Ул торып, болдырга керде дә, каплаган кунасын читкә шудырып, чиләккә чүмеч батырды.
Бары тик чәйне генә үз итүче картының бу галәмәтен күреп торган Мөнәвәрәсе түзмәде:
Ниемә дип эчәсең инде шул салкын суны, җә! Ичмаса, күрми дә калганмын. Тукта дим, чәй кайный, диде.
Карт, бөтен ишегалдына яңгыратып ыхылдап куйганнан соң, күңеленә иң хуш урынына кузлага барып утырды. Аның бүгенге уйлары оныгы хакында: «Кара син аны, ә? Дәү кеше булган диген инжинирт».
Оныгының нәкъ менә шундый зур башлык булуы аңа күңел хушлыгы бирә, сөендерә иде. «Менә бит нинди итеп үстергәнмен, дип уйлый ул, бераз һаваланып.
Кара, ник утырам соң әле җәелеп?»
Мөнәвәрә! Уят, җитте. Ир-ат өйлә җиткәндә йоклап ятмас, кайткач түнәрләр, диде ул юынгычка җылы су салып торган карчыгына.
Бераз ял итсеннәр, өшәнгәннәр ич. Нишләмәкче буласың?
Уят, бетте! Сорама. Эш бар.
Мәрданша уе белән генә капка төбендәге теге иләмсез машинада тузан туздырып, Чишмә чокырыннан печән кайтарып ташлады. Аннары урманга китте. Анда утыннан тыш тагын бер йомышы бар иде аның
Менә инде ничә еллар ак мунча җиткезеп куярга исәпләп йөри ул.
Шул исәбен һич кенә дә тормышка ашыра алмый. Уң як күршесе Садрыйныкы нинди бит әнә! Дөнья рәхәте! Өй каршына сузып салынган бүрәнәдә тәмәке тарта-тарта дөнья хәлен сөйләшеп утырганда, Садрыйның:
Әйдә, гадук, чабынып чык бер. Сөякләрең җиңеләеп китәр. Килен тагын ягып җибәрде бугай, ахрысы, дип әйтә торган гадәте бар.
Ул шулай диюгә, Мәрданшаның борынына мәтрүшкә аралаштырып бәйләнгән каен себеркесе исе килеп китә.
Үз мунчасы тәмам искерде. Кем әйтер Мәрданша балта остасы булган дип? Ягарлык түгел инде. Караучысы булмагач, бакаларга хәтле ташлап киткән.
Башта күршесенең кыргый чиялеккә ак мунча салып куюына әллә ни исе китмәгән иде дә Мәрданшаның, тора-бара эченә корт, елан керде, ике күрше арасын мәче кисте.
Тора-бара ике күрше бергә чабыну түгел, бүрәнәгә утырып тәмәке дә тартмас булды. Исенә төшкән саен, Мәрданша ант эчә: «Салам, Садрый! Салам булгач салам!!!»
Карт бер керешсә җиткезәсе дә куясы юкса. Әнә бит ярты авыл йорты аның балтасыннан үткән. Соңгы араларда бу шөгылен ташлады ташлавын. Вәләкин, йөзе җыерчыклана барган саен, Мәрданшаның җаны котыра гына барды. Бүрәнәләрен генә кайдан юнәтәсең менә
Сәйдәш олан бабасының теләгенә каршы килмәде. Ничә еллар аягы басмаган тугайларда дөньясын онытып торып, чалгы селтәвең ни тора! Авыл малаена җаен гына бир.
Туктаусыз печән чабудан соң, пакуска яткан килеш болынны тыңлап ятканда, әллә ниләр искә төшеп бетте.
Печәнне алып кайтып аударгач, урманга чыгып киттеләр. Кич җиткән иде инде. Сыек кына булып томан төшә башлаган иде. Тигезле-тигезсез урман юлы белән бара торгач, Мәрданша туктарга кушты.
Аның уенча, нәкъ менә шушы төштә мунчага ярарлык менә дигән каеннар булырга тиеш иде. «Утыны качмас, Галләм югында тәвәккәлләргә кирәк» Бактың исә бөтенләй башка төшкә килеп чыкканнар икән.
Мәрданша яшьләрне юл карарга җибәреп, үзе машина янында калды. Аның баскычына утырган килеш тәмәкесен кабызгач, уйга чумды: «Таушалган көе ник нужаланып йөрим әле? Печәнле иттеләр. Киссеннәр, төясеннәр соң. Сөбханалла, тазалар. Ә мин черем итеп алырмын»
Урман тын.
Күпме шулай утыргандыр, тыннары беткән егетләр чаптырып килеп җитте. Карт «дерт» итеп куйды.
Нәстә булды?
Анда кеше сөйләшә!
Ык итмәгәе мык итсен, миңа димәгәе. Ә бит уйлаганыем аны каравылчы Галләм йокламый ул дип. Миңа терәлгәч, шулай ул җә, әйдәгез, балалар, вакыт уза, аттырыйк моннан кеше-кара күргәнче.
Әйтүен әйтте, тик үзе ашыкмады. Каршында үсеп утырган имән агачына текәлеп катты да калды.
Яраттың, ахры, бабай, имәнне. Күзеңне ала алмас булдың, диде Данила.
Балалар, әллә, мин әйтәм, ары-бире китерикме шушыны, ә? Нигез буена бата бу. Эзләп йөрисе юк.
Нәкъ менә шушыңа иш ике бүрәнәсе ишегалдында ята бит. Черемсери дә башлаганнардыр инде.
