Бергә эшләгәндә, миңа аның күп кенә хикәяләренең «биография» сен һәм язылу процессын да кертеп белергә туры килде. Менә аларның кайберләре.
Әйдә, мин дә синең белән җәяү кайтам, диде Фаил.
Сөйләшергә, нәрсәдер турында фикерен уртаклашырга дәртсенеп тора иде ул.
Галимҗан Ибраһимов проспектының Чистай урамы белән кисешкән башына җиткәч, әңгәмәгә бәйле рәвештә:
Яратасың да инде кайчак эт авызына таяк тыгарга! дип әйтеп куйдым мин.
Тукта! Син мине ә-әнә тегендә куып җитәрсең!
Һәм Фаил, гәүдәсен боргалый-боргалый, кызуланып китеп тә барды. Әмма аның кинәт йөремтәлгә әйләнүе дорфалык түгел иде, ә иҗат кешесенә хас сәерлек иде. Шулай да нигә соң әле мин, үз йортыбызны узып, Фаил артыннан барырга тиеш? Аның «ә-әнә»се кай төштә?..
Мин аны Хөсәен Ямашев проспектында салына торган күпер янында куып җиттем. Яшь тупылга ышыкланып, дәфтәр-блокнотына язып тора иде ул.
Эт авызына таяк тыгуны нәкъ вакытында әйттең, әй! Аның күзләре шар булган, иҗат газабы кичерүдән шатлана иде юлдашым. Шул эт котырту җитмәгән булган икән. Эзлисе дә юк, өстә генә яткан деталь үзе, әй.
Икенче көнне Фаил миңа «Казалы юл» исемле хикәясен укытты. Эшлексез бәндәнең, «менә хәзер пенсиягә чыккач» вакыты иркенәеп, булдыксызлыгы өчен элек үк «йөрисең шунда бала-чага кебек, эт авызына таяк тыгып» дип бирелгән бәяне кире алдыртырга маташуы турында иде бу әйбәт хикәя.
Урам чатында ялгызымны ташлап китүе кебек сәерлекләренә күнектем мин аның.
Эш вакытында иҗатың белән шөгыльләнеп булмый, шуңа күрә редакциягә иртә сәгать алтыда ук килеп утыра идек. Фаил бүген алданрак өлгергән, бүлмәсе ишеген ачкач, башын кагып кына куйды, сәламне алуы ягъни. Ашыгып яза иде ул. Ишек ачып борчу кирәкмәгән, әлбәттә. Ә бераздан ул үзе минем янга атылып керде. Өстәл башына килеп таянды, карашы тәрәзәдә иде, мине күрмәгән кебек, үзе исә миңа сүз куша.
Аерылышабыз!
Менә әкәмәт! Кем әйтмешли, иске авыздан яңа сүз! Өстәвенә әче таңда! Бер мәлгә аптырап калдым, әмма үземне тиз кулга алып:
Бик шәп! дидем.
Болай хуплавымның хикмәте Фаилнең холкын инде шактый белүемнән иде. Аерылышмыйлар алар, яза торган хикәясенә минем мөнәсәбәтемне тикшереп карый хәйләкәр җан Фаил!
Судсыз гына бүләбез әйберләрне!
Шулай дөрес! Нигә булыр-булмас хәзинәгезне суд залына күтәреп барырга икән?
Хатынга диван, миңа карават, хатынга телевизор, миңа радиола. Кадак-чүкеч миңа, инә-җеп хатынга. Чәйнек диде дә тукталып калды Фаил. Менә кайда төртелгән икән ул! Чәйнек
Чәйне икегез дә яратасыз, кайсыгызга булыр икән соң чәйнек? Урталай бүлсәгез генә инде, ләкин тип-тигез итеп..
Бүләбез!.. дип атылып чыгып та китте Фаил.
Һәм «Аерылышу» исемле кечкенә генә хикәядә чәйнек бүленә. Шундый күпертүләр кергән көлке хикәянең ахыры матур: хикәя героеның малае һәм килене, оныгы кайтып төшә! Аерылышу онытыла. Ә бүленгән әйберләрнең яшь гаиләгә хаҗәте зур, бабай һәм әби булганнарга берсе өлешенә тигәннәре дә бик җитеп торыр, малай белән килен һәм дә онык өчен җаннарын бирергә дә әзер алар.
Юмор әсәрләре язуда Фаилнең кулы шомарып җиткәч, күп танышлары, дуслары аңа сюжет бирәләр иде. Язучы кешеләрнең болай эшләве Фаилнең бу сюжетны остарак «бөтерәчәге» н танудан иде.
Кышын балыкка бардым. Иртәгесен Фаил:
Балык эләктеме? дип каршылады.
Төрттереп әйтте, «тоттыңмы?» дими, «эләктеме?» ди бит, янәсе, балык тотуым минем осталыкка бәйле түгел, балык үзе теләсә генә эләгә миңа, ә балык, билгеле ки, үзе теләп эләкми, димәк, мин буш кул белән кайтканмын. Ләкин минем дә булдыксыз булып каласым килми. Балык тотмасаң да, балыкчы ялганын шыттырып (!) җибәрергә мөмкин ләбаса!
Бер пот димен һәм, бүленеп торганнан соң: саф һава! дип өстим. Һәм синең өчен бер сюжет эләкте!
Яле, яле! Әйбәт сюжетны тотсаң да ярый, үзе эләксә дә шәп!
