160170 елларда славяннар турында беренче хәбәрләр, 411420 елларда славяннарның скловеннар, антлар, венеялар исеме белән өч төркемгә бүленүләре. Әлбәттә, 160 елларга кадәр инде славян теле дә, ниндидер форматта кабиләләре дә булган. Әмма төркемнәр, хәрәкәтләр башында торган башка кавемнәргә кушылып, тарихи процессларда бернинди күренекле эшчәнлек күрсәтү белән аерымланмастан, «этник эретмә» хәлендә яшәгәннәр. Аерым каһарманнары кайсыдыр вакыйгаларда тырышлыклары белән ни дәрәҗәдәдер уңай нәтиҗәләр күрсәтсәләр дә, андый уңышлар шул процесс башында торган кавем исеменә язылган. Германарихлар, Аттилалар, Кубратлар, төрек, хәзәр каганатлары, аланнар, аварлар, хәтта бәҗәнәкләр, кыпчаклар заманында да Кара диңгез буе, Каспий алды далаларында славяннар төп кавемнәрдән булмаганнар. Соңрак чордагы кайбер вакыйгаларда аларның исемнәре алгы планда күренгәли башласа да, халыкларның бөек күченүләре вакытында үзләре аерымланып, «ил» (берләшмә) хәленә килеп, үз исемнәреннән яу чабуларын расларлык дәлилләр ул заманнар тарихында күренми. Ул чордагы берәр хәзәр каганының дипломатия шартларына яраша, кайбер һөҗүмнәрдә, үз исемнәрен күләгәдә калдырыр өчен, солых вакытларында Византия һ. б. күршеләр белән үзара кирәксез үпкәләшүләр тудырмас өчен, «тәртипкә буйсынмас», «бозгынчы» славяннар һөҗүме рәвешендә яулар оештыргалаган булуы бик мөмкин. Славян исеме әледән-әле телгә алынудан ул шартларда әле шундый нәтиҗә генә чыгарып була: гот, алан, авар, болгар, төрек, хәзәр каганатлары вакытындагы Кара диңгез буйларыннан славяннар һөҗүменең хәбәрләре, исемнәре телгә алына башлаган көннәрдән бу кабилә исеме әлеге «дипломатия» рәвешендә һәм максатында файдаланылган Дөрес, күпмедер вакытлардан соң җанлана башлаган аерым кабиләләр арасында, сәүдә табышларыннан үзләрен өлешсез калдыруларына ризасызлык йөзеннән, бу тараф кабиләләренә күршеләрен һәм юлларындагы азгыннар төркемнәрен берләштереп, ризасызлык кузгату, солыхны бозу өчен генә яу чабулар да ишәйгәннән-ишәя барган. Титул кабиләләр кризис кичергән заманнарда (ә алар бик еш кабатланып торган) мондый провакацион яу чабулар тоташ күренешкә әйләнеп, алар турында материаллар төгәл сакланмау сәбәпле, бу ике төр яу чабуларны аерып билгеләү бик кыен. Чынлыкта андый аерып караулар хәзерге тарихта юк та. Ә бу кирәк, чөнки алар икесе ике нәрсә. Андый провакацион максатлы яу чабулар, күрәсең, башкача, зур сәүдә юлларыннан читтәрәк була яки остготлар кебек читкәрәк кысып чыгарылган герман һәм славян кабиләләр тарафыннан оештырыла. Мәсәлән, варяглар, норманнар, Скандинавия, Балтыйк буе герман кабиләләренең диңгез һәм су юллары походлары активлашкан заманнарда, мех сәүдәсе үзәген («Биармия»не) табып, үз кулларына кертү омтылышлары да мифлаштырылган тарихта бар. Балтыйк диңгезе ягыннан да, Төньяк боз океаны ягыннан да, елгалар буена, урманлыклар (тайга) тирәнлекләренә үтеп, бу сәүдә үзәге турында хәбәрләр җыйганнар. Кола ярымутравы буенча Баренц диңгезеннән Ак диңгезгә үтеп кергәннәр. Җирле кабиләләрнең килешүсез каршылыгы шартларында, кырыс табигатьле, шомлы урманнар эченә йөз еллар буенча акрынлык белән тирәнгәрәк үтеп, Көньякка таба хәрәкәтләнгәннәр. Урман халыклары алар белән очрашулардан читләшкән. Ниндидер билгесез отрядлар искәртмәстән аларга һөҗүм ясап һәм болай да аз санлы отрядларын югалтуларга дучар итеп, калганнарын чигенергә мәҗбүр иткәннәр. Бәрелешләрдә әсир алынган, яраланып кулга төшкән сугышчылар, ихтимал, махсус аларга килеп «юл күрсәтүче» шымчылар («борынгы Иван Сусаниннар») Биармияне күктә очып күченеп йөри торган шаккатыргыч гүзәл сихри дөнья «алтын иле» (Пермь «Эльдорадосы») итеп күрсәтә торган әкиятләр сөйләгәннәр.
