Рафаэль аспирантурада читтән торып укыды. Кандидатлык минимумын тапшырырга Алабугадан Казанга килгән. Үз белгечлегеннән. Иртән чәй эчкәч, инде чыгып китәргә җыенганда:
Әйдә, шахмат уйныйбыз! дип, һич тә көтмәгәндә әйтеп салды ул.
Ничек инде шушы чакта шахмат уйнамак кирәк?! дип каршы төштем мин. Имтиханга барасың бит, нигә башыңны ватарга ди?
Баш әйбәтрәк эшли аннары, шахмат уйнагач. Әмма оттырам дип уйнама! дип, авызын кыйшайтып ачуланып алды Рафаэль. Әгәр юри оттырсаң, яңагыңа берне чалтыратам! дип, малайларча өркетеп тә куйды.
Аңа минем яңактан ут чыгарырга туры килмәде, мин чынлап уйнап та отты ул мине. Ә имтиханыннан ул авызын ерып кайтып керде:
«Биш» ле!
Чын иҗат кешесе иде Рафаэль. Бәлки, имтихан тапшыргандагы яңа танышыбыз, аңардагы шушы сыйфатны күреп, безнең янга килгәндер.
Инде студент булырга йөргән чакка чигеник.
Чиратыбыз җитә. Тагын ике кешедән соң Рафаэль имтиханга керәчәк. Атылып керер дә авызын ерып елмаеп, балкып килеп тә чыгар ул, аның мәктәптә «биш» ледән түбән билге алганы, гомумән, булмады.
Шулчак яңа танышыбыз дустым Рафаэльгә дә хас сәерлек белән әкәмәт тә сүз әйтеп ташлады:
Егетләр, шигырь укыйм әле мин сезгә! Тыңлагыз әле. Әмма кимчелеген тапсагыз, туп-турыдан әйтегез.
Һәм абыебыз, безнең ризалыкны да көтмәстән, тәрәзә төбенә куеп торган кара күн тышлы калын дәфтәрен үрелеп алды. Дәфтәрнең беренче ачылган битендәге үзе язган шигырьне укырга керешкәнче, ул, бәләкәй учына тамак кыргандай гына йөткереп, болай дип искәртте:
Әдәбият бүлегенә укырга керергә җыенгач, үзегез дә беләсездер белүен тормышның кайбер серләрен. Шулай да моны мин сезгә үзем аңлаганча, мактануга санамагыз, хәтта белеп инануымча исегезгә төшерим. Тормышның асылы туган җирдән, хезмәттән, икмәктән һәм, билгеле ки, шигърияттән гыйбарәттер, егетләр
Без студент булган заманда һавалы сүзләрне һәркем диярлек бик шәп сибә иде. Оста идек без моңа. Әмма яңа танышыбызның тормыш мәгънәсе турындагы сүзләре тамак киереп куык өрү булмаган икән, тормыш хакы турында ул һаваланмыйча, бик тә гади итеп әйткән икән. Моны без, шәхсән мин, аның шигърияте белән танышкач төшендек.
Һәм яңа танышыбыз, имтиханны бөтенләй онытып торып, шигырьләрен укыды.
Рус әдәбиятыннан керү имтиханын без өчебез дә яңа танышыбыз, Рафаэль һәм мин әйбәт тапшырдык. Бәлки, моңа яңа танышыбызның әдәбият серләре турында сөйләве һәм сират күпере җәелгән аудитория ишеге төбендә шигырь укуы да беренче карашка шушы сәер гадәте дә ярдәм иткәндер
Шагыйрь Зыя Мансур белән без менә шулай таныштык.
Студентлар булып алгач, группадагы өлкән иптәшебез үзен берәүдән дә өстен куймады, һәр язган шигырен башлап безгә укыганда, без исә бик күп беләбез (соңгы курсларда гыйлемлегебез чамалы икәнлегенә төшендек, әлбәттә) кебек иде һәм башкалар хезмәтен тәнкыйтьләп бугаз ертырга үтә дә мачтыр идек.
Менә Зыя Мансурның имтихан алдыннан укыган бер шигыре:
Сүндер,
врач,
төрле утларыңны,
Аларның юк миңа кирәге.
Җырларыма текә күзләреңне
Ачыграк күренер йөрәгем.
«Рентген врачы янында» дип аталган бу шигырен ул, соңыннан ачыклавымча, 1945 елда язган икән. Җиңү елында.
Әйе, врач туган, сугыш сәламәтлегемне урман бетедәй кадалып суырган булса да, җырларым сәламәт минем!..
Фатих Кәрим истәлегенә 1946 елда язылган шигырен шагыйрь болай тәмамлый:
Соңгы ике юлдагы көч-куәткә игътибар итегез: Ватан һәм Шагыйрь язмышы аерылгысыз!
Кара күн тышлы калын дәфтәрен актара башлаганчы ук, тормышның асылы турында әйткән фикере аның Рафаэльгә һәм миңа имтихан алдыннан укыган дүртьюллык шигырендә (1947 елда язылган) мондый мөрәҗәгать белән ныгытыла:
Шулай, кеше, җирең-илең белән үзара мөнәсәбәттә беренче чиратта син бурычлысың, синең гомерең кыйммәткә төшә, һәм син кыйммәтле гомерең өчен кыйммәттән түләргә тиешсең. Аң бул, кеше, җирең-илең сиңа түгел, ә син җиреңә-илеңә мең-мең бурычлысың.
