Табын янына утырыштык кына, Хәсән абыйның гөрелдәвек тавышы аңа соклануны көчәйтте. Хәсән абый бер сүзне бик тә үзенчә әйтә икән, бу әйтелешне төгәл аңлатып язарга хәзерге әлифбабызның көче җитми.
Sigor укымыйбызмыни?!
Укылды, шигырьләр күп укылды, чын мәгънәсендә шигырь мәҗлесе булды бу кичтә, моңа хуҗалар да сөенде, табынның тулы калуына үпкәләмәделәр алар.
Хәсән абый аксыл-күксел костюмнан иде. Шигырьләр сөйләү башлануга, пинжәген салып куйды, ак күлмәгенең җиңнәрен терсәккәчә сызганды. Аның күңелендә көрәш дәрте уйный иде шигъри мәйданны киңрәк җәйик, әйдәгез, шигырьдә бил алышабыз! Мәйдан уртасына баһадир баскан иде.
Шушы кичәдә бер өстәл артында утырган Хәсән Туфан безне, гүзәллек шигъриятенә алып китеп, олы туры юлларда, кыска чирәмле бормалы сукмакларда җитәкләп йөртте. Нигәдер инде, бер өстәл артында утырсак та, мин аның котып диңгезендәге боз тавы очында чәчәк үстерүен күрдем. Хәтта көрендене дә чәчәккә төргән иде бу егет.
Хәсән абый иректән мәхрүмлектә сызлануларын кичә буена ялгышып та сиздермәде. Зарлану егет кешегә хас түгел ич! Шушы кичәдә ул шигыренең бер строфасындагы икенче юлын күңеленнән кабатлагандыр:
1959 елның җәендә Пермь вокзалында Хәсән абыйны күргәч, ул түгелдер, күзем алмашадыр кебек тоелды. Барып исәнләшкәч, хәрәкәтсез калып, бераз уйланып торды. Һәм аның беренче сүзен тагын элекке әлифбабызда языйк:
Qorale, сез мине беләсез икән ич! дип гаҗәпләнде Хәсән абый. Тагын уйланып торды. Аннары: Онытмагансыз, диде.
«Карале» не берлек санда әйтүе аның үзенә мөрәҗәгате иде. Аптырап-гаҗәпләнеп калганда яки шаяртканда, аның шушы сүз белән иң элгәре үзенә эндәшүен соңыннан да ишеткәләдем.
Хәсән абыйның Лысьвага барышы икән.
Сагындырды, диде ул. Лысьва якларында язылган шигырьләрем бар минем. Шуларны алып кайтырга барам, дип елмайды.
Аның өстендә аксыл-күксел төстәге костюм иде. Гомумән, аның башка төстәге костюм кигәне хәтердә калмаган. Юл йөргәндә дә кер күтәрмәүчән кием киюе Хәсән абыйның кер-пычрактан ерак торуына бер дәлилдер. Ак күлмәктән. Чәчләренә килешеп торган, дип чагыштырасы килде. Алай түгел икән. Карашына килешеп торган ак күлмәктән. Ә карашы аның ак та, пакь тә иде. Сәгатенә карап алды.
Сыйланырга безнең вакыт бар икән бит, диде ул. Очрашу хөрмәтенә.
Һәм без вокзалдан ерак түгел бакчага барып утырдык. Хәсән абый сыйлады. Әлбәттә, шигырьләре белән.
Казаннан Пермьгәчә ара узып, шигырь тыңларга теләгән юлдаш очратмадым. Гаҗәп бит!
Хәсән абый очраган һәр кешегә теләсә кайда шигырьләрен сөйли иде, дип һич тә әйтергә теләмим. Күрәсең, Казан Пермь арасын узганда, купесында шигырь аңлаучы булмавыннан газап кичергәндер ул.
Шагыйрь Лысьвасындагы шигырьләрен алып кайтырга китеп барды. Минем юл Югарыгы Губаха ягына иде. Әгәр без юлдашлар булсак, ул хәтта бер үземә юл буена шигырьләр укыган булыр иде. Минем шигырь аңларга тырышуыма Зыя Мансур өендәге кичә-мәҗлестә үк игътибар иткәндер Хәсән абый. Тик ул миңа мондый бәясен, телдән әйтеп, шактый соңрак бирде.
Байлар Сабасына көзен килделәр алар Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нәби Дәүли. Көндез мәктәптә укучылар белән очраштылар. Юкмыш бабай малае турында Хәсән абыйның үзе сөйләвен ишеттек. Район газетасы редакциясендә әдәби түгәрәккә йөрүчеләрнең кулъязмаларын тикшерделәр, әдәбият сөючеләр белән фотога төштеләр. Кичен Культура йортында очрашу булды. Аннары без, редакция хезмәткәрләре, аларны кечкенә мәҗлескә чакырдык. Анда гомере буена Сабага тугры балалар язучысы Газиз Нәбиуллин, район газетасы редакторы урынбасары Габделбәр Мәннанов, Сабаның фотографы Хәбибрахман Кәримов бар иде. (Кызганыч, ул кичен төшергән фотолар чыкмады, лампа яктысының көче җитмәгән. Тагын да кызганычы бу кечкенә мәҗлестә утырган җиде кешенең алтысы инде юк.) Өстәлгә мәгърур шешә дә куелган иде. Хәсән абый, аңа кырын карап, акрын гына:
Бу хәзинә sigor аһәңен алыр бит, диде.
