Урманнан биш төп юкә үсентесе алып кайт. Кара аны, хәлле булсыннар, үзем карыйм, диде ул.
Машина су тотмыйдырые шул. Ремонтка куясы бар, дип карады шүрли калган Гарифулла.
Перси, аны ишетмәмешкә салышкандай:
Тишелсә, ат ал, атныкы тишелми. Тамыры нык булсын, диде.
Гарифулланың бүген иртә таңнан мунча бурый башлыйм дигән нияте челпәрәмә килде. «Ниемә хаҗәт булды икән тагын ул юкә?» дип, эчтән генә зәһәрләнеп алды.
Иртәгә 9 май дигән көнне өч сугыш ветераны Бәдри карт сораткан иде ул юкәләрне. Сугышта ятып калган дүрт брат истәлеге булсын дип, авыл очындагы Ялпы тауга утыртмакчы икән. Бишенчесе үземә булыр, соңгы араларда әллә нишләп күңел болганып тора, ди карт.
Соң, эшләрбез аны, дигән иде аңа перси. Орлыгы Бохарада түгел ич. Күңелең изгелектә булгачтын
Бәдри картның ике кулына дүрт бармак. Хәлле чагы булса, үзе дә сайлап алып кайтыр иде дә юкәләрне. Йөрәк шаяргалагач, ерак юлга чыгар мәле юк. Шикләндерә. «Шайтан вәсвәсәсе, ахры. Алдагы елларда ник уйланылмагандыр», диде ул Ясәвигә.
Төшкә таба Гарифулла кайтып та җитте. Кеше буе юкәләр кычыткан капчыгына салынган, пөхтәләп бәйләнгән. Бөреләре менә ачылам, менә шартлыйм дип тора.
Бәдри карт, алты яшьлек оныгы Гаделне ияртеп, Ялпы тауга китте. Шунда гына су сибәргә чишмәсе. Көрәк кайралган. Картның кәефе шәп иде. Исән калган дүрт бармак, гомер булмаганны, бүген җәһәт кыймылдый. Туфракның әрлән балчыгы шәпләп йомшартылды. Нәни Гадел үзеннән дәүрәк чиләк белән чишмәдән су ташый.
Менә бусы сиңа, Габдулла брат, дип сөйләнә Бәдри, юкәнең берсен утыртып, шуны казыкка киндерә белән бәйли-бәйли. Иртәгә, шулай итеп, бәйрәм Юкә чәчәге исе син калган Белоруссия сазлыкларына хәтле барып җитәсе.
Ә бусы кемгә, бабай?
Бусы, бәбкәем, Миңнегәрәй абзаңныкы булыр. Янәшәдәге Идел-суыбыз Сталинградка, ул яткан Туганнар каберлегенә бәләкәй генә бер малайның сәламен ирештерсен
Бәдри карт, «Беломор» ына ут элеп, түмгәккә утырды. Чират балачакта һәммәсеннән дә кырысрак, катырак куллы булган Нәбиулла абыйсына җитте. Сугышка киткәнче, яшьләр арасында чыккалап торган кыйнашта Нәбиулла булмаса, кеше бермәл югалып кала, гаҗәпсенә иде. Герман җиренә бәреп кергәндә, разведка взводы командиры иттеләр, «Берлинга барыш» дип язган соңгы хатыннан башка авылга бүтән хәбәре кайтмады
Кечкенә чакта алабута орлыгы җыйгандагыдай әкрен кыймылдыйсың, хөрәсән, дип, тагын бер генә дөмбәслә идең, Нәби брат! Кинәнер идем бер, әй
Бабасының бу сүзләрен Гадел аңламады.
Нәрсәгә соң ул алабута?
Ашарга, бәбкәм, ашарга.
Торттан да тәмлеме ул, бабай?
Шту син!
Хәзер ник җыймыйсың соң?
Бу бармаклар арасыннан коела шул инде хәзер, олан
Кычыткан капчыгыннан өченче юкә дә чыкты. Хәбәрсез югалган Нәбиулла юкәсен Гадел карап үстерер анысы. Тик менә сәламен генә кай тарафларга юллыйсы?
Карт көрсенеп куйды.
Дүртенче юкә Кытай сопкалары арасында ятып калган иң кече туганы энекәше Шәйхулланыкы.
Бәдри карт дүрт туганы дүрт юкә белән сөйләшә. Сөйләшсен әйдә. Шәһитләр белән көн саен сөйләшмиләр
Бишенче чокыр казылып кына беткән иде.
Сабый, тыны бетеп, авылга йөгерә-йөгерә кайтып керде.
Бабай әллә нишләде!..
Кичкә таба перси Ясәви шофёр Гарифулланы тагын чакыртты.
Ну нихәл? Иртә белән бик өшәнмәдеңме, таушалмадыңмы урманда? Бармы рәтле юкә?
Җитәрлек, Ясәви абый.
Шулай диген, нәрсә аны. Бригадирга әйтелгән. Биш-алты хатынны ал да элдерт урманга. Ике йөз дә сиксән сигез төп юкә, унөч төп имән, ә юк, ундүрт имән синнән.
Көләсеңме соң, Ясәви абый, пнимаеш? Син бигрәк тагы, ул хәтле юаш дигәч тә! Хатын көн-төн иги. Ул мунчаны кем хәл итәр миннән башка?
Тора-бара үзем бирермен бер-ике кеше. Бар, әйткәч.
