Класс җитәкчесе сызды, малай, тиз генә. «Димәк, директорның кәефе юк. Бетә икән газиз башкайларым», дип, тәмам хафага төштем.
Хәниф улым! Яз әле миңа багышлап мәхәббәт шигыре, язма шул җүләрләргә андый әйбер, дип, ул мине кочагына ук алды.
Рәхмәт сезгә, Рәшидә апа! Чын татар кешесе, татарның элитасы идегез сез!
Үз милләтен чын күңелдән сөйгән Рәшидә Мәрдановнаны пенсиягә куып, аның урынына әллә кайларда йөреп кайткан, татарча сөйләшергә дә җирәнә торган, әйтергә кирәк, балалар янына якын да җибәрергә ярамаган бер хатынны билгеләделәр. Мәктәп чүп оясына әйләнде. Директор бүлмәсенә җыелып, бу хатынның әшнәләре әледән-әле бәйрәм итәргә кереште.
Зөлфия белән шактый еллардан соң күрештек.
Яз әле миңа багышлап берәр шигырь, диде ул.
Әллә берәү дә язмадымы? мин әйтәм.
Берәү дә
Наилә апаны бервакыт очрашуга чакырырга бардым. Ул, мине танып алып:
Иң яраткан укучым син идең, дип, күз яшьләрен сөртте.
Соңрак Зөфәр дә үземә әйтте:
Хәниф, үпкәләмә инде, мин синең шигырьләреңне специально бирдем. Чөнки үзем дә гашыйк идем мин Зөлфиягә, диде.
Зөлфия, чыннан да, бик чибәр иде шул. Кирәгеннән артык чибәр иде. Хәзер дә искитмәле!
Мин генә мәхәббәт шигырьләре язуымны туктаттым.
Бүген дә проза һәм драма әсәрләре генә иҗат итәм. Чөнки безнең тормыш үзе драма ул!
Мәхәббәт тә юк, үзе булмагач, шигыре дә юк. Тик шулай да үлеп гашыйк буласылар килә, малай.
Их, Луиза фрейлина!
Без яшь чакта чишмә сулары да шифалырак, әрәмәлекләре дә куерак, болындагы печәннәре дә ат дугасы күмелерлек булып күтәрелә иде. Ул чакларда елга-күлләре дә төшеп җитмәслек тирән, хәтта урыны-урыны белән төпсез җирләре дә бар, дип сөйли торган иде өлкәннәр. Дөрестән дә шулай, җәй җитте исә йә теге авылдан, йә бусыннан берәр кешенең, йә булмаса бала-чаганың батып үлүе, Су анасы алуы турында күңелсез хәбәрләр килгәләп тора иде.
Мин үзем дә, мәктәпкә укырга кергәнче, йөзә белмәгән килеш су коенырга китеп, бик аздан гына батып үлми калдым. Кызганды, ахры, мине Су анасы. Бер гөнаһсыз сабыйны алмыйм инде, дигәндер. (Хәзер булса, ихтимал, кызганып тормас иде.)
Кызу, кояшлы көн Эссегә түзеп булмый. Өлкәнрәк малайлар су коенырга төшеп бара. Арадан берсе: «Әйдә, Хәниф, су коенырга барасыңмы?» дип чакырды да, иярдем инде.
Йөзә белүчеләр, яр буена якынлашкан саен туарыла барып, кайсы трусик-майкадан, кайберләре, гомумән, анадан тума килеш, чабып барып суга чумды. Мин дә, суга кереп, бер-ике адым атлаган идем, тирән түгел тездән генә. Тагын эчкәрәк үттем кендектән. Каршы ярга да күп калмады. Егетләрнең кайсыдыр миңа: «Кер, әйдә, бәлкем, йөзеп тә китәрсең», дип кычкырды. Мин дә куркак булып күренмәс өчен тәвәккәлләдем. Тагын бер генә адым атлаган идем, иң тирән чокырына туры килеп төшеп тә киттем. Күзләремне ачам: тирә-юньдә вак балыклар йөзә. Үлән араларыннан бакалар мине күзәтә. Ул да түгел, ниндидер зур гәүдәле җанвар пәйда булды. Миңа таба йөзеп килә. Бетүләрем шушыдыр инде, дим. Су анасы минем янга килеп җитте дә башымнан сыйпап үтеп тә китте. Тагын тирә-юньгә күз салам. Өстә кояш балкыганы күренә. Яшисем килә бит! Сул яктагы ярга таба дүрт аякланып үрмәлим. «Хәниф батты, Хәниф!» дип, мине коткарырга Акай Госманы йөзә. Гаҗәп хәл, мүкәләп булса да, тәки үзем чыктым бит. Ничек авызга су тулып тончыкмаганмын. Ничек батып үлмәдем икән дип, хәзер дә аптырыйм.
Су астындагы гүзәллек күз алдымнан китми. Су анасының койрык болгап йөзеп китүләренә хәтле бүгенгедәй исемдә. Шуңа күрә ант итеп әйтәм: бар ул Су анасы һәм башка сирәк күренә торган җан ияләре дә Берәрсе эчкән баштан йә көзән җыерып батып үлсә дә, без, гадәттә, Су анасына сылтыйбыз. Гаеп үзебездә түгел микән?
Тукта, нишләп бу турыда сезгә сөйлим соң әле? Исемә төште! Бүген бит мин Миләүшәмне үзебезнең авылга су коенырга алып килергә тиеш. Йөзәргә өйрәтәм, дип сүз дә биргән идем.
