Утырып елар заман
Әхлакка түгел, акчага
Башларны орган заман
Орлыксыз чәчкән заман бу,
Чәчми дә урган заман
Азгын заман, азган заман,
Үзең дә азар заман
Шигырь язар заман түгел,
Акылдан язар заман
Юләр кебек, тик торганнан
Авызын ерган заман
Бигрәк озакка китте бу
Һич узмый торган заман
24.03.04
Бик тырышсам
Шактый җыелган эшләрем,
Кылган гамәлләрем
Тырыштым инде, тырмаштым,
Таптым әмәлләрен.
Ныграк тырышсам, бөек тә
Була ала идем.
Мин бит бәләкәй чактан ук
Булган бала идем!
Нык тырышсам, исемемне
Данга күмә идем.
Үлсәм дә мин, данлы, шанлы
Булып үлә идем.
Бик тырышсам, мин шәбрәк тә
Язган булыр идем,
Ул чагында мактаулардан
Азган булыр идем.
Әйе, азган булыр идем,
Тузган булыр идем,
Бу мәсьәләдә барсын да
Узган булыр идем.
Мәйданнарның уртасына
Баскан булыр идем:
Һәм, әлбәттә, бронзадан йә
Таштан булыр идем.
Болай гына булмас идем,
Кашка булыр идем.
Тик Миңнуллин булмас идем,
Башка булыр идем
Күп тә түгел, аз да түгел
Әле эшләгәнем
Ярый әле шушыннан да
Түбән төшмәгәнмен.
9.10.03 27.03.05
бетералмыйлар
Рәсәй ул шундый бөек ил
Зурлап бетералмыйлар.
Рәсәй ул шундый фәкыйрь ил
Хурлап бетералмыйлар.
Юк, Рәсәй ул шундый бай ил
Урлап бетералмыйлар
27.03.05
Үзгәртеп кору
Үзгәртеп корабыз, дидек
Үзгәртеп коралмадык.
Үзгәрттек коралмадык,
Егылдык торалмадык,
Әле булса
Пычак та кыралмадык
Шулай шул, без тәртәләрне
Тиз генә боралмыйбыз,
Төз генә баралмыйбыз,
Нормаль ил булалмыйбыз.
Ә шулай да
Үзгәртми торалмыйбыз
26.03.05
Татар башы башка киселмәсен!
Ә бит нинди шәп егетләр булган!
Куркытмаган хәтта үлем дә.
Батыр булып, татар булып калган
Ул егетләр дошман өнендә!
Алар әле һаман исән кебек,
Алар әле безнең йөрәктә
Безгә бүген Муса Җәлил кирәк,
Җәлилчеләр кирәк бигрәк тә!
Без дә бүген җәлилчеләр кебек,
Без дә бүген Җәлил хәлендә.
Һәр татарның җаны тулы яра,
Булмаса да яра тәнендә.
Татарга да кояш чыгып ала,
Тарих бит ул аклы-каралы.
Ничә тапкыр чыгаралар инде
Халкыбызга үлем карары.
Шундый ук хәл хөкем сөрә бүген
Барасы юк ерак-еракка:
Стенага китереп терәделәр,
Тик басасы калды курокка
Гильотина юкмы безнең өстә?
Баш очына ешрак карагыз!..
Ерагаймый, якыная гына
Җәлилчеләр белән арабыз.
Җәлилчеләр булыйк, әй егетләр!
Җәлил булыйк, шагыйрь иптәшләр!
Куркып тормыйк башны кисәрләр дип,
Барыбызныкын да кисмәсләр
Баш имәгән татар! Нишлисең бит,
Баш имәгән башны кисәләр.
Нишләр идек бүген, дошманнарга
Башын игән татар, дисәләр?!
Ачы да соң татар язмышлары!
Бер уйласаң, исең китәрлек
Татар башы башка киселмәсен!
Киселгәннәре дә җитәрлек
20.08.04
Татар моңының таҗы
Илһам Шакировка
Ну җырлыйсың!
