Ни өчендер үземне шул тайдай хис итәм. Янәшәдә сакчым михнәтле заман кешесе, безнең буынның, Җирнең бәхетен яклап калган, явызлыкка явыз, яхшылыкка үтә йомшак табигатьле Иван карт.
Карагыз әле, оланнар, диде ул. Учаклар бер-берсенә охшамас икән. Бик күп яктык учакларны. Мәскәү янында да, Кавказ тауларында да, Берлин паркларында да. Тик алар ничектер шомлы, сагышлы, күңелгә тия торган. Ә менә учакның бусы, үз тугаеңдагысы, дим, бөтенләй үзгә икән ич, ә? Нурлы, сөенечле. Хәвефле түгел, һәммә якташларны, сездәй әле дөнья күреп өлгермәгән яшьләрне теге учаклар, хәтердә уелып калган окоп учаклары үз янына берүк җыя күрмәсен инде
Иван карт сүзләреннән соң әллә ничек булып китте. Көлке капчыгының шулай тирән мәгънәгә урап әйткән сүзләре үзе үк шомландырып җибәрде.
Ива-а-ан!
Авыл ягыннан ягымлы гына хатын-кыз авазы ишетелде.
Карчык бу, егетләр. Үзе генә интегеп беткәндер шул, бичара. Ярап торыр, кайтыйм мин, булмаса, яме.
Көчле матор тавышы, Кызыл Ярга бәрелеп, еракларга таралды. Бер мәлдән шәфәкъ җетелеге тымызык томаннарга уралган алсу таң белән кавышыр. Иван карт шикелле игелекле, тормышның үзедәй гади кешеләр хыялланган сөенечләр белән тулы аяз таң атар.
Урталыкта
Безнең бәрәңге бакчасының нәкъ урта бер җирендә ызанда борын-борыннан калган иске мунча урыны бар. Мунча үзе ни сәбәптәндер янган. Һәр язда, бакчаны сукалаткан саен, шул урыннан бихисап таш, өзәңге, тырма теше кебек тимер-томыр, төрледән-төрле чүлмәк китекләре чыга тора. Сабан төрәне астыннан чыккан шул чүп-чарны чүпләп, якындагы ерганакка ташлый барабыз. Әмма мунча урынындагы әйбер бетәргә уйламый да!
Быел әни: «Бакчаның әллә нигә көе китте әле, бөтен тиресле туфрак аста кала бара. Әллә ат белән генә сукалатып ташлыйкмы икән бу юлы?» диде.
Күрше абзый колхозда ат җигеп йөргәнгә, ахры, бакчасын трактор-мазардан «боздырмый» гел ат белән сукалый. Ул әни йомышына каршы килмәде.
Мин, яланаяк калып, ат башыннан, күрше Сәмигулла абзый сука төбен тотты. Тәвәккәлләдек.
Беренче кат трактор шикелле уртадан түгел, ә ызан буйлап киттек. Әкренләп иске мунча турысына да җитеп киләбез. Сука төрәненә бәрелеп, таш чытырдый, парлап җигелгән атлар туктап-туктап тын ала. Урталыкны инде узып киттек дигәндә, алар, нидәндер өркеп, ызанга килеп чыкты. Мин атларны кире буразнага керттем, тик сука нәрсәгәдер бик нык терәлгән, һич ары җибәрерлек түгел иде.
Кендеге булдымы әллә шайтанның?! дип кычкырып җибәрде Сәмигулла абзый. На-а!
Сәмигулла абзый коры кеше. Атлар сыртына чыжылдап камчы килеп төште. Атларның бер талпынып алуы булды шартлап камыт бавы өзелде.
Хәзинә сандыгы булды, ахры, бу, олан, диде ул һәм, күпкә тукталуыбызны уйлап, ачу белән атларына кизәнде.
Бөтен бәланең башы борынгы сука тимере булып чыкты.
Ул ачу белән әлеге тимерне ерганакка ыргытам дип кизәнгән иде, яланаягына кигән галошы белән нәрсәгәдер абынып китеп, аягын канатты.
Сәмигулла абзый ачулы иде.
Әйтәм аны карчык-корчык мунча урынын җенле дип йөртә, хактыр, ахрысы. Булмады, бөтен эшнең тәме китте болай булгач. Әгәренки бер булмаса булмас икән
Табылдыкның бусы дүрт кырлы штык булып чыкты.
«Бабайныкы!» дигән уй мигә йөгерде. Бер як кырында дүрт-биш киртегенә хәтле сакланган.
«Үтерелгән дошман саныдыр, шәт Менә бит син, урталык, бакчаны гына кыл уртага түгел, ә бәлки үткән белән киләчәкне дә урталай бүлеп торасың икән Сука тимере белән штык Тыныч тормыш белән сугышны да очраштыргансың, дип уйладым мин. Штык Яуда күпме дошман карынын ерткансыңдыр, ертмасаң, монда ятмас идең.
Ә менә, сука тимере, син дә үз бурычыңны үтәгәнсең. Синең эшне амбар хәтле тракторлар тартып алган»
Нәрсә медер-медер сөйләнәсең син анда, олан? Тотып ыргыт шул тимерләрне чокырга. Тинтәк кеше күк уйга калдың
Сәмигулла абзый аксый-туксый килде дә атларны тугарырга кереште.
