мәҗлесенә кияү ягыннан апалары-җизниләре һәм, авылдагы туган-тумачалардан тыш, хезмәттәшләре дә килгән иде. Мәрзия дә мәктәп коллективыннан берничә кешене һәм үзенең дус кызларын чакырды. Өстәлләр ике бүлмәне бер итеп тоташтырган булуга карамастан, кысынрак булса да, туйдагылар күңелләрен бик иркен тоттылар. Кырыктан артык кеше кинәнеп бәйрәм итте. Җыр, бию, музыка өзелеп тормады, мәзәк сүзнең чуты юк иде. Котлау сүзләрен берсеннән-берсе уздырып, тәэсирлерәк, җоррак сөйләргә тырыштылар. Соңгы ярты гасырда татарның туй тантанасына ишек җимереп кергән бер гадәткә генә урын булмады: яшьләрне бөтен халык алдында үбешергә көчләп, «Әче! Әче!» дип каравыл салмадылар. Чакырулы кунаклар дустанә генә итеп алдан кисәтелгән иде. Моны Тәгъзимә ханым теләге дип аңларга кирәк.

Бүләкләр дә мул булды.

Мидхәтнең түбәсен күккә тидергән бүләкне Мәрзиянең танышы, медицина институтының соңгы курсында укый башлаган студентка Миләүшә Фәхриева китергән иде. Ул килешен китереп бар мәҗлескә бүләкне күрсәткәннән соң, Мидхәткә унтугызынчы гасыр азагы егерменче гасырның беренче чирегендә иҗат ителгән һәм күчмә күргәзмәчеләр дип йөртелгән атаклы рәссамнарның иҗат үрнәкләреннән торган калын альбом бүләк итте. Күп еллар буена рухландыручылары һәм җитәкчеләре Иван Крамской булган ширкәткә кергән Репин, Суриков, Васнецов, Перов, Шишкин, Савицкий, Маковский, Левитан, Серов һәм башкаларның иҗат энҗеләреннән төзелгән бу альбом чит илдә басылган икән. Кәгазе дисеңме, буявы дисеңме күз нурыңны ала торган!

Бу бүләккә Мидхәт аның кыйммәтенә тиң юк дип исәпли!  кияү егетенең шатлану чамасын тасвирлавы кыен. Рәссам Миләүшәне үзенә тартып, суырып үпкәнен дә тоймый калды бугай. Барысы бергә шатланыштылар, кул чаптылар, хуплау сүзләре яңгырады. Миләүшә кияүнең кочагына сыенырга әзер иде диярсең. Мидхәтнең кулын кысканда, күзләренә шундый томырылып бакты, ул караш автоген утына тиң иде. Чаткы төшеп яна башлавыннан курыккандай, яшь кияү күзләрен читкә алды. Кулында әйтеп бетерә алмаслык җылылык калды. Сихерле, тылсымлы җылылык!..

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188