Норманнарның Биләр шәһәрен Биармияне эзләргә чыккан көннәрендә, VIII гасыр башларыннан, би ирләр тарихының болгарлар исеме белән бәйләнгән этабы башлана. Шуңарчы мех төбәгенең болгарлар белән күпмедер танышлыгы булса, аның Азов диңгезе буенда яшәгән Якын Көнчыгышның күршедәге төбәкләрен «барынта чабулар» нәтиҗәсендә берникадәр талау, болгарларның кәрван сакчылары һәм юл күрсәтүчеләр сыйфатында мех сәүдәгәрләре кәрваннарын озата барулары рәвешендә генә булуы мөмкин.
630640 елларда Азов диңгезе буенда Кубрат хан җитәкчелегендә болгарларның көчле бердәм дәүләте барлыкка килә. Кубрат хан үлгәч, бу дәүләт, бик тиз таркалып, бүлгәләнеп китеп, Көнбатыш Төрек хаканлыгы кул астында кала. Болгарларның, күрәсең, зур бер өлеше Кубрат ханның улы Аспарух җитәкчелегендә (670 елларда) Дунай елгасының аргы ягына, хәзерге Болгария җирләренә китеп төпләнә. Паннониягә (хәзерге Венгрия), хәтта Ломбардиягә барып җитеп төпләнүчеләре дә булган. Бер өлеше, Кавказ тауларына сыенып, хәзерге балкар халкына һәм иленә нигез салалар. Күрәсең, би ирләрнең кәрваннарын озатып көн күргән нәселләре, бу бик тә төшемле кәсептән аерылмас өчен, Дон елгасының Иделгә якынлашкан җирендә төпләнәләр һәм бу җирләрнең патшасы Хәзәр каганы хөкеменә буйсыналар. Хәзәрләрнең һәм болгарларның телләре бер-берсенә бик якын бер шивәдәге төрки тел була. (Хәзерге чуваш телен шул шивәнең бер тармагы диләр.) Тарихта хәзәрләрне «хәзәр (Каспий) болгарлары» дип атауны да тарихта очратып була. Л. Гумилёвның югарыда телгә алынган «Тысячелетие вокруг Каспия» китабында урын алган таблицада «хәзәрләрнең бабалары» исеме безнең эраның 131140 елларында ук «хәзәр» дип телгә алынса да, бу бер халыкның икегә бүленүе. Күрәсең, «болгар» исеме астында Кубрат хан дәүләте һәм «хәзәрләр» исеме белән Хәзәр каганаты мәйданга килгән көннәрдән билгеләнә һәм башлыча сәяси-административ аерымлануларга гына кайтып кала. Моны Кама буена күченгән болгарларга хәзәрләрнең һәм хәзәр дәүләтенең мөнәсәбәтендә ачык күреп була. Болгарларның бу күченүләренең «кухнясы» тарихка билгеле түгел. «Кылны кырыкка яру»ның җеп очын тартып карасаң, инде бу күченүнең урамда калган элеккеге кәрваннар сакчыларын би ирләр чакыруы буенча да, болгарларның үзләренең үтенече белән дә булмаганга охшый. (Кунарга кертелгән болгарлар килүләренең икенче көнендә инде «Биармия» тәхетенә менеп кунаклыйлар.) Бу хәзәр дәүләт, даирәләренең «Наполеон планы» буенча башкарылганга охшый. Көнчыгыш Европаның эчке регионнарында ике ярым мең еллык тотрыклылыкны җимергән, төптән, радикаль үзгәрешләргә, алмашынуларга китергән халыклар күченүләренең төп мәгънәсе: моңарчы Одиссей кебек илгизәр грек патшалары аяк басарга, Аттила кебек җиһангирлар кул сузарга базмаган нәрсәгә Хәзәр каганнарының Төньяк мех сәүдәсен үз кулына төшерү омтылышына кайтып кала. Бу мәкерле ниятендә корал, күсәк итеп болгар кардәшләрен файдаланалар. Болгарларны Дон буеннан кузгатуда да, әлбәттә, ниндидер эчке мәгънә бар. Саркель кальгасы һәм аның тирәсендәге җирләр хакимияткә көчле тәэсирле ниндидер икенче бер кланның күзен кыздыргандырмы, башка берәр сылтау булгандырмы, бүген инде аны казып чыгару бик кыен. Хәер, аның тарихтагы урыны да, күрәсең, бер көнлек кенә булган. Ә менә болгарларны күчерү Төньяк мех сәүдәсен эчтәлексезләндерү, би ирләрнең «би»леген дә, «ирлеге»нең дә юкка чыгаруның башлану ноктасы була. Иблиснең «нәләт камыты» кебек, болгарларның каһәрле бу йөкләмәсе каһәрле язмышы халыкның гына түгел, үзеннән соң яшәгән атамасы-исеменең хәтта мәңгелек җимергеч йөкләмәсе булып ябышып кала.
