Биләр халкының эчке эшләренә хәзәр һәм болгарларның моңарчы тарихта күрелмәгән рәвештә тыкшынуы «үзләре утырган ботакны» кисүгә алынулары үзләренең тарихи язмышларына да котылгысыз тискәре тәэсир ясый, иң аянычлы нәтиҗәләргә китерә. ХVIIIХХ гасыр рус тарихи хезмәтләрендә Урта Иделгә күченгән болгарларны «көмеш» («серебряные») болгарлар дип атаулар очраштыргалый. Күрәсең, алар (яки алар файдаланган чыганаклар) бу атаманы борынгы гарәп язмаларында очраткалаганнар: «Нократ (көмеш) болгарлары». Борынгы гарәп географиясендә Вятка елгасын Нократ (Көмеш-су) дип атыйлар. «Нократ болгарлары» дигән атама болгарларның бу төбәккә күчерелгән заманда «Төньяк сәүдә юлларын сакларга» дигән сылтау белән китерелгәннәрен һәм башта аларның Вятка елгасы буена урнаштырылганлыкларын күрсәтә. (Явыз Иван ачуын хәтерләткән ярсу белән Нократ төбәге татарларының XVI гасырда (1524, 1543, 15511553 елларда) «Ар кенәзләренең» Казан ханлыгына килешүсез һәм килешсез һөҗүмнәре дә шул Нократ буенда калган болгарларның «болгари»ланулары күренеше булганга охшый.) Болгарларның Доннан Нократка күчерелүләре, күрәсең, VIII гасырның (700 еллар) беренче елларында була. Әмма тарихи барыштагы көтелмәгән чуалышлар аларны бик тиз илнең түренә, хәтта Идел буендагы тәхетенә дә мендереп утырта. Ул болай була. 735 елларда гарәпләр Кавказ ары ягында (Закавказьеда) хәзәрләргә каршы яңа һөҗүм башлыйлар. Мәрван җитәкчелегендәге килбәтсез зур гаскәр хәзәрләрне тар-мар итеп, Закавказьедан куып чыгара, җиңелмәс ныгытма Кавказдан төньякка чыгу юлын бикләп торган Дәрбәндне (Тимер Капканы) яулап ала. Йөз илле мең кешедән торган гарәп гаскәре хәзәрләрне биредә дә тар-мар итеп, Идел тамагына җитеп, Хәзәр каганлыгы башкаласы Итил шәһәрен яулап ала Әлеге гарәп-хәзәр сугышын башлагач та, Биләр төбәгенең халкын да үз гаскәренә алуны оештырыр өчен, хәзәр каганы Биләр автономиясендә җирле хакимне урыныннан читләтеп, үзләре бирегә яңа күчереп тамырландырган Нократ болгарлары башлыгын, бу төбәкнең әмире дәрәҗәсенә күтәреп, башкаласы Идел буендагы сәүдә үзәгенә күчерә. Биләрнең Иделнең сулъяк ярында урнашкан сәүдә үзәге Ага Базарны Болгар (Шәһре Болгар) исеме белән атап йөртә башлыйлар Әмма вакыйгалар бу дәүләт түнтәрешен дә узып китә. Мәрван Хәзәр каганаты башкаласының үзәк төбәкләрен басып алу белән генә чикләнми, каганның үзен кулга төшерәсе итә һәм Биләр иле төбәкләренә таба юнәлеп, күрәсең, Жигули таулары тирәсендә Идел ярларына чыга. Бу яу турында без файдаланган «Яу китабы»нда (Ахмад ибн А'сам ал-Куфи. Книга завоеваний. Баку, 1981) тәфсилләп язылган. Бакуда әлеге китапның Мәрван походы һәм Азәрбайҗанга кагылышлы кайбер урыннары гына рус теленә тәрҗемә ителә. 1949 елда Анкара университетының Тел, тарих, география факультеты журналының 67 нче саннарында милләттәшебез Ә. Н. Куратның төрекчәгә тәрҗемәсендә басыла. Ул текстка Ә. Н. Курат искәрмәләрен, әлбәттә, тәрҗемәсен дә алдыру безнең тарих фәненә әһәмиятле чыганак булыр иде. 1926 елда вафат булган автор, ибне Хордадбех (810 еллар тирәсендә туа, 892 елдан соң вафат булган, «Китаб әл-мәсалик вәл-мәмалик» «Юллар һәм илләр китабы» дигән географик әсәр авторы) кебек үк биләр илен Искил иле (Сакалиба) дип, Идел елгасын Каспийга койган җиренә кадәр «Сакалиба җиреннән агучы елга» (Хордадбех) дип, әл-Куфи «Нәһр әс-Сакалиб» Искилләр елгасы дип атый.
Кыскасы, Хәзәр хаканы «стал убегать от Марвана и вскоре добрался до гор» (Тау ягына Идел ярындагы таулык иленә) «Марван и муслимы достигли даже земель, расположенных за Хазарией После этого они пошли дальше и вскоре добрались до нэһр ас-Сакалиба»[2].
