Хузин Магсум Хамитович - Кочасы иде дөньяны… стр 3.

Шрифт
Фон

Тукталган төшкә кайтыйк.

Һәм әңгәмә темасын үзгәртергә кирәк санаганда, гел гүзәллек дөньясына, ягъни шигърият бакчасы капкасын каерып ачып керә иде Зыя Мансур.

Бер җәйне Социалистик шәһәрчектәге хастаханәдә дәваланды шагыйрь. Хастаханәгә баргач, без аны көнозын кояш төшеп тора торган ачык урындагы эскәмиядә кулларын артка җәеп куеп, күзләрен йомып, башын югары күтәреп утырган хәлендә күрдек. Сәламәтлеге турындагы сорауларга өзек-төтек, асылына төшенмәслек җаваплар кайтарды да сырхаулык хакында оеша алмаган әңгәмәне бүтәнгә борды.

 Егетләр,  дип, карашын еракка төбәп, үзе тасвир итәчәк нәрсәләрне күреп торган кебек итеп сөйләп китте ул,  гаҗәп, әй, кеше өчен дөнья бер төштә башлана да шул ук төштә бетә икән бит! Шагыйрь өчен бигрәк тә шулай бу. Юк, бер төбәктә туып, шунда ук кире кайтмаска, тегендә үк китеп бару турында әйтмим мин. Монда туып, бүтән җирдә яшәү дә минем фикеремә каршы килми. Нәрсә әйтергә телимме? Минемчә, кешенең дөньясы, аны кочып алган даирә матурлык. Тик бу матурлык дөньясын ачарга кирәк бит әле. Ул дөнья менә минем каршыда уктыр, менә хәзер, урынымнан да кузгалмыйча, мин аның ишеген ачып җибәрә аламдыр кебек. Ә ул дөньяда матурлык инде гел яңа һәм гел иске. Һәм ул дөньяны укырга мөмкин. Кадерен белеп укысаң, һаман саен матурлык табарсың анда шигърият дигән гүзәллек.

Шагыйрьнең, хастаханәдә ятканда да, матурлык дөньясына кадер белеп сәяхәт итәргә көче җиткән, димәк.

Университетта укыганда, Зыя Мансур (өч семестр узгач, ул, гаилә хәле буенча, укуын ташларга мәҗбүр булды, башта радиотапшырулар комитетында, аннары «Чаян» журналы редакциясендә эшләде) гомумторакта яшәде, анда һәркемгә урын җитмәгәч, фатирда торучылар да шактый иде.

Беренче курста идек. Мин Карл Маркс урамының Ирек мәйданы башындагырак йортта яшим. Кичке чәйдән соң китап укып утыра идем. Кыңгырау шылтырады. Төймәгә өч тапкыр бастылар. Безгә, димәк. Дүрт квартирга уртак озын коридорны узып ишек ачканчы, бүтән шылтыратмадылар. Зыя Мансур икән. Ике кулында ике төргәк. Ишектән керүгә, сулдагы бәрәңге әрҗәсе өстенә төргәкләрен куйды да кулларын угалады. Түргә узарга чакыргач күнмәде.

 Йомыш мондый сиңа,  диде ул, йомшак кына елмайды,  акча биреп тор әле син миңа. Трамвайга утырыйм дисәм, шунлык та акчам калмаган. Җәяү кайтып барышым. Әле икмәк алырга кирәк. Китап кибетенә кергән идем. Әле дә ярый сайлаган китаплар өчен түләргә акча җиткән, яшең олыгаеп барып, кесәңдә күпме акча булуын да белмәгәч, сатучы алдында хур булыр идең, әй!

Акча, әлбәттә, миндә дә юк иде. Әмма минем бербөтен икмәгем бар иде. Әле башланмаганы!..

Икенче көнне кичен кыңгырау тагын өч тапкыр шылтырады. Тагын Зыя Мансур килгән иде. Ул тупсаны атлап керде, миңа кәгазьгә төргән бербөтен икмәк тоттырды да ашыгып чыгып та китте. Мин нәрсә дә булса әйтергә өлгергәнче, Зыя Мансур, яңа алган китапларын (бүген безгә стипендия биргәннәр иде!) култык астына рәтләп кыстырып, баскыч уртасына җиткән иде инде. Борылды да, йомшак кына елмаеп:

 Рәхмәт!  дип баш какты.

Ашыгып китеп баруының сәбәбе, мин икмәкне алмам да, бурычлы булып калудан куркуыдыр, бәлки, шагыйрьнең. Бу кадәресе дә бардыр. Ләкин шуның белән бергә, минемчә, стипендиясенә сатып алган яңа китапларындагы сихри матурлык дөньясына тизрәк чумарга теләге зуррак иде аның.

Зыя Мансур соңрак 1958 елда язылган:

дигән шигъри юлларында хәләл стипендиясенә алынган бербөтен икмәкне дә исендә тоткандыр дип ышанам мин. Һәм шагыйрь икмәк турында тагын күп язган булыр иде әле. Ул, икмәкнең кадерен белгәнгә күрә, шигъриятне кадерли иде.

Язучы өчен үзенең укучысы белән әңгәмә кору, киңәшү, бәхәсләшү мөһим, болар хәтта мәҗбүри. Зыя Мансур да үз укучылары белән еш очрашты. Әмма ул, шигырьләрен язганда ук, укучысы белән күзгә-күз карап сөйләшә кебек иде. Менә аның иҗат лабораториясеннән шуны раслый торган бер хикмәт.

