Шулай итеп, өч-дүрт айда урам, бию көйләрен шәп кенә сыздыра башладым. Өйдә генә белмиләр. Их, бабай күрсә иде хәзер! Ничек сөенер иде ул! Әниләр генә сизә күрмәсен, гармунны ник алдың, диеп бирерләр кирәкне.
Без капчыкта ятмый, диләрме әле Авылымны сагынып, әллә үзем дә онытылып киткәнмен, әллә әниләр эштән иртәрәк кайткан, гармун тавышын ишетеп, тыңлап торганнар икән. «Кара, Каюм ничек уйнарга өйрәнгән», дип шаккатканнар. Сөенечләре эчләренә сыймаган. Чөнки ул вакытта гармунчыларның бәясе, алтынга ук тормаса да, бик югары иде Мин әле бер җырны, әле икенчесен сибәм генә. «Җырлап чыгабыз иртән кырларга» да, «Бер кыз бала» да, «Яшь наратлар» да, «Зәңгәр күлмәк» тә калмый.
Шуннан стена сәгатенә күз салсам, малай, кичке алты җиткән! Ишектә әни белән үги әтине күреп телсез калдым. Бетүләрем шушы икән! Ләкин алар үзләре дә шок хәлендә иде Үги әти, ниһаять, авызын ерып:
Менә кемне укырга йөртәсе калган, диде. Аннан өстәп куйды: Акча түләп ике ел йөрттек Каюмны. Рәтләп бер көй өйрәнә алмады.
Ярар, болай булгач, Хәнифне дә йөртербез инде, диде әни.
Шулай итеп, малай, минем өскә җыелган кара болытлар давыл куптармыйча гына узып та китте. Мин гармунчы хәзер. Их, авылга кайтып, кызлар биетәсе иде
Каюм абый миңа шаккатып, бер-ике атна караштыргалап йөрде-йөрде дә: «Ярар инде, энекәш, безнең нәселгә син уйнаган да бик җиткән», дип, бу шөгылен бөтенләй ташлады Гармун тәмам минеке хәзер. Әни җырлый, мин уйныйм.
Көчле һәрвакыт хаклы!
Ринат бүген тагын бәйләнде. Ул минем портфельне: «Яле, карыйм әле», дип, тартып алып, болгап кырыйга ыргытты. Бер-ике малай гына хихылдап куйды. Таһирә, бу хәлне күреп:
Ринат, алып бир портфелен, дип тә әйтеп карады. Юк!
Пошла ты! Если хочешь, подними сама, дип, мәктәпкә кереп китте Ринат. Таһирә, үзе барып, эченнән коелган әсбапларны тутырып, сумканы миңа тоттырды. Аннан, классташларга борылып:
Нәрсә карап торасыз соң сез, куркак җаннар! Бер Хәнифне дә яклый алмыйсызмы инде? диде.
Нәрсәгә ул безгә, үз-үзен яклый алмагач, диде кемдер. Таһир белән Рафаэль килеп миңа пышылдады:
Хәниф, әгәр Ринатны бергә-бер чакырып сугышмасаң, сиңа тынгылык бирмәячәк ул, диде.
Әгәр җиңелсәм?..
Җиңелсәң дә санлый башлаячак, диде Рафаэль. «Нишләргә соң, ёлки-палки? Тик болай кыйналып яшәргә ярамый ич»
Икенче көнне тагын шул ук хәл. Ринат башымдагы фуражкамны алып, эченә төкерде дә очыртып җибәрде. Куркаклыгымны онытып: «Син нәрсә эшлисең?» дип, үзенә төртеп алдым.
Мин сине үтерәм бит хәзер, дип, өскә килә башлады бу. Тибеп җибәргән иде, аягыннан эләктереп алып, сузып салдым тегене. Ул, сикереп торып, миңа ташланды. Арага малайлар кереп, безне аерды.
Дәрес башланды. «Нишләргә икән? Бүтән түзәр хәлем калмады. Сугышырга кирәк. Бүген үк! Тәнәфестә!»
Ринат бер мәлгә югалып калды. Каяндыр авылдан килгән малай аны бергә-бер сугышырга чакырыр дип башына да китереп карамагандыр, күрәсең. Бит алмаларына кадәр кызарып чыкты.
Кайда сугышабыз соң? дип сорады ул, югалып калып.
Дәрес беткәч, ике баскыч арасында, дидем мин аңа.
Озакламый кыңгырау тавышы ишетелде. Аллага тапшырдым, дидем мин үз-үземә. Каушаудан аз гына муен калтырый. Ни белән бетәр икән? Ни булса да, шул булыр Җитте!
Икенче катка менә торган агач баскычта, мәктәпнең арткы ягында, ул мине көтеп тора иде. Без мәйданчыкка күтәрелдек. Ринатны күлмәк якасыннан эләктереп алып чатка терәдем дә дөмбәсләргә дә тотындым. Сугыпмы-сугам, бәрепме-бәрәм, мин сиңа әйтим. Аның да йодрыгы бер-ике мәртәбә чырайга менеп төште. Ирен канады. Авызга тозлы сыекча тулды. Түзәргә кирәк!
Ринат миннән калкурак һәм тазарак булса да югалып калды. Җиңелде ул. Усал булса да җиңелде
Без кызарышып дәрескә кердек. Бөтен класс эшнең ни белән беткәнен түземсезләнеп көтеп утыра. Кыяфәтләребез үк нәтиҗәне әйтеп тора иде. Таһир, минем кулны кысып:
Әйттем бит мин сиңа, дип куйды. Ринат сумкасын алды да дәрестән чыгып китте. Укытучы Наилә апа гына:
Кая барасың, Ринат? дип, артыннан кычкырып калды.
