Бик хуп! Моны Мидхәт әйтте.
Ярый, ярый, диештеләр өлкәннәр.
Җырлагыз соң Мәрзия дә куәт өстәде.
Айсылу чөеп мактарлык та, салып ташларлык та түгел тавышы белән җыр башлады:
Мәгълүм җырның өч куплетын да җырлап чыкты ул, өстәл тирәсендәгеләр аны хупладылар.
Юк, баян уйнап торучы булмагач, не то Айсылу нигәдер аклану эзли иде. Авылда булса, Ислам баянына кушылып, бүтәнчәрәк әйттереп була моны. Аннары ул Мәрзиянең җырлавын сорый башлады. Үтенү генә түгел иде бу, бугазга басып даулау иде. Мәрзия Айсылудан котылу юлын чамалады һәм торып басты.
Җырлап карыйм соң, алай бик сорагач, диде ул һәм «Рәйхан» ны сузып җибәрде.
Укытучының җырлавын чын-чынлап яраттылар.
Һай, рәхмәт! диде Хакимә.
Булдырдың, Мәрзия! Тавышыңа күз тимәсен, балакаем! Монысын Тәгъзимә әйтте һәм шундук улына караш ташлады. Мидхәт ихластан рәхәтлек кичерә иде.
Айсылу бер сүз дә эндәшмәде.
Тәгъзимә күңелен исә шундук гаҗәп бер чуарлык басып алырга өлгерде. «Сандугач булып сайравы үзе бер хәзинә инде, әйтерең бармы?! дип фикер йөртте ул. Кеше хозурында нинди күркәмлек! Тик тик мондый сандугачларга күз атучылары да табылып торучан бит аның. Менә шул ягы балам өчен бәлагә әйләнмәсме? Хатын-кызның һәр адымын, һәр шөгылен каравыллап бетерә аласыңмыни?! Баласын иренә тоттырып, концертларга юырта башласа ни диярсең?.. Тфү, тфү, әйттем исә кайттым, уйлап кына бактым. Шайтан вәсвәсәседер, Ходаем. Бер гөнаһсыз кыз бала хакында ниләр уйлап утырам, өстемә язык алам түгелме? Тәүбә, тәүбә»
Иртәгесен җөмһүрият башкаласы Сабан туена бер төркем булып чыктылар: Тәгъзимә, булачак кодагый Зөлхиҗә, Хакимә, Айсылу, Мәрзия белән Мидхәт. Күңелләре булып, арып-талып кайттылар. Кәефләре бәйрәмчә иде
* * *
Июльнең береннән Мәрзия җәйге ялга чыкты. Укытучы халкы бу көннәрне сулышы белән тартып китерердәй булып көтә. Педагогларның бар сөенгәннәре дә шул: яллары озын.
Быелгы ял Мәрзия Сәмәрханова өчен үзенә бертөрле. Куанычлы, мәшәкатьле дә, шомлы да. Алар, никахлашуга теркәүне сорап, бүген-иртәгә гариза бирәчәкләр. Мидхәт өзеп әйтте, сузмыйбыз, вакыт җитеп узган, диде. Менә шулай кырт кисәр сәгатьләр җитү Мәрзияне сискәндереп җибәрде. Айлар буе эчтән сызып йөрү яңа халәткә күчте. Йә нык шартлау булачак та, һәммәсе зир-зәбәр киләчәк, йә кыска, әмма матур дуслык парлы тормыш рәвешендә үзенең дәвамын табачак. Шуларның кайсы булырын ачыклар өчен, Мәрзиянең Мидхәт белән, күзгә-күз карашып, хәлиткеч бер сөйләшү кирәк. Укытучы туташ шул эшкә базмый йөрде. Аның эчке газапларын берәү дә белмәде, сизмәде. Ниһаять, ул барысын дәррәү аныклау юлына басты. Иртәгә гариза бирәсе дигән көнне Мидхәткә сүз кушты.
Тыңла әле мине дикъкать белән, диде ул, моңа кадәр беркайчан да булмаганча җитди итеп. Тыңла, төшен, хөкемеңне чыгар, карар кабул ит. Бөтенесе синең кулыңда
Мидхәт мондый җил исүен аңлап җиткермәде. Гадәттәгечә, Мәрзияне назлап юатырга кереште:
Нәрсә, кәефең юкмы? Бөтенесе дә икебезнең ихтыярыбызда, икебезнең дүрт кулында, аппагым!
Әлеге сөйләшү Мәрзияләр йорты ишегалдындагы бакчада, төнге тынлыкта, Мидхәт укытучы туташны кинодан озатып кайткач булды.
Юк, бары тик синең кулда безнең киләчәк. Мәрзиянең тавышы ярым пышылдаулы иде, шулай да аның нык ачыргаланып сөйләве аңлашылып торды. Син хәзер шушы минутта мине бөтенләйгә ташлап китә аласың. Әйе, әйе. Мин бу хакта бүген әйтергә тиешмен, аннары соң булыр. Ташлап китүеңә ачулана да, рәнҗи дә алмам. Хакым юк. Тик, зинһар, дим, Мидхәт, сүзләремне акланырга теләп мескенләнә, ялварып җирдә ауный дип кабул итә күрмә. Түзәрмен, үзе егылган җыламас.
Мәрзия! Нишләвең бу? Әллә пәриләр алмаштырып куйдымы үзеңне?
