Миннуллин Роберт Мугаллимович - Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём! стр 2.

Шрифт
Фон

Гөрләп тора бүген Болгарыбыз!

Болгарыбыз карап торганыбыз!

Истә әле илләр корганыбыз!


Болгарыбыз чәчкән-урганыбыз!

Истә әле бөек булганыбыз!

Бөек булып калыр Болгарыбыз

Шул Болгарның бөек уллары без!


Җыйды безне изге Болгарыбыз

Өзелмәсен күңел кылларыбыз,

Сүрелмәсен күңел моңнарыбыз.

Изге булсын һәрбер кылганыбыз,


Имин булсын килер елларыбыз,

Һәм хәерле булсын юлларыбыз!

Рухи туганлыкка ирештерсен,

Килештерсен безне Болгарыбыз,


Башка бөек халыкларга кабат

Тиңләштерсен безне Болгарыбыз!

Киңәштерсен, көрәштерсен безне,

Берләштерсен безне Болгарыбыз!


10.06.06

Хуш инде, иске Казан!

И борынгы, иске Казан!

Күңелне җилкетәсең.

Аерылабыз, хуш инде!..

Мин китмим, син китәсең.


Исем китеп карап йөрим

Абына да сөртенә

Иске Казан юкка чыга,

Иске Казан сүтелә.


Ничек түзәдер бу Казан

Тарихның җәберенә?

Йортлар түгел, ә халкымның

Хәтере җимерелә.


Юк, юк, дошманнар җимерми,

Җимерәбез үзебез.

Борынгыдан берни калмас

Бераз гына түзегез!


Без төзибез өр-яңасын,

Ул озак торыр микән?

Ул балкып торыр микән соң,

Безнеке булыр микән?..


Уза заман, туза Казан

Казан гына тузамы?

Туза бит тарих тузаны

Күңел шуңа сызамы?


Юкка чыга иске Казан

Мин инде нишли алам?

И борынгы, изге калам,

Сиңа кул изәп калам.


Юкка чыга иске Казан

Яңасы ничек булыр?!

Яңа чорлар көтә безне

Ничекләр кичеп булыр?!


29.03.05

Тышта

Тышта бүген башка вакыт

Калмыйк әле без дә ятып,

Карыйк әле без дә татып!


Тышта бүген башка чорлар

Без белмәгән башка җырлар,

Узылмаган башка юллар.


Тышта бүген башка заман

Әллә яхшы, әллә яман?!

Аңлый алмыйм әле һаман.


26.03.05

Татар яшьләренә

И татарның киләчәге,

И татарның яшьләре!

Булмасагыз ярар иде

Татарның күз яшьләре.


Татарның сез горурлыгы,

Даны булсагыз иде,

Бөтен татар дөньясының

Җаны булсагыз иде!


Тик сезгә бер соравым бар:

Бармы сездә татарлык?

Нинди сыйфатларыгыз бар

Татар диеп атарлык?


Сезме ул ата-бабаның

Өметләрен акларлык?

Сезме ул авыр чакларда

Халкыбызны якларлык?


Үзебезнең татармы сез,

Әллә инде башкамы?

Кызыкмагыз! Әллә инде

Ул башкалар кашкамы?


Кашка түгел, һичкенә дә

Без башкадан ким түгел.

Әгәр кашкалар бар икән,

Алар безгә тиң түгел.


Сезме ул татар кавеме -

Бар дөньяны тотарлык?..

Татарлыктан оялмагыз,

Оят түгел татарлык!


Сезгә сәер дә тоелыр

Шагыйрнең бу үгете.

Тик белегез: татарымның

Сез бердәнбер өмете!


Сезне күрсәм, бераз гына

Җылынып куя күңел.

Сез булганда без бит әле

Бөтенләй беткән түгел.


Без бу җирдә күпне күрдек:

Асылдык та атылдык.

Татар булу җиңел түгел,

Татар булу батырлык!


Татар булалмый куркаклар,

Манкортлар һәм мескеннәр.

