Дерись, давай, дип кычкыра.
Вас же много, а я один, дим мин.
Они не будут участвовать, ди әнинең ахирәтенең җүнсез малае. Теге тагын кизәнә, мин үземчә саклангандай итәм. Кулы белән эләктерә алмагач, ул аякларын эшкә җигә. Аягын күтәрүе була, гөрселдәп җиргә ава. Торганын көтәм. Тагын егыла. Инде мин дә, кызып китеп, юлбасарга бар көчемә тамызам. Авыз-борыныннан кан китә тегенең. Егылган җиреннән торып, тагын миңа ябырыла бу, иягенә шәп кенә эләккәч, аяк буыннары йомшарып, җиргә утыра. Сул кулы белән канга баткан битен сөртеп алып, иптәшләренә:
Бейте его! дип акыра.
Уңнан тибәләр, малай, сулдан тибәләр. Арттан бәреп маташалар. Берсен сугып егам, икенчесен ботыннан тотып бәрәм Озакка китте сугыш. Ярый әле, авылда үсеп, күрше авылга сәпидтә йөреп, чаңгыда чабып җыйган түземлек бар. Йодрык сугышы иң югары ноктасына җитте. Минем ике аякка икесе, тагын икесе кулга ябышты. Шәрип, җирдән торып, бар көченә кизәнеп сугарга килә. Күзләрен кан, нәфрәт баскан. Өс-башы кып-кызыл үзенең. Болай ук килеп чыгар дип көтмәгәндер инде ул. Иптәшләре алдында оятка калды бит. Хәленнән килсә, бу мизгелдә үтерергә дә риза иде ул мине.
Менә ул миңа якынлаша. Дүрт көчеге дүрт җиремә ябышкан ычкындырмыйлар. Хуҗаларының сукканын көтәләр. Соңгы мизгелдә уң кулымны тартып алып, томырдым теге бәдбәхеткә. Ул «лып» итеп арт санына утырды. Шулвакыт, якамнан сөйрәп, мине дә җиргә ектылар. Шәрип, ачуына чыдаша алмыйча, минем кабыргаларга тибә. Ботинкасы белән чигә тирәсенә дә эләктергәч, күз алларым караңгыланып китте
Аңыма килсәм, теге мөртәт өстемә утырган да мине күзәтә. Айныганымны күреп:
Ханиф, ты же маме не скажешь, ди.
Тор өстән! Мин син түгел, әнигә әләкләргә! дим. Ул тора, кулын сузып, миңа аякка басарга ярдәм итә. Көчекләре нота кәгазьләрен җыеп, папкага тутырып миңа сузалар.
Мы же с тобой друзья, Ханиф! Шулай бит? ди әнинең ахирәтенең юлдан язган малае, кулын сузып. Мин, барысы белән дә саубуллашып, өйгә кайтып киттем. Сыдырылмаган бер генә җир дә калмаган иде. Бигрәк тә ирен, колак, кабырга тирәләре әрни.
Өйгә кайткач, тиз генә йокы бүлмәсенә кереп сызмакчы идем, әни күреп алды: «Ни булды, әллә тагын кыйнаганнар инде?!» ди.
Юк, таеп егылдым.
Таеп егылган кешенең иреннәре дә, колак тирәләре дә сыдырылмый. Нәрсә булды инде тагын?
Егылдым!
Әни күпме генә төпченсә дә, телне чишә алмады. Телевизор каравымны беләм. Бүген миңа әйбәт кенә эләксә дә, мин җиңүче идем. Үземнең куркаклыгымны җиңүче.
Өченче көнне мәктәпкә килгәндә, минем батырлык күпләргә билгеле иде инде. Классташлар дөресен белмәкче булып төпченергә тотынды.
Булмады бернәрсә дә! дигән булам мин.
Дәрес башланырга ун минутлар кала Шәрипләр бандасы класска килеп керде. «Тагын нәрсә кирәк икән инде бу хайваннарга», дип борчылып куйдым. Шунда алар килеп, кул биреп күреште дә, Шәрип миңа:
Молодец, Ханиф! Ты оказывается язык за зубами можешь держать, диде.
Соңыннан аңлашылганча, әни иптәш хатынына: «Малайны кыйнап кайтардылар кичә», дип зарланган. Үз чиратында Гөлсем апа да: «Минекен дә җимереп кайтардылар бит кичә», ди икән.
Мин баян курсларына Яңа елга хәтле йөрдем дә көннәр язга авыша башлагач ташладым. Фәрит абый, мескенкәем, ничә тапкыр өйгә килде. Әниләргә аңлата, мине үгетли. Имеш, мин, музыка мәктәбен тәмамласам, танылган баянчы булачакмын. Мондый сиземләү, тоемлау сирәк кешеләрдә генә була, ди.
Әниләр каршы түгел. Аена 18 сум түләп йөртергә дә риза. Фәрит абый әйтә: «Җитәкчебез белән сөйләшәм, ярты бәясен генә калдырабыз быелга. Киләсе сезоннан бөтенләй бушка йөрттерәм», ди. Тыңламадым мин олы кешенең сүзен. Мәгънәсезлегем инде. Ә бит минем укытучым югары музыкаль белемле белгеч кенә түгел, иң яхшы татар баянчыларының берсе дә булган.
Соңыннан аңа кушылып Әлфия Авзалова, Илһам Шакировларның җырлавын телевизордан бик күп тапкырлар күрергә туры килде. Мин, горурланып, шатланып: «Менә ул минем укытучым!» дия идем. Рәхмәт сиңа, Фәрит ага, безне музыка серләренә төшендерергә тырышканың өчен! Мең рәхмәт!