Вчүжтеки, ниемә соң ул хәтле юкә?
Иртәгә күрерсең. Нәкъ ике йөз дә сиксән сигез төп юкә, ундүрт төп имән. Ишетсен колагың! Санап алам, кара аны!
Җиңү бәйрәме көнне Бәдри картны олылап җирләделәр. Авылдагы исән калган унөч ветеранның унөче дә иренеп кенә сибелгән яңгыр тамчылары белән бергә җиң очы белән күз яшьләрен сыпырып-сыпырып алды. Май кояшында әле җылынырга да өлгермәгән туфракны кабергә ишкәндә, орден-медальләр чыңлап куя Кёнигсбергта эзләре калган солдатка бәйрәм салюты.
Әле иртән генә авылдашлары белән ике йөз дә сиксән сигез төп юкә утырттылар авылга кайтмый калганнарга истәлек. Бәдри карт нигез салган Җиңү паркы булыр, дип, председатель нотык сөйләде. Шул паркны унөч имән кочып тора хәзерге көндә исән калганнар санынча.
Ундүртенче имәнне шофёр Гарифулла нәни Гадел белән бергә Бәдри карт кабере өстенә үзе утыртты.
Елан
Урам якта машина гөрелтесе ишетүгә, Мәрданша карт ябык гәүдәсе белән тәрәзәгә капланды. Каршыда гына үсеп утырган сирень куаклары аралыгыннан каршы торган машинаның зур «күзләре» н шәйләп алды. Аннары, галошларын да киеп тормастан, оекчан гына тышка чыгып китте. Оныгы кайтасы иде, шулдыр, дип уйлады.
Эңгер төшеп килә иде. Өйалды баскычы да, ишегалды ташлары да рәтләп күренерлек түгел.
Кабалана-кабалана капкасын ачып урамга чыкканда, машинадан ике кеше төшеп, бире таба килә иде. Алар нидер сөйләшә, көлеп-көлеп куялар.
Мәрданшаның йөрәге кысылып алды.
Сәйдәш олан ич! дип, үзалдына пышылдап алгач, гадәте буенча, кул сырты белән чалбарын күтәреп куйды.
Саумы, бабай! Әллә танымыйсың инде?
Синме, олан? диде карт. Кайттыңмы? Аның тавышы калтырап китте. Соңгы кат күренүеңә ни гомер, исеңә төшкән икән бер синең дә. Җир упкандыр дип торабыз тагын
Келә шыкылдады. Капка да сөенгән бөтен тирәне яңгыратып шыгырдады.
Мәрданша карт оныгының әле күптән түгел генә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, күрше республиканың бер совхозында баш инженер булып эшли башлавын ишеткән иде. Менә бүген, җае чыгып, бабасын күреп килергә тәвәккәлләде Сәйдәш. Башлыгы, урак өстенә әле байтак булганга күрә, каршы килмәде бер-ике көнгә кайтып килергә рөхсәт бирде.
Карт, иң әүвәл оныгына гына карап торганлыктан, аның янәшәсендәге кешегә бөтенләй илтифат итмәгән иде. Машина утында торган сап-сары чәчле, сипкел баскан егеткә борылып:
Урыс икән дип, аның иңбашына кулын салды. Атың кем була, улым?
Данила Егет бөтен ишегалдын яңгыратып аваз салды.
Эшләпәң кая? дип сорады ул оныгыннан. Киемең ник тузанлы? Башлык шулай буламыни?
Инженер булгач, гел ыспай киенгән, эшләпәле итеп күз алдына китерә иде ул оныгын. Машинасы да башлыклар йөри торган түгел икән. Менә шуңа кәефе кырылды, эченә елан керде аның. Хәер, оныгының нәкъ менә шушындый машинада кайтуы әйбәт булды әле. Яз көне урманчы Галләм тау битенә каен утырттырган иде. Бераз утын бирермен, дигәч, Мәрданша да, мәктәп балаларын өйрәтә-өйрәтә, каен утыртып йөрде. Инде менә җәйләр җитте, арыш утыра башлады, утынның әле кайтканы юк. «Кипми кала», дип, эче пошты аның. Башта кителгән күңеленә хәзер инде сөенеч йөгерде. Машинасы да бит тавык куркытып, тузан туздырып йөргән ишеләрдән түгел инде келәт хәтле ЗИЛ!..
«Җүн кылды болай булгач, Галләмнән генә яшереп, бер-ике бүрәнә дә салып булмасмы. Эшләпәсен эшләр беткәч киеп кайтыр. Бу юлга ярар инде» дип уйлады ул. Шулай да:
Эшләпәсез килешми икән сиңа, олан. Нүжәли бер җүнәтеп булмады инде? Кеше ни уйлар? диде.
Данила, кырт-кырт кыяр кимерүеннән туктап һәм дә сүзнең асылына төшенеп, хихылдап көлгәч кенә, Мәрданша карт шым булды.
Тын авыл өстенә йолдызлар сибелгәндә, ул җиңелчә генә исергән иде инде, оныгының инженер икәненә әле һаман ышанмыйча йокыга китте.
Мәрданша карт тавык кытаклавына уянып китте.
И-их, тирес гәләйләре! Көзләр генә җитсен! Шундый итеп кычкыртырмын әле, әйе. Тәки йокы бирмәделәр бит, ә! «Арада бер кыңгыр кикриклесе, әшәке тавышлысы бар. Бүген үк суясы булыр», дип уйлап ятты ул беркавым.