Без, үз даирәбездәге иш-иптәшләр, әдәби уеннар оештыра идек. Әйтик, беребез нинди дә булса әйберне яки теманы атый да, барыбыз да шул хакта әсәр язарга тиеш булабыз. Һәм язылган әсәрләр бер-берсенә һич тә охшамый иде. Мәсәлән, сугыш вакытында дошман тылында татар моңы яңгыравы турында Зөлфәт поэмага тиң шигырь (тик аны озак вакыт бастырмады), мин хикәя (сиксәненче елда басылды), ә соңрак Ризван Хәмид пьеса (Академия театрында уйналды) яздык. Мондый әсәрләр бергә җыелып тикшерелә иде.
Фаил уйларыннан кинәт арынды да миңа шундый уен тәкъдим итте.
Әнә өрәңге ботагындагы бияләйне күрәсеңме? Яз сыңар бияләй турында хикәя! Мин язам!
Аның «Ерактамы, якындамы?» исемле хикәясен кулъязма хәлендә үк укыгач, мин бу ярышка кушылмадым.
Фирүзә исемле кыз сыңар бияләен җуйган, әнисе аны шуның өчен әрли «әниләр усал була торгандыр, ахры». Моны Илгиз күреп тора. Кызны әнисе бүтән әрләмәсен өчен, Фирүзә йөри торган юлга үз бияләен куя малай. Тик Фирүзә бияләйләренең сулы югалган икән шул. Фирүзә белән әнисе, охшаш бияләйне өрәңге ботагына кире элеп, «бер-берсенә карап сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә киттеләр.
Илгизләр дә шулай җитәкләшеп йөрерләр идеме икән әнисе исән булса? Илгиз әнисен бөтенләй хәтерләми. Үлгән Илгизнең әнисе. Авырган да үлгән».
Фирүзәне әнисе әрләмәсен өчен ихластан тырышкан Илгизне кызның:
Әниең булса күрсәтер иде сиңа яңа бияләй! дигән сүзләре тетрәндерә, малайның йодрыклары озак язылмый, дымлы керфекләрен шул нәни йодрыклары белән сыпыра ул.
Ә бит:
«Булырга тиеш лә Илгизнең әнисе, булырга тиеш!..
Бар ла ул Илгизнең әнисе, кайдадыр яши. Яши һәм һәрдаим Илгизне күзәтеп, аның кайгы-шатлыгын уртаклашып, аңа яхшылык теләп тора. Тик ерактамы ул, якындамы шунысын гына тәгаен белми Илгиз».
Сыңар бияләй һәм сыңар канат астындагы тормыш
Юмор-сатирада көче бәхәссез Фаилнең бетмәс кайгы турында тетрәндергеч хикәя язуы аның олылыгын раслый. Ә олы була алу зур язучы өчен бик тә кирәк. Күзәтүчәнлеге, хәтер байлыгы, кешеләр хәсрәтен кечкенәдән үк уртакка алып үсүе аңа язучы булырга, һичшиксез, булышкан. Ярдәмчел гадәте дә аны «Солдатлар кайта» һәм «Ислемай» кебек яхшы хикәяләр язарга этәрә иде. Чөнки үзе ярдәмчел булмаган кеше башкаларның кечкенә генә уңышына сөенү, уңышсызлыкка тап булуына көенү турында ихластан яза алмый. «Солдатлар кайта» дигән хикәясен мактауларымның берсендә ул миңа:
Яраттың инде шул хикәяне! Үз хикәяң кебек итеп! дип, усалрак әйтте.
Тик усал сүзләрендә бу хикәясен яратмавы түгел, бәлки, үзем дә яратам мин аны, ләкин син, «Солдатлар кайта» ны миннән ныграк яратып, мине көнләштермә, дигән кебек кисәтү дә сизелгән кебек булды.
Гел иҗат итеп яшәде Фаил. Колхоз кырында иген үстергәндә дә, диңгездә йөзгәндә дә, завод станогын зырылдатканда да иҗатка тугры булган ул. Тормыш итүнең иҗат икәнлеген шәп аңлый иде шаян да, моңсу да егетебез Фаил. Ә шаянлык белән моңсулыкны бергә куша алуы аңа әнисе Гайнелгыйлем ападан килгән. Монысы бәхәссез, моңа мин ана белән улының мөнәсәбәтен белгәч инандым.
Ана белән улының сөйләшүендәге самимилек якын итеп шаяртуга кинәт кенә күчеп ала да сүз хәтерләүнең тагын элекке салмак эзенә төшә иде. Гайнелгыйлем апаның Фаилне әрләп куюы да, шул ук мәлдә аны мактап җибәрүе дә Ананың улы өчен сөенүеннән иде. Әңгәмәдә дилбегәне кулыннан ычкындырмый иде Гайнелгыйлем апа, сиксәнгә җитсә дә, бик өнле карчык иде ул. Бишектә ятканда ук, дөньяны күзләрен шарландырып күзәткән сабыена Ана:
Язучы булырсың, улым, яме, дип пышылдагандыр да улын кечкенәдән үк һәрнәрсәне күңеленә сеңдерергә өйрәтеп үстергәндер кебек.
Ана белән улының мәрхәмәттән аз гына да читкә тайпылмаган үзара мөнәсәбәтендә ачык чагыла иде болар. Улын югалтуны коточкыч авыр кичерде Ана, улыннан соң аз яшәде Ана, улы янына ашыкты Ана. Гүргә кергәч, улын күреренә әллә чынлап ышанды инде Ана
Әйе, Ана биргән талант Фаилдә. Шуны аңлап, Ана улын әле генә сабый итеп иркәли иде дә шуның артыннан ук улын үзеннән өстен акыл иясе санап киңәшә иде. Мәрхәмәтле һәм изге татар карчыгының улына талантын үстерергә биргән сабаклары иде болар.