Өзелә бит
Гармунның күрекләре
Җырчылар күп ул татарда,
Юк синең кебекләре!
Юк шул синең кебекләре
Бәлки туарлар әле?!
Аларны да елый-елый
Бәлки тыңларлар әле!..
Ну җырлыйсың!
Син меңнәрнең
Үзәген өзәсеңдер.
Без түзәбез инде, үзең
Ничекләр түзәсеңдер?!.
Безнең язмышлар карурман,
Адаштык шул урманда.
Бәлки әле чыгалырбыз
Синең моңың булганда
Синең моңың әле безгә
Кирәк, кирәк булачак!
Син дә тынсаң, татар җаны
Туңачак та тыначак.
Син татарның асыл моңы,
Татарның кадерлесе!
Син татарымның үткәне,
Бүгенге-хәзергесе
Киләчәктә синең җырны
Аңлаучы табылырмы,
Яңа татарның җанына
Ул барып кагылырмы?
Синең моң, ялгыз кош кебек,
Чиксезлектә сулмасмы,
Сыеныр бер күңел эзләп,
Бәрелеп-сугылмасмы?..
Ул чагында ул Моң кошы
Ялгызы бәргәләнер,
Бәргәләнер дә әрнер ул,
Бәргәләнер дә әрнер
Ә шулай да өмет өзмик!
Алай ук булмас әле.
Ни булса да күңелләрдә
Моңнарың тынмас әле!
Син татар моңының таҗы,
Син Моң дигән Ил ханы.
Син татарның тыңлап туймас,
Мәңге тынмас Илһамы!..
Ну җырлыйсың!
Һәрбер җырың
Бәгырьләргә үтәрлек!
Синдәге моң татарымның
Гомеренә җитәрлек!
18.10.04
Нигә киттең инде, Юзи?!
Нигә киттең инде, Юзи?!
Шулай итәләрмени?
Тик торганнан Шигъриятне
Ташлап китәләрмени?
Син язасын кемнәр язар?
Беркем дә язмас инде.
Син янган утларда хәзер
Беркем дә янмас инде
Син Шигырьдә алтын идең,
Алтын да көмеш идең!
Син бит болай әйтми-нитми
Китмәскә тиеш идең.
Китмәскә тиеш идең син,
Яшәргә тиеш идең.
Безне Татар Шигыренә
Дәшәргә тиеш идең!
Син бар чакта дөньясы да
Яктырак, киңрәк иде
Нигә киттең инде, Юзи?!
Китмәскә кирәк иде.
23.01.05
Диңгез өстендә күбәләк
Кушылып кояш чыңына
Күктә күбәләк көлә.
Бер болыт, бер акчарлак юк-
Шул бер күбәләк кенә.
Күбәләк, нәни күбәләк
Оча диңгез эчендә.
Югалып кала кайчакта
Зәңгәр дулкын төсендә
Бернинди уй-хиссездер ул
Талпына да җилпенә.
Җилфер-җилфер-
Җилфер-җилфер
Белмим, кая җилкенә?
Оч да оча ул аны
Дулкыннар алдалыйдыр.
Ул үзенең көчсезлеген
Бөтенләй аңламыйдыр
Күзәтә диңгез үзенең
Канатлы җариясен
Рәнҗетер микәнни диңгез
Бу нәфис җан иясен?!.
Безнең гомер хатын-кыз дип узган
Безнең гомер хатын-кыз дип узган,
Алар өчен барсын кылганбыз.
Үзебез дә башсыз булганбыз шул,
Хәзер генә бераз тынганбыз.
Мәхәббәткә маңка мешать итми,
Ул безгә дә мешать итмәде.
Тик барсын да сөеп өлгермәдек:
Кызлар җитте, яшьлек җитмәде.
Хатын-кызлар мәсьәләсендә без
Ни акыллы инде, ни юләр
Беләсезме, яшь чакларда калды
Сөелүләр һәм дә сөюләр.
