Гайнутдинова Дания Загретдиновна - Ялгыз таган стр 5.

Шрифт
Фон

Турысын гына әйткәндә, Тәгъзимә ханым даны илгә таралган җырчы дип егылып китүчеләрдән түгел иде. Югары сәнгать белән эшче хатын арасында шактый ара барлыгын икърар итми хәл юк. Әмма ул бу концертка бик теләп барды. Өстенә ниләр кияргә дигәндә дә, улы әйткәннәргә күнеп, риза булып торды, җаны тарсынмады. Ни генә димә, кыз карарга баруы иде лә! Бик ихтимал, улының күзе төшкән, күңеле яткан шул кыз бала килене булып куяр. Боерган булса, Мидхәт шуның белән гаилә корып җибәрер.

Тәгъзимә белән Мәрзия бик җылы күрештеләр дә бер-берсен ошатып, килешеп тә киттеләр. Егет бу хәлгә бик шат булды.

Мәрзия эченнән уйлап куйды: «Мидхәт әнисенә охшаган икән. Төсе белән анага тарткан ир бала бәхетле, диләр. Шулай гына була күрсен, Мидхәт бәхете минем бәхетем дигән сүз ич ул».

Тәгъзимә дә күңел түренә төшерде: «Төскә-биткә күз генә тимәсен, дия торган. Ире белән кем хозурына да барырлык. Холкы да сабыр-тыйнак кына күренә. Үзе тәмле телле, җан җылысы сизелеп тора». Әлбәттә, булачак каенана күпне күргән кеше, тәүге тәэсиргә алданмаска да тырышты: «Алдагысын бер Ходай гына белә инде. Раббым хәерле кыла күрсен. Кызлар барысы да, иргә чыкканчы, Бохара ефәге булалар. Егетне бер эләктереп алгач, бака ефәге икәнлекләрен дә яшереп тормаслык итеп батыраялар»

Тәгъзимә апасы Мәрзияне концерттан соң үзләренә өндәде. Кыз моны бөтенләй көтмәгән иде, рәхмәт әйтә-әйтә баш тартты. Мидхәт тә ныгытып кыстарга кереште. Мәрзия, рәхмәтләр укып, өенә кайтырга талпынды. Шулчак Тәгъзимә беренче тапкыр кырыслыгын күрсәтеп карады.

 Ихластан чакыруга алай киреләнү килешкән эш түгел, сеңлем. Без бит сине ни җитте урынга өндәмибез. Безнең кайда яшәгәнне күреп китәрсез. Аннары инде, бәлкем, атап чакырмыйча да килә торган булырсыз,  диде.

Педагог кызның күнүдән гайре чарасы калмады. Соңыннан исә Мидхәтләрдә булуына сөенеп бетә алмады. Тәгъзимә апасын тәмам якын итеп кайтты.

Мәрзияне Фәезхановлар фатирындагы пөхтәлек сокландырды. Һәрнәрсә үз урынында, бүлмәләр зәвык белән җиһазланган. Мидхәтнең китапханәсе бай гына икән. Күбрәк сынлы сәнгатькә караган китаплар. Матур әдәбият та байтак

Чөкердәшеп чәй эчтеләр. Тәгъзимә апасы таба ашлары остасы булса кирәк, өстәлгә сыйның менә дигәннәрен куйды. Өстәл янында ул Мәрзиядән гаилә хәлләрен сорашты, Зөлхиҗә ханым белән очрашыр җай да чыгарына өмете барын әйтте. Ике пенсионер, ике тол хатынның серләре сыешыр, дигән фараз белдерде.

Аннары Мидхәт кызны озата китте. Тәгъзимә кунак белән бик мөлаем саубуллашты, килеп йөрегез, дип калды.

Урамга чыккач, Мәрзия балаларча беркатлылык белән әйтеп куйды:

 Сират күпере дигәннәре ниндирәк була торгандыр, мин бүген шуны кичтем бугай,  диде.

 Минем әни менә шундый инде, Мәрзия Мирфатыйховна.  Егетнең бүгенге кичтән канәгатьлеге йөзенә дә, теленә дә чыккан иде.

Мәрзия дә аныңчарак җавап кайтарды:

 Әниең белән танышуыма сөенәм, Мидхәт Галимҗан улы Инде сине минем әни белән күрештерәсем бар.

 Мин синең кебек аяк терәп тормам, чакырмыйча ук барып керермен. Киләсе атнада менә. Сишәмбедә Рәссам мәсьәләне кырт итеп куйды. Әниеңә хәбәр сал, үзең дә исеңдә тот, диюе иде бугай. Чыннан да, Зөлхиҗә апасын күреп танышу теләге уянган иде аңарда. Иртәме-соңмы, бер күрешергә туры киләчәк ич инде. Тимерне кызуында сугуың хәерле!

Мидхәт сүзендә торды, сишәмбедә Мәрзияләргә килде. Аны көтеп алулары һәрнәрсәдә сизелеп тора иде.

Җыештырганнар, аш-су хәстәрләгәннәр, кием-салымның яңаларын, затлыларын кигәннәр. Егетнең куанычына, Зөлхиҗә апасы бик тере, сүзгә юмарт, дөньяга бик аек карый торган хатын булып чыкты. Мидхәт белән уртак телне тиз таптылар. Нишләгән диген Зөлхиҗәне?! Татарстан рәссамнарының күргәзмә залына барган, Мидхәт Фәезханов дигән останың барча хезмәтләрен карап кайткан. Сүзне шуннан башлап та җибәрде. Рәссам егет хуҗабикәнең сәнгатькә кагылышлы мәсьәләләрдә хәбәрдар булуын тиз чамалады.