Үзебезгә сорау бирик:

Без кем әле, без кемнәр?


Без ил корган, дөнья тоткан,

Без чәчкән, урган халык!

Кыскасы, без ни тотсак та

Булдыра торган халык!


Менә сезгә тарих, җыр-моң,

Менә сезгә тел, дәүләт

Без кулдан килгәнне эшләдек,

Ә хәзер сезнең нәүбәт!


22.06.2006

Яңа еллар хәзер тизрәк килә

Яңа еллар хәзер тизрәк килә,

Буран бурап, буран дулатып

Нигә шулай каударланадыр ул,

Нигә ашыгадыр бу вакыт?!


Яңа еллар хәзер тизрәк килә,

Яңа еллар хәзер өлгеррәк.

Алай түгел иде без яшь чакта,

Башкачарак иде элегрәк.


Килә иде ашыкмыйча гына,

Сагындырып кына, көттереп

Хәзер исә килгән һәр Яңа ел

Бәгырьләрне ала өттереп.


Яңа еллар хәзер тизрәк килә,

Туктатып та булмый ичмасам.

Вакыт шулай бик тиз узар диеп

Уйламаган идем һичкайчан


Гомер элек акрын ага иде,

Дөньялары шундый идеме?..

Әллә еллар кызулады шунда,

Әллә безнең тизлек кимеде?


Яңа еллар тизрәк килгән саен,

Гомерләр дә тизрәк үтелә.

Гомер йомгагы бик тиз тәгәри,

Гомер йомгагы тиз сүтелә.


Яңа еллар белән картлык килә

Күңелләрне тырный шул инде.

Яңа еллары да, картлыгы да

Бездән сорап тормый шул инде.


Безнең яшьтә хәзер хәлләр башка,

Безнең яшьтә комнар коела.

Кемнәрдәндер комнар коеладыр,

Миннән менә моңнар коела.


Өлкән яшьтәгеләр китә тора,

Япь-яшь кызлар безгә киләчәк.

Безгә карап елмаячак алар,

Безгә карап, алар көләчәк.


Чибәр-чибәр кызлар, беләм инде,

Хәзер инде безгә карамас.

Кызлар карамаса, без карарбыз,

Ярамаса, әйдә, ярамас.


Борчылмагыз, бу очракта безнең

Йөрәк түгел, акыл җиңәчәк.

Ә шулай да кызлар кызлар инде,

Матур булыр төсле киләчәк.


Яшибез бит әле! Тыеп булмый

Күңелләргә тулган шатлыкны

Бәйрәм белән басыйк сагышларны,

Бәйрәм белән алдыйк картлыкны!


Көлешкән һәм шаярышкан булыйк,

Ыгы-зыгылардан бушаныйк

Бәхетлеләр булып кыланышыйк,

Үзебез дә шуңа ышаныйк!


Яңа еллар шулай берәм-берәм

Килә тора, килә торсыннар.

Депутатлар закон чыгарсыннар,

Игенчеләр иген урсыннар!


Ә шулай да тормыш рәхәт бит әй,

Яңа еллар җиткәч, бигрәк тә

Без карт булып кыланабыз гына,

Без егетләр әле кирәктә


Яңа еллар хәзер бик тиз килә,

Быелгысы бигрәк ашыга:

Сөендерим әле боларны, дип,

Кочак җәеп килә каршыга.


Яңа елда кебек бу дөньяның,

Бу тормышның бөтен яме дә.

Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый

Без балалар кебек әле дә


Яратабыз инде бәйрәмнәрне,

Бәйрәм саен килгән ялларны

Ә Яңа ел ел да киләчәк ул,

Каршыларга язсын аларны.

Ярың булса, шундый булсын!

Ярың булса, шундый булсын:

Күңелеңне күрерлек,

Синең кайнар кочагыңа

Үзе килеп керерлек.


Ярың булса, шундый булсын:

Бергә гомер сөрерлек.

Сине ефәкләргә урап,

Алтыннарга төрерлек!


Ярың булса, шундый булсын:

Кадереңне белерлек.

