Гаффар Ренат - Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке) стр 5.

Шрифт
Фон

Ә алай да ни генә алып барып бирсен икән соң малай теге, бабай әйтмешли, эрекитәрләргә?

Гаделләр өендә андый әйбер калмаган шул инде. Иске өйләрен, читкә чыгып киткәнче, исерек әтиләре ут төртеп яндырган иде. Каладан кунакка кайтып йөри торган чыбык очы туганнары булган хәтлесен алып китте. Хәзер һәммә кеше әнә шулай иске-москы җыя икән. Әртис Равил Шәрәфи абыйлары ишек тоткасы җыя башлаганнан ары әнә шулай бозылган, имеш, халык.

Ә алай да малай ни генә алып барсын икән соң, ул бабайны бүтән кыйнамасыннар өчен? Үзенә дә газиз Мотошайтанын илтеп тапшыра алмый ич инде ул.

Шундый сәер малай инде ул Гадел. Һич кенә дә тик тора белмәс. Гел нидер уйлап чыгарырга маһир. Бүтәннәргә кызык ул. Гадел нидер уйлап чыгара, һәммәсен көлдерә, ә авыры аңа. Йә «икеле» чәпәп кайтаралар, йә класстан ук куып чыгаралар. Ярый ла шуның белән генә эш бетсә. Инде бу юлы дәрестә җиденчеләрнең тарих китабын актарып утырганда «янды». Укытучы Хәниф абыйлары парта астында китап кыштырдатуын сизеп алды да:

 Ни кыштырдатасың анда?  дип сорады.

«Мотошайтанның өченче бәтиеннән ничек итеп Мотогалим ясарга кирәк, тарихта шундый хәлләр очрамаганмы, шуңа актарам» дип әйтә алмый ич.

 Алтын эзлим,  дип ычкындырганын сизми дә калды. Шаркылдап көлделәр. Әйе, кирәк, бик кирәк иде аңа контактка бераз гына алтын. Мотокәҗәнең кайдалыгын белү өчен, радиосигнал җайланмасы уйлап чыгарган иде.

 Тарихта алтын каян булсын инде?  диде укытучы.

 Ник, үзегез әйтәсез бит, фәлән кешенең исеме тарихка алтын хәрефләр белән язылган, дип.

Тагын шау-гөр килделәр. Ничә мәртәбәләр акыллылыгы аркасында аның шундый хәлләрдә калганы бар. Һәммәсен әнисенә ирештерә баралар. Бу әләкчеләр булмасын иде ул. Менә шуңа тарих тәгәрмәче әкрен әйләнә, әләкчеләр шул тәгәрмәчкә таяк тыкканга!

Бураннарның иң катысы өйгә кайткач. Әнисе, боларның һәммәсен ишетеп алган саен, Гаделне «пешерә», ә аннары утырып елый. Әйтерсең каеш аның үзенә эләккән. «Пешерә» торгач, каеш та тузып, юкарып бара инде. Ә малай барыбер еламый.

Бер атнадан теге марсианнар тагын авылга килеп төште. Тагын Гәрәй бабайның арт сабагын укытып чыгарганнар.

 Иконам әле югырагые шул, оланнар,  дигән ул.  Ну, болай бик кирәк икән инде, табарбыз. Ә аның урынына тәрем генә ярап куймасмы соң? Тәрем бар минем, менә дигән! Ерман орышыннан биреп кайтарганнарые. Әллә нигә генә түшкә җаратып такмадым шул тавык тәпиен. Алыгыз суң шул Җагур тәремне. Әллә кайсы гына көмеш дигәние аны.

Бабайга бүтән тимәгәннәр.

Гадел дә, Гәрәй бабайга тимәсеннәр өчен, берәр орден-фәлән илтеп бирер иде дә бит, бабасы Берлин янында үлеп калган шул.

Малайның әтисе булсын иде дә. Ул бәләкәй чакта ук әнисе белән икесен ташлап киткән. Кайчакларда малайның аны бик тә күрәсе килә, бүтәннәр күк аның көче белән мактанасы, әлеге чакырылмаган кунакларның кайсын кая сылатасы килә. Йә, ярар инде, үсеп җиткәч бер күрер әле шул комсызларны. Хәер, әтиле булса, малай турникта ун мәртәбә генә күтәрелә алыр идеме? Юк! Җир йотса да. Әти булмагачтын, утынын да үзе яра, печәнен дә үзе чаба, тиресне дә, чанага төяп, Мотошайтан белән үзе түгә. Ә куәт шуннан гына ул. Йә, Гадел сыман кем ат җигә белә? Бөтен мәктәбендә бер ул гынадыр әле. Әти булмауның әнә шул шәп яклары да бар икән аның. Ә атаң булса, бөтен оч малае, кызык-мызык эзләп, йә Мотошайтанны тотып карарга дип, аның янында бөтерелер идеме соң?

Ә әнисе һаман елый да елый

 Әллә торырга калага гына китеп барыйкмы, улым?  ди.