Монда, әлбәттә, «яңа дөнья ачу» юк, кеше тормышының мәгънәсе асылы, димәк, шигърияте искәртеп әйтелгән. Бары тик шул гына. Һәм шул гына да кебек. Әмма бүген дә, шушы дүртьюллык шигырьнең тууыннан соң дүрт дистә ел узгач та, тирә-юнебездәге бер хәлгә, күренешкә, тулырак итеп әйтсәк, агымга текәлеп карыйк әле.
Җир-ил, син үзең минем гомерем өчен миңа мең-мең кыйммәттән түлә дип, тормыш елгасы юлына кушылган агым, пычрак агым, күзләрне кисеп әчеттерә. Һәм тормышыбыз елгасының күркәм юлына төшкән болганчык агымнарны күмеп югалту өчен үзгәртеп коруны тизләтә башладык. Әйе, ниһаять, һәм шөкер, башладык! Шагыйрьнең дүртьюллык шигырендәге гади искәртүе бүген дә инде дүрт дистә ел узса да искермәгән, мәгънәсен җуймаган, димәк.
Зыя Мансур шәһәрнең Кәҗә бистәсе дип аталган төшендә дүрт фатирда торды. Гаиләсе белән торыр урыны булмаган чакта, аңа беренче булып шагыйрь Самат Шакир ярдәм кулын сузды, үз йортын алар карамагына бирде. Ватан сугышында һәлак булган яшь шагыйрьләрнең иҗат мирасын барлап чыгарып зур изгелек эшләгән Самат Шакир каләмдәше Зыя Мансурга тормышы авыр вакытта әнә шундый яхшылык кылды.
Зыя Мансур яшәгән фатирларның берсе аеруча бәләкәй иде, дүрт метрга өч метр чамасы бүлмә, аның да шактый өлешен мич алып тора. Әмма биш кешелек гаилә монда тарсынмыйча яшәде. Килүче дусларга, танышларга урын җитә иде. Ничектер җитә иде. Халыкның «Күңелең киң булса, кечкенә куышка да күбәү сыеп була» дигән сүзләренең хаклыгын шушы мисал раслый, әлбәттә.
Әйе, кунакка урын күңел түреннән иде Зыя Мансур гаиләсендә. Ә кечкенә бүлмә түренең хуҗасы алышынмый иде. Монда түрне һәрчак китаплар да китаплар биләп торды. Фатирдан фатирга күченгәндә дә иң кадерләнгән әйбер хуҗаның китаплары булды. Инде соңыннан, ниһаять, шәһәр үзәгендәге уңайлы һәм иркен квартирга күченгән чакта, Зыя Мансурның түр хуҗалары китаплары санап бетергесез ишәйгән иде.
Авырыксынмагыз инде, егетләр, йөкләр җиңелдән түгел. Хәер, беләкләрегез таза, җилкәләрегез киң, мондый йөкләрне очыртып кына йөртер чагыгыз, дип, гадәтенчә, бәләкәй учына йөткереп алгач елмайган иде шагыйрь: Оекка төреп яшергән байлыгым юк, егетләр, ә һәркем алдында колачымны җәеп мактанырлык хәзинәм шушы китаплар инде. Бәһасез хәзинә. Бәй, чын бит, дип, самими сөенүен аңлата алуына шатланды ул, бу китаплардагы дөньялар берсеннән-берсе колач җитмәслек, берсеннән-берсе гүзәл! Бәй, чыннан да шулай бит!
Әңгәмә темасыннан читкә тайпылып, бөтенләй бүтән нәрсә турында сөйләп куя торган гадәте бар иде Зыя Мансурның. Үзен башкалардан өстен тотуыннан, эре кылануыннан түгел, ә сүз боткасының тәмсезлеген башкалардан алдарак тоюдан шулай эшли иде ул.
Һавалану дигәннән. Шушы төштә без дә тагын бүтәнгә күчеп алыйк. Хикәяләүнең чыгынтылы барышы группадашыбызның холкына туры килсен өчен бу чигенеш.
1950 елның ноябрендә, икенче курста укыганда, Зыя Мансурның «Язгы ташкыннар» исемле китабы (аның редакторы Шәйхи абый Маннур иде) чыгып җитте. Ул вакытта түбән курс студентының һәм югары курсларда укучыларның да китап чыгаруы бик сирәк хәл һәм бик сөенечле хәл иде. Группабыз өчен бер бәйрәм булды Зыя Мансурның беренче китабы чыгуы. Безнең группа студентының китабы бит монда инде шагыйрь түгел, без һаваланып җибәрдек. Сезнең группада йөгерү буенча өченче разрядлы спортчы булса, безнең инде китап чыгарган шагыйребез бар ягъни!
Шагыйребез барлык группадашларга да китабын бүләк итте. Истәлеккә язуында һавалануның әсәре дә юк, барыбызга да хөрмәт белән язган иде, борын чөю юк. Тиң күреп язган.
Китап бүләк итү кечкенә нәрсә кебек. Ләкин Зыя Мансурның бу бүләге безнең группаның бердәмлегенә булышкандыр дип бәялим мин. Инде университетны тәмамлаганнан соң, утыз елдан артык вакыт узып та, безнең группа кешеләре, хезмәт дәрәҗәләре төрле булуга карамастан, бер-беребезне тиң күреп очрашабыз икән, гомумән, белешеп-очрашып яшибез икән, монда инде безнең тупланганлыкка-туганлыкка шагыйрь салган өлеш тә һичшиксез бар.