Миннуллин Роберт Мугаллимович - Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём! стр 4.

Шрифт
Фон

Ир генә чын ир бит ул!


Туган җирен онытучы

Башкалардан ким бит ул,

Каберенә бер урын да

Тапмаска мөмкин бит ул.


Ә туган җир бик иркен ул,

Туган җир бик киң бит ул.

Иң гүзәл җир, иң газиз җир

Туган җир иң-иң бит ул!


Мин агызган кендек каны,

Мин тамызган тир бит ул

Һәммәбезнең туган җире

Изге җиргә тиң бит ул!


Әнкәм кебек берәү бит ул,

Әткәм кебек бер бит ул

Мин кайтасы туфрак бит ул,

Мин ятасы җир бит ул!


03.04.05

Әдәп саклап уза гомер

Әдәп саклап уза гомер.

Мин аңладым күптән:

Тәхете дә, бәхете дә

Төшми икән күктән.


Әдәпсезләр һәм әрсезләр

Чыга тора алга.

Чебеннәр шикелле алар

Җыелалар балга.


Кайчакларда алалмыйсың

Алга килгәнне дә:

Эләктерәләр әрсезләр

Сиңа дигәнне дә.


Туа яңа комсызлары,

Яңа каруннары.

Бар ни дә юк ни аларга

Әхлак кануннары.


Була оятсызланырга,

Була кычкырырга

Нигә әле эт шикелле

Бәйдән ычкынырга?!


Этешсеннәр, төртешсеннәр

Андыйларга төкер!

Тамак та тук, өс тә бөтен,

Исән-саубыз, шөкер!..


Ни дисәң дә, шул ук бер сүз,

Шул ук бер зар инде

Әдәп саклап уза гомер

Узса узар инде.


22.09.95

Тагын сезне котлыйм инде

Тагын сезне котлыйм инде,

Тик көлмәгез берүк сез:

Чөнки ел да бер үк җыр бит,

Бер үк котлау, бер үк сүз.


Ел саен әйтелә торган

Шул ук бер теләк инде,

Ел саен бирелә торган

Шул ук бер бүләк инде


Былбылларны да уздырып,

И сайраган булабыз,

Сүзләрнең иң матурларын

И сайлаган булабыз


И ярарга тырышабыз,

И булышкан булабыз.

Сез ышанган буласыздыр,

Без тырышкан булабыз.


Сезгә ныклабрак карасаң,

Сез бик гүзәлдер әле.

Сезнең ирләрегез сезгә

Ничек түзәдер әле.


Сезнең җаныгыз матурдыр,

Сезнең хисләр миллидер.

Сез сылудыр, бик нәфистер,

Сез бик нечкә билледер.


Сезгә әле унсигездер,

Сезгә инде илледер

Безнең татарның кызлары

Илледә дә җилледер.


Сез әле Ләйлә шикелле

Ярата беләсездер.

Күптән сүнгән хисләрне дә

Яңарта беләсездер.


Яратуның әллә нинди

Серләрен беләсездер,

Ул серләрнең әллә нинди

Төрләрен беләсездер


Кемнең генә кочагында

Ятасыздыр инде сез,

Абага күк төнлә чәчәк

Атасыздыр инде сез.


Мин белмим шул инде сезне,

Яратып карамагач.

Сезгә кем кирәктер инде

Безләр дә ярамагач


Мин яраталмам шул инде

Барыгызны берьюлы.

Миңа җитә берегез дә,

Миңа җитә бер җылы.


Без алай ук Мәҗнүн түгел,

Без гади гашыйк кына.

Без бит Мәҗнүннәр янында

Бер артык кашык кына.


Шулай да матур сүз көтә

Сезнең зур, матур күзләр.

Ярар инде, котлыйм сезне

Күп бездә матур сүзләр!


Тик дан җырлыйм бүген фәкать

Күзләрегезгә генә,

Мин дан җырлыйм алма кебек

Йөзләрегезгә генә,


Иреннәрегезгә генә,

Кулларыгызга гына

Иң тәмле сүзне әйтермен

Колагыгызга гына.