Бу өйдә дә танышу чәен эчтеләр. Гомерен медицина дөньясында уздырган Зөлхиҗә, әллә ни тартынып тормастан, өстәлгә хәмер-шәраб куяр җае барын да әйтте. Сүз генә булып калмасын дип, табынга да китереп куйды. Тик Мидхәт, әдәп саклап, эчемлектән баш тартты.

 Бүгенгә чәй белән генә чикләник әле,  диде ул.  Кем белсен, мәйгә кагылган чаклар да булыр әле

Байтак сөйләшеп утырдылар, телевизордан татарча концерт карадылар. Хуҗабикә дә, кунак егет тә танышуларына бик шат иделәр

Ә берничә көннән, бакча түтәлләрендә җир җиләге пешә башлагач, Зөлхиҗә белән Мәрзия Мидхәтне әнисе белән бергә дачага, Идел аръягына кунакка чакырдылар.

Бакчада ял иткәндә, Тәгъзимә ханым Казан Сабан туена туган авылыннан энесе, килене һәм аларның кызлары киләсен әйтте. Сүз уңаеннан җаен китереп кенә, Мәрзияне киләсе кунакларга сый хәстәрләшергә чакырды. Бу гозергә каршы килү мөмкин түгел иде, кыз ризалашты. Мәрзия белеп торды: Тәгъзимә апасы булачак киленнең аш-суга булганлыгын сынап карамакчы

Иртәгә Сабан туе дигән көнне Мидхәтләргә Тәгъзимәнең бертуган энесенең хатыны белән кызы килеп төштеләр. Йорт башы Хакимә апасын һәм аның кызы Айсылуны Мәрзия белән таныштырды. Хакимә апасы да, кызы Айсылу да бик гадиләр, ачыклар иде.

Бәйрәм чәен шартын китереп эчтеләр. Мидхәт кайдан ничек юнәткәндер, табынга Казанда күптән күзгә-башка күренмәгән бик әйбәт шәраб та куйды. Бәллүр рюмкаларга бүлеп, Мәрзия белән Айсылуга тәкъдим итте, үзенә дә салды. Әнисенең дә, Хакимә апасының да лимонадтан кала бүтәнне эчмәгәннәрен белә иде.

 Сабан туе хөрмәтенә, танышу шәрәфенә!  диде хуҗа.

Колхозда сыер савучы булып эшләүче Айсылу, Мидхәт абыйсына рәхмәт әйтеп, рюмканы түнтәреп җибәрде. Өлкәннәр бер-берсенә карашып алдылар. Хакимәнең чыраеннан «Шулай, шулай, Тәгъзимә апа җаным, ферма кызлары хәзер «эһ» тә дими агын да күтәреп куялар. Нихәлләр генә итик соң, каланыкылардан өйрәндек бугай» дигәнне аңлап була иде.

Инде һәммәсе Мәрзиягә карадылар. Сынаулы гына түгел, җәзалы да иде ул карашлар.

 Рәхмәт, мин эчмим, эчкәнем юк,  диде кыз һәм нәфис бармаклары белән рюмканы эчкәрәк этәрде.

Мидхәт һичнинди мәкер-риясыз тост күтәрүнең гаебе юклыгын искәртәсе итте:

 Тотып куйыйк, Мәрзия! Айсылуга иш булыйк!

 Юк, рәхмәт, булдыра алмыйм.  Мәрзия, сүземнең соңгысын әйттем дигән кебек, баш чайкады.

 Ярар, алайса, сеңелнең союзнигы мин булыйм.  Рәссам шәраб йотып куйды һәм рюмкаларны кабат мөлдерәмә итте.

 Йә, барыннан авыз итегез  Тәгъзимә кунакларны кыстый башлады.  Белеп татыгыз, Мәрзия кулыннан үткән ризыклар

Укытучы туташ кыенсынып китте, бу турыда авыл кунакларына әйтмәскә дә була иде бит инде югыйсә. Мактавы идеме Тәгъзимә апасының, Мәрзиянең булачак килен икәнен чамалап торган туганнары алдында горурлануы булдымы, әллә бәяләгез инде менә улым күңеленә нур салган кешенең осталыгын диюе идеме? Мәрзия анык кына аңлый алмады.

Керфек кагышлары белән генә аңлашып, Мидхәт белән Айсылу шәрабны тагын эчтеләр. Авыл чибәре рюмкаларның өченчесеннән дә, дүртенчесеннән дә баш тартмады. Шәраб гайрәте каныннан башына күчкәч, Мәрзиягә дәгъва белдерүдән дә тайчанмады.

 Ялесәнә инде, Мәрзия, елына бер килгән Сабан туе хакына бер йотым кызыл капмаска! Изгеләрдән булып утырмыйксана!..

 Эчкәнем юк, Айсылу, гафу итегез. Миңа игътибар бирмәгез, мин бик шәпләп чәйлим менә

«Эчкәнем юк» дип тәкрарларга мәҗбүр итә бит бу сылу. Теленнән шул сүз чыккан саен, Мәрзиянең бәгыренә кан сава. Эчкәне бар шул аның, бар. Исереп бәлагә тарыганы бар. Хәзер менә алдашу газабыннан каны агулана

Башына китеп алган Айсылуның җырлыйсы килә башлады.

 Бер җырлап биримме үзегезгә?  дип сүз куертты ул.  Мин артист түгел, ну, бәйрәм чәендә бер җырлыйсым килә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188