Хузин Магсум Хамитович - Кочасы иде дөньяны… стр 4.

Шрифт
Фон

Мәктәпләрдә, авыл клубларында очрашуларда Фатих абыйның «Сөйләнмәгән хикәя» сен укуын күп тапкырлар тыңларга туры килде миңа. Язучының үз укучылары каршына басып имтихан тотуында мин һәр очракта сөенечле хәлне күрдем: хикәяне һәркайда да йотлыгып тыңлыйлар. Ә Тукай-Кырлай мәктәбендә, очрашу тәмамлангач, Фатих абый каләмдәшләреннән:

 Хикәянең мәгънәсен төшендереп җиткерә алдыммы соң?  дип борчылып сорады да, җавап та көтмәстән: Юк инде, сез, җанашларым, аңламадылар, дип шаяртып, минем кәефемне кырырга маташасыз, хикәяне яратуларын балакайларның күзләреннән күреп тордым,  ди.

Бу мәктәптә хикәясен аеруча рухланып, онытылып укыган кебек иде ул. Тукайга бәйле төбәктә бөтен көченә тырышуы дип бәяләргә мөмкин моны. Гел дә шулай булуы үзе үк әйбәт. Әмма Фатих абыйның тырышлыгында, Тукайга баш июе белән бергә, үзеннән иҗат имтиханы алучыларны мәктәп балаларын олылавы да бар. Ә укучысын хөрмәтләве язучы Фатих Хөснигә хас сыйфат. Дөрес, мондый сыйфатка һәр иҗат кешесе ия булырга тиеш. Ләкин мондый хөрмәт әйбәт әсәрләр язудан гыйбарәт ич әле. Һәм Фатих абый алтмыш еллык иҗаты чорында әйбәт әсәрләрне күп язды.

Тагын бер мисал.

Балтач районының Нөнәгәр авылындагы очрашуда әдип «Малай белән солдат» хикәясен укыды. Кыска гына хикәя күңелне моңсуландыра, алай гынамы соң кайгының авырлыгыннан тетрәндерә. Шулай да укучыда Наил исемле малайның өмете чынга әверелеренә ышаныч чаткылары да җемелди.

Кайбер малайларның әтиләре сугыштан кайткан, ә Наилнең әтисе һаман кайтмый. Аның әтисе ерактарактыр шул. Юк, якында гынадыр, авылдан күренеп торган урман артында гынадыр әле аның әтисе. Наил чаңгыларын тага да урманга таба китә. Әтисен үзе каршы алыр ул. Әнә каршысына бер солдат килә. Наилнең әтиседер әле, белегез дә торыгыз, яме! Түгел икән, әтисе түгел икән. Сугыштан һаман кайтмый Наилнең әтисе. Кайтмый

«Малай белән солдат» исемле хикәясен дә бөтен җаны белән бирелеп сөйләве-укуы да язучының үз укучысы алдында имтиханны уңышлы тотуы булды. Имтихан тапшырырга исә Фатих абый җентекләп әзерләнә. Моннан ун елдан артык элек булган сөйләшү хәтеремдә.

 Бер хикәя яза идем әле,  дип башлады Фатих абый.  Тик, каһәресе, ахырына җитә алмыйча төртелдем. Вакыйгасын да әйбәт беләм үзе, әйтергә теләгән фикерем дә анык, тик нигәдер язып бетерә алмыйм гына бит шуны.

Язып бетерде хикәясен Фатих абый. «Җүлә кайгылы эт» исемле хикәясе ул аның. Кешеләргә мәңгегә тагылган этнең кайгысы, этне балаларыннан аеручы, ягъни яхшылыкка яманлык белән җавап кайтаручы миһербансыз малайлар турында гыйбрәтле хикәя.

Хәзер игътибар иттем: Фатих абыйның телгә алынган өч хикәясе, тәртип буенча, утыз алтынчы, илле алтынчы һәм җитмеш алтынчы елларда язылганнар, аралары егермешәр ел ягъни. Игътибарга лаек та түгел кебек мондый җентекләү. Ләкин язылу вакытлары арасының зур булуына карамастан, Фатих абыйның әйбәт хикәяләрне бөтен иҗаты дәвамында язуына дәлил дә әле. Ә соң Фатих Хөсни хикәяләр генә яздымы? Күптармаклы һәм мул иҗаты юлында ул романнар, повестьлар, шигырьләр, әдәбият-сәнгать турында мәкаләләр язды. Боларга татар теленә күп әсәрләрне тәрҗемә итүен, редакцияләрдә эшләгәндә язган бик ишле хәбәрләрен дә өстик. Шулчакта Фатих абыйның иҗат колачы күз алдына тулы килер.

Әйе, язучы Фатих Хөсни халык каршында имтиханны олы иҗаты белән уңышлы тотты. Һәм Олы Мәтәскә авылында (элек Саба районына керде) туган Фатих абый, авыл батырларына хас кыяфәт иҗат кодрәтенә ышанган кыяфәт белән, хәзер дә имтихан мәйданы уртасында. Һәм, башын аз гына чөеп, күзләрен челт-челт йомып алыр да яңа хикәясен укыр. Ә сөйләнмәгән хикәяләре күптер әле аның, күптер.

Мәйдан аны йотлыгып тыңлый. Ә иҗат мәйданы аның үз мәйданы, батырның имтихан тоту мәйданы.