Шигыренең беренче строфасын язгач, Зыя Мансур аны чистага күчерә һәм шуннан ук дәвам итеп китә иде. Икенче строфада, билгеле ки, сызулар-төзәтүләр булмыйча мөмкин түгел. Шуннан соң ул ике строфаны яңа биткә күчерә, әгәр күчергәндә сызып төзәтү булса, бу башлаганын читкә куеп, чиста кәгазь ала. Ягъни шигырьнең язган өлеше яңа биттә ялтырап тормыйча, язуын дәвам итми иде. Шигырь беткәнче шушылай иде. Язуның, иҗат итүнең мондый барышы шагыйрьнең һәр яңа фикерен күз алдында тоткан укучысына, аның белән әңгәмәдә, ягъни чиста һәм матур итеп җиткерү өчен эшләнә иде. Иҗат барышының хикмәтле һәм гади бер хәле бу.

Гади

Аның миндә бер фоторәсеме саклана. Рәсемнән йомшак кына елмаеп карый ул. Гадәтенчә. 1956 елның 19 июнендә бүләк иткән булган. Артына болай дип язган:

Һәм исемен-фамилиясен бергә тоташтырып, имзасын куйган.

Үзен хак бәяли Зыя Мансур. Гади шагыйрь иде ул. Һәм Зыя Мансур шушы гадилеккә «күп көч түгеп, сабанчыдан артык арып», хезмәт кадерен белеп иреште. Иҗат кадерен белеп.

1986

Йөзек кашы салучы

Без, малай-шалай, йөзеккә каш салуның гаять четерекле икәнлеген егерменче гасырның утызынчы еллары ахырында авылыбызның өлкән буын кешеләреннән һәм дә яшьрәкләрдән еш ишетә идек. Бу вакытта Тенекиебездә көмешче-ювелир һөнәре бетерелүгә барган инде. Шуңа күрә дә һөнәр истәлеге-дәресләре ишәйгән. Соңрак әтием Хәмидулла сирәк, теләмичәрәк, шулай да җентекләп кабатлаштырды.

Күчермә мәгънәдә әйтсәк, каш салучылар һәр шөгыльдә бар. Һәм әдәбиятта аеруча. Үзебезнең Фатих абый соң!

Бер бәләкәй генә хикәя сөйлим әле сезгә. Хәер, Фатих абый Хөсни революциягә чаклы булган вакыйганы хәтерендә кадерләп саклаган да аны моннан илле бер ел элек сөйләгән инде. Сөйләп кенә дә калмаган, бу гыйбрәтле дә һәм күңелле дә вакыйганы хикәя итеп язган, матбугатта бастырып та чыгарган. Исемен гади итеп, «Сөйләнмәгән хикәя» дип куйган.

Маһруй җиңги коймак пешерергә җыена. Инде камыры да кабара. Их, бәхет инде ул, бәхет тәмле коймакны туйганчы ашау. Таба исе Биктимерләрнең өендә сыеп калмас, бөтен авыл өстенә таралыр әле. Камыр кабара, тиздән мичтә табаны кыздырырга күмер дә төшәр. Әмма, карале, табалары юк икән бит Биктимерләрнең.

Һәм әнисе сөйкемле сөяге Биктимерне Чат Җамалилардан таба алырга җибәрә. Аягы тигән җиргә тияр, очынып кына барганда, тимәгән төшләр дә булыр, табаны коймак камыры кабарып чыкканчы алып кайтып та җиткерер малай. И-и, тәмләп тә ашар соң аннары Биктимер әнисе пешергән тәмле коймакны.

Тик, таба күтәреп кайтканда, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме каршы, Биктимер тауда чана шуучы малайларны күреп ала. Рәхәтләнәләр малайлар шуып. Һе, рәхәтләнмичә, аларның чаналары бар шул. Чанасы булсамы, Биктимер барлык-барлык малайларны да әллә-ә кайларда калдырып шуар иде. Чанасы гына юк. Ә шуасы килә. Туктагыз әле, әгәр Әгәр табага утырып шуса?

Аңлыйсыздыр, Биктимер бураннар очыртып, малайларны кызыктырып, онытылып шуа да шуа. «Бәхет эченә күмелеп» рәхәтләнә нужа тәпәләп йөрткән Биктимер.

Бәлки, тормышта мондый вакыйга булмагандыр да, шәт, булмагандыр. Чөнки сүз тыңлаучан малай әнисе кушкан йомышны җәһәт үтәр, әдәпле малай табага ризык пешерү әйберсенә утырырга базмас. Монда хикмәт Биктимернең үзенә үзе рәхәт таба белүендә. Нигә әле малай, култык астына таба кыстырып кайтканда, чаналы малайларның шууына кызыгуын үртәлүгә ямьсез сыйфатка әйләндермәс өчен, таудан шуу рәхәтен хыялында тоймасын икән? Тоя, әлбәттә. Фатих Хөсни герое ич ул. Һәм Фатих абыйның, Биктимер исемле малайның изге хыялын чын вакыйгага тәңгәлләштереп, ышандырырлык итеп, безгә, укучыларга, сөйләве язучының осталыгы ярылып ятуы лабаса, ягъни йөзеккә каш сала белүе. Биктимернең хыялы байлыгын сөйләп, Фатих абый безне, укучыларны, бәхеткә чумдырып рәхәтләндерә. Язучы иҗатының мәгънәсе дә шушы игелектән гыйбарәт ич.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3