Ялгыз шешә ачылмыйча ук югалды. Һәм дүрт шагыйрь, берсен берсе алыштырып, шигырьләр укыдылар. Мәҗлесебез шигъри бәйрәмгә әйләнде. Мәйданда шигъри бәйгеләрдә танылган Сибгат абый, Нәби абый, Газиз абый булса да, бу бил алышуда җиңүче-җиңелүче булмады.
Соңыннан Саба урамнарында таң сызылганчы йөрдек. Төн айлы. Көзнең инде ахыры җиткән. Салкын. Ә Хәсән абый яланбаш иде.
Салкын тидермәгәегез, дигәч, ул:
Мин туңмыйм бит, диде. Безнең борчылуны ошатып җиткермәде, сүзләрен кызуланып әйтеп ташлады: Юка гәүдә туңмый. Ә йөрәкне туңудан сакларга кирәк.
Шушы вакытта шигыре строфасының өченче юлы аның хәтеренә килгәндер:
Җитмешенче еллар башында Хәсән абый «Чаян» журналында шигырьләрен еш бастырды. Шигырьләрен калдырып кына китми, үзе укый һәм шунда ук төзәткәли иде. Мин аның иҗат лабораториясен, шигырен ничек язуын белмим. Ләкин редакциягә китергән шигырен шагыйрь Зөлфәткә һәм миңа без икәү бер бүлмәдә утырып эшләдек үзе укып күрсәтүе иҗат итүенең барышы иде. Әгәр мин аның шигырендәге берәр җитешсезлекне әйтсәм, ул:
Qоrale, син sigor аңлыйсың икән бит! дип шаяртыр иде.
Аның бу сүзләре төгәл, һәм шагыйрьнең шушы сүзләрен аны искә алган саен Зөлфәт белән кабатлыйбыз. Сөенә иде мондый чакта Хәсән абый. «Карале» се үзенә гаҗәпләнүе булса, мактап җибәрүе, нигездә, Зөлфәткә карый иде. Белә, яхшы белә иде Хәсән абый Зөлфәтнең шигырь аңлавын, аның шигырьләрен ярата иде. Бәлки, аның бу мактавы Хәсән абыйга хас саклык белән, олыдан уйлап, яшь шагыйрьне кисәтүе дә булгандыр: син, энекәш, шигъриятне аңлавыңны гел заман ныгыт (ул шулай да әйткәли иде), яме, көрәштә ныклык кирәк
Көрәш дигәннән. Идел буенда язучылар Сабантуйлары уздырылган еллар булды. Әлбәттә, ат чабышлары юк, әмма төрле уеннар, татарча көрәш мәйданны гөр китерә иде. Яшьлегемдә бил тотышканым булганга күрә, күңел кыбырсып китте дә көрәшкә мин дә чыктым. Көч ташламаган икән, хәзергә әйбәт бара. Көрәшергә теләүче калмады кебек.
Кинәт мәйдан уртасына Хәсән абый Туфан йөгереп керде. Мәйданда көрәшче көтеп яткан сөлгене алды. Тамаша халкы тирән сулап куйды бугай. Кайсыдыр миңа көрәшмәскә кушып кычкырды, җитмешенә җиткән карт белән алышырга оят кирәк ягъни. Әмма каршыңда синең билеңә сөлгесен салырга әзерләнеп көрәшче торганда, мәйдан ташлау хурлыгына төшәргә гафу итсеннәр! теләмәдем. Көрәш бу, агайнеләр!
Җитди иде Хәсән абый. Шул ук вакытта көрәш мәйданына керер кыюлыгы һәм дәрте булуына сөенә дә иде ул. Аның йөзендә миһербансыз җилләр сызган тирән җыерчыклар көрәшү мөмкинлеге шатлыгыннан уйный, карашы моңга, кешеләргә мәрхәмәткә тулы иде.
Хәсән абый белән минем көрәшүгә соңыннан Зөлфәт аңлатма бирде. Андыйга оста ул.
Кырык бишендәге Хуҗинны нишләтте Хәсән абый?! Аякларын болгый-болгый, космоска менеп бара дип торам мин Хуҗинны! Хәсән абыйга рәхмәт укы, Мәгъсум абый. Мине тынычландырырга тырышты Зөлфәт: Җиргә сыртың белән салып, күккә яраплансыз очудан коткарды бит ул сине!
Бәлки, Зөлфәт нәнүк кенә күперткәндер. Ул, шигырь остасы булган кебек, моңа да бик маһир. Ләкин минем моңарчы болай шәп егылганым юк иде! Шул кадәресендә Зөлфәт хаклы.
Шушы егылудан соң мин Сабантуйларында көрәшкә чыкмас булдым. Дәрт бетүдән яки егылудан куркып түгел. Көрәш дәрте хәзер дә бар. Егуын анысы барыбер егарлар. Шуны белеп торгач, егылудан хафа юк. Вәләкин Хәсән абый кебек шәп егучы көрәшчесе миңа очрамавы ихтимал. Ә Хәсән абыйның егуы сагындыра
Сиксән яше тулган уңайдан университет студентлары Хәсән Туфанны очрашуга чакырганнар. Әйтүләренчә, анда әдәби җәмәгатьчелектән чакырусыз килүче булмаган, чөнки егетләр һәм кызлар бу очракта Хәсән Туфан белән генә сөйләшергә, аны гына тыңларга теләгәннәр. Хәсән абый сөенгән моңа. Яшьләрнең чакыруын сиксән яшьлек юбилеен иң олылап уздыру итеп санаган яшьләр чакырды бит аны! Яшьләргә исә ул өмет белән карады, аларның киләчәктә кылачак изгелекләренә, аларның үзләренә шигъриятне юлдаш итәселәренә ышана иде.