Гаффар Ренат - Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке) стр 7.

Шрифт
Фон

Мондый биеклектән мәтәлеп төшүгә, берәү булса, ут чыккандагыдай, бөтен очны аякка бастырып, чыр-чыр елар иде. Тик Гадел андыйлардан түгел. Әтисе, күрше-күлән аны «яшен ташы» дип юкка атамаган икән. Малай ир-ат ролен бөтен рәвешенә китереп уйный белә. Ә ир-атның күз яшьләренә төн белән ир үзе генә шаһит, диләр бит. Гаделнең күзләрендә куркуның әсәре дә юк, киресенчә, гаҗәпсенү тулы күзләр бер миңа, бер турникка карый. «Ничек инде, син шул тимердә җиңел генә зырылдыйсың, ә мин булдыра алмыйм?..» ди иде күзләр. Аягына басып, чалбарына ияргән тупыл мамыкларын каккалап алгач, якындагы канәфер куакларына качып, мыштым гына елар бу дип шикләнә калган идем дә, Яшен ташы, берни булмагандай яныма килеп, җиңнән тартты:

 Меңгез!

Бераз икеләнеп-нитеп торсам да, горурлыгына кагыласым килмәде моның.

Ул бу юлы тимергә чатырдатып ябышты. Тешләрен кысып, авызын кыегайта-кыегайта күтәрелә башлады. Муенындагы бәләкәй кан тамырлары бүртеп чыкты, кечкенә генә мускуллары менә өзеләм, менә өзеләм дигәндәй уйнаклап алды да таштай катып калды. Шул мускулларга чиртеп алсаң, «зең» иткән тавыш чыгар күк. Ул өч мәртәбә күтәрелде дә:

 Төшер!  дип әмер бирде. Җиргә бастыргач, ниндидер эш кылгандай, көр тавыш белән сорап куйды:

 Ниндидер корал кирәк дип әйткән идең бугай?

Мин, тәмам каушап:

 Үзең дә беләсең ич инде. Сора шунда Өтерге-мазар, ышкы-фәлән,  дидем.

Яшен ташы китеп барды. Мин озаклап аның артыннан карап калдым. Бераз баргач, чалбар балагын күтәреп, тез башын карап алды бу. Тәнендә тагын бер җөй арткан инде моның! Хәер, батыр ярасыз йөрмәс.

Бер елдан Гадел кала малае булды. Алар бөтен гаиләләре белән шәһәргә күчеп китте. Авылда әбисе белән олы абыйсы гына калды. Мин шуннан соң малайны бүтән очратканым юк. Ә ул икенче җәйдә авылга кайтып кунак булып киткән. Миңа моны соңыннан сөйләделәр. Менә болай дип

* * *

Гаделнең әбисе яши торган йорт авылның иң кырыенда. Калага кунакка баргач, әбисе Гаделне кунакка алып кайтты. Бик сагынганга, яратканга күрә.

Яшен ташының кунакка кайтуын белми дә калдылар. Малайлар ишетте ишетүен.

Көтүләр кугач, тузан басылгач, үләннәрдәге чыклар кибә башлагач, әбисе Гаделне инеш буена алып төште. Балык тотмакчы иде малай. Аръяктагы тугайга, әкрен искән җилдән шадраланып торган торбага карап тордылар. Аннары әбисе өйгә кайтып китте. Кала малае яр буенда үзе генә калды.

Авыл уянган. Кызлар, апалар янәшәдәге чишмәдән су китерә. Озак та үтмәде, яр башына Гаделнең берничә яшьтәше дә килеп басты. Дәшмичә генә бер-берсенә карашып тордылар. Менә бераздан тегеләрнең көрәшәсе килер, Гаделне түш белән генә эткәли башларлар. Бер елда көче артканмы-юкмы икәнен беләсе килеп кенә инде. Кызык ич. Ә ул калкавычка карап торуын белә. Кала малае булдым дигәч тә

 Зурайган бу Әллә кем булган! Безне кешегә дә чутламый хәзер. Масая!  диде малайлар. Язын шәһәрдә әллә нинди хәлгә тарыганын ишеткәннәре бар иде барын. Ышандылар. Әнә бит, чуртым да булмаган, балык каптыра! Шайтан таягына кырау тиямени?..

Шулай да башка вакытта ут борчасыдай хәрәкәтчән малайның тын гына утыруы сагайткан иде аларны. Хет якага килеп ябышсын иде, ичмаса! Әмма малай-шалай халкы озак уйланырга яратмый, алар, Гаделне шунда ук онытып, суга чумдылар.

Әнә бер бәләкәй кыз, инде әллә кайчан чишенеп ташлаган булса да, иңбашларын җыерып, һаман яр буенда басып тора. Усаллыгы белән кызларның теңкәсенә тигән ябык, сипкелле бер малай әлеге кызны гел суга чакыра.

 Инде булды, кендегеңне Су анасы күрде. Коенмасаң, тәнеңә су чәчәге чыга, күр дә тор,  ди.

 Миңа әни су коенмаска кушты ич. Мин йөзә белмим,  дип киреләнә кыз.

Теге сипкелле малай:

 И-и, кыланчык, монда су кендектән генә ич,  дип, кызны суга төртеп төшерде.

Суда чупыр-чупыр килеп, кыз чәрелди дә башлады. Бүтәннәр, башта моны уен итеп кенә караса да, инде кызның бата башлавын күреп, бөтенләй курка калдылар, нишләргә белмичә, янә ярдан карап тора башладылар.

Сипкелле малай качты.

