Һәм Фаил, «Дулкынга дулкын» исемле шигырьләр китабын чыгарганнан соң, шигырьләрне бик аз язды. Сәбәбе, әлбәттә, Зөлфәтне «котырту» дан бигрәк, прозага ныклап җигелүеннән иде. Сүз җаеннан. Зөлфәтнең бастырмаган шигырьләре ул чакта күп иде. Җитмешенче еллар башында язып та хәзергәчә матбугатта чыгармаган шигырьләрен хәтерлим мин аның. Әдәби иҗатта Зөлфәтне дусты иткән Фаил активлыкны хөрмәтләде. Шагыйрь дәүләт эшлеклесе, ә пассив кеше эшлекле була алмый, дияр иде ул.
Зөлфәтнең шигырьләрен туплап бастырмавына ачуланып, аның «Утлы боз» җыентыгын төзи башлаган иде Фаил. Кулъязманың исеме астына: «Төзүчесе Фаил Шәфигуллин», дип язып куйган иде. Шушы усал шаярту Зөлфәтне кымшанырга, активлашырга мәҗбүр итте ул чакта.
Бәлки, Фаилнең кем белән нәрсә өчен дус булуын (мин аның барлык дусларын да санамадым) дөрес үк әйтмәгәнмендер. Бәлки, ул үзе һәм дуслары да башка сыйфатларны өстен куйганнардыр. Ләкин мин бу хәлне үзем бәяләгәнчә атадым.
Һәм мине дә ахири дусты санамады Фаил. Үпкәләмәдем. Бәлки, ахири кешеңә ачылып бетүгә караганда, һәр дустыңа бер яктан гына ачылуны дөресрәк санагандыр аның тиз генә ачылып бетәргә яратмавын да онытмыйк. Бәлки, ул, дусларыннан кемне дә булса ахирилеккә алып, башкаларын рәнҗетергә-түбәнсетергә теләмәгәндер. Чыннан да, иҗат кешесенең дусларын тигез күрүе кирәктер.
Шулай да Фаилнең гаилә дусты шагыйрь Тәүфыйк Камалиевне башкалардан якынрак иткән чаклары була иде.
Без икебез дә әдәбиятка эшчеләр арасыннан килдек. Эшче булып кала алды Тәүфыйк. Элек завод эшчесе иде, хәзер әдәбият эшчесе, дип горурлана иде. Әгәр әдәби әңгәмәдә Тәүфыйк иҗаты турында хаксызга тәнкыйть сүзе әйтелсә, башта йомшак кына итеп: Аңламыйсыз икән Тәүфыйкны, дип каршы төшәр, аннары Тәүфыйкның шигырь юлларын күңеленнән укыр иде: Менә мондый юлларны әйбәт шагыйрь генә яза ала! Тыңлап торыгыз:
Яки:
Тәүфыйкны соңгы юлга озатканда, әлеге шигъри юлларның ачысы авырлыгын бөтен барлыгы белән тоючыларның берсе булды Фаил. Истә: Фаил төн караңгысында килеп керде безгә. Бер сүз дә эндәшмичә, диван янына барып, тәрәзәнең теге ягындагы караңгылыкка күзләрен шарландырып текәлеп, кулларын ике тезе арасына кысып, җансыз сыман утырды. Бераздан сулкылдап елый башлады:
Тәүфыйк үлгән
Инде Фаил бөтенләйгә китеп, аны озата барганда, Тәүфыйк искәрткән авырлыкны без кабат тойдык
Фаилне яратмаучылар да булгандыр тормыш бит бу. Хәер, ул үзе дә һәркемгә ошауны максат итмәде. Гёте сүзләре белән әйткәндә, һәркемгә ошарга тырышу көлке теләк ләбаса! Аннары Фаилнең холкында уңайга сыпырганда да учны чәнчә торган инәләр шактый иде. Әмма миңа аның холкындагы, уңай якларга өстәп, сәерлекләре дә ошый иде. Әйтик, менә мондый сәерлекне ошатмыйча мөмкин түгел бит. Ул һич көтмәгәндә каршыңа килеп басар иде дә, күзләрен зур ачып:
Мин сиңа карап торам. Хәзер миңа күзләрне тагын да зуррак ачаргамы, әллә бөтенләй ябаргамы? Тиз әйт! дип, аптырашта калдырыр иде, үзеңә үзең бәя бир әле ягъни. Яки: Ачыш ясаган саен серләр кимиме, әллә күбәя барамы? дип, кешелек тарафыннан күптән куелган сорауны кабатлар иде.
Бер күргәндә, географик карта буйлап көлә-көлә сәяхәт итүе, бүтән чакта колхоз зоотехнигы белешмәсен бирелеп укуы (нәкъ укуы, нинди дә булса төшенчәне ачыклавы түгел) Фаилнең тормыш серләрен үзе чишәргә тырышуыннан килә иде. Шул тырышлыгы, хезмәт яратуы да язучы иткәндер, бәлки, аны. Ә юк, бу сыйфатын халыкның андый кешеләргә үтемлерәк итеп бәя суккан сүзләре белән әйтергә кирәк: Фаил беркайчан да эштән җирәнмәде. Авырыксынып эш эшләмәде ул. Хәтта баш өянәген дә (җәфалый иде аны шундый чир) эшләп җиңәргә өметләнә, маңгаен учы белән каплап, башын артка ташлап, күзләрен йомып бераз утыргач, авыруын онытырга тырышып, эшенә кабат керешә иде.