05.03.05

Каһарман якташым Даян ага Мурзинга

Минем кебек Сөн буенда

Уйнап үскән Мурзин Даян

Хәзер аның кем икәнен

Белеп була әллә каян!


Легендар «кара генерал»

Баян улы Мурзин Даян!

Халкым, авыр чакларыңда,

Даян Мурзиннарга таян!


Батырлыклар, тапкырлыклар

Килгәндер ул каян аңа?

Сезгә, сезнең батырлыкка

Мин дан җырлыйм, Даян ага!


Сезнең белән горурланам,

Сезне мактыйм, сезне зурлыйм!

Барыбыз да сезнең кебек

Булалмыйбыз, Даян Мурзин.


Сезнең төсле була алсак,

Без шул башка булыр идек.

Күптән инде без бәхеттән

Күккә ашкан булыр идек.


Дәүләтле бер халык булып

Йөрер идек хәзер менә!..

Тик батырлар күп булмый шул

Даян Мурзин да бер генә!


Без дә егет асыллары,

Без дә төшеп калмаганбыз:

Халкыбызны кулыбыздан

Килгән кадәр данлаганбыз!


Ә шулай да, Даян ага,

Каһарманлык синдә генә!..

Юкса син дә минем төсле

Үскәнсең бит Сөндә генә.


8.07.05

Синең белән очрашкачтын

Балачак дустым Альберт Тимергазиевка

Дөньялар кызык икән ул

Таралдык та беттек.

Гомер дигән озын юлның

Уртасын да үттек


Кырык сигезләр авылда

Икәү генә идек.

Шуңа да без бәябезне

Бик тә белә идек.


Шәммәттән дә шәп егетләр

Бар бит алар, бар бит.

Шул егетләрнең икесе -

Роберт белән Альберт!


Ә Зиннур, Фәһим, Мөдәллиф

Бездән зуррак иде.

Шулар белән сугыштык бит

Без дә дурак инде.


Ә Фән, Фәнил, Айрат, Тәбрик

Бала-чага иде.

Алар безнең артыбыздан

Калмый чаба иде


Ул чакларда безгә әле

Ун яшь тулган микән?

Әткәйләр дә без үскәндә

Яп-яшь булган икән..


Әнкәйләрне әйткән дә юк

Әй чибәрләр иде!

Шуны да белмәгәнбез бит

Әй җүләрләр инде.


Шул чакларны уйлыймын да

Елыйсылар килә,

Шәммәтнең бер эте булып

Улыйсылар килә.


Кемнәр бар да, кемнәр юк шул

Өлкән буын без дә.

Сызлаштыра буыннар да,

Начар күрә күз дә.


Күзгә хәзер йокы керми,

Сезне күрәм төштә.

Тик төшләр дә өзелә шул

Иң кызыклы төштә.


Безнең балачагыбыз да

Шул төш кебек кенә.

Китәсе килә кайчак шул

Төшкә кереп кенә


Сирәк инде очрашу да,

Хәлләр белешү дә

Төш шикелле генә булды

Безнең күрешү дә.


01.08.04


Җыр аның җаны иде

Композитор Фасил Әхмәтовны

сагынган минутларда

Ул матур күңелле иде,

Ул моңлы Фасил иде.

Ул җырдан гыйбарәт иде,

Ул моңнан хасил иде


Татарның моңы иде ул,

Дөньяның яме иде.

Җыр аның җегәре иде,

Җыр аның гаме иде.


Җыр аның бәгыре иде,

Җыр аның җаны иде.

Иң матур чагы җанында

Җыр туган чагы иде.


Моң дәрьясында калды ул,

Моң дигән утта янды.

Таякка түгел, халкының

Күңеленә таянды.


Таянды татар җырына,

Татарның моңнарына.