Фаилгә Ана биргән изгелек-олылык Анага улының изгелеге булып әйләнеп кайтты. Аның, Фаилнең, әнисенә багышланган шигыре бар. Әнисен Бәхет Алиһәсе итеп яратуы шушы шигырьдә куптарылмаслык итеп беркетелгән.
дип башлана шигырь һәм алдарак болай дәвам итә:
Ананың улын һәрнәрсәне күңеленә сеңдерергә, һәрнәрсәгә бәя бирергә өйрәтеп үстерүе Фаилне гел иҗат белән яшәтте, ягъни Ана улына бәхет бирде. Ә иҗат, белгәнегезчә, бәхет.
Миңа Фаилнең бәхеттән сөенгән чакларын күрергә, ягъни аның иҗат итүенә шаһит булырга күп туры килде. Бу очракта мин аларның, әлбәттә, кайберләрен генә язам.
Кайчак уйлана калам да, бүтән һөнәр сайлаган булса да, осталыкка ирешер иде Фаил, дип нәтиҗә чыгарам. Әйтик, рәссам булып китә алыр иде ул, бу һөнәргә дә кулы ябышып тора иде, хикәя-шигырьләренең беренче кулъязмаларында кызыклы рәсемнәре дә була иде. Иш-иптәшнең укырга биргән кулъязмаларын сурәт төшереп чуарлаган чаклары да булды. Һәм бу шаянлыгыннан үзенә ләззәт табар иде. «Төнге сулар челтери» исемле хикәямне укырга биргәч, аның исемен рәсем ясап ураткан һәм:
Күрдең, ничек шәп ясадым! дип мактанып та куйган иде. Аннары: Иң бөек рәссам да, көчәнеп тырышса да, болай ясый алмаячак! дип, үзеннән көлгән дә иде.
Рәсем сәнгатен аңлавы аңа бөтен дөньяга танылган Эрзя һәм халкыбызның мактанычы Бакый Урманче иҗатларының үзенчәлекләрен ачкан мәкаләләр язарга ярдәм итте.
Остага калай белән түбә ябарга икәүләп булышуыбыз искә төшкәч, Фаил, калайчы булып китсә, бу һөнәрдә дә танылыр иде, дип уйлыйм. Чөнки остабыз сырхаулагач, түбәне икебез генә ябып бетердек, мин һаман да булышчы гына булып калдым, ә Фаил калайчы оста хезмәтен үтәде. Бәлки, ул бу һөнәрне элек тә белгәндер, монысын сорамадым, ләкин җәһәт һәм белеп, эген җегенә китереп эшләвенә сокланмыйча мөмкин түгел иде.
Балта эшенә дә кулы ятышлы иде аның. Хәер, монысы әтисе Хафиз һөнәрен балачактан үз итеп өйрәнүдән килгәндер. Ә әтисе шәп оста булган. Моны әтисе салган алты почмаклы йорт рәсемендә күреп була иде. Мәһабәт һәм матур йортның рәсемен Фаилнең бертуган абыйсы диңгезче Шәүкәт ясаган иде.
Абый дөрес ясаган, дигән иде Фаил. Үзеннән бизәк-ниргәләр өстәмәгән.
Фаилнең һөнәргә һәм һөнәр иясенә хөрмәте турында сүзне болай тәмамлыйк: күп кенә һөнәрләргә ия булса да, Фаил чирәптән чүлмәк ясарга җыенучы түгел иде. Әдәби иҗатында да беркайчан да ясалмалыкка бармады. Һөнәрне ганимәт, ягъни табыш чыганагы итеп карамады, һөнәр аның өчен гүзәллеккә соклану, яшәүнең тәмен табып ләззәтләнү иде. Беренче чиратта.
Гаҗәп тоелырга мөмкин: Фаилнең ахири дуслары юк иде, минемчә. Якын дуслары күп иде. Нури Арслановны шагыйрьлеге, кешелеклелеге һәм гадилеге өчен дусты итеп олылый иде. Авылдашы галим Рәмзи Вәлиевне бала чагына алып кайтучы дусты итте. Күренекле артистыбыз Хәлим Җәләл аңа иң башлап шаянлыкта ярышуда тиң дус булды. Аккош күле буендагы дача күршесе шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовны талантына баш иеп дус санады. Рәссам Эрот Зарипов белән сәнгатьнең үзгә бер өлкәсендә җитәкләшеп йөрергә ышанычлы булуы өчен дуслашты. Шагыйрь Әхмәт Гаделне, яңа юлларга чыкканда, дус-юлдашы итеп яратты. Ризван Хәмиднең тугры дуслыгына тугрылыгын саклады. Баҗасы Фанины мәгълүм әйтемнең чыгармасы булуын раслап дус күрде. Ә Зөлфәт белән Ә Зөлфәтне, бер көн күрмәсә эзләп китәр иде. Әдәби иҗатта нәкъ менә Зөлфәтне якын дус итте. Зөлфәт язмыйча торган чакта:
Син язмагач, мин шигырь язам, дип, аны шаяртып көнләштерә иде. Зөлфәт Родари турындагы поэмасын язганда һәм, гомумән, иҗатын колач җәйдергән вакытта: Син язгач, мин шигырь язмыйм, дип үсендереп җибәрер иде.