Төньяк мех сәүдәсе магнатлары Биармия «Уолл-стрит» «финансистлары» (бу «мул байлык» эзләүче башкисәрләрнең Биармияне эзләүдән күңелләрен суыту чарасын тапканнар, күрәсең) Төньяк урманнары уртасында, ниндидер бер билгесез дәрья (елга) буенда, әкияттә генә булуы ихтимал гүзәл бер шәһәр төзеткәннәр. Ниһаять, армый-талмый эзләүчеләргә әлеге «Биармия»гә юл күрсәтүчеләр «табыла». Алар бу шәһәргә килеп җитәләр. Бәрелешләр башлап, «шәһәрне саклаучы» отрядны тар-мар итәләр, шәһәрне яулап алалар. Адәм заты күрмәгән әкияти шәһәр. Әлеге сакчы отрядтан исән калган җан иясе: «Әйе, бу Бияр(мия) шәһәре», дип раслый. Әмма бу шәһәрдә кеше яшәми, хәтта аның тирәсендәге иксез-чиксез мәйданда да бер җан иясе юк. Мех сатып алучылар, шунда тупланып, сәүдә мәйданын үзара бүлгәләп, сәүдәгә таралалар. Ә үзләре моннан иксез-чиксез еракларда җылы Көньякта яшиләр. Анда халык хисапсыз күп, яхшы коралланган йөз меңләгән сугышчан гаскәрләре бар икән».
Аттила яулары турында риваятьләр әле телдән бөтенләй юкка чыкмаган заманнар. Алар үзләре андый зур гаскәрләр белән бәрелешерлек яу оештыра алмауларын бик яхшы беләләр. Азыклары бетә. Урманнарда яшәүче кешеләрне эзләргә кайсы якка гына отряд җибәрсәләр дә, үтеп булмаслык баткаклыкларга гына барып төртеләләр. Кайтып китүдән башка чара калмый. Кайтып, үзләренең гүзәл Биармия шәһәрен табуларын, әмма анда кеше яшәмәвен хәбәр итәләр. Икенче елны, махсус ышанычлы кешеләр җибәреп, боларның хәбәрен тикшертәләр. Әйе, барысы да «Биармияне ачучылар» сөйләгәнчә. Ул Биармиядә яшәргә «ачтан үлим» дисәң генә барырга мөмкин. Шуннан соң акрынлап норманнар, викингларның Биармияне эзләүләре туктала. Биармия турында тарихка менә шул хәбәрләр генә билгеле.