1987, 20 декабрь

* * *

Халык язучысы Фатих Хөснинең мәгълүм «Йөзек кашы» әсәре «Казан утлары» журналының «Татар хикәяләре хәзинәсеннән» бүлегендә бастырырга әзерләнгәндә, әдип вафат булды. «Йөзек кашы» ның журналда кабат чыгуын белгәч (ә әсәр «Совет әдәбияты» ның хәзерге «Казан утлары» ның 1942 елгы 3 нче санында беренче тапкыр басыла), Фатих абый бәхетле «бала» сының көр күңел белән хөр яшәвенә бик тә сөенер иде. Бу шатлык хастага егылган олуг әдибебезнең әсәренең укучыга һәрчак үз булачагына ышанычын тагын да ныгытыр иде. Тик нишләмәк кирәк

«Йөзек кашы» Фатих абый үзе әйткәнчә, аның иң бәхетле әсәрләреннән берсе. Ул 1945 елдан башлап язучының җыентыкларында берничә мәртәбә басыла, аерым китап булып күп данәдә чыга. Мисалга, 1954 елда укучы әсәрнең өченче басмасын кулына ала, 1964 елда рус укучысы Татарстан китап нәшрияты Н. Мальшакова тәрҗемәсендә «Перстень» исемендә чыгарган китапны (кырык биш мең данә!) җылы кабул итә. «Йөзек кашы» казах, үзбәк һәм башкорт телләренә тәрҗемә ителә.

Әдип, төрле басмаларга кереш сүзендә, әсәрен соңыннан төзәткәләве турында искәртсә дә, «Йөзек кашы» ның беренчел төсе саклана, кайбер үзгәртүләр «бала» ның, үсә төшкән саен, киеменә хаҗәтле бизәкләр-чуклар тагу кебек кенә тоела. Хәер, «бала» гүзәл булып тугач, аның төсенә-кыяфәтенә, килешенә-кыяфәтенә чибәрләү операциясе үк ясауның кирәге дә юк лабаса. Аннары шунысын да искәрик: әсәрнең төп герое Айдар Шәяхмәтов үзенчәлекле холыклы кеше, ул әйткәнеңне тыңламаска да мөмкин, аның үз иманы. Әнә Фатих абыйның өч томлыгының (19661968) икенче томында Айдарның фамилиясен әсәр башында һәм ахырында «Корбанов» ка алыштырырга тырышып каралган, ләкин әсәр уртасында ул беренчел фамилиясен саклаган.

Укучыда туачак бер сорауга җавап бирергә тырышып карыйк. Хикәя жанры турында күп язган, хикәягә төрле яклап бәяләмә биргән Фатих абый аның хәтта, хикәя бер утыруда укып чыгылырга тиеш, дигән сүзләре дә хәтердә «Йөзек кашы» н «повесть» дип атады. Повесть жанры гасыр башында татар әдәбиятына ят була, ул бездә, нигездә, утызынчы елларда урнаша башлый, күләмлерәк чәчмә әсәрне шушы сүз белән атауга күчелә, моңарчы «хикәя» һәм «роман» жанрлары хакимлек итә. Мисалларны укучы классик язучыларыбыз иҗатыннан җиңел таба ала. Күләмле әсәрләрне, роман исеменә һәр тарафтан җавап бирүенә карамастан, «повесть» дип билгеләү бәлки, гел дә тыйнаклык чагылышыдыр. Әсәр Фатих абыйның хикәя турында югарыда китерелгән бәяләмәсенең дөреслеген дә раслый, «Йөзек кашы» н бер утыруда укып чыгасың.

Кечкенә бер хатирә. Фатих абый әсәреннән өзекләрне укучы-тамашачы алдында, иш-иптәшләре белән әдәбият турында чәй янында әңгәмәләрдә-мәҗлесләрдә еш кына яттан сөйли иде, ул тирә-юньне оныта, аның өчен әсәр вакыйгасы гына кала иде. Башын бераз югарырак күтәрер иде дә әсәр дөньясына текәлер иде ул. Басым ясалырга тиешле төштә йомшак тавышына кулының йомшак хәрәкәте ишарәле кушылыр иде, биек маңгаеннан тир бәреп чыгар иде. Әсәрен ул күңелдән сөйләү өчен махсус ятламаган дип беләм. Хәер, йөрәк хәзинәсен барлап-актарып туган әсәрен ятлау кирәкмәгәндер аңа.

1996, 23 сентябрь

Игелек тылсымы

Язучы Фаил Шәфигуллин

Һәм мин аның иҗаты, тормышы турында санап-тезеп мәкалә язарга җыенган идем. Тик шушы ике сүз каләмемнән тамгач ук, башыма менә мондый сораулар «китереп сукты»: язучы булырга Фаилне нәрсә этәрде икән? Бу олуг иҗат эшенә бирелеп хезмәт итәргә кирәклеген тулылыгы белән кайчан аңлады икән ул? Әйе, нәрсә язучы итте икән аны?

Мондый сорауларга җаваплар ерак заманнардан бирле эзләнә килә. Әмма төгәл һәм анык җавабы табылганы юк дип беләм. Аны мин дә таба алмамдыр. Шулай да Фаилнең иҗаты күтәрелеп колач җәйгән унбиш еллап вакытта аны якыннан белгән, һәр язганын укып барган кеше буларак, куелган сорауга җавап эзләп карарга үземне хаклы саныймын. Хаклы гына да түгелмен, ә шушы сорауга җавапны нәкъ менә Фаилгә бәйле рәвештә эзләргә тиешмен. Аның белән бергәләп күп әдәби әңгәмә-бәхәсләрдә катнашуым да, әсәрләрен ничек язуын күпмедер дәрәҗәдә белүем дә шушы җавапны эзләргә этәрә. Әйткәнемчә, төгәл җавапны таба да алмамдыр. Шулай да.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3