Хәзәр каганаты оештырган кабилә күченүләре Дон болгарларын Чулман буена күчерү белән генә чикләнмәгән. Бу киләчәктә нигездән яңа этнополитик тарихи яңарышка китерәчәк күчеш әллә ни зур әһәмияте булмаган кебек күренгән урын алмаштыру (рокировка, смещениеләр), күрәсең, Көнбатыш Европада Аттила явы (походы) башлап җибәргән үзгәрешләрнең кечерәйтелгән масштабтагы Көнчыгыш Европа варианты булып тора. Биредә һуннарның Көнбатыш явы миссиясен яшь Хәзәр каганатының сәяси-административ реформасы башкара. Болгарларны Төньякка күчерү тарих океанына батырылган континент «айсберг»ының өстә сиземләнеп калган бер утравы гына. Ә аскы караңгылыкта (билгесезлектә, игътибардан читтә) калган өлеше тарихи дәвер һәм чор хәлләре бәйләнешләре челтәрен үз эченә ала. Җентекләбрәк караганда, славян кабиләләренең Суздаль, Ростов, Кострома, Галич якларына беренче күченүләрен, болгар күченүләренә бәйләп, Иделнең югары агымы тарафларында Төньяк мех сәүдәсе юлларын төрле һөҗүмнәрдән саклау сылтавы белән башлап җибәрелә дип уйларга нигез бар. Мондый колачлы, зур масштаблы күченүләрне Хәзәр каганлыгына гына нисбәт итү, кайтарып калдыру кыен. Аның җеп очы готлар заманына һәм аларның шул юнәлештәге эшчәнлегенә (сәясәтенә) барып тоташа. Готларның Балтыйк буеннан Кара диңгез буйларына күченүләре (160200 еллар) Германарих дәүләте (360370 еллар) «варяглардан грекларга сәүдә юлы» хәрәкәтләренең мәгънәсе «плешеголовыйлар»ның Көньяк сәүдәсен Кара диңгез буйларыннан кысып чыгаруга каратылган Хәзәр каганаты да җиң сызганып бу эшкә (үз максатында) алынган икән, моны хәзәрләрнең берникадәр үзәнчелекле форматта готлар башлап җибәргән тенденция тарафдарлары белән союзга керүе, берләшүе дип кенә билгеләп була. Суздаль, Ростов, Галич, Вятка якларында славяннарның күренүе (Ильмен славяннары, поляклар һ. б. көч алган кабиләләре кысулар яисә күченү һәм күчерелүләре белән бәйләнмәгән икән) Хәзәр каганаты идарә даирәләренең Биләр иле һәм аның тәэсире даирәсендәге төбәкләрен «болгарлаштыру», «славянлаштыру» сәясәте үткәрү заманында гына булуы мөмкин. Славяннар үзләре дә готлар заманыннан ук инде (аерым алганда, «варяглардан грекларга сәүдә юлы»н төзү «ширкәтенең») иң актив, иң эшчән катнашчыларына әйләнгән булалар. Тарих күзенә әллә ни ташланмыйча гына, бу ярым рәсми готлар (варяглар), хәзәр-болгарлар союзының (блокның) славяннар, иң бирелгән, иң тырыш катнашчысына әйләнәләр. Византия, Кече Азия, Фәләстыйн яр буйларына барынта чабып, Урта диңгез киңлекләрендә пиратлык итеп көн күрүгә караганда, үзләренә аерым