Гаффар Ренат - Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке) стр 6.

Шрифт
Фон

Бичуралы йорт ишеге ачык калды. Йорт иясе үзе ябар әле. Бүтән андый ярамаган җиргә Гаделнең аяк та атлыйсы юк.

Менә шушы үзе күренми торган ни мал, ни җан иясе, ни җен-чураман-Мотошайтан-Бичураны тотып алып барасы иде дә бит теге кеше талап, Гәрәй бабайны кыйнап ташлаган кала жуликларына. Кичә баштан чыккан. Юкса кирәкләрен бирә иде ул. Ярар инде, фән юлында тагын очрамый калмас әле. Ул чакта инде аннан Мотобичура ясыйсы булыр.

Кичен Гадел көтүдән Мотошайтанга утырып кайтмады. Җенгә охшаган дусты нәп-нәни, үзе кебек кап-кара өч бәти алып кайтып килә иде. Каян эзләп тапкандыр берьюлы өчне?

Гаделнең башы күккә тиде. Ачышлар, күрәселәр алда икән әле!..

Тузан басылды. Ә теге төрледән-төрле, очлы борынлы машиналар калага илтә торган олы юлга чыгып бара иделәр.

Кошлар елый белми

Җилпенә-җилпенә, очына-очына, шатлана-шатлана тургай сайрый. Аяк астыннан гына бытбылдык атылып оча. Төклетура бал җыя. Озынборын тик торган Рөстәмнең бит очыннан чеметеп ала. Белә ул, бик яхшы белә: гел хәрәкәттә, гел эштә булсаң, озынборын кешегә тими. Ә Рөстәмнең табигатьне күзәтәсе килә.

Аның иң яратканы кырмыска. Сәгатьләр буе шуларны гына күзәтеп утырсаң иде ул. Юк шул, хәерсез озынборын җәфалый.

Әтисе печәнне чаба да чаба. Шулхәтле печәнне Рөстәм берүзе Алмачуар арбасына ничек төяп бетерсен инде, йә! Ярдәмгә сеңлесе Гөлнараны аласы калган да бит. Тик ул комнан мәмиләр ясаудан башканы белми шул.

 Ай-ай, харап иттем бит, харап иттем!..

Әтисенең шул сүзләреннән соң Рөстәм сискәнеп китте. Ни булды икән дип, сәнәген бер якка куеп торды да әтисе янына чапты. Аның дәү кулларында кошчык бәргәләнә иде. Канаты киселгән. Ул тыпырчынып алды да тынып калды

 Нинди кош ул, әти?

 Тургай, улым, тургай. Әнә, күрәсеңме, оясы. Ә анда аның канатлары да ныгып өлгермәгән балалары. Моннан соң нишләрләр инде?..

Әти кешенең кулыннан эш китте. Нәни тургайларның әнисен чокыр кырыена алып барып җирләделәр. Әтисе моңарчы күпме печән чапкан кеше, ә беркайчан да болай чалгы белән кошка зыян ясаганы булмаган. Күңелсез, бик күңелсез иде.

Ә күктә тургай сайрый да сайрый. Әтиләре, күрәсең, балаларына чебен-черки тотып кайткан булгандыр да, әлеге хәлне күрү белән елап җибәргәндер. Хәер, кошлар елый белми бит. Шатланса да җырлый икән ул, хәсрәтләнсә дә. Аның җырын ишетеп алуга, коры үләннән пөхтәләп ясалган оядагы нәни кошчыклар, томшыкларын зур ачып, күккә бакты.

Печәнне ничек кирәк алай төяп бетерделәр дә кайтырга кузгалдылар. Алмачуарга гына барыбер, тезгенендәге тимер-томырын зыңлата-зыңлата, салмак кына атлавын белә. Ә белә микән соң ул Рөстәм белән аның әтисе йөрәгендә нинди утлар барын? Юктыр шул. Белгән булса, ул да кайгырыр иде, болай горур атламас иде, башын булса да аска иеп барыр иде. Их, Алмачуар, үзең нинди дәү, ә үзең

 Әти, без монда тагын килербезме?

 Әлбәттә, улым, иртәгә үк.

Нәни Рөстәмнең башы күккә тиде. Аның әнә шундый әйбәт әтисе бар шул.

Икенче көнне дә, аннары да әлеге ятим кошчыклар оясына килделәр. Рөстәм аларның нәни томшыгына бодай ипие валчыклары салып торды. Калай савыт белән су да куеп караган иде дә, тегеләр ни өчендер эчмәде. Рөстәм булса, су эчмичә бер көн дә тора алмый, ә болар шундый түземле икән.

Бер атнадан кошкайлар оясы буш иде. И кайгырды да соң Рөстәм. «Йә елан, йә тычкан эләктергәндер инде үзләрен, бер дә кызганып тормагандыр»,  дип уйлады ул.

 Алар инде канат сыный, улым,  диде әтисе.  Әнә бит очалар.

Рөстәмнең авызы колагына җитте. Менә малайларга сөйләр ул бүген.

Ышанмаслар да әле, алдыйсың син, диярләр. Ничек исбатласын? Күктә җилпенгән тургайларны хәтта әтисе дә тота алмый инде хәзер

Әтисе печән чаба. Ә нәни Рөстәм, шул тургайларга карый-карый, арбага салкын, чыклы үлән төйи.