Сиксән икенче елның сентябрь ахыры җитә иде. Фаил гаиләсе белән язучыларның Пицундадагы иҗат йортыннан кайтты. Әле сорау да бирмәстән, гадәтенчә кырт кисеп:
Әйбәт эшләдем. Тик язуы авырайды. Геройлар үсте. Проблемалар зурайды, диде.
Сүз «Өй салуның ние бар?..» исемле әсәренең икенче өлеше турында иде. Әсәренең кулъязмасын ахырынача төзәтергә, гадәтенчә кат-кат күчерергә өлгерә алмады ул, ерак сәфәреннән соң озак та үтмәстән һәлак булды.
Аның бу кулъязмасын миңа беренчеләрдән булып укырга туры килде. Кулъязмада урыны-урыны белән геройлар исемнәренең баштагы хәрефләре генә, кайбер сүзләр яртылаш кына язылган иде илһамы күтәрелеп ташыган мәлләрдә сүзләрне язып бетерергә өлгермәгән мәрхүмкәй, хыялы артыннан кулы җитешмәгән. (Ярый әле, «Чаян» редакциясенең машинисткасы Фәния Хафизова Фаилнең язуын «ярты хәрефеннән» танырга ияләнгән иде, кулъязманы тәртипкә китерүдә аның хезмәте зур булды.) Әсәр «Казан утлары» журналында басылды, бу әсәре дә аның иҗаты үсүен исбатлады.
Геройлар үсте. Проблемалар зурайды
Төгәл хәтерлим аның бу сүзләрен. Һәм болар иҗаты үсүен Фаил үзе дә белүенә, шуңа күрә иҗаты өчен җаваплылыгы артуына дәлил иде.
Беркөнне ул эшкә курачрак киемнәрдән килде. Искәрткәнемчә, киемнең тәненә сыланып торуын яратты, ләкин бу көнге киемнәре бик тә утырган иде. Әллә соң, тар гүргә барасын сизенгән дә, тәнен шулай кысып караганмы, дип уйлап куям кайчакта. Бу көнне аның карашы тонык, күзләрендә үзенә хас моңсулыкны һәм шаянлыкны бергә күреп булмый иде. Шул көннәрдә аның кап-кара, кайгылы фоторәсемен күрдек, әллә соң вафаты бик тиздән булырын сизенеп төшкәнме?..
Соңгы тапкыр эштән китүендә бүлмәмнең ишеге ачык тора иде ул миңа кул болгады.
Хуш! диде.
«Сау бул!» димәде. Мәгънәсенә игътибар ителмәгән, шуңа күрәдер кайчак күз алдында Фаил кулын болгап хушлашып тора
Мәрхүмне җиргә иңдергәндә, мин аның йөзенә озаклап карадым, үземне нык тотарга тырышып карадым. Моның сәбәбен белмим. Бәлки, вафатының сәбәбен белергә теләвем булгандыр. Ә дөньяны матур итеп күргән күзләр йомык Әгәр алар ачык булса, авызы әйтә алмаган соңгы сүзләрен сөйләрләр иде кебек Әлбәттә, болар дустыбызның вафаты якынаюын сизмичә калуыбызга үкенүдән туган кайтып уйланулар
Акмөгез Акбай һәм Карабай Актәпи Акчарлак та ялгыша Ак кәҗә һәм карт бака Аксакал
Фаил хикәяләренең исемнәре болар. Аның «Ак яллы аргамаклар» һәм «Ак маңгайлы бүреләр» исемле китаплары да бар. «Солдатлар кайта» хикәясендәге атның исеме Акъял.
Ак төсне ярата иде ул. Аның шигырьләреннән, хикәяләреннән аклык бөркелеп тора. Аның әсәрләре геройларының вөҗданлы, миһербанлы, тырыш, игелекле, керсез, илгәзәк булуларыннан килә бу яктылык-сафлык. Әйе, аның әсәрләрендә, аеруча сатира-юмор әсәрләрендә, комсыз, мәрхәмәтсез, илтифатсыз, җәбер тидерүче кешеләр дә күп. Болары ямьсез төсләр. Ләкин бу төсләрне тасвир итүдән дә укучы күңелендә аклык тудырырга теләде Фаил, ягъни ямьсезлекнең, җиңелеп, матурлыкка әверелүен теләде. Аның әсәрләренә шушы игелек хас. Һәм нәкъ менә шуңа күрә әдәбиятта Фаилнең үз урыны бар. Һәм бу олы урын Фаилнең иҗат бәхете.
Укучы күңелендә аклык тудырырга теләве турында ул, хикәяләренең укучыларга көлке булып тоелуына үпкәләмәвен әйтеп, шул хикәяләрне укып: «көлеп арыгач, берәрегезнең башында, бәлки, җитди фикер дә туып куяр», дип язган иде. Ак фикер изгелек кылу теләге тусын иде ягъни.
Фаил бер әсәрендә ак дөнья турында сөйли. Туктагызчы, ак дөнья буламы соң? Була икән шул: Фаил бөтен иҗаты белән тудырган дөнья ак лабаса, Фаилнең үз Ак дөньясы!
Язып кына бетергән әсәр кабыгын тишеп яңа чыккан кош баласы кебек. Ул күпмедер вакыт ояда үсәчәк әле. Аннары канатларын җилпеячәк тә ерак-еракка очып китәчәк. Ә Фаил аңа иҗатының тылсымга көчле кошчыгына, кешеләрне сайрап сөендерсен өчен, басу түрендә куаклык үстергән, диңгездә утрау өйгән, урман уртасында алан ачкан