Төньяк урман продукцияләре сәүдәсен эзгә салып яшәүнең отышлы икәнен «плешеголовый» биләр мисалында бик ачык тоялар һәм теш-тырнаклары белән шул эшкә ябышалар. Хәзәр сәясәтчеләре бу эшкә поляннар, Ильмен славяннарыннан тыш алардан аерымланып, читтәрәк яшәгән славян төркемнәрен дә тартуны оештыралар. Кыскасы, бар славян расасы бу эшкә тартыла. Ажиотаж, бум кебек нәрсәләр тарихта күренмәсә дә, бу максатка йөз тоту, өметләр шул дәрәҗәгә җитә ки: шул эшчәнлектә картайган этнос биләрләр арасында да түгел, максатка ирешергә ыжгырып торган варяглар яисә хәзәрләр дә түгел, мыштым гына эш йөрткән славяннарның гадәттән тыш ишәюен мәйданга китерә. Моны төньяк-көнчыгыш славян (рус) кенәзлекләренең күз күрмәгән тизлектә күтәрелеп, славян дөньясының алдынгы сызыгына чыгу мисалында ачык күреп була.
Менә шул рәвешчә норманнар Биармияне эзләүне активлаштырган көннәрдә үк мең ярым еллык биләр халкы һәм мех сәүдәсе муенына варяглар-норманнар, славяннар, хәзәр-болгарлар йөзендә көчәйтелгән үтә хәвефле, һәлакәтле «үлем элмәге» салына. Төньяк сәүдә юлларын саклау, хәвефсезләндерү битлеге астында үткәрелгән хәзәр идарә даирәләренең бу көчәйтелгән мәкерле дошманлык һөҗүмендә болгарларга Урта Идел төбәгендә Биләр «автономия»сендә тамырлану, анда каганлыкның «бишенче колоннасы»на әйләнеп, җиңмәс «халык дәүләт» булып яшәгән мех сәүдәсе берләшмәсен җитәкче органсыз калдыру бурычы йөкләтелә. Бернинди тәэсиргә бирелми яшәү ысулын булдырган болгарларны күзгә күренмәс бер рәвештә эчтән параличлау, җансызландыру, тарату чарасы коралына, ягъни тарихи формалашу юлына баскан дәһшәтле, һәлакәтле һөҗүмнең иң хәлиткеч, туктаусыз эшчәнлек халәтендә яшәүче, шул максатка хезмәттә булырга тиешле иң җаваплы элементка әйләндерәләр. Болгарлары гына түгел, хәтта аларның аталмасы киләчәк тарихында, шуннан соңгы татарларның яшәешендә, бүгенге көнгә кадәр шул шомлы йөкләмәсенә иң тугрылыклы хезмәттә яши. Шул көннәрдән соңгы куркыныч җимерелү этапларына әйләнгән тарихында, татар халкының намуссызлык юлына баскан җавапсыз, булдыксыз, әмма әрсез уллары, фантастик фальсификацияләнгән «болгары» («болгарчы») атамасын, кризислы көннәрдә җанландырып, алдашу һәм хәрәмләшү тозагы итеп файдаланалар. Идел буена күченгән болгар-хәзәрләрнең шомлы йөкләмәсен өрәккә (жупелга) генә әйләнеп калырлык эчтәлексезләндереп, аны «җиңел акча эшләү кәсебе»нә һәм эшлексез, җавапсыз дәрәҗә алу чарасына «җиңел кәсепкә» әйләндерүче «шәп татар егетләренә» акча түләүче һәм «дәрәҗә» бирүчеләрне әзерләүдә дә тарих кимчелеккә урын калдырмаган