Шулай итеп, профессиональ баянчы була алмадым мин. Ләкин уйныйм, Ходайның биргәненә шөкер. Начар түгел, диләр.
Миңа багышлап яз
Без яшь чакта барысы да шигырь, хикәя яза иде. Иң кимендә стена газетасында мәкалә бастыра. Чит илләргә, чит шәһәрләргә хатлар юллый, хат алыша. Мин дә бишенчедә бергә укыган Иске Казиле авылы кызына хатлар сырлаштырам. «Исәнме, Әсфәния. Хәлләрең ничек? Укуларың барамы? Без үзебез укып йөрибез инде. Нинди кино карадың да, нинди китап укыдың?» дип, җыен килде-китте сүзләр язышабыз да язышабыз. Шунда турыдан гына: «Әсфәния карлыгачым, сине сагынуымны белсәң, үзең дә минем хәлләремне аңлар идең. Бу каникулга кайткач үлсәм үләм, ләкин сине күрмичә китмим. Көт мине, кадерлем», дип язасы урынга, нинди кино карадың, имеш. Шуңа күрә Әсфәния миңа карамады да. Ул бит миннән затлы сүз көткәндер. Ә без, авыл гыйбадлары, тел яшерәбез. Кыюлык һәм зиһен җитми. «Яратам» дип әйтсәң, кеше көләр, дип куркабыз. Ул вакытта да, хәзер дә һәркемнең үз кайгысы икән бит.
Сигезенче класста укыганда, дәрестә Таһир белән бертуктаусыз сөйләшеп утырган өчен, мине Зөлфия янына күчереп утырттылар. Татар кызларының бөтен матурлыгын үзенә җыйган чибәр Зөлфия янына. Аның белән иң тәртипсез малайлар да «Зуля, Зулечка» дип кенә сөйләшә. Чибәр шул Зөлфия. Кап-кара чәч, зур матур күзләр. Сылу гәүдә. Бар нәрсәсе дә үзенә ятышып, килешеп тора. Кыскасы, үлеп гашыйк булдым да куйдым мин аңа.
Зуляның такта янына язарга чыкканын көтеп кенә торам. Аның һәрбер хәрәкәтенә, сүзенә, матур итеп вак тешләрен күрсәтеп, тулы иреннәрен ерып елмаюына мөкиббән китеп, сокланып утырам. Өйгә кайтсам да, күз алдымда ул, мунча керсәм дә, аның сурәте килеп баса.
Иң курыкканым: үзе сизә күрмәсен тагын. Авылда калган Фәридә дә, Әсфәния дә, Суфия да онытылды. Юк алар. Бары тик Зөлфия Зуля гына хәзер минем күңелдә. Стена газетасына шигырьләр язып яткан егетең үз гомерендә беренче тапкыр мәхәббәт шигыре сырлады. Хәзер инде төгәл генә хәтерләмим, якынча болай иде ул:
Шушы «шигырь» не, сер итеп кенә, Зөфәргә күрсәттем, чөнки ул үзе дә язып маташа.
Әйбәт кенә чыккан ич бу, ди Зөфәр, хәйләкәр күзләрен уйнатып.
Язмамны китап арасына кыстырып, тәнәфескә чыктым, дөбер-шатыр килеп куышабыз. Уйныйбыз. Кыңгырау тавышы. Кем беләндер көрәшеп ятып, тагын соңга калынды. Класска керәм.
Наилә апа, урыныма утырырга ярыймы? дип сорыйм.
Юк, басып тор әле менә биредә, ди укытучы нәфрәт белән. Нәрсә булды икән? Андый-мондый күзгә чалынырлык кыек эшләрем дә юк ич бу арада. Укытучымның:
Кара син аны! Ни рәтле укуы юк, ни рәтле тәртибе юк. Шул яшеннән мәхәббәт шигырьләре язып ята, оятсыз, диюе булды, минем яраткан Зулям үксеп елап җибәрде. Шунда өстемә кайнар су сиптеләрмени. Оятымнан телсез калдым. Зөфәрне эзлим. Ул, минем күзгә чалынмаска тырышып, башын яшерә. Менә кем минем шигырьләремне алып биргән!
Зөлфия тагын шыңшып куйды. Наилә апага җитә калды:
Әйдә директорга, дип, якамнан тотып, ул мине икенче каттагы кабинетка алып кереп китте. Бу бүлмәгә мин атнасына бер-ике тапкыр болай да кергәләп чыга идем. Алары аның шуклык өчен, ә менә шигырь язып эләгүем беренче тапкыр. Бар икән күрәселәр!
Мәктәп директоры үзендә иде. Ә мин, урынында булмаса гына ярар иде дип, Ходайдан сорап киләм. Наилә апа белән мине күрүгә:
Тагын нәрсә булды инде, Наилә ханым? дип сорады Рәшидә Мәрдановна.
Менә ни укуы юк, ни тәртибе, ә үзе мәхәббәт шигырьләре яза башлаган, диде класс җитәкчесе. Әйтерсең лә юлдан язган бер азгынны эләктергән. Ул кулындагы кәгазьне директорга сузды. Рәшидә апа аны укып чыкты да, котны очырып:
Вон! Вон минем бүлмәдән, Наилә Заһитовна! Вон! дип кычкырып җибәрде.