Ишегалдыннан бабай тавышы килә: «Улым, Хәниф, син кайда?» дип, мине эзли. Урам якка җәелгән печәнне әйләндерергә кушадыр инде. Көн кызуында печән әйләндерүләре бер дә рәхәт эш түгел ул. Тизрәк кич җитсен иде дә, күрше авылга кыяклыйсы иде.
Бабай дигәннән Бик уңган кеше ул үзе. Сугышта яраланып кайтса да, ат урынына эшли. Иң пөхтә ишегалды аныкы. Бөтен эш кораллары тәртиптә, һәрберсе үз урынына куелган. Бар да: «Зәйнетдин бабай, тегене биреп тор әле, моны биреп тор әле», дип, аңа килә
Сүз нәрсә турында бара иде әле? Әйе! Без яшь чакта өлкәннәр, безне урманга утынга йә печән чабарга җибәргәндә: «Балалар, уяу булыгыз! Бисмиллагызны әйтергә, белгән догаларыгызны укырга онытмагыз. Бигрәк тә кара урманга керсәгез», дип кисәтеп куя иде. Кая инде ул! Укылган чакта укылгандыр, онытылганда төшеп калгандыр. Мәктәптә, Аллаһы Тәгалә юк, дип өйрәтәләр. Картлар исә: «Алай сөйләнмә, телең корыр», дип куркыта. Нишләргә дә белгән юк. Бик яшь идек шул әле без. Ни сөйләсәләр дә, тиз ышана идек. Тормышка җиңел карый торган, борынга кызлар исе кереп, иләс-миләс килеп йөргән чаклар. Колхозда хезмәт көннәренә түләсәләр, өскә-башка җүнлерәк кием алырга кирәк. Өлкәннәр алдында чын егет булып күренәсе килә бит. Хәзерге заманда безнең ул кыланмышны «естественный отбор» дип атыйлар бугай. Шул «отбор» дигән нәрсә безне дә яхшырак яр сайларга, үзеңә насыйбын эзләргә этәргәндер, күрәсең.
Минем күңелдә үзебезнең авыл кызлары кайгысы юк хәзер. Миңа дигән «отбор» ны Ходай Тәгалә ерактанрак билгеләгән. Кара урман уртасындагы авылда ул минем «отбор». Миләүшәдән гайре күзгә беркем күренми. Әллә бар алар миңа, әллә юк. Чибәрме алар, чибәр түгелме миңа барыбер. Уңганнармы, уңмаганнармы кызыксындырмый. Күз алдымда Миләүшәм генә. Төз буйлы, озын толымлы, кара кашлы, матур күзле Миләүшә генә. Барысыннан да чибәррәк, барысыннан да уңганрак шул минем сөйгәнем. Әкияттәгедәй сылу кыз инде менә. Көнләштегезме? Көнләшсәгез, әйдә, көнләшегез, күз генә тидерә күрмәгез!
Ишегалдында янә бабай тавышы ишетелә: «Улым, дим, кайда соң син? Печәннәр көймәсен, әйләндерергә кирәк», ди. «Хәзер инде, бабай», дип җавап кайтарам.
Минем бабай Беренче бөтендөнья сугышыннан «тавык тәпие» тагып кайткан кеше. Аны инде ул, әлбәттә, чын мөселман буларак, авылга кергәнче генә күкрәгендә йөрткән. Юлда бу тимер кисәге белән поездга, пароходка утыруы җиңелрәк булгандыр, күрәсең. Герой бит! Әмма үз туган авылыңа тәре тагып кайту Аллам сакласын!
Миңа ул үзе күргән, ишетеп белгән төрле кызыклы хәлләр турында сөйләргә ярата иде. Әллә мин бирелеп тыңлаганга, әллә үзе дә сөйләргә яратканга, буш вакыты булдымы, ул берәр мәгънәле вакыйганы бик тәфсилләп сөйләп бирер иде
Менә, улым, тыңла әле, дип башлый торган иде ул сүзен. Мин, Советлар Союзы Герое булырга хыялланып йөргән малай, күбрәк аның сугышта күргәннәрен сораштырырга ярата идем. Шулай окопта ятабыз, улым. Таң атып килә. Минем янда Арча егете Мөхәммәтҗан. Каршыда кара урман. Анда нимыч гаскәрләре тулган. Нәрсәдер эшләргә җыеналар. Кояш чыкканнан бирле, урман әтәчләре кычкыра. Герман солдатлары исә бер-берсенә кыр кәҗәсе булып мәэлдәп хәбәр бирешә. Димәк, ниндидер этлек әзерлиләр. Ике күзебез каршы якта булса да, шыпырт кына сөйләшеп ятабыз. Якташым бик хыялый егет иде. «Әй Зәйни кордаш! Кайтасы иде хәзер туган якларга да үзебезнең кыр-басуларга чыгып чабасы иде печәнен. Күтәреп эчәсе иде әнкәйләр әзерләп җибәргән әйрәнен. Кичен аулак өйгә кызлар янына чыгар идек. Анда мине Миңлесарам каршы алыр, бер почмакка елышып утырып, бер-беребезнең йөрәк тибешләрен тыңлар идек. Их, шуннан да зуррак бәхет булмас иде», дип, ул сүзен дә әйтеп өлгерә алмады, дошман снаряды килеп төшеп, җанкисәгем Мөхәммәтҗанны тетеп тә ыргытты. Минем сул кулым белән күкрәгемне чәрдәкләде. Якташымның кисәкләрен җыеп җирләделәр дә мине бүлнискә озаттылар.