Җитмешенче елның март ае иде. «Чаян» журналы редакциясенең җаваплы секретаре булып утыруыма ярты ел узды, монда эшләүнең ни-нәмәрсә икәнен төшенеп килгән чак ягъни.
Шагыйрь Зөлфәт белән бер бүлмәдә утырабыз. Журналга татарча әдәби әсәрләр әзерләү икебезгә йөкләнгән. Ләкин юмор-сатира әсәрләрен редакциягә күтәреп килүчеләр бик аз. Редакция мондый хикәя-шигырьләргә кытлык кичерә, аларны журнал авторларыннан үтенеп диярлек яздыртырга туры килә. Алдагы саннарга нәрсәләр бирергә икән, дип уйга калдык.
Туктале, дип, урыныннан атылып ук торды Зөлфәт, хәзер табабыз! Фаил монда йөри иде. Фаил Шәфигуллин. Аның язганнары да бардыр. Җор кеше ул. Язганнарында юморның тач аның өчен икәне сизелә, әй! Зөлфәт, кинәт туктап, бермәл уйланып торды да: Шулай! дип кычкырып ук әйтеп куйды. Шулай! Юмор тач Фаил өчен, Фаил тач юмор өчен!
Иртәгесен Фаил редакциягә эш башлануга ук керде. Буйга озын түгел, киеме тәненә сыланып дигәндәй тора (гел шулай киенергә яратты ул, салынып торган кием эшеңне дә, йөзеңне дә сүлпәнләндерә дияр иде). Ләкин аны мин күргән-белгән кешеләргә чалымсыттырмаучы үзгәлекләреннән иң истә кала торганнары дәү кылыч борыны һәм, әлбәттә, зур, кабарынкы, якты күзләре иде. Бу күзләрдә рәхәт моңсулык һәм тыелгысыз шаянлык берьюлы чагыла иде. Карашында явызлык һәм усаллык чаткылары юк. Соңрак белүемчә, явызлык аңа ят иде, ә инде усаллыгына килгәндә, юашлардан түгел иде Фаил. Әйе, мәрхәмәтле иде аның карашы.
Кул биреп күрештек. Таныштык. Беренче сүзен теш араларыннан сөзеп әйтте, ысылдагандай тоелды хәтта.
Исәнмес-с-с-сез.
Сәерсенә калдым, аның эчке халәтендәге үзгәрешне, син мине бер күрүдә үк танып-белеп бетерергә ашыкма, агайне, дип аңладым һәм, Фаил дигәннәре шушы адәм була икән, дип уйлап куйдым. Белешлегебез арткач, Фаил беренче очрашуда туган фикерен шулай ук турыдан әйткән иде. Хуҗин дигәннәре шушы бәндә икән, дип уйлаган ул. Шулай итеп, танышканда бер-беребезгә биргән бәяләребез охшаш, хәтта бер үк булган икән.
Фаилнең ике кечкенә кулъязмасын Зөлфәт кычкырып укыды. Мин, өстәлемә таянып, аска карап утырдым юморескаларга мөнәсәбәтемне автор, тиз генә ачылып бетәргә теләмәүче Фаил агайне, карашымнан ук белеп-аңлап тормасын, янәсе, без дә бер күрүдә үк ачылып бетмәскә булдыра алабыз, кирелек бездә дә мөлдерәмә, ягъни мәсәлән. Фаил ишек катында озынча бүлмәнең ул төшендә җиһазлар юк, иркенрәк анда йөренеп торды бугай, монысын күрмәдем, чөнки ул якка кырын да карамадым.
Зөлфәт, укып бетергәч:
Әйбәтләр, дип бәясен чыгарды. Алдагы санга ук икесен дә бирик боларның. Күләмнәре дә зур түгел.
Мин эндәшмәдем.
Нигә начар дисең әле, Мәгъсум абый? Зерә ошатмыйсың, дип, сүзен дәвам итте Зөлфәт, юморескаларны тәфсилләп мактарга кереште.
Һәм бүлмәдә кинәт шаркылдап көлү яңгырады. Сискәнеп, ишек ягына карадым. Ике кулы белән дә биленә таянып, җилкәләрен бераз калкытып, башын янга борып, Фаил көлә. Гәүдәсе тау түбәсенә куелган сын кебек. Буйга тәбәнәк түгел икән ләбаса Фаил каршыда баһадир басып тора ич, Алпамша сыңары! Киң карашы да сындагыча текәлеп калган. Сыннан аерма шунда: Фаил дигәнебез авызын зур, хәтта киереп, дияр идем, ачкан, ялтыравык тешләре аз гына тутлы йөзен яктырта, көр тавышы сихерләп яңгырый.
Фаил көлүдән шулай ук кинәт туктады. Тешләрен шак-шак бәреп алды да, Зөлфәткә карап, күзләрен шарландырды.
Нигә әле син Мәгъсум абыйга бәйләнәсең? Фаилнең карашында ачулану да, шатлану да катыш иде. Хуҗин минем юморескаларны яманлап бер сүз дә әйтмәде ич әле.
Мондый кырт сөйләшүләрдә Зөлфәт югалып калучылардан түгел. Ул Фаилгә тавышын шактый күтәреп җавап кайтарды.