Бу минем иң зур җиңүләремнең беренчесе иде.
Башкалар да хөрмәт итә хәзер, Ринат та, дорфа сөйләшсә дә, үзен тәртипле тота. Шулай итеп, бик күп этлекләр күреп, әз-мәз генә урысча да өйрәнеп тәмамладым мин алтынчы классны.
* * *
Яңа уку елына мин җәй буе авылда кызлар биетеп, бармакларны тагын да ныграк чарлап килдем. Әниләр мине музыка мәктәбенә дә бирделәр. Укытучым үз эшенең фанаты. Бөтен көчен, осталыгын куеп өйрәтә. Минем өчен нота чүпләп утыру бер бәла булып чыкты. Баштагы мәлне, кызыксынып китеп, бирелгән күнегүләрне әйбәт кенә итеп өйрәнә идем. Туйдырды, малай Иң яхшы укучылар исәбендә йөрсәм дә туйдырды. Ноталарыннан, этюдларыннан гарык. Иркә, ялкау малай булганга, түземлек төкәнде минем. Өстәвенә альтернатива да бар: бөтен җырларны үзем белгәнчә нотасыз гына сиптерәм. Өйдәгеләр, дөрес юлда йөридер инде дип, минем уйнаганны тыңлап, бер сүз дәшми. «Аллага шөкер, әле ярый музыкаль белемнәре юк», дип шатланып та куям. Ләкин, иртәме-соңмы, минем ни белән шөгыльләнгәнем ачыкланачак бит инде. Анысын да аңлыйм үзем
Тик үземне берничек кулга ала алмыйм. Әлегә баян дәресләренә йөрим үзе. Сольфеджиога рәтләп йөрмәгән идем, гармунында әйбәт уйный диеп, Фәрит абый сольфеджиодан да «дүрт» ле куйдыртты. Үзе мине әрли:
Шундый талантың була торып, нинди ялкау малай соң син? ди.
Мин дәшмим. Ахмак кебек тәк авызымны ерып утырам. Укытучым сүгә-сүгә дә:
Хәниф, син минем иң яхшы шәкертем. Мине дә, әти-әниеңне дә уңайсыз хәлгә калдырма. Синнән менә дигән баянчы чыгачак. Бар кайт, әти-әниеңә әлегә бер сүз дә әйтми торам, дип, мине озата.
Кайтып барам. Үземчә тынычланып та калдым. Өйдәгеләргә әйтмим, диде бит. Югыйсә шәп кенә эләгәчәк. Мине тапкан әнинең дә, үги әтинең дә талканы коры. Әни бик үк яратып та бетерми үземне. Әллә әти белән тора алмавының үчен ала инде «Улым, җанкисәгем» дип чәбәкләп торырга тәтәләр юк шул монда. Өстәвенә өйдәгеләр гел энекәш янында мәш килә. Үчтекиләсеннәр, тик миңа гына тимәсеннәр, чөнки минем тәтәм бар!
Безнең мәктәптә яңалык. Урыс класслары ачып, каяндыр алтынчыларны китереп тутырдылар.
Тәртип бетте хәзер. Алар үзләре белән әшәкелек алып килде. Көтүләре белән малайларга бәйләнеп, акча сорап йөриләр, карышканнарны дөмбәслиләр.
Миңа әлегә килеп җиткәннәре юк. Чөнки атаманнары Шәрипнең әнисе Гөлсем апа минем әни белән бер цехта эшли. Күпмедер дәрәҗәдә ахирәтләр дә әле. Шулай итеп, Шәрип бандасы, рәтләп татарча да белмәгән татар малайлары, үзләреннән көчсезрәкләрне талап, мыскыл итеп йөри башлады. Дөрес, араларында урыс милләтеннән булганнары да бар.
Беркөнне шулай эленке-салынкы гына музыка мәктәбеннән кайтып килә идем. Өрәңге баскан куе агачлыкны кисеп чыгасы. Уртасында алан кебегрәк урын да бар. Шунда барып җиткәч күрәм: каршымда Шәрип басып тора. Каян килеп чыккандыр, сизми дә калдым. Тирә-ягыма күз салсам, ике-өч малай кырыйдарак таптана. Тагын икесе, агач башыннан сикереп төшеп, мине чорнап та алдылар.
Шәрип, култык астындагы папканы күреп:
Что там? дип сорады.
Ноталар, мәйтәм.
Дай посмотреть, дип, папканы миннән тартып алды да нота кәгазьләрен җиргә чәчте бу. Папканы иелеп алмакчы идем, аны читкә тибеп очырды.
А чё, ты ахеренный музыкант что ли? ди.
Уйнаштырам.
Уйнаштырасың, да? Бераз минем белән дә уйнаштырып, бәргәләшеп аласың килмиме соң?
Нәрсәгә кирәк инде бәргәләшү? Әниләр дә бергә эшли бит, дип, мин конфликттан качарга тырышам.
Боишься, да? Трус!
Курыкмыйм мин синнән, Шәрип. Сугышасым гына килми.
Сугышмыйсың, ишәк, я бить буду, ди бу ни урыс, ни татар була алмаган мөртәт. (Ни өчен мөртәт дим, чөнки ике-өч елдан Шәрип, кеше үтереп, төрмәгә эләкте. Соңыннан үз ишләре үк башына җитте бугай.)
Мин тирә-ягыма яңадан күз салам. «Барысы бергә бишәү икән бит. Сугышырга тотынсам, бөтен бандалары миңа ябырылачак», дип уйлап алам. Ул да түгел, Шәрип уң кулы белән ияккә менеп тә төшә. Үзе: