Хузин Магсум Хамитович - Кочасы иде дөньяны… стр 12.

Шрифт
Фон

 Оттырдым  дидем һәм, торып басып, Рәшит абыйның кулын кыстым.

Күрсәгез икән сез чемпионның йөзе ничек балкуын бу елмаюда сабый самимилеге дә, баһадир горурлыгы да бар иде. Ферзен оттырудан йөзе кара коелуның эзе дә юк. Димәк, бу партиядә ул мине отып кына калмады, ә үзенә килгән авырлыкны да оста көрәшче булып җиңде. Соңыннан, Рәшит абый белән якыннанрак танышкач, аның җиңелү ачысын кичерә белү сәләтенә, җиңү тантанасын тоя белү тыйнаклыгына гел сокландым.

Сеанста беренче оттыручы мин булдым. Фигураларны җыя башладым. Ләкин чемпион, тактадагы позициягә карап, уйга чумган иде.

 Әйе, өч йөрештән мат,  дип, пышылдап кына әйтте Рәшит абый.  Ә беләсезме, ферзьне оттыргач, мин бирелергә уйлаган идем бит. Ике пешка ярдәмендә комбинация ясау мөмкинлеген кинәт күреп алдым, хәтта ферзьне махсус биргән кебек килеп чыкты.  Ул сүзеннән тукталып торды да: Тезегез тагын,  диде.  Аклар белән уйнагыз.

 Сеанста сез аклар белән уйнарга тиеш бит. Кагыйдә

 Мин үзем рөхсәт итәм.

Сицилия саклануын уйнадык. Мин бу чакта Рәшит Нәҗметдиновның «сицилианка» ны аеруча яратуын, аның, шушы башлангычны кулланып, матур партияләр уйнаганын белми идем. Соңыннан да ул Сицилия саклануында бик күп искиткеч партияләр иҗат итте. Гадәттә, Рәшит абый мондый башлангычның шактый партияләрендә «дошманнар» ын егерме алтынчы-утызынчы йөрешләрдә ота иде. 1961 елда, мәсәлән илнең егерме тугызынчы беренчелегендә, үзе комбинацион уен яратучы Михаил Тальны егерме тугызынчы йөрештә отты һәм турнирда иң матур партия өчен приз алды.

1954 елда Бухарестта Италия шахматчысы Энрико Паоли белән партиясен (шулай ук Сицилия саклануы) егерме җиде йөрештә тәмамлады һәм матурлык өчен беренче призны яулады. Гәрчә матбугатта берничә тапкыр бу хакта язылса да, тагын искәртик: Паолига каршы уйнар алдыннан, Рәшит Нәҗметдинов улы тууы турында хәбәр ала һәм, уен тәмамлангач, Паоли белән партиямне улыма багышлыйм, дип телеграмма суга.

Әйе, сеанста без Сицилия саклануын уйнадык, һәм шахмат тактасында нинди гарасатлар кубуын күрсәгез икән һәр шакмакта өермә, һаман саен куәтләнеп, бөтерелеп торды. Әлбәттә, бу давыл-сарсарларны Рәшит абый кузгатты. Күршем Анатолий Авдеев, башын чайкый-чайкый, кирәк бит шулай һәм мөмкин бит шулай дигәндәй, безнең уенны шаккатып, шул ук вакытта Рәшит абый ясаган «кәртинкә»гә сокланып күзәтте.

Сеанста Рәшит Нәҗметдиновны отучы булмады. Анатолий Авдеев, мин ике партия оттырырга өлгергәннән соң, сеансёр тәкъдим иткәч, ничьяга килеште һәм, шулай буласын баштан ук белгән кыяфәт белән, зур шахмат тактасын култык астына кыстырып, бүлмәдән горур атлап чыгып та китте. Бу сеанста тәнкыйтьче, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакторы Гази абый Кашшаф та ничья ясады дип хәтерлим. Мин аларның уенын күзәтә алмадым, чөнки, беренчедән, ике партиядә дә үз хәлемнең мөшкеллеге шахмат тактасыннан аерылырга мөмкинлек бирмәсә, икенчедән, Гази абый уенын күрү өчен, урыннан кузгалып түргә барырга кирәк иде. Аннары Гази Кашшафның сеанста чемпион белән ничья ясавы гаҗәп тә түгел. Чөнки Гази абый шахматны әйбәт үк уйный иде, аның гаиләсендә дә шахмат хөрмәттә булган улы, галим Р. Кашафетдиновның университетка укырга кергәнче үк, шахматта беренче разряд алуы моңа дәлил. Тәнкыйтьчебез Гази Кашшаф шахмат уенында теоретик яктан да шактый әзерлекле иде. Рәшит Нәҗметдиновның башлап өйрәнүчеләр өчен «Шахмат уены» исемле татарча китабы (Татарстан китап нәшрияты, 1953) Гази Кашшаф редакциясендә чыкты. Ә китапның җаваплы мөхәррире шулай ук ару шахматчы, «Чаян» журналында озак еллар җаваплы секретарь булып эшләгән, йөзеннән елмаю китмәс Габделхәй Хәбиб иде. (Кайберәүләрнең чагыштыруынча, журнал исеме янындагы елмаеп торучы Чаян рәсеме Хәбиб абыйга аңа шулай эндәшәләр иде охшатып ясалган, имеш.)

Әйе, язучыларны һәм журналистларны хөрмәтли иде Рәшит Нәҗметдинов, алар даирәсендә үз кеше иде ул. Шигъриятне, гомумән, әдәбиятны ярата иде. Шигырьләрне яттан сөйләр, зур күләмле чәчмә әсәрләрдән озын өзекләрне сүзенә сүз китерер иде.

Яңа танышым Ваник Закарян Рәшит Нәҗметдиновның давыллы ике партиясен белми иде сеанста мин оттырган ике партияне. Ваникка шушы сеанс һәм, кайбер позицияләрне, Рәшит абый ясаган комбинацияләрне хәтерләп, андагы ике оттырышым турында сөйләдем.

 Шәп!  диде Ваник һәм: Соклангыч!  дип сөенде.  Казаннан мин ике каһарманны беләм,  дип танышкач та әйткән сүзләрен кабатлады.  Матурлык баһадирларын.  Бераз уйланып торгач: Лобачевскийны мин, әлбәттә, берничек тә күрә алмый идем,  дип өстәде.  Нәҗметдинов белән дә очрашырга насыйп булмады. Ә уйныйсы килә иде аның белән! Синең кебек, отам, дип тә оттыру рәхәтен татырымны белеп уйныйсы килә иде

Ваник Закарян (Захарян, дип дөрес язмыйлар) ул чакта математика фәннәре кандидаты, институт проректоры һәм шахмат мастеры иде. Аның Николай Лобачевский һәм Рәшит Нәҗметдинов иҗатларын яхшы белүенә һәм аларны янәшә куеп искәртүенә шушылар сәбәпче. Соңыннан Ваник Суренович докторлык диссертациясе яклады, турнирларда катнашмый башлады.

Рәшит Нәҗметдинов белән минем тагын уйнаганым булды. Ул, икенче тапкыр Россия чемпионы булып кайткач, язучылар һәм журналистлар белән тагын очрашты, сеанс та бирде. Бу чакта мин газета-журнал редакцияләрендә еш чуалып йөри идем. Шуңа күрә сеанста мин тагын катнаштым. Әлбәттә, безнең партиянең ничек тәмамлануын сез әйтмичә дә беләсез. Хикмәт, хәер, очкода гына түгелдер. Очрашуның нәтиҗәсе мине уен башланганчы ук шатландырды һәм моны хәзергәчә күз алдымда һәм күңелемдә саклыйм.

Сөендергән хәлләрнең берсе чемпионның мине беренче очрашудан хәтерендә калдыруы булды. Сеанс башланып минем турыма җиткәч, Рәшит абый кул биреп исәнләште һәм:

 Онытмыйм мин теге партияләрне,  диде.  Хәтердә алар. Әйдәгез, тагын уйныйк. Ләкин бу юлы мин ферзьне оттырмам,  дип, шаяртып елмайды.  Тырышып уйныйк. Шахмат уенының һәр йөреше иҗат.

Рәшит абый король гамбиты тәкъдим итәр, ягъни бу юлы уенны башыннан ук кискен юлга салыр дип көткән идем. Ләкин ул моңа бармады: сеанс бирүчеләр, гәрчә бу башлангычның нечкәлекләрен уендашларыннан әйбәтрәк белсәләр дә, ике як өчен дә хәтәр сикәлтәләрдән һәм яман упкыннардан гыйбарәт гамбитны сеанста сирәк кулланалар. Ул елларда турнирларда еш кабатланган һәм һәвәскәрләр яратып уйный торган итальян партиясе юлыннан «сәфәр» киттек без. Һәм «сәфәр» озын һәм озак ук булды. Беренче сеанстагы күршем Анатолий Авдеев белән мин чемпионга каршы уенны соңгылар булып тәмамладык. Анатолий бу юлы да, Рәшит абый тәкъдим иткән ничьяны «кесәсенә салгач», зур шахмат тактасын култыгына кыстырып, горур чыгып китте, хәтта минем ничек уйнап бетерүемне көтеп тә тормады хәләле Мөршидәгә мактанырлыгы бар бит! Ә мин, бик каты бөгелмәле кыршау эчендә калып, салмак сулып кына оттырдым. Ләкин партияне сеанста иң соңгача мәгънәле суза алуым минем икенче сөенечем булды: бу юлы, башкалар бер партия уйнаганчы, ике тапкыр оттырып өлгермәдем бит!

Тырышып уйнадык без бу партияне. Ә Рәшит абый, шахмат белеме һәм тәҗрибәсе чагыштыргысыз баерак булуга карамастан, ныграк тырышкан икән.

Рәшит Нәҗметдинов ни өчен итальян партиясе уйнады соң, дигән сорау куйган идем мин ул чакта үземә. Күрәсең, ул, әйткәнемчә, шул елларда киң таралган итальян партиясендә минем көч-куәтне тикшереп карарга теләгәндер. Бәлки, шахматта миңа өмет баглагандыр, дип өзеп әйтә алмыйм, бу хакта ул тәгаен фикерен белдермәде, шулай да шулай да дип күңелне очындыргаладым. Ләкин шахматны тормышым үзәгенә куярга соң иде шул егерме яшьтән узган идем инде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3