Идел ярына җиткәч, Мәрван Сүрия отряды башлыгы Кәүсәр әл-Әсвәдне чакыра да: «Шымчыларымнан хәбәрче килде: каган бу төбәктә (болгарлар ярдәме һәм җитәкчелегендә искилләрдән һәм болгарлардан) кырык мең кешелек гаскәр җыеп, безгә каршы кузгалган. Кырык мең кешелек гаскәр алып, хәзер үк Иделне кичегез дә засада оештырып һөҗүм итегез», дигән боерык бирә. Күрәсең, хәзерге Жигулёвск Тольятти тирәсендә Иделне кичеп, гарәп гаскәре Мәләкәсме, Буян юнәлешендәме каганга каршы ташлана. Юлда болар затлы киенгән, яхшы атларга атланган утыз-кырык ил кешелек аучылар төркеменә юлыгалар һәм, берсен дә калдырмый, кылычтан үткәрәләр. Кичкә таба бер урманга якынлашканда, аннан саркып күтәрелгән төтенгә игътибар итәләр. Мәгълүмат туплау өчен җибәрелгән разведкачылар урманда зур бер гаскәрнең ялга тукталганын ачыклыйлар. Төнлә белән аларны урап алып, таңда ял итүче йоклаган гаскәргә искәртмәстән һөҗүм оештыралар. Теге аучылар ял вакытында ауга киткән гаскәр башлыклары булган икән. Җитәкчесез калган гаскәрне тар-мар итәләр. Бик азы гына качып котыла. Хаканның кырык мең кешедән торган яңа гаскәре менә шул язмышка юлыга. Ауда реаль хакимиятне үз кулында тоткан илбашы, гаскәр башы каган урынбасары каган-тархан да үтерелә. Каган Мәрванга: «Гаскәремне юк иттең. Илемне басып алдың. Сиңа тагын нәрсә кирәк?!» дип, хат җибәрә. Мәрван: «Илең белән ислам динен кабул итәсең! Шул таләбемне үтәмәсәң, сине тәхеттән куып, башка каган утыртам», дип, катгый таләп куя. Хәйләкәр каган үз илен Хәзәрне исламлаштыру урынына 737 елда Сакалиба (Искил иле) һәм анда хакимлекне яңа үз кулына алган болгарларны «тулысынча» исламлаштыру белән илен (Хәзәрияне) һәм тәхетен саклап калуга ирешә. Искилләрнең бу исламлаштырылуы каган исеменнән рәсми рәвештә искилләр илендә хакимиятне яңа гына үз кулларына алган болгарлар җитәкчелегендә үткәрелә. Искилләр арасында да, болгарлар арасында да ислам моңарчы да тамыр җибәргән була. Искилләр арасына исламны Урта Азия белән сәүдә итүче сәүдәгәрләр Мәвараэннәһер исламлашкан көннәрдә үк Бохара һәм Сәмәркандтан алып кайта башлыйлар. Бу Алгы (Передняя) Азия һәм Хиҗаздан, кәрван сакчылары, юл күрсәтүчеләре болгариларны хуҗалары (мех сәүдәгәрләре (искилләр) исламлаша башлау белән бер үк вакытларга диярлек туры килә. Беренче мөселманнар төбәк, ил күләмендә бик аз санны гына тәшкил итсәләр дә, ул күренекле сәүдәгәрләрнең илнең иҗтимагый-сәяси тормышында абруйлары һәм тәэсирләре зур була. Моның чагылышын, мәсәлән, араларында «мөселман кардәшләр» дә булган болгарларның Искил иленә күчерелүенең 730 елларда төбәк хакимиятенең чагыштырмача зур каршылыксыз, шома гына үткәрелүләрендә дә күпмедер сиземләп була. 737 елда Мәрван исламлаштыруны искилләрдә дә, болгарларда да халык-ил күләм дингә әйләндерә. Мәсәлән, Ибне Фадлан экспедициясеннән соң ук, Багдад игътикадын (гакаидын) кабул итмәстән, 930 еллар башында Дон буена, аннан 967 елдагы Святослав явыннан качып, Венгриядәге кардәшләре янына күчеп килгән (Көмеш-су) болгарларны венгр тарихчылары укымышлы «исмаилиләр» (мөселманнар) дип язалар, илнең язу-сызу канцелярия һәм финанс (исәп-хисап) эшләре шул «исмаилиләр» кулына күчте дип күрсәтә. Әгәр шулай икән, нигә соң Ибне Фадлан Болгарның хаким һәм төп хуҗа халыклары ислам динендә икәнен ассызыклап күрсәтми. Беренчедән, бу төбәк мөселманнары әле Багдад кунагы үлчәмендә, ортодоксаль ислам югарылыгына күтәрелмәгән. Бигрәк тә боларның әмәвиләр чоры игътикады чикләрендә калуларын, нәкъ шул чакларда Төньяк Ефәк Юлын үз тәэсирләренә алу эзенә төшкән Әндәлес (Андалузия) әмәвиләре белән ниндидер бәйләнешкә керүләрен искә алсак, Багдад дин белгече (миссионеры), әлбәттә, кимчелексез, асыл мөселманнар дип саный алмый. Икенчедән, элек урта гасырлардагы төрки халыкларга хас дини толерантлык тәэсирендә Мәрван гаскәре белән хәзәр каганы, эшмәкәрләре, җан сакчылары белән кайтып киткәннәреннән соң, мәҗбүр итеп исламлаштырылган, искилләрдән һәм болгарлар арасыннан да аерым төркемнәрнең иске (мәҗүси) диннәренә кире кайтуларына да мөселманнар тарафыннан ул чакта әле әллә ни катгый, зур каршылык күрсәтү булмагандыр. Шул рәвешчә мөселман искил (биләр) һәм болгар халкы арасында Ибне Фадлан ислам динендә булмаган, мәҗүси искил һәм болгар кланнарын-төркемнәрен дә очраткан.