Нигә әле күзләреңне миңа шарландырасың? Хуҗинга шарландыр әнә! Кашларын җыерып, җилкәләрен сикертеп куйды Хуҗиның! Бастырсак та була, бастырмасак та Ватан күп нәрсә югалтмас ягъни ки! Үзең әйбәт юморескалар язгансың, үзең шуны белмисең! Әйтсәм инде Хуҗин Фаиле! Миңа бәйләнеп тора бит әле! Әнә Хуҗиныңа бәйлән!..
Әлбәттә, ачуланышу түгел иде бу, Фаил башлаган шаяруны әңгәмә куертырга чос Зөлфәтнең күтәреп алуы иде.
Менә шулай тиз якынайтты мине үзенә Фаил. Аның көче кирәк чагында килеш-кыяфәтен баһадир булып тота алуында гына түгел, ихласлыгы белән дә кодрәтле иде язучы Фаил Шәфигуллин. Аның тагын бер уңай сыйфаты юк, әйбәтлеге! бар иде. Бай кеше иде Фаил! Түгел, әйбер-сәйбергә һәм дә сәмәнгә түгел, хыялга бай иде Фаил! Табигать биргән шушы байлыгын арттыруда ул иренмичә чокчына иде, хыял итә белүнең, гыйлемлекнең, тырышлыкның, түземлелекнең иҗат эшен дә беренчел шартлар икәнлеген белә иде. Бәлки, шушы сыйфатлары ук аңарда язучылыкны «котыртып» куйгандыр.
Зөлфәт кычкырып укыган ике юмореска «Чаян» да бергә басылды. «Чаян» да һәм башка газета-журналларда, шулай ук үзәк матбугатта көлке хикәяләре басылу гадәти булып киткәч тә, юмор-сатира әсәрләре тупланган татарча калын китабы чыккач та, телефоннан сөйләшү итеп язылган шушы ике хикәясен яшьлеге истәлеге итеп, ягъни сагындыра торган истәлеге итеп ярата иде Фаил.
Шулай да бу әсәрләрен, китабына әзерләгәндә, өр-яңадан эшләде, хәтта формасын да үзгәртте юморескалар, башта диалог итеп язылган булсалар, монолог формасын алдылар. Монысы иҗатының җәһәт һәм эзлекле үсүен тоюдан, ягъни үз иҗатына таләпчәнлектән беренче әсәрләренең йомшак якларын үзе ачыграк белүдән килгәндер. Чөнки әлеге юморескаларын үзгәртергә аңа рецензентлар да, мөхәррир дә таләп куймаган иде. Гомумән, Фаил шушы ике кечкенә әсәренә беркайчан да берәүне дә «кагылдырмады». Минемчә, үзенә дә кагылмаска кирәк булгандыр: «Буяу» исемле юморескасы беренче вариантында әйбәт. Шулай.
Иҗат юлы башындагы ике кечкенә әсәреннән ваз кичмәде ул. Алардан ваз кичү хыянәт дип саный иде. Ә хыянәт һәм иҗатта да аның өчен ят иде. Иҗатында бәләкәй генә хата-төгәлсезлек китүдән иҗатка хыянәт итүдән калтыранып курка иде Фаил. Бәлки, шушы юморескаларны, ялгызы гына калып, узган көннәренең матурлыгы итеп, олы иҗаты юлына чыгар алдыннан тәпи басуы итеп сагынырга яраткандыр. Ялгызы гына калып. Ә ялгызы гына калып моңаерга теләгән чаклары еш була иде Фаилнең. Иҗат өчен монысы да ихтыяҗ лабаса!
Озак та үтмәстән, Фаил «Чаян» журналы редакциясенә эшкә килде. Һәм, биш ай да тулмастан, эштән китеп тә барды.
Фельетончы булу минем эш түгел икән, диде ул.
Юмор-сатирага чос, кешеләргә кимчелекләрен күзләренә туры карап әйтүче (шушы мәсләгенә тугры булып, ул соңрак «Күзгә карап» исемендә көлке хикәяләре китабын чыгарды), тормышны белүче Фаилнең фельетончы була алмавын парадокс итеп бәяләргә мөмкин. Ә хикмәт, минемчә, менә нәрсәдә иде.
Ул, редакциягә килгән хатны тикшергәндә, тискәре «герой» ларның гаепләрен күзләренә карап әйтә дә, бу мәсьәләне инде хәл ителгән санап, моның турында язып чыгуның хаҗәтен тапмый. Чыннан да, нигә әле бер үк нәрсәне кат-кат тукырга икән: ялгышыңны таныдыңмы аны кичекмәстән төзәт! Болай эшләү борынгыдан килгән әхлакның гап-гади кагыйдәсе! Шуны да аңламаска инде! Бер үк нәрсәне кабатлау кирәкми, кабатлау үсешне тоткарлый.
Җитмеш бишенче елның көзендә Фаил «Чаян» журналы редакциясенә эшкә кабат килде. Төгәлрәге, хәзер инде аны яшьләрнең «Идел» альманахы мөхәррирлегеннән редакция чакырып китерде. Әдәби бүлек мөдире итеп. Бу вакытта Фаил Шәфигуллин журналның даими һәм ышанычлы авторларыннан берсе иде. Алай гына да түгел, ул татар әдәбиятында юмор-сатираны җилкәсендә күтәрүчеләрнең алдан баручысы иде. Һәм Фаил редакциядәге хезмәтенә бик яратып алынды язучылык журналист булудан аерыла ич! үзе дә күп хикәяләр язды, журналның авторларын ишәйтүне дә беренчел бурычларыннан санады.