Ниндидер сихер кабинага менеп барган Сәйдәшне җиргә тартып төшерде. Ул бабасы янына килеп басты.
Тукта! Кисмик бу имәнне.
Карт әле оныгына, әле машина яктырткан имәнгә карап алды.
Чү, ник тагын?
Таныш имән, диде Сәйдәш.
Әле күптән түгел шушы төштә ике имән үсеп утыра иде, булса биш ел булыр. Инде берсе генә калган. Икенчесе урынында өсте күгелҗемләнгән юан төп. Кырмыска оясына күмелеп кала язган. Төпнең ян-ягыннан берничә яшь үсенте калкып чыккан, пеләш башта коелмый калган чәч бөртекләрен хәтерләтә.
Тукта әле, монда кыргый груша булырга тиеш иде бит, дип исенә төшерде Сәйдәш. Шушы тирәдә генә иде бугай
Шунда гына булган икән, кармалана-кармалана бер җимеш өзеп, авызына капты. Груша суыннан яңаклары әчетеп куйды. Егет, сузылып, төпнең шома өслеген сыйпап алды. «Салкын» Ялгыш сындырудан курыкса да, үсентеләрне тотып-тотып карады. Уйга калды: «Кышкы салкыннарда ничекләр түзәрсез икән? Беренче кырау алырмы, әллә берәр ач куян кимереп китәрме?
Ел саен шулай булыр: кышын кимерерләр, язын тагын тернәкләнерсез.
Әүвәлге имәнне алмаштыра алырсызмы икән?
Үзенә күрә көрәш»
Син бит бу, Динә! дип пышылдады Сәйдәш көтмәгәндә. Бу синең бүгенең
Җәйләрен җиләккә, көзен чикләвеккә йөргәндә, алар гел шушы имәннәр турысына җиткәч ял итә иделәр. Соңгы мәртәбә мәктәптә чыгарылыш беткәч килделәр.
Якында гына өлгереп килгән арыш кыштырдый, бытбылдык оскыта. Урмандагы кош авазы йокыны китерә. Рәхәт
Ай!
Ачыргаланып чыккан аваздан урман сискәнде. Бытбылдык тынды.
А-а-ай! дип җавап бирде урман.
Сәйдәшнең коты алынды. Еланны әле күргәнгә һәм Динәнең каты кычкыруыннан ул бөгәрләнеп килде.
Ни булды, Динә?
Абага арасына сызгыра-сызгыра кереп киткән еланны күргәч, Динә шуннан куркып кычкырган дип уйлаган иде дә, кыз балтырында кызарып-агарып калган урынны күреп алды
Сыдырылган гына ул, Динә, дип юаткан булды.
Әмма аның тәмам хәле китеп, ак алъяпкычына кадәр калтырый башлагач, оялуын җиңеп, җәрәхәттәге канны суыра башлады. Аннары юкә кайрысы белән жгут салып куйды.
«Нишләргә? Авылга хәтле дүрт чакрым. Өлгермим. Олы юлга чыгарга кирәк. Анда район үзәгенә баручы машиналар очрар әле».
Ул, Динәне күтәреп, олы юлга таба китте
Шуннан бирле аерылышмас күк иделәр. Тик көнең син дигәнчә генә бармый икән
Динә бүтәннеке булды. Инде аерылган да икән
Бүген иртән Динәсе турыннан узышлый, бабасы «Динәнеке» дигәч, нәни бер кызны туктатып: «Кем кызы син?» дип сораган иде. Бала: «Әнинеке», диде. Әнә бит, әтинеке түгел, әнинеке. Динәнеке.
Менә хәзер уйлары бөтенләй икенче якка борылды да куйды: «Ни генә булмасын, Динәнең сер белән тулы күзләре, ягымлы тавышы, көлүе бар.
Иреннәре дә шул уктыр Көтәдер, көтми калмас. Авылга кайтып төшүемне күргәндер, ирештергәннәрдер».
Бу грушалы, еланлы төшнең изге икәнен, исән калган бердәнбер имәнне ник кисәргә ярамаганын аңлатып кара син Мәрданша бабаңа!..
Ник кисмибез, дим, өннән киткән? Урамдагы бөтен мәткә таныштыр сиңа, урмандагы агач икеле әле җан җаһиләңне! Рас мин кушам, аудар, майт җакасын!
Мәрданша картның ут яктысында карават тимере күк ябык зәңгәрсу-кара булып күренгән тамырлы куллары калтырый иде.
У-у-ух, өнсез! Инжинирт кавеме
Картның йөрәген авырттырып, нидер чеметеп алды. Димәк, оныгы аның теләгенә каршы? Бабасына яңа мунча салышу уенда түгел!
Карт, эшнең ахыры хәерле бетәсенә өмете өзелеп, өйгә бернисез кайтып керәсе итте. «Күрсен авыл кемне үстергәнемне!»
Мәрданша картның өч көн инде беркая чыкканы юк. Галләм биргән рөхсәт кәгазе тагын матчага кыстырылды. Оныгы китеп баргач, тәмам боегып калды, чәе үтмәс, сүзе чыкмас булды. Аны иң куркытканы бүтән нәрсә урмандагы хәлләрне Садрый ишетеп алгандыр да, йөридер мыек астыннан гына көлеп
Көннәр шулай уза торды. Инде тышта сентябрь ахыры. Тупыллардан яфрак коела. Бәрәңгесен алып бетергән бер иртәдә Мәрданша карт, гадәтенчә, кузлага тәмәке тартырга утырды.