Шомарып беткән Биармия турындагы әкиятләр Төньяк сәүдәсенең үзе кебек үк борынгы. Геродотның скифлар турындагы язмаларында «Биармия» күләгәсен скифларның бер төркемен «патша скифлар» дип атавын беренче рус тарихчысы В. Н. Татищев «бритоголовыйлар» кабиләсен аңлаткан кебек, дөнья читендәге Тау илен «Идел» буеның Ойкумена чигендәге «Тау ягы»н «патша скифлары»на Идел буе татарлары биләгән» дип «рациональләштереп» аңлата. Аларга бүген дә иң гади кешесенәчә, руслар «князь», удмуртлар (әле бүген дә), татарларны, үз атамалары «биләр» иле «би ирләр» диләр. Археологлар раславынча, Биләр элек урта гасырлар башыннан ук диярлек Европада мисалы юк зур шәһәр булган һәм монголлар һөҗүменә кадәр «Бөек шәһәр» дип йөртелгән. Болгарлар заманында, 730930 елларда, Идел өстендә Биләр шәһәренең сәүдә складлары һәм порты булган урын, болгарлар исеме белән аталып, башкалага әйләндерелгән. Ике гасыр дәвамында бар игътибар илнең һәм төбәкнең бердәнбер башкаласы сәяси, икътисади, мәдәни үзәгенә әйләндерүгә юнәлдерелсә дә, Биләр шәһәре «бөек шәһәр», димәк, төньяк сәүдәсенең төп мәркәзе, һөнәрләр һәм борынгы сәүдә традицияләренең үзәге булып калган. Ягъни Болгар дәүләте, бер үк вакытта «би ирләр» «би»ләр («патша скифлар») төбәге, «би»ләр «би ирләр» иле булып калган. «Би ир» атамасына викинглар-варяглар [м] тартыгын кушып, бу халык, төбәк һәм ул чактагы Европаның тиңсез («Бөек») шәһәре исемен әкияти Биарм (Пермь) «Биармия» дип атаганнар, аңа барып җитү юлларын эзләгәннәр. Күп хәрби экспедицияләр оештырганнар, ләкин шәһәрнең үзен таба алмаганнар. Бу үзенчәлекле меңьеллык кәсепләренең серен яхшы белә торган биләр халкы сәүдәгәрләренең «экспедиторлары», һәр җәйдә барып, бөтен Төньяк урманнарын гизеп әзерләнгән мехларны үзләре алып килгән товарларга алыштырып, җыеп алып кайта. Башка халыклар өчен «теге дөньяга» барып кайтуга тиң булган, мөмкинлекнең ары ягында саналган бу сәүдә юлы, ул сәүдәгәр халыкның исеме, һөнәре һәм яшәгән урыны, якын күршеләр арасында да, еракларда яшәүчеләргә дә сер итеп сакланган. Бу «скиф» (Геродотның «плешеголовыйлар»ы) «татарларның борынгы скиф бабалары исемнәренә «би ир» «патша скиф»лар дигән атамаларының үз телләрендә яңгырашы тәңгәл булган исеме Көнбатыш Европа халкы тарихы күчәрен яңа эзгә салучы Аттила биреп калдырган дип кенә караганда да (430440 еллар), ул «болгарлар» исеме күренүгә 730750 елларга кадәр, 300 еллар инде киң таралган атама булып торган дигән сүз. Бу халыкның борынгы атамасы да шул булганын инде искә алучы да юк. Безнең эрага кадәрге V гасырлар башыннан килгән «царские скифы» «патша би», «ирләр» «скифлар» дигән «би ир» атамасы борынгы Греция заманнарыннан ук килә. Ул тирән яшерелгән сер итеп сакланган, «табу салынган» замана үзгәрешләреннән читтә калган шул бер үк ил, бер үк халык. Ул халык бу төбәккә ким дигәндә фин-угор кабиләләре күченүләре вакытында килеп төпләнгән. Мең еллар эволюциясендә шул уникаль кәсебен үзләштереп, мәйданга чыгарган. Әмма фин-угорлар төркеменнән түгел, прото-төрекләр борынгы төрки бабалары кабиләләреннән була. Үзбәк ханнан соңгы урта гасырларга кадәр ул әллә ни зур радикаль үзгәрешләр кичермәгән. Һуннар, Төрек каганаты, Хәзәр каганаты үзгәрешләре хәтта аларга бик нык кагылмаган.