Тавышка буада кер чайкаучы бер юан апа чаптырып килеп җитте.

Кечкенә кызны ярга чыгарып, үксүеннән көчкә-көчкә генә туктаткач, ул Гаделне танып алды.

 И-и, өнсез! Тоз ашаган тавыкмыни!.. Иртәдән бирле утыра бит яр бакасы кебек. Оланны батырып үтерә язган, күрәләтә!  Апа кеше, кызып китеп, көянтә очы белән Гаделнең иңбашына төртеп алды.  Ник карап тордың?

Малайның ябык иңбашлары сикереп куйды. Күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ул дәшмәде.

Малайлар җыйналды.

 Йөзә белми ич ул,  диде берсе.

 Куркак!

 Ха-ха-ха!

Гаделнең әбисе камыр басып ята иде. Тәрәзәгә күзе төшүгә, камырлы кулларын да юып тормастан, каударланып су буена таба теркелдәде.

Әби берәүне дә тиргәмәде. Малайлар таралыша башлагач кына, кәҗәсенә кычыткан ташый торган кечкенә кул арбасын тартып, янә оныгы янына төште.

Сак кына күтәреп, Гаделне кипкән печән түшәлгән арбага утыртты. Янына кармагын, суалчан савытын куйды.

Баягы юан апа: «И Ходаем, белмәдем бит таянып кына йөргәнен. Ни булган соң аңа?» диде.

 Әби,  диде Гадел,  тияктәге балыкларны суга җибәр әле.

Әбисе күз яшьләрен сөртеп алды.

Яр буендагылар алар артыннан карап калды.

* * *

Һавада керәшәләр чырылдый. Әллә кайдан ялгыз акчарлак пәйда булды. Читән казыгына кунып, ала карга карылдый.

 Әби, әби, дим, кара әле Мин яз көне оясына менгезеп куйган теге нәни сыерчык баласы очарга өйрәнгәндер инде, име?

 Шулайдыр, балам. Шулай булмый хәле юк. Синең сыерчыгың бөтенесеннән тиз очадыр әле.

«Ниемә кирәк булды икән Гадел оныгына шул йоны да чыкмаган сыерчык баласы? Үзең шул чагында агачтан егылып төшмәгән булсаң, шул кошны оясына менгезеп йөрмәсәң, болай арба тартып йөрер идемме соң?  дип уйлый әби, сыкранып.  Кош очар ул. Менә үзеңнең генә канатларың юк. Врачлар тагын бер операция ясап карыйбыз дигән булалар да Терелсәң генә ярар иде инде. И бала, бала»

Иске тегермәнгә җиткәндә, арбаны сипкелле малай куып җитте. Үзе белән бүтән малайлар да бар иде.

 Әби,  диде алар,  син кайта тор. Без Гаделне үзебез апкайтырбыз.

 Бергәләшеп кайтырбыз,  дип төзәтте малайларны Яшен ташы.

Учак

Кай ягы беләндер күңелгә кереп калган кешеләр була. Балыкчы Иван дәдәй шундыйларның берсе. Ул минем күрше авылдан, якташ, Берлинны алган әткәй белән бергә ярты Европаны иңләп кайткан кеше. Холык-фигыле белән ошый ул миңа. Аннары юктан-бардан да мәзәк тапканы, әңгәмәдәшләрен тәгәрәтә-тәгәрәтә көлдерә белүе белән ошый.

Кама буенда аны көтеш. Көн кичке якка авышса да, эссегә түзәр әмәл юк.

 Балык шулпасы пешерербез, сугылыгыз, оланнар,  дигән иде кичтән.

Озак көттермәде. Өр-яңа моторлы көймә Кызыл Яр турысында комга килеп төртелде.

Һәрвакыт шулай: балык шулпасы пешергәндә, ул гел әмер биреп торырга гына ярата. Үзе гел безне, яшьләрне, читтән күзәтә. Сынавымы, үз яшьлеген искә төшерүеме? Сугышта старшина булган диләр. Шуның шаукымы, күрәсең, әмер бирүе.

 Бәрәңгене чистарткач, кем юып тора инде, бала? Аш түгел, балык шулпасы бит ул сиңа! Тәмен җибәрәсең. Чистарткан балыкны да юа күрмә! Бәрәкәте китә шулпасының. Шулпага орды-бәрде кагылганны җенем сөйми

Көлешә-көлешә, ул әйткәнчә эшлибез. Учакка да ут ул өйрәткәнчә, сүрән генә янардай итеп тергезелә. Бу максат өчен карга миләше агачын хуп күрә карт. Төтене юк. Аннары озак яна.

 Җен икәнсең, пәрәми!

Ни булды икән дип, аның ягына күз салабыз. Кигәвен тешләп теңкәсенә тигән икән. Үзенең кыршылып беткән эшләпәсе белән шул кигәвеннең башына җиткән бу.

Хәзер бер-бер мәзәк чыгасын көт тә тор. Һәммәбез мыек астыннан гына көләбез. Ә ул ачулы, бездә эше юк.

Учакта чыбык-чабык шартлый. Рәхәт. Җиләс. Учак тирәли тезелешеп, Иван дәдәй мәзәкләрен тыңлыйбыз. Аның шулпасыннан да тәмлерәк аш-су дөньяларында юктыр, билләһи! Төн җиткәне сизелми дә калган.

Якындагы тугайда атлар утлый. Нәни тай кешнәп җибәрә. Куркуыннан түгел, болай гына, риясыз, иркәләнеп. Янәшәсендә сакчысы таянычы, әнисе бар ич.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3