Матюшинога җиттек. Ашыга-ашыга, Идел өстенә таралыштык. Иртәнге якта балык әйбәт чиртүчән бит, күбрәк тотып калырга ниятлибез. Безнең үк машинада килгән бер юлдашыбыз утыз яшь чамасыдыр аңа, җыйнак мыеклы, калын кара кашлы кеше кармак салырга җыенмый кебек, биштәре һаман аркасында, боравын да көйләми. Минем янга да берничә тапкыр тукталып узды. Төштән соң тагын килде.
Утырыгыз янәшә, чирткәләп тора бит, дим.
Тәмам җанымны кыйдыгыз! дип, кинәт кызып китте автобуста килгән юлдашым. Үзең тот балыгыңны, сиңа кирәк балык! Мин балык тотарга килмәдем. Кайсысы янына барсаң да, киңәш биреп тинтерәтәләр! Монда да тынычлык юк! Оста балыкчылар, имеш! Теләсәм, мин бер салуда мең тонна тотам!.. Бүген хатынның әнисе киләсе иде, шуңа күрә генә әче таңнан чыгып чаптым. Балыкка дип. Хәзер, өйгә кайтмыйча, караңгы төшкәнне көтәргә кирәк. Хатынның әнисе китеп эзе суынганчы
Фаил «Балыкчы» исемле хикәясен шушы детальгә нигезләнеп язды. Әлбәттә, вакыйга баетылган иде. Әйткәнемчә, ул үзенә юмор әсәренә сюжет бирүчеләрдән вакыйганы баетырга, эзлекле үстерергә остарак иде, хыял итүдә көчлерәк иде. Шуны танымасаң, аңа сюжет сөйләүнең мәгънәсе булмас иде.
Җиңүнең утыз еллыгы уңаеннан «Чаян» журналы редакциясе, хикәя язуын сорап, Фаилгә мөрәҗәгать итте. Аның «Идел» альманахы мөхәррире булып эшләгән чагы иде. Хикәя сугыштан җиңелчә көлеп (сүз дошманны мескен итеп күрсәтү турында бармый) язылган булсын теләк шундый. Мондый юнәлешне, беренчеләрдән булып, французлар кинода уңышлы башладылар кебек. Татар әдәбиятында да бу темага язылган әсәрләр булды, ләкин аларда, минемчә, чынлык җитми иде. Мин дә шушы хакта «Күгәрченнәр» исемендә җитмешенче елда Җиңүнең егерме биш еллыгы уңаеннан хикәя язган идем. Басылып чыкса да, көлке өлешләре булса да, яраланмыйча аксаган төшләре бар иде хикәянең. Ә Фаил, шушы авыр темага хикәя язуын сорагач ук:
Ярар. Хикәя булыр, дип кистереп ризалашты.
Димәк, ул бу хакта уйланган, югыйсә ныклап бик тиз ышандырмас иде. Бәлки, «Сафура, Бәкер һәм трактор» исемле хикәясе язылган ук булгандыр. (Соңыннан белдем, бу хикәяне язарга аңа композитор дустыбыз Мирсәет Яруллин сөйләгән хәл нигез булган икән.) Фаилнең шушы хикәясе татар әдәбиятында сугыш турында язылган әсәрләрнең иң әйбәтләреннән бәяләнә. Ул китап сөючеләргә яхшы таныш, күп артистлар аны озак еллар буена репертуарларында тота. Һәм, миңа калса, «Сафура, Бәкер һәм трактор» ны сәхнәдән Фаилнең иҗатын яратучы, Фаилнең якташы Рәшит Сабиров остарак сөйли. Сәхнәдән һәм радиодан еш укылуга карамастан, һич тә «тузмый» бу хикәя!
Кичке уңайда шылтыратты Фаил. Өзә-төтә сөйли:
Әле кайтып кына кердем.
Ул Саба төбәгенә сәфәр кылган иде.
Туган ягыңны күрдем.
Ошаткан булырга тиеш.
Яңа китаплар алдым.
Димәк, миңа атап та алып кайткан. Китапларны без читтә булганда икешәр данә ала идек, мондый тәртипне Фаил башлап җибәргән иде.
Тиз кил. Чәй куйдым.
Ә-ә Чәй кайнатырга чәйнегегез юк бит инде сезнең, бүлдегез бит чә
Кычкырып көлеп бүлдерде Фаил.
Шәп! Шәп! Онытмагансың. Ә чәйнек бар! Чәйнек сабыннан хатын белән икәү бергәләп тотып кына яшибез! Һәм Фаил балаларча аклана башлады: Хикәя герое бүлде бит чәйнекне, мин түгел. Аннары, мин бабай булмаган ич әле.
Беләм, Фаил дускай, чәйнек бүлмәгәнегезне беләм, бу арада гел чөкердәшеп кенә йөргәнегезне дә беләм, тик синең кырт сөйләшүең түгел, ә онытылып, тормышны яңартып җибәреп көлә белүең сагындырган иде!..
Инде Саба хәлләре сөйләнелде, миңа атап алып кайтылган китаплар актарылып күзәтелде, чәйнекнең дә суы бетеп бара. Фаил тәрәзәгә текәлгән дә сүзсез утыра. Нәрсәнедер бик бирелеп күзәтә-карый. Нәрсәне? Тәрәзә турысында ук өрәңге, арырак сарайлар, кер баулары салынып тора. Кар юкарган яз килде, шушы язгы кичкә караңгылык эленеп җитмәгән әле, ары-бире кешеләр узгалый. Игътибарны җәлеп итәрлек башка нәрсә юк кебек. Ә Фаил нәрсәнедер аерып күрә иде, шул нәрсәдер аны хыялга чумдырган иде. Иҗат итә иде ул.