Гадел нишләсен соң анда? Атланып чабар аты, көтүдән соң эзләп алып кайтыр кәҗәсе, аннары түгәр тиресе, аласы бәрәңгесе булмагач, ул калада ничек түзәр? Эшсезлектән тимер мускулларың шәлперәеп, Гәрәй бабай оныгының оныгы Сәйдәшнеке күк тәмам эштән чыгып бетсә? Бүтәннәр сыман, турникта да бер генә мәртәбә күтәрелә алсаң? Менә шул чагында, әнисе янына бусагага утырып, рәхәтләнеп бер елап җибәрсәң дә була, ичмасам

Авыл читендә тәбәнәк кенә ташландык бер йорт бар. Ташландык дип, йозакта инде ул үзе. Тик анда, ун елдыр инде, кеше тормый. Ялгызы гына көн иткән хуҗасы Галимә әби үлгәч, бик салганнар аңа. Әнисе шулай дип сөйләгән иде. Әбинең Әфганда сугышкан очучы улы Фәрит ел саен кайтып йөри, кеше тормаган өйләрендә берәр атна чамасы ял итеп китә, балык тота, очучы булса да, атка атланып йөри. Чыбык очы туганнары булгангадыр инде, Гаделләргә печән чабыша, утын ярыша.

Галимә әбинең иске өендә тегеләргә яраклы берәр әйбер бардыр инде дә бит. Кайтып кына төшсен иде Фәрит абыйсы. Бер ел көтәсе бар шул. Әллә шул өйдәге берәр әйберне чәлдереп килергә инде? Хәзер бит хәрбиләрнең юлга бер тиен акчасы юк. Шул сәбәпле алай бик тиз генә кайта алмый әле ул.

Йорттагы йозак «ялганчы» булып чыкты. Әле ярый Мотошайтанны сарайга бикләп калдырган иде. Хәер, малайдан бер генә адым да калмаганын сез беләсез инде.

Авылда кеше яхшы. Чит әйбергә тимиләр, ялган йозак булса да, ачып керергә базмыйлар. Йозак йә булмаса капка келәсе эленгән икән, димәк, эчкә рөхсәтсез үтәргә хакың юк. Бу ныгытма белән бер. Ә аны алыр өчен, агрессор, шуның өстенә мәкерле булуың шарт. Кем эше икәнен сизеп алсалар, Фәрит абыйлары ишетсә? Классташлары, әнисе ни дияр?

Кеше тормаган өйнең ишегалды көз булса да, яшел чирәм. Эз калмасын дип, малай, шпион сыман, абзар буйлатып кына килде дә, ялган йозакны ачып, эчкә атлады. Ишек яман гына чыелдады. Тез буыннарын калтырата торган итеп. Менә-менә йорт иясе Бичура килеп чыгар төсле. Өй эче пөхтәләп җыештырылган. Урын-җир дә, телевизор да шунда. Өстәл өстендә борынгы җиз самавыр, әллә ничә медаль ята. Шуны гына чәлдереп чыксаң да була, бата бу тәре, икона талап йөрүчеләргә. Әнә теге шахтёр лампасы да ярыйсы гына. Ә теге дүрткырлы иске штык? Менә бу патефонны, былтыр Фәрит абыйлары кунакка кайткач та, икәүләшеп уйнатканнар иде. Кызык та соң, кинодагы шикелле. Очучы абыйның әтисе Берлиннан тикле алып кайткан. Фашистлар сугышта уйнатып йөргән, ди.

Башта янындагы ялтыравык тимерен, машина кабызгандагы шикелле, туйганчы бер борасың. Аннары йоны чыга башлаган бала казныкы сыман муенын борып, кара тәлинкә өстенә чажылдатып китереп саласың. Коймак пешергән тавышлар чыга, мин сиңа әйтим, име. Мотошайтаннарың бер якта торсын!

Чәлдерергә тек шуны чәлдерергә!

Гаделнең аны уйнатып карыйсы килде. Идәнгә яткан килеш кенә, ул әллә нинди борынгы, йокыны китерә торган көй тыңлый. Инде караңгы да төшеп килә икән. Иң шүрләткәне Бичура булса да, Гадел батырайды. Фәрит абыйлары, әнисе әйткәнчә, чыбык очы туганнары өе бит әле бу.

Уянып китсә, күзгә дә күренми торган, төн төсле бер җан иясе аның колагын кымтырыклый, кимерә иде. Кешене әнә шулай колагыннан ашый башлый, күрәсең.

Бичура!

 Әни-и-и!..

Шулай каравыл кычкырып җибәргәч, Бичура түзмәде, ачык калган өй ишегеннән тышка чыгып шылды. Бәрелә-сугыла чаба торган җиреннән утын да кабызганын күреп калды әле Гадел. Ашыкканда Бичураның да күзе күрми, ахры. Ә бераздан абзар тирәсендә юк та булды.

Гадел өйләренә ничек чаптырып кайтып кергәнен анык хәтерләми дә инде. Бүген Мотошайтанга фәнни рацион да тәтеми калды инде. Кая ул, моннан ары сарай тирәсенә чыгып керүләр дә хәтәргә әйләнеп калды. Әнисенә ни күргәннәрен сөйләсә, теге «пешерә» торган каеш тәмам тузып, мунчалага әйләнер дип шүрләде.

Кояш чыккач ук, малай кичәге шпион тәрәзәдән генә тышка бакты. Көтү куарга иртәрәк икән. Анда әрле-бирле Мотошайтан йөренә иде. Никтер борчыла. Тамак мәсьәләсе үрсәләндерә, күрәсең. Ә ике мөгез уртасында уты ник янып тора әле аның? Кем кабызган? Батареяны бетерә бит! Тычкан уты сыман гына калган. Төне буе янып чыккан. Берәр көнче шпион эше генә бу. Сәйдәш түгелме икән?

Мотошайтан авызыннан өч көн буена керосин исе килеп йөрде. Кайда эчкән? Ник? Ул хәтле «матай» дигәч тә инде. Судан бөтенләй баш тартып, керосин гына чөмергәнме, дуңгыз!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3