Күпме тырышсаң да, бу картлыктан
Булмый икән, булмый качыплар
Без яратып йөргән чибәр кызлар
Күптән инде әби-карчыклар.
Безнең яшьтә нинди гыйшык-мыйшык?
Дәрт бар ла ул, дәрман чамалы
Безнең яшьтәгеләр күптән инде
Түбәтәйле яки чалмалы!
Безгә хәзер хатыныбыз кирәк,
Хет арканы терәп ятарга.
Туры килә хәзер бер Ходайдан
Сәламәтлек теләп ятарга.
Безнең яшьтә инде гомер дигән
Кибәнне без очлап ятабыз.
Кызлар кочып ятмыйбыз инде без,
Пенсияне учлап ятабыз.
Без күптәннән әйттек бугай инде
Мәхәббәттә үз сүзебезне.
Көзгегә дә карап-карап алыйк,
Күрер өчен үз-үзебезне.
Безнең яшьтә нинди гашыйк булу,
Безнең яшьтә нинди сөяркә?
Вакыт инде сөяркәләр түгел,
Оныкларыбызны сөяргә
Әмма кызлар күрсәк, һәркайсыбыз
Без Дон-Жуан бераз, хан бераз.
Комачаулый ләкин яратырга
Склероз да остеохондроз
Без, әлбәттә, яратмаслык түгел,
Без, әлбәттә, эшем иясе.
Комачаулый ләкин кан басымы,
Язвасы һәм ишемиясе
Өйдә хатын, эштә дә хатын-кыз
Алар безгә шундый якыннар.
Ә шулай да бераз олыгайдык.
Бетмәс монда кызлар, хатыннар
Хатын-кыздан ял итәргә кирәк,
Эт еккан бу кризис чорында
Кичерерсез мине шигыремдә
Уенын да әйттем, чынын да.
Тик барыбер нинди тормыш инде,
Яшь чактагы төсле сөймәгәч?
Ә сез минем сүзгә карамагыз
Шагыйрь халкы ниләр сөйләмәс
Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез!
Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез,
Әрнетмәгез сәбәп тапмагыз.
Әнкәйләрнең нечкә күңелләрен
Күз карасы төсле саклагыз!
Беребез дә мәңгелеккә килми,
Аларның да җаны бер тына
Әнкәйләрне ялгыз калдырмагыз,
Тапшырмагыз картлар йортына!
Нурлы, җырлы булмас әнкәгезне
Сыйдырмаган фатир, йортыгыз.
Әнкәйләрне, берүк, ташламагыз,
Ана каргышыннан куркыгыз!
Әнкәйләрне, берүк, елатмагыз
Күз яшьләре безгә төшмәсен.
Әнкәйләрнең ачы күз яшьләре
Ләгънәт булып төшсә, нишләрсең?!
Әнкәйләр ул безне кичерер дә,
Ходай гына ләкин кичермәс.
Әнкәйләрнең догасыннан башка,
Авыр юллар җиңел кичелмәс.
Газиз әнкәйләр дип җан атыгыз,
Газиз әнкәйләр дип яныгыз!
Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез,
Эчегездә булса җаныгыз!
Әнкәйләргә тавыш күтәрмәгез!
Һәм күтәрелмәсен кулыгыз!
Сездән әнә гыйбрәт алып тора
Яныгыздагы кыз-улыгыз.
Әнкәйләрне, берүк, онытмагыз,
Әгәр дә сез кеше икәнсез.
Онытсагыз, гөнаһларга батып,
Сез үкенеп гомер итәрсез!
Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез,
Милләткә бит аның хурлыгы.
Аналарга булган хөрмәт белән
Бәяләнә милләт зурлыгы.
Мин хурламыйм монда берәүне дә.
Әйбәт балалар бар, бар алар!..
И аналар! Үстерсәгез иде
Халкыбызга лаек балалар!
03.03.2005
Туган җир
Мине тапкан туфрак бит ул,
Мине баккан җир бит ул
Туган җирен онытмаган