Кагылды ул күңелләрнең

Иң нәзек кылларына


Инде менә искә төшә

Йә моңлы, йә җор булып,

Һаман да җанда яңгырый

Онытылмас җыр булып.


Җырлары әй затлы иде,

Үзе дә асыл иде

Башкача мөмкин дә түгел,

Чөнки ул Фасил иде.


23.11.05

Татарстаныбыз!

Татарстаныбыз дастаныбыз

Татарстаныбыз даныбыз!

Татарстаныбыз әле яңа

Атып кына килгән таңыбыз!


Татар диеп, Татар Иле диеп,

Коелгандыр күпме каныбыз.

Түгелгәндер күпме күз яшебез,

Күпме әрнегәндер җаныбыз


Газиз Ватанымның, татарымның

Үткәннәре үзәк өзмәле.

Бүгенгесе әле ярый торган,

Бүгенгесе әле түзмәле


Ниләр көтә безнең Татар Илен,

Ниләр көтә Татар Дөньясын?

Карыйдыр да кемдер өмет белән,

Укымакчы була кем ясин


Безне һаман исәплиләр әле

Беркатлыга яки исәргә:

Кемдер безне илдән яздырмакчы,

Кемдер тели телне кисәргә.


Кемдер бармак яный, динегездән

Яздырам дип безне куркыта.

Илле халык кына телле була,

Телле халык кына ил тота.


Ә кемнәрдер анда киләчәккә

Китеп бармакчылар татарсыз

Ә без татар түгел Татарстансыз,

Без милләт тә түгел Ватансыз.


Яшәсен һәм чәчәк атсын дисәк

Татарстан дигән илебез,

Ныклы булсын безнең иңнәребез

Һәм буылган булсын билебез!


Татарстаныбыз булса гына

Татар булыр шуны белегез!

Шул чагында гына исән татар,

Шул чагында гына тере без.


Татарлар да бер уяныр әле,

Бер туйдырыр әле йокысын.

Килер буын ләгнәт укымасын,

Алар безгә рәхмәт укысын!

Татарларны күккә күтәрдең син

Татарстан Республикасының

Беренче Президенты Минтимер

Шәрип улы Шәймиевкә

Без патшалар күреп үскәнмени?!.

Хан, солтан ни безгә, патша ни

Без өйрәнеп беткән идек инде:

Урыс ни дә безгә, башка ни


Бер халык та ләкин була алмый

Ходай Тәгаләнең кашкасы.

Һәр кешенең була үз Алласы,

Һәр халыкның була патшасы


Син дә менә туган халкыбызның

Президенты булдың, илбашы.

Ни күрсә дә халкы белән күрә,

Иле белән күрә ир башы


Ә татарга кайчан җиңел булган?

Заманалар һаман болгавыр.

Шул болгавыр чорда дәүләт тоту

Бигрәкләр дә авыр, мең авыр.


Башың белән җавап бирәсең бит

Милләт өчен, дәүләт өчен дә

Иң авыры һәм иң катлаулысы

Дәүләт тоту дәүләт эчендә.


Үз халкыңа синең игелекләр

Тау кадәрле!.. Күбрәк булмаса?!.

Ул эшләрне эшли алмас идең

Күкрәгеңдә кодрәт булмаса.


Син һәрвакыт халык белән булдың,

Тора белдең әйткән сүзеңдә.

Татарларны күккә күтәрдең син,

Күтәрелдең бергә үзең дә.


Ә зәңгәр күк очсыз-кырыйсыз ул,

Биек әле күге татарның

Иң мөһиме, татарларга син бит

Татарлыгын кире кайтардың.


Син күтәрдең татар катламнарын,

Син киңәйттең татар чикләрен

Хак бәяне сиңа тарих бирер

Бозмасалар тарих битләрен.


Моннан соң да булалырмы татар

Милләтләрнең данлы, санлысы?!.

Син сүзеңне әйттең! Татарларның

Үзләреннән тора анысы.


3.06.2012


Себер шигырьләре

«Себер белән куркытмагыз!»

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3