Мәрзия каршысында басып, иңнәренә кул очлары белән орынып торган егетне, сизелер-сизелмәс кенә тартып, янәшәсенә утыртты һәм, аның колагына якын ук килеп, сүзен дәвам итте:
Мин гыйффәт җуйган кыз, Мидхәт. Моны сер иткән булып синең язмышыңны ботарлыйсым килми
Егет шул мизгелдә дертләп китте һәм, үзенә хисап бирмәстән, Мәрзиядән читкәрәк шуышып утырды. Тик шундук күз ачып йомганчы якынлашты, шулай ук исәп-хисап биреп тормыйча, Мәрзияне кочаклап алды. Әйтерсең лә, мондый хәбәр әйткән өчен, кызларны назлап-кочып мактыйлар!
Кочаклавы аңлап түгел иде. Ул, Мәрзиядән шул җөмләне ишеткәч, акылыннан ычкынган хәлдә калды. Билгеле инде, замана кызларының гыйффәтсезләре байтак икәнен ул белә иде, тик Мәрзиянең дә шул язмышка дучарлыгын уена да китерергә теләми, теләсә дә булдыра алмый иде. Һәм менә сиңа мә! Юкәдә икән чикләвек!..
Мидхәт телсез калды, өнсез утырды. Шул рәвешле күпме вакыт узгандыр, Мәрзиягә ул минутлар мәңгелеккә тиң тоелды. Егет мәхәббәт күбәләген кочагыннан җибәрде, күкрәк читлегенең эчкәресеннән алып тирән, бик тирән итеп сулады да сөйгәне көтмәгән сорауны бирде:
Бу хакта тагын кем белә?
Дөньяда ике генә кеше мин дә ул. Хәзер менә син беләсең.
Мидхәт тавышында ярсыну чагылып китте:
Аның кемлеген сорар дип уйлыйсыңмы?
Сорамасаң да сөйлим. Эчемдә гомерлек яра, ачуташ булып калмасын.
Көчләмәгәндер ич? Сорау үтергеч иде.
Мәрзия мондый мыскылга чыдарга тиешлеген аңлап сөйләде:
Ничек аңлатсам, иң хагын төшендерермен икән? Юк, көчләмәде. Алдашасым да, аны гына гаепле итәсем дә килми. Ул мин хәзер укыта торган мәктәбебездә укыган егет. Хәрби училище тәмамлап, лейтенант булып ялга кайтты. Мәктәптә үзешчән сәнгатьтә бергә кайнаша идек. Шуннан яхшы таныш. Мине үзләренең Васильеводан ерак түгел генә бакчаларына алып китте. Кунак итте, сыйландык. Гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр исерүем шунда булды. Нәтиҗәсе мәңгелек үкенеч, кабергәчә җәза, ирең була калса да, гомерлек кимсенү тоеп көн итү
Хәзер дә элемтәгез бармы?
Бернинди бәйләнешем дә юк. Шул көннән соң минем аны күргәнем дә булмады. Ул минем белән булган хәлен әллә бик гадәти санады, әллә акылына килеп, бик каты куркып калды, ләм-мим эндәшкәне булмады. Җиде еллап гомер үткән бит инде Мин үз эчемә бикләндем. Якты дөньяның нуры калмады минем өчен. Яшәргә хокукымны югалткан бәндәгә чутлап йөрдем үземне. Мәхәббәтсез шундый гамәл кылганыма үз-үземнән җирәндем. Ир-атлардан уттан качкандай читләшүчән булып калдым. Һични белмәгән хатын-кыз танышларым: «Син нигә бу тикле йомык? Бик астыртын, мәкерле җанмы соң әллә син?» диләр иде. Дөньяга шәрран ярыр, сөрән салыр хәлмени? Тешемне кысып, иренемне чәйнәп түздем, җан асрадым. Кияүгә чыгуны уема да китермәдем. Быел менә, сине очраткач, җаным язгы ташудай актарылды-айкалды. Азагы имин очланыр дип ышанмасам да, сиңа гашыйк булдым. Синең белән якын дуслыкта үткән санаулы көннәр минем йолдызлы көннәрем. Алар өчен сиңа рәхмәтлемен Инде барысын да үзең хәл ит. Әле соң түгел, загска гариза илтмәгән
Мидхәт тып-тын торды. Мәрзия тып-тын көтте. Ул шундый халәт кичерә иде: суга салсалар да, утка ташласалар да барыбер. Тиешле җәзасын алучы булачак. Рәнҗер хакы юк. Җәза бер килми калмый ул
Мин пионервожатый түгел, син пионерга керүче сабый түгел, дип телгә килде тора-торып Мидхәт. Ул эскәмиядән күтәрелде һәм Мәрзиянең каршына басты: Тантаналы вәгъдә итүеңне көтмим Шулай да бер сорау: киләчәгеңдә иреңә намуслы булып яшәреңә какшамас ышанычың бармы? Шундый ант бирә аласыңмы?
Карганыйммы? Мәрзия тавышына калтырау керде. Елап җибәрәсе шиксез иде. Ни дип карганыйм? Ике күзем дипме, алдагы гомерем дипме? Газиз анам белән ант итимме, олы икмәк хакы беләнме? Түземе төкәнде, ихтыярсыздан күз яшьләре акты.
Мәрзия кызганыч булып китте егеткә. Ул аны иңнәреннән алды. Ә тавышындагы кырыслык бөртек тә кимемәгән иде.
Син карганма да, аппагым, җылама да. Каргануны мин кабул итә алмыйм. Соңгы чиктә әйтә торган сүзләр тезмәсе дип беләм. Күз яшьләре бернигә дә дәлил була алмый, дип уйлыйм.