И-и-и, ул Шайтанның галәмәтләре! Бакчага минераль ашламаны, көн саен унике кырлы стаканны тутырып, сөтне кем бирә? Шайтан. Ә аннары эшләп ашарга өйрәнгән ул.
Гаделләрнең бакчасы тауга түбән. Бәрәңге алган чакта, Шайтан сыртына як-яклап кечкенә капчык аса малай. Кәҗә, яхшы ат сыман, дүрт чиләк бәрәңгене эһ тә итмичә тау башындагы базга алып менә. Малай үзе өч чиләк күтәрә. Бу тояклы мал турында бөтен авыл аһ итеп сөйли, район газетасына да язып чыктылар хәтта. Шушы Шайтан аркасында Гадел бер «бишле» дә алды әле. Ул көнне кәҗәкәебез майда гына йөзде. Хәер, «бишле» дип инде «Безнең кәҗә» дигән темага сочинение язганнар иде. Укытучы апалары эчтәлеге өчен «бишле» куйган, мактады. Ә грамматикасы өчен шул әлеге дә баягы инде
Беркөнне көтүдән өйгә кайтып җиткәндә генә, Шайтан, гомер булмаганны, кәҗәләнеп китеп, сыртында вәкарь белән генә атланып кайткан хуҗасының касыгына мөгезе белән берне биреп алмасынмы! Беләсез инде, Шайтанның мөгезләре шөшле сыман очлы аның. Әле ярый эшләп үскән Гаделнең мускуллары тимер белән бер. Шулай булмаса, хәлләр мөшкел иде.
Ул көнне Гадел унике белен, егерме бер коймак, биш кыстыбый, ике бөккән ашаган иде. Әллә шуны авырсындымы кәҗәкәй?
Исемең җисемеңә туры килми башлаган синең, малай. Үзгәртми булмый. Гыкычыпис! Камунис! Баркашуф кауме! диде тояклы мал корбаны. Нервылар беткән синең. Тормозың да тотмый башлаган. Чарасын күрми булмый
Әлеге кырын шәе өчен Шайтанга көрәк хәтле сакалыннан колак кагарга туры килде. Керфекләре дә өтелде, берсе генә дә калмады ичмасам! Шуннан ары җәза эләкмәде. Гадел дипломатик миссиянең кадерен, бәясен белә торган кеше түзде. Башта малкае, авызын кыстыбыйландырып, үпкә тотып йөргән иде дә, үзе яхшы булгач, үче бетте тагын.
Мөгезләрнең яртышар метрын пычкы белән кисеп ташларга кызганыч иде. Аннары әле ул хәтле үк кансыз малай да түгел ич Гадел. Болай рәхимсез кыланса, хуҗага да тиңе булмаган транспортыннан мәңгегә колак кагасы. Шайтан моны кичермәс, төкерәчәк ул синең селекцияңә, итле ашыңа, кабак бөккәнеңә. Үз кардәшләре арбасына утыра ул, алар җырын җырлый башлый.
Мотокәҗә ясыйм мин синнән, диде Гадел һәм бичара кәҗәнең «Ява» матае руле кебек дугаланып торган озын мөгезләрен боргалады. Тормоз да куям мин сиңа.
Ә нәни Гаделнең матае түгел, сәпите генә дә юк иде шул. Әтисе булса, алып биргән дә булыр иде. Әнә бүтән малайлар, әтиләре булгач, матайда гына җилдерә.
Озак та үтмәстән, ике мөгезгә чүплектә аунап яткан мотоцикл рулендәге резина тоткычлар менеп кунаклады.
Икенче көнне Шайтан бөтенләй матай кыяфәтенә кереп калды ике мөгез арасына велосипед фарасы урнашты. Батарея колак артында. Кабызгыч изолента белән мөгезгә беркетелгән. Башта Шайтан мекер-мекер дип сөйләнде. Адәм телендә «хәл яман» дигәнне аңлата иде бу. Сыртын кашу мөмкинлегеннән мәхрүм калды ич.
Ә шулай да конструктор Гадел теләгән һәммә комфорт юк иде әле мотокәҗәдә. Утыргычка иләтелгән шәп сарык тиресе юнәтеп азапланасы юк югын. Бусы яхшы. Йомшак мех үзендә. Тик хуҗа тизлекне идарә итү мөмкинлегеннән мәхрүм иде.
Ә мотокәҗәгә колак нигә? Гаделне генә тыңлар өчен диярсез инде сез, шәт. Хәер, анысы да хак хагын. Әмма техника күзлегеннән караганда
Шайтанның уң колагында нәни чагыннан ук әүвәлге бер тиенлек акча зурлыгындагы тишек бар бүтән сакалбикәләр белән бутамас өчен, Гаделнең әнисе тишкән иде. Шул тишектән иске ботинка бавы уздыру, аннары аның очын бәйләп, мөгездәге борылып йөри торган «матай» тоткычына тоташтырып кую өчен, малай озаклап баш ватып азапланмады. Тоткычны бер-ике мәртәбә боргач, колак сузыла башлый Тик сынау уңышсыз узды. Шайтан, авыртуга чыдый алмыйча, Африкага ишетелерлек итеп акыра, туры сызык буенча чабасы урында, койрыгын куган эт сыман, үз күчәре тирәсендә генә бөтерелә иде.
Баланс кирәк, диде уйлап табучы. Тизлекне ике якка да бертигез итеп бүләргә ягъни.