Яшен ташы

Поезддан төшкәч, авылга ерак түгел. Йә почта машинасы очрый, йә район үзәгеннән кайтып килүче атлыга юлыгасың. Һич югы, сөт, ипи ташый торган трактор куып җитә. Урманны чыккач, инеш кичәсе. Ә аннары инешебез кочаклап алган ярымутраудагы болынлыкка килеп чыгасың. Болын әллә кайларга сузылган чишмәле тауларга барып тоташа. Ә тау астында безнең авыл. Бөдрә-бөдрә талларга төренеп утыра ул.

Инеш буендагы тупыллар мамык очыра. Ап-ак, җып-җылы кар явамыни! Шундый рәхәт! Инде әнкәй кабартма пешерәдер, каладан кунакка кайтасы улын сагынып беткәндер, бик тә ягымлы тавышы белән әкрен генә җырлыйдыр:

Аһ, шайтан алгыры! Әлеге тавышны ишеткәч сискәнеп киттем. Тал мамыклары да, сандугачлар да, мич авызы янында табагач тотып басып торган әнкәй дә әллә кая югалды. Мин утырган ат арбасы «дык» итеп бер якка чөңкәйде. Арт көпчәкнең берсе янтаеп төшкән. Көпчәк тешләре шартлап сынды, тугым тау астына тәгәрәде.

 Килеп җиттек,  диде Гыйлаҗ абзый.  Бар, син атлый тор. Безнекеләрнең берәрсен күрмәссеңме. Синнектәге «запаска» ны җибәрсеннәр. Болай сөйрәтеп кенә кайтырыең, бу ат чистый эштән чыгасы. Алты йөз дә унике данә ипи уен-муенмыни?

Гыйлаҗ абзыйның олы малае, «матай» га атланып, әтисе янына чапты.

Әнкәй, чыннан да, кабартма пешерә иде. Бу юлы да кайтуыма бик сөенде. Телендә кайткан саен әйтә торган бер сүзе:

 Укуың бик өшәндермиме, балам?

Сөт белән җылы кабартма ашый-ашый:

 Юк ла, әни,  дигән булам. Сүзне уку тирәсендә бик куертып торасы килми.

Мин авылга кайтып төшкән саен, яныма Гыйлаҗ абзыйның төпчеге Гадел кереп җитә. Алар безнең күршедә генә торалар. Күчтәнәч-фәлән өмет итеп керүе түгел малайның, юк, олылар белән аралашырга ярата ул. Әле үзенә җиде генә яшь тулса да, ни галәмәттер, үз ишләре белән аралашуны бик үк өнәп бетерми.

Бу кайтуымда ул инеш аркылы салынган басма өстендә, зурлар шикелле, ике кулын чалбар кесәләренә тыккан хәлдә очрады.

Гадәттәгечә, кырыс караш, яшьтәшләренә хас булмаган җитдилек. Холык-табигате «олпат» булса да, үзенең тәнендә яра җөйләре, күгәргән эзләр күп. Мин аны-моны абайлап сүз катканчы, кояшта янып каралган нәни кулын шап итеп учыма бәрде.

 Нихәл, брат! Ни белән кайттың?

 Атаңа утырып. Юлда ватылып калды.

 Кай җире ватылды?

 Көпчәге таралды.

 Ни әйттем мин аңа, бер янасың шул кыйшык көпчәгең белән, дидем. Шулай була ул

Әтисе өчен көенәме, әллә сүзенең дөрескә чыгуына тантана итәме аңламассың.

Мин шулчак аның баш бармагының бер буыны юклыгын күреп алдым.

 Тагын нинди бәлага тарыдың инде, шайтан?

 Әй, тоймыйм да мин аны! Бер ай бар инде аңа. Тегермәнче Сәләхиләрдә такта ышкылый торган ни бар бит әле, име? Электрга көйләнгән ул. Ышкылап карамакчы идем үзләре өйдә юкта. Менә шунда эләктереп алды.

 Мә, сагыз чәйнә, дип, мин аңа каладан алып кайткан күчтәнәчне суздым.

 Юк ла, хатын-кыз шикелле!  диде ул, сузып кына.  Белмим инде, алайса, Гөлнарага гына бирсәм тагын.

Гөлнара үзеннән ике яшькә генә олы апасы.

Кайтканымның икенче көнендә, йокыдан торуыма ук, капка төбендә туйра бүрәнәгә утырып, Гадел мине көтә иде.

 Нишләргә соң исәп, брат,  диде ул, үз яшьтәшенә дәшкәндәй.

 Күз күрер әле тора-бара, анысын алдан әйтә алмыйм. Йокыдан торгач, нәни генә физзарядка ясап алмыйча булмас, тәнне язып,  дим. Үзем аңа карыйм. «Физзарядка» сүзен беренче ишетүен йөзеннән шәйлим. Бер мәлгә генә югалып калса да, сер бирми бу.

 Сәләхиләрдән үзем алып чыгам, нинди корал кирәк?

Агач эшенә битараф булмаганымны белә Гадел. «Физзарядка» ны, чыннан да, юнып ясый торган әйбер дип аңлаган!

Уңайсыз хәлдә калдырасым килми тегене, аныңча итеп:

 Ашыкма, брат, әйдә бакчага кереп, бераз тәнне язып алыйк әле бер,  дим.

Ике өянке арасындагы турникта уйнавымны ул башын кыңгыр салып, тынсыз калып карап торды.

 Менгез

Мин ясаган күнегүләрне күрсәтмәкче булган, күрәсең. Мыек астыннан гына елмаеп, турникка «элеп» куйдым моны. Тунарга асып куелган түшкә сыман чайкалып-чайкалып торды да «дыңк» итеп җиргә егылып төште малай.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3