Юк, Сәмигулла абзый. Боларны ташлап булмый
Бәрәңге төпләре өяр вакыт җиткәч, тимерче алачыгына барып, табылдык сука тимеренә иш икенче бер әйбер эшләттем дә шулардан буразна төпләренә балчык өйдерә торган сука ясап куйдым. Беравыктан, күрше-күлән кулына күчә-йөри, сука тимере ялт итте.
«Ә синең, штык, кирәгең чыкмады. Ерганакка ыргытып бәрер идем мин сине оныкларга да күрсәтәсе бар. Бернишләр хәл юк, күгәр син. Сиңа шулай язгандыр», дидем дә, болдыр түбәсенә кыстырып куйдым үзен. Тик менә күңелдәгесе генә тутыга күрмәсен берүк»
Шул штыкка, сука тимеренә күзем төшкән саен, кемдер (бабайлар хәтере түгелме икән?) сорау биреп тинтерәтә: «Урталыкта менә синнән нәрсә калыр икән?..»
Кул тегермәне
Ул бер бөртек карабодай орлыгын еллар карасын, кайгысын үзенә сеңдергән кул тегермәненә салды. Сыңар куллы ул. Аның да исән калган ике бармагы белән тегермәнне әкрен генә әйләндерә башлады.
Бөртектән он чыкмады.
Без дә шулай идек, диде Абдулла карт үзалдына.
Язмыш тегермәне шулай тартты, иләде.
Ике бармаклы кул тегермәнгә бер уч ярма салды. Шактый әйләндерә торгач, Япониядә эшләнгән тәлинкәсенә берән-сәрән генә көрпә коелды.
Без дә шулай идек, дип кабатлады Абдулла карт.
Югалсак та, кайттык бит тәки, ә!
Гармун күреге сыман сырланып беткән маңгайга бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты.
Абдулла ага, килдек без тагын. Йөкләмә үтәлде. Әзерлә коймагыңны
Беләм үтәлгәнен. Шуңа чыктым тегермән янына. Үзе белән сөйләшеп тора идем әле менә. Килмәсәгез, ярып ата идем үзен утынга, билләһи! Үтәми генә карагыз, ярып, мичкә ягам бит тәки!
Ишегалдына кереп тулган комбайнчы егетләрнең һәммәсе ап-ак күлмәктән, кара чалбардан. Чисталар, пөхтәләр. Урак бетүгә, мунчада чабынып чыкканнар. Йөзләре якты. Тик менә кулларындагы караны гына ни белән юып бетерәсе?
Ел саен шулай: урак беткән көнне Абдулла карт егетләрне кул тегермәненнән чыгартылган карабодайдан пешергән коймагы белән сыйлый.
Егетләр тәмәке пыскыта. Чаяраклары, картка әйтми-нитми генә, янәшәдәге кыргый чиялеккә сугылып чыга. Карт сизә нишләгәннәрен, дәшми генә. Әйдә, күпме тузан ашап, дөньясында бер «төчкереп» алудан ни зыян?..
Комбайнчыларның өлкәнрәкләре ишегалды уртасында әкрен генә ярма ярдырган тегермән тирәсендә. Картның һәр хәрәкәтен күзәтәләр. Хәтерлиләр: сугыш елларында аларның бәләкәй куллары шактый әйләндерде мондый тегермәнне. Ачлыктан хәл җитмәгәч, ачудан күзләре элпәләнә иде.
Бетсәң, дөмексәң иде, Гитлер! ди иде каны качкан иреннәр. Сүзнең әчерәкләрен ишеткән әниләр ишетмәмешкә салыша иде. «Гитлер» дигән сүздән дә хәвефлерәк нәрсә юк иде шул ул заманда
Абдулла карт, бер кулын, тагын өч бармагын, биш якташын югалтып авылына кайтып егылган бер мәлдә, әнә шул нәниләрне үз ишегалдына җыеп алды. Колхоз председателе биргән өч кадак ярым карабодайны кул тегермәнендә тарттырды да, алабута орлыгы, черек бәрәңге кушып, коймак пешерде. И тәмле иде дә соң коймак! Менә шушы кара куллы әзмәвер ир-ат ул чакта бик бәләкәй иде шул
Картның коймагы тәмсез иде. Шулай тора-бара никтер тәмсезләнә барды ул коймак. Әмма аны һәр елны мактый-мактый ашадылар.
Соңарып килгәннәргә коймак җитми калды.
Мин хәзер, диде Абдулла карт һәм ишегалдына чыгып китте. Никтер озаклады. Комбайнчылар чыкканда, кул тегермәне хуҗасын тыңламый иде инде. Карабодай ярмасын кысып тоткан ике бармаклы кулдан япон тәлинкәсенә бөртек коела иде.
Ишегалдында тынлык. Су буенда сугыш-сугыш уйнап йөргән нәниләр чыр-чуына авыл өстенә әллә кайдан гына килеп чыккан кыр казлары тавышы өстәлде. Европаны иңләп-буйлап кайткан игенчегә соңгы сәламнәре.
Биш юкә
Колхоз персие Ясәви, иртәнге наряд бетүгә, шофёр Гарифулланы чакыртты. Соңгы арада кырын эшләре белән кеше теленнән төшми башлады шофёр. Гел зыян-зәүрәт салган көне. Әле колхоз тактасын чәлдереп кайта, әле төзелештән кирпеч эләктерә, төннәрен урман юлын таптый. Мунча саласы, имеш, диделәр. Вәгазь укып алмый, йөгәнләми ярамастыр, шәт.