Укымаган физика китабы калмады. Ә физикада колак энергиясе турында бернинди теория дә, закон да, аны тормышта куллану турында мәгълүмат та юк иде. Ә шулай да белә Гадел: кәҗәкәйнең иң нечкә җире колак.
Биш билгесезле тигезләмә төзеп, тамыр алып карады. Исәпләүләр өчен йөз тәңкәлек (яңа акча белән) дәфтәр китте.
Гадел кәҗәнең исән колагын тотып, аны борып карады. Тегесе үрле-кырлы сикеренгәләп алды.
Эксперимент корбансыз булмас, диде хуҗа. Түзәргә туры килер
Фәнни эксперимент корбаны бу юлы инде Перуга ишетелерлек итеп акыра иде. Ике йөзле кадак үз эшен эшләде сул колакта да кирәкле зурлыкта тишек хасил булды
Сул колакның төзәлгәнен, кутыры төшкәнен түземсезлек белән көтәргә туры килде.
Ну, чабып та күрсәтә соң хәзер Мотошайтан. Көтүдән кайтып килә торган үшән сыерлар, әлсерәшкән сарыклар, аның чабып кайтканын күреп алсалар, котлары ботларына төшеп, җан-фәрманга як-якка сибелешеп кала.
Тизлек мәсьәләсе әнә шулай хәл ителде. Инде техника куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләрен санга сугу турында да уйламый булмый. Әйтик, сәгатенә йөз километр белән барганда, Шайтан астында калып, сыер, сарык, тавык-чебеш кырыла башласа? Өч көн дигәндә, авыл көтүеннән ни генә калыр?
Тормозы тиз табылды. Мөгезнең урта бер җиренә рычаг куелды. Ул җеп белән койрыкка тоташтырылды. Тиз генә тормоз салырга кирәк булса, шул рычагны гына тартып куясың. Мотошайтан, арттан тарталар дип уйлап, шып туктап кала, ник шунда йөз дә сиксән белән бармыйсың. Дагалы тояк асларыннан ут көлтәсе генә чәчелеп кала. Туктаткач, артыннан төтен өрә, өч сәгать буена җен өермәсе уйнап тора. Чабып барган хутка артта ниләр барлыгын уң як мөгезгә беркетелгән «КамАЗ» көзгесеннән карап белергә була. Рульнең ике очына борылыш сигналы бирә торган өстәмә лампочкалар да урнаштырылгач, Гадел җиңел сулап куйды. Эксперимент тормышка ашты. «Ява», «Мицубиси» ише «Париж Дакар Париж» марофонында чабышкан пүчтәк матайлар нәрсә ул? Мотошайтан турында белеп алсалар, тәҗрибә уртаклашырга дип, әллә кемнәр авылга тула башламаса гына ярар иде инде. Аларга ни генә ашатып тормак кирәк? Көн саен бер баз бәрәңге пешерсәң дә җитмәс, валлаһи! Их, бүтән малайларныкы ише әтиле булсаң икән ул
Кызык, тиздән Мотошайтан бәләкәй бәтиләр ияртеп кайтырга тиеш. Әнисе шулай ди. Аларыннан ни генә ясар икән соң Гадел? Алары тәгаен генә Кәҗәмобиль (урманнан утын, болыннан печән алып кайтырга), Кәҗәтрактор (бәрәңге бакчаларын сукаларга), тагын бер бәти булса, укытучылары өйгә биреп җибәргән мәсьәләләрне чишеп торучы Кәҗәгалим!
2. Булган, ди, бер Бичура
Авыл халкы Мотошайтанны күргәч аһ итте. Хәзер Гаделнең бер генә дә буш вакыты юк.
Ә беркөнне
Бөтен кеше эштә чакта авылга тәки әллә кемсәләр өерелешеп килеп төште бит әй, әллә ниткән очлы борынлы машиналарга төялешеп. Киемнәре күннән генә. Җитмәсә, чарт та чорт сагыз чәйниләр. Марсианга тартым үзләре, ямьсезләр. Икенче яктан караганда, кешегә дә охшаган күк. Болар киткәч, авылның өч үгезе, ун дуңгызы, ике кәҗәсе юкка чыкты. Хәер, бәрәңгегә тимәгән тагын болар. Тавык-чебеш кайсы кая качып бетте, эт халкы әллә кая гына тайды. Гомер булмаганны, Шайтан да шыр җибәрде эт оясына кереп шылган, бичара.
Әнкәсе сөйләгән яэҗүҗ-мәэҗүҗ ише, иске-москыны да ашый, ахры, үзләре.
Чабата, бабаңнан калган кылыч, икона, сөлге таптыралар, ди.
«Эрекитәр, оланнар, безнең авылда гомер урыс тормаган, ул төртенә торган икона безгә каян килсен соң?» дигәч, беренче герман сугышыннан исән-имин кайткан йөз дә җиде яшьлек Гәрәй бабайны эт итеп кыйнап ташлаган, ди, тегеләр. Гадел, иконасы булмагач, шыр җибәреп тормады. Марсианнар авылдагы иске-москыга шоколад китереп тоттырасылар икән, дигәч, ник куркып торырга соң әле? Ярар иде дә бит хәзер Шайтанга бер-ике «Марс» каптырсаң. Батыраеп китеп, үгез итен бик ярата торган әлеге кавемнең өнен алыр иде ул, эт оясында посып ятканчы.