Мәгъсум Хуҗин
Кочасы иде дөньяны
Төзүчесе Насибуллова Гүзәл Ришат кызы
© Татарстан китап нәшрияты, 2013
© Насибуллова Г. Р., төзү, 2013
* * *
Укучыма
Озак еллар дәвамында әдәби иҗатка, гомумән, әдәбиятка һәм тормыш мәгънәсенә кагылышлы фикерләр язылган дәфтәрләрем шактый ук икән. Бу дәфтәрләрнең күләме-калынлыгы төрле булган кебек, алардагы эчтәлекләр дә төрледән-төрле. Хикәя сюжетлары, әдәби детальләр, сирәк кулланыла торган аерым сүзләр теркәлгәннәре, укылган кайбер китапларның кыскача эчтәлекләре язылганнары яки алардан өземтәләр күчерелгәннәре бар. Менә, мәсәлән, әдәби деталь саналырлыгы, аны «Язгы ачы җил» исемле хикәямдә файдаландым да инде.
«Ялганчы» кушаматына көлемсерәп кенә караучы, мондый тагылма исеме өчен һич тә хурланмаучы Хәлил абый Ватан сугышының беренче елында ук кулы яраланып кайтты. Ул безне, сугыш еллары малайларын, игенче хезмәтенә, урман эшенә өйрәтүчеләрнең берсе булды. Миңа туган тиешле Хәлил абый (ул әнием белән туганнан туган) безгә болай дия иде:
Малайлар, ялганлагыз сез, тик сезнең ялганыгыз башкаларның чыныннан дөресрәк булсын.
Бу аның язылмаган иҗаты үрнәге. Тапкан бит тирән мәгънәле фәлсәфи гыйбарә! Һәм Хәлил абый кешеләргә нәрсәдер эшләргә биргән вәгъдәсен, соңлабрак булса да, барыбер үти иде. Сугыш елларында аңа үтенеч белән килүчеләр күп иде, барысын да вакытында үтәргә өлгермәгәндер Хәлил абый. Ул чакта аның ышандыруы ук башкаларның өметен ныгыткандыр лабаса! Һәм Хәлил абыйны бүтән урында да искә алырбыз әле.
Кабатлыйм: язмаларымда иҗатның төрле үзгәлекләрен күрсәтергә тырыштым, шуңа күрә җыелмага гомуми исемне дә, зуп-зурга дәгъва итмичә, шуны истә тотып куйдым.
Каләм ияләре
Иң элек укучыма кайбер әдипләрнең иҗат алымнары, шулай ук тормышлары турында каләмем көче җиткәнчә язылган дәфтәрләремне ачам. Мондый язмаларның күләмлеләре бар, ярты битне дә тутырмаганнары да ишле. Аларның кайберләре газета-журналларда басылды инде, шулай да язмалар тулыландырыла бара. Әлбәттә, каләм ияләре турындагы эссе-мәкаләләремнең бик азы монда тезелде.
Кадер
Университетка керү имтиханнары тапшыруның беренче шатлыгын кичереп алдык. Дерелдәвек күпердән бу юлы исән чыкканбыз рус теленнән сочинениене уңай бәяләнерлек итеп яза алган безнең күбебез, күпер ярыгыннан коелып бетмәгәнбез. Шушы кадәресенә мең шөкер! Тик бу шатлыгыбыз кыска гомерле булып чыкты, аңа борчылу боҗрасы тагылган икән. Чиратта рус әдәбиятыннан имтихан. Авыл мәктәбен тәмамлаган безнең ишеләр генә түгел, шәһәрдә бәләкәйдән үк чатылдатып русча сөйләшеп үскән егетләрең-кызларың арасыннан да әнә аудитория дигәненнән сөмсерләре коелып чыгучылары шактый. Шулай инде, күрәсең, керү имтиханнарында аудитория дигәннәре мәктәптәге класс бүлмәсеннән берәүләргә оҗмах түре булуы, икенчеләрне тәмуг казанында кайнатып чыгаруы белән аерыладыр. Алай дисәң, безнең мәктәпнең класс бүлмәләре дә төрле холыкка керүчән иде анысы. Аудитория белән класс бүлмәсе арасындагы аерманың нидән гыйбарәт икәнлеген тиз генә белә дә алмассың, әй. Хәер, бу хакта ныклап уйланырга да мөмкинлек юк бит әле, тагын имтихан күперен кичәсе бар.
Без керү имтиханнары тоткан чакта, кырык тугызынчы елда, тарих-филология факультеты университетның төп бинасының сул канатында, өченче катта иде. Анда аудиторияләр җидәү, алар бер якта, тик җиденчесенә зурысына гына түрдән, киң коридор башыннан керешле. Шул аудитория ишеге уңаендарак тәрәзә төбен өстәл итеп, авылдашым һәм дустым Рафаэль белән билетларда булачак сорауларга җавапларны алмашлап сөйләп кабатлыйбыз. Яныбызга кеше килеп басуын сизмәгәнбез, чираттагы сорауга җавапны кабатлап бетергәч кенә аның исәнләшүенә сискәнеп, икебез дә, артка борылып, аңа күтәрелеп карадык.
Аның төс-сынында башлап күзгә ташланганнары тәбәнәк буе, озын чәчләре, каратуткыллы (монысы яз галәмәте генә түгел) шадрарак йөзе булды. Карашы тәрәзәдән ачылган шәһәр өстенә төбәлгән, уйчан күзләре безне күреп-өйрәнеп бетергән, инде бүтән яңалык эзли кебек иде. Әйе, безне узып еракка караса да, мин (ул чакта ук) аның халәтендә гамьсезлек түгел, бәлки тормышны һәрчак томырылып күзәтергә-өйрәнергә ярату гадәтен күрдем. Өлкән ул бездән, өлкән. Аксыл-көлсу төстәге пинжәгенә Ватан сугышы ордены таккан. Ул чакта абитуриентлар арасында хәрби киемнән йөрүчеләр дә шактый иде, нигездә, алар сугышта катнашкан солдатлар иде. Ә безнең янга тукталган абый солдат киемен күптән салган булырга охшый. Университетка керергә яше узып барадыр аның.
Әйе, орден-медальләрен тагып, имтиханнарга керүчеләр бар иде. Шулай горур йөрсеннәр, кан коеп хак алынган бүләкләре. Миңа калса, югары уку йортларына кергәндә, алардан имтиханнар тапшыртып та тормаска иде, чөнки алар сугыш кырында имтиханның иң катысын тоткан баһадирлар бит. Их, университет белемебез булсамы, без бу мәсьәләне, һичшиксез, фронтовиклар файдасына хәл итәр идек. Безгә керү имтиханнары тапшыру кирәкле, без сугышта имтихан тотмаган, әмма фронтовикларны нигә тагын аудитория дигәннәре эчендәге күзгә күренмәс хәтәр күпер өстендә йөгерткәләп йөртергә инде? Бар әле, бар тормышта хәл ителмәгән мәсьәләләр, безнең университет белеме алуны көтәләр булыр алар.
Абыебыз, имтиханга русча сөйләп әзерләнүебезне ишетептер, безнең белән русча сөйләшә башлаган иде. Безне рус егетләре дип уйламагандыр ул, әлбәттә. Бу кадәресе телебездән сизелеп тора, әмма университетка күп милләт кешеләре имтихан тота бит. Ул безнең кайсы бүлеккә керергә теләвебез турында сорады.
Бәй, бер бүлеккә керәбез икән ич! диде ул. Безнең җавап аны сөендереп җибәрде. Мин дә татар бүлегенә кермәкчемен, дип, кулындагы калын дәфтәрен култыгына кыстырды. Кесәсеннән бер почмагы папирос сыярлык кына итеп ертылган «Север» кабы алды, капны кесәсенә җайлап салып, папирос кабызгач кына: Картаеп беткәч, дип өстәде. Бәләкәй учын бөрештереп, шуңа йөткереп куйды да як-ягына каранды, буш урындыкны безнең янга күтәреп килде. Егетләр, әйдә, бергәләп әзерләник әле! Аның күзләре яктырып китте, йөзенә сөенечтән елмаю җәелде. Ачуланмасагыз. Сез сөйләгәнне мин тыңлап кына утырырмын, белгәнемне өстәрмен. Югыйсә минем белгәннәрем дә ерак җирләрдә коелгалап бетте бит.
Белеме коелып бетмәгән, бу хакта ул тыйнакланып әйткән икән. Без имтихан сорауларына дәреслектә язылганнарны гына кабатласак, абыебыз рус язучыларының тормышы һәм иҗаты хакында кызыклы итеп, ягъни әдәбият серләрен аңлаешлы итеп, бүтән чыганаклардан белгәннәрен өсти барды. Ерак һәм якын чит җирләрдә коелгалап саеккан белемен сугыштан соң үзенчә баеткан, димәк, ул.
Инде өйлә туры. Имтиханга керергә безнең чират җитеп килә. Дустым Рафаэль башта керәчәк. Мәктәптә бергә укыгач, мин аның гадәтләрен һәм сәер гадәтләрен дә беләм. Ул кайчак авыр фәннән имтихан тотканда да каушап калмый. Ә бүтән очракта, җиңелрәк имтиханга кергәндә дә, бөтенләй җебеп төшә. Бүген Рафаэль каушамый, димәк, ул рус әдәбиятыннан керү имтиханын яхшы билгегә күңеленнән тапшырып куйган инде. Укытучы сорауларына җавап бирү хәзер аңа берни тормаячак.
Шушы урында, яңа танышыбыз турында сөйләүдән читкәрәк китеп, Рафаэльнең холкындагы әкәмәт тә һәм хикмәтле дә чуарлыкны әйтмичә ярамас. Кайчакта ул аяк йөзен генә күмәрлек ерганакны атлап чыгарга шикләнә, хәтта курка иде. Икенче вакытта Рафаэль (зур су буенда үсмәсә дә) текә ярдан тирән чоңгылга моңарчы күрмәгән чоңгылга беренче булып сикерер иде. Минем яшьлек дустым сайлыкны кабул итмәгән, аның күңел куәтенә колачын җәярлек иркенлек кирәк булган, димәк. Без, аның иш-иптәшләре, уебызда, фикерләвебездә баскан урыныбызда катып торганда, ул фикерен инде түгәрәкли иде. Искиткеч сәләтле иде ул. Әмма аның таланты ачылырга өлгермәде. Әйе, өлгермәде. Менә аның үзгә холкыннан тагын бер мисал.