Хузин Магсум Хамитович - Кочасы иде дөньяны… стр 11.

Шрифт
Фон

Газап-михнәт чигүләреннән, гаепсезгә рәнҗетелүләреннән бу юлы да зарланмаган Хәсән абый. Яшьләр каршында ул үзен шигърият баһадиры булып тоткан. Халык күңелен шигърияте белән яулау өчен көрәштә җиңүче булуын белгән ул. Шушы очрашуда шигыре строфасының дүртенче юлы шулай да күңеленә кабат килгәндер:

Беренче карашка тилерәк тоелган сорау башыма еш килә:

 Кешеләргә шагыйрь нигә кирәк?

Күпме генә уйлансам да, гел бер үк җавапка барып чыгам:

 Адәм баласына Шагыйрь көрәштә туктап калуны белмәс өчен кирәк. Адәм баласына Хәсән Туфан Шагыйрьлеге кирәк!


Олы юлдан, Шигъриятен күтәреп, Баһадир Шагыйрь бара. Йөзе көләч, карашы миһербанлы, сөенече иҗатыдай ташып тора. Йөзендәге яралар савыккан инде. Халык шагыйрь йөрәген, аның горур шигъриятен үзенә кабул итеп, җылы кулы белән бәйләп сихәтләндерергә өлгерде.

Шулай да

Шулай да күңел туктаусыз сулкылдый:

Әллә

Әллә

Әллә соң

Ә олы юлдан, Җиһанга сәламен биреп, Шагыйрь бара:

 Әссәлам, Дөнья! Мәрхәмәтемне кабул ит, Җиһаным!

1989

Солтанатлы каһарман

I

Шахмат кеше акылының сынау ташы.

Иоганн Вольфганг Гёте

Илгә-җиргә чыккач, көтелмәгәндә-уйламаганда яңа танышлар табасың. Бу танышуым да шулай булды.

Иркә дулкыннарның шаярышу серенә төшенмәкче булып, диңгез ярында басып торам. Озак һәм җентекләп күзәтсәм дә, биюче дулкыннарның уйнап рәхәтләнүләре серен аңышмадым. Җемелдәшеп йөгерешүләр нигә кирәк икән дулкынкайларга? Моның сере бер генә түгелдер лә, моның серләре чиксездер. Матурлык серләре кебек.

Китәргә борылган гына идем, янәшәмдәрәк торган бер ир:

 Сез диңгезгә мөкиббән булдыгыз, мин сезнең хозурлануыгызга сокландым,  диде һәм күрешергә кулын сузды.

Сәерсенеп калдым: бу кешене белмим ич мин. Аңа кырык яше тулмаган булыр, уртача төз буйлы, каратут түгәрәк йөзле, кара чәчләре дулкынсу. Мөлаем карашы дустанә җанының чагылышы. Әрмән кардәш икән. Ваник Закарян. Ереваннан. Кайдан булуына басым ясап әйтте. Халкының таралып яшәргә мәҗбүрлегенә ишарәләведер. Мин дә кайдан икәнлегемне әйттем, татар да үз мәмләкәтендә генә түгел, ә бөтен дөньяга сибелеп-чәчелеп урнашкан бит.

 Казаннан мин ике кешене беләм,  диде Ваник.  Лобачевскийны һәм Нәҗметдиновны. Николай Лобачевскийны һәм Рәшит Нәҗметдиновны,  дип аныклауны кирәк тапты.

 Мин дә беләм аларны!  дип кычкырыбрак, сөенеп үк әйттем мин.  Николай Лобачевский турында укып беләм. Аны Мәскәү университетын тәмамлаган мәшһүр татар Нигъмәт Ибраһимов гимназиядә укыткан. Ә Рәшит Нәҗметдиновны күреп, төгәле, бераз аралашып беләм.

 Рәшит Нәҗметдинов матурлык каһарманы,  диде Ваник.  Бер карасаң рәссам, икенче юлы композитор ул. Күп чакта әдип. Аның чын сәнгать әсәрләренә тиң партияләренә сокланмыйча мөмкин түгел!

Матурлык каһарманлыгы турында Ваник дөрес искәртте. Рәсми булмаган бу титул Рәшит Нәҗметдиновка катнашкан һәр турнирында диярлек матур уены өчен бирелгән иде инде. Ваник, шуны кабатласа да, останың партияләрен тирәнтен аңлап бәяли иде. Әмма ул Рәшит абыйның яшеннәр яшьнәткән тагын ике партиясен белми иде әле.

Илленче елның мартында дип хәтерлим, Татарстанга Түбән Новгородтан шатлыклы хәбәр килде: Рәшит Нәҗметдинов РСФСР чемпионатында җиңде! Бу хәл җөмһүриятебез җәмәгатьчелегенең шахматка мөнәсәбәтен уңайга (бераз) үзгәртте.

Язучылар берлеге, газета редакцияләре һәм Татарстан китап нәшрияты яңа чемпионны кунак итеп чакырдылар. Очрашу язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында булды. Рәшит Нәҗметдинов карасу төстәге яңа костюмнан, чәчләре күпергән, йөзендә шатлык балкый һәм каушау да сизелә. Аңа сүз бирелде.

Рәшит абый, җәһәт атлап, трибуна артына барып басты. Һәм кинәт баскан урынында иелде дә төште. Зал ни-нәрсә булуын аңышырга өлгергәнче, Рәшит абый трибуна янәшәсендә горур басып тора иде инде. Болар шахматчылар цейтнотка эләккәч ясаган йөрешләр кебек бик тиз булды.

Трибуна артына куелган дәфнә таҗын иелеп кигән икән Рәшит абый. Җилкәсендәге дәү таҗ аңа килешә, олпат итеп бизи. Йөзендә балкулы елмаю чемпионның. Мондый затлы елмаю җиңү тантанасын җилкәләре чыдата ала торган кешеләрдә генә була торгандыр. Бөек кешеләрдә.

Башта ул чемпионатның ничек үтүе белән таныштырды. Сөйләү куәсе көчле икән Рәшит абыйның, фикерен түгәрәкли белә, тыңлаучыларны елмайта, шахмат тактасындагы көрәшнең кискенлеген тасвирлап уйга да сала. Сорауларга үткен җавап биргәндә, җәһәт уйлавына сокланасың аның.

Соңыннан Рәшит Нәҗметдинов, кагыйдәләрне аңлаткач, сеанс үткәрде. Берьюлы ничә кешегә каршы уйнавы истә түгел, шулай да егермедән артык иде. Шахмат күтәреп килгән һәркемгә катнашырга рөхсәт итте Рәшит абый.

 Күпме кеше уйнасагыз да мин риза. Хәтта бер-берегезгә йөрешләрне әйтергә рөхсәт итәм,  дип елмайды ул.

Мин дә шахмат тактамны култык астыннан чыгардым.

Күршеләргә күз төшерәм, партияләрне төрлечә башлый чемпион сеанс бирүче барлык партияләрдә дә аклар белән уйный бит. Минем турыда озак тукталып тормады, пешкасын е4 кырына күчерде. Күршем янында ул «Комсомолец Татарии» (хәзерге «Молодёжь Татарстана») газетасы хезмәткәре Анатолий Авдеев иде йөрешен ясаганчы ук уйланды. Анатолийның әйбәт уйнавын ниндидер билгеләрдән белгәндерме, әллә танышлар идеме алар Рәшит абый Анатолий белән бик сак уйнады. Миңа игътибарсыз булуы горурлыкка сукты бит, әй!

Туктале, чемпион абый, дим күңелдән генә, моның каруын кайтармыйча калмам мин сезгә, оттым куйдым булыр үзегезне, иң киме катлаулы йөрешләр ясап, буташтырып, башыгызны барыбер катырырмын! Һәм, җиңелә калсам да, партияне озаккарак сузарга исәпләп, беренче йөрешем е6 булды француз саклануын сайладым.

Уен тыныч кына бара. Шахмат тактасында җил-давыл кубарга һич тә охшамаган. Шулай, чемпион абый, дип куанып уйлыйм, без дә төпсез арбадан тәгәрмәч астына төшеп калганнардан түгел, шөкер, позициябез нык, ничьяга алып чыгарга мөмкин. Әмма, чемпион әфәнде, болай булгач, минем отарга ук ният-өмет чаткыланды, сак булыгыз! Ләкин чемпион Рәшит Нәҗметдинов саклану турында күңелдән кисәтүемне, әлбәттә, сизмәде. Әллә санга сукмады тагын ферзен уенга иртә чыгарды. Француз саклануында мондый вариант та бар-барын, шулай да ферзьне уен башыннан ук куалап йөгертсәң, тиз арый ул. Аның тозакка эләгү ихтималы зур булуын гына без беләбез, сеансёр шуны онытып җибәргән, әй. Мондый игътибарсызлык (иң киме шулай) чемпионга гафу ителми, моның өчен ул җәзасын алырга тиеш! Һәм мин акларның ферзенә һөҗүм иттем. Рәшит абыйның моңа исе китмәде. Ялгыш йөрдем мәллә, дип, ул әйләнеп килгәнче, колакларымны учларыма кысып, уй кисмәгенә чумдым. Әй-й, ни булса да булыр сугам ферзен! Хәйлә корган икән, бер йөрештә генә түгел, ун йөрештә дә мат куя алмый, инде оттыра калсам да, чемпионның ферзен суктым, дип мактанырмын ахыр чиктә.

Рәшит абый хәйлә кормаган икән. Ферзен сугып алгач, ул бер мәлгә югалып калды, агарынды да кызарынды. Ияген, уң учына кысып, озак ышкыды. Чынлап торып ялгышкан икән чемпионыбыз, димәк Димәк, отарга юллар ачык хәзер миңа!

Шактый уйлангач, үзәктәге пешкасын алга күчерде ул. Кабат әйләнеп килгәч, әлеге пешкага ярдәмгә янәшәдәгесен этте. Йөрешен ясагач, Анатолий Авдеев тактасы турына күчмәде, инде ияген, ышкымыйча, учына кысып кына, тагын озак уйланып торды.

Шулай, агайнеләр, позиция җимерелмәслек минем. Аны әллә ничә чемпионың да хәтта аз гына да какшата алмас!

Вәләкин чемпионның һәр йөреше саен тактада хәл минем өчен хәвефләнә барды. Һәм, акларның ферзен отып унике йөреш ясаганнан соң, мин бирелергә мәҗбүр булдым. Чөнки Рәшит абыйның өч йөрештән мат чәписе көн кебек ачык иде. Гадәти генә мат түгел, комбинациясе соклангыч иде. Шәп! Мин рокировка ясарга өлгермәгән идем, ә акларның теге ике пешкасы, җитәкләшеп, минем корольгә бер генә адым җитмичә торалар, арттагы атлар ярдәмендә минем корольне умырып тешләргә ыржаялар иде. Явызлар!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3