Бөтен кайгы-шатлыгыңны

Урталайга бүлерлек!


Ярың булса, шундый булсын:

Син дип янып йөрерлек.

Бер генә көн күрмәсәң дә

Бәгыреңне телерлек!


Ярың булса, шундый булсын:

Синең өчен үлерлек.

Юк, юк, үләрлек булмасын,

Булсын ул яр гомерлек!


2004

Яшәр идем

Яшәр идем мин бу җирдә

Былбыл булып кына,

Сайрар идем көйләремне,

Талга кунып кына


Очар идем мин биектә

Бөркет булып кына,

Күзәтер идем җиремне,

Өстән торып кына


Кайтыр идем туган җиргә

Кырказ булып кына,

Гомер итәр идем илдә,

Оя корып кына


Ә мин һаман яшим әле

Кеше булып кына

Кош була алырмын, ахры,

Кабат туып кына.


19.03.05

икән

Көз гел моңнан тора икән,

Җанга моңнар тула икән,

Көз и моңландыра икән

Миңнуллинландыра икән!


2003

Бик тә аңлыйм хәлләреңне

Яшьлек дустым Рим Гаскәригә

Күз алдымнан китми һаман

Син яраткан Гатия

Андыйлар тик синең төсле

Гашыйк җаннарга тия.


Бигрәк чибәр иде шул ул,

Бигрәк матур кыз иде:

Егетләрнең күңелләрен

Өтә торган куз иде.


Куз иде шул, ялкын иде,

Безгә дә якын иде.

Синдә генә, синдә генә

Иң матур хатын иде.


Синең Ләйләң булгандыр ул,

Алиһәң иде микән?

Йолдыз иде, сүнде инде

Әллә күз тиде микән?


Үзе сүнде, гүзәллеге

Калды безнең хәтердә

Сине ничек юатырга,

Тагын ниләр әйтергә?


Үзең генә беләсеңдер

Ничек авыр булуын

Югалтты шул инде Илеш

Үзенең бер сылуын.


Гатиянең юклыгына

Һич ышанып беталмыйм.

Хәлләреңне бик тә аңлыйм,

Ярдәм генә итәлмыйм.


9.11.05

Вәхшилек

Ерткыч җанварлар күбәйде

Кешеләр арасында.

Каян шулкадәр кансызлык

Бу адәм баласында?!


Арта бара арабызда

Кансызлар, җанкыярлар.

Ул канкоярларны кемнәр

Кайчан ничек тыярлар?


Фәлән итим, төгән итим

Чорыңны, дәвереңне!..

Кеше үтерү үзе бер

Һөнәргә әверелде.


Шушыларны уйлыймын да

Мин имәнеп китәмен.

Әйтерсең лә белми алар

Үлемнең ни икәнен.


Ах, вәхшиләр! Тарихларда

Калыр кара даннары

Үзләренең дә беркөнне

Тамар кара каннары


Юктыр аларның бер кат та

Үлеп караганнары.


22.03.05

Шагыйрь

Әллә кем дә түгел кебек.

В. Тургай

Әллә кем дә түгел кебек,

Гап-гади бер кеше.

Шигырь язу бар белгәне,

Бар эшләгән эше.


Бер карасаң, патша кебек,

Бер карасаң гыйбад.

Безгә аның үзе түгел,

Гыйбадлыгы кыйбат.


Бер карасаң, әүлия ул,

Бер карасаң салмыш.

Кайсы чакта хактыр да ул,

Кайсы чакта ялгыш


Үзе акыл иясе ул,

Үзе исә җүләр.

Ул шул акыллы килеш тә

Җүләр булып үләр.


Әллә кем дә түгел кебек,

Ә бит нинди сүзе!

Нинди генә булса да ул

Милләтенең йөзе.


Гадәти бер кеше шундый

Сәер буламыни

Була Сәер булмаса, ул

Шагыйрь буламыни?!


20.03.05

заман

Иркәләнер заман түгел,

Әрнер һәм сызлар заман


